- 01.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №47 (25 ноябрь)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Гайшә яңа гына казылган кабер өстенә иелеп күз яшьләренә ирек биреп елый да елый. Ул үзенең яратканын, яшьлек мәхәббәтен мәңгегә югалтты бит. Горурлык. Артыгыннан артык горурлык, гомере буе йөрәген әрнетеп, улын әти дип әйтергә тилмертте. Кемгә, нәрсәгә кирәк булган чиксез горурлык. Бу гамәле белән Гайшә кемгә нәрсә исбатлады. Уйлары аны еракларга, яшьлегенә алып киттеләр…
Гайшә белән Барый бер авылда туып-үсәләр. Бергә уйныйлар, бергә укыйлар. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Барыйны армия сафларына алалар, ә Гайшә шәһәргә китеп медучилищега укырга керә. Егет ике ел хезмәт итеп, туган авылына кайткач, шоферлар әзерли торган курсларда укый. Таныклык алып, колхозда эшли башлый. Ә Гайшә укуын әйбәт кенә тәмамлап, күрше авылга шәфкать туташы булып эшкә кайта. Ял көннәрендә кичен мәдәният йортында була торган төрле чаралардан алар да читтә калмыйлар. Барый бик матур, моңлы итеп гармунда уйный. Өстәвенә үзе бик акыллы да, матур да. Күп кызлар аңа читтән генә гашыйк булып йөриләр. Барый белән Гайшә ике ел буена мәхәббәт утында янып-көеп йөргәннән соң өйләнешәләр. Ике елдан соң уллары туа.
Мәхәббәткә, бер-беренә хөрмәткә корылган гаиләгә һәркем соклана, шул ук вакытта көнләшеп караучылар да җитәрлек була. Мәдәният йортында мөдир булып эшләүче Талия яшьтән үк Барыйны ошатып йөри, артыннан йөрүче егетләр булса да, аларга әйләнеп тә карамый. Спектакль, концертлар әзерләгәндә, Талия Барыйга бик еш мөрәҗәгать итә. Ә игелекле ир, билгеле, кире кага алмый. Талиягә шул гына кирәк, Гайшә бала белән утырганда, ул ныклап торып Барый артыннан йөри башлый. Ир аңа игътибар итми. Беркөнне концерттан соң Талия Барыйны кысып кочаклап үбеп ала, ә ир аны: «Мондый хәл башка кабатланмасын», – дип этеп җибәрә. Талия күпмедер вакытка тыелып тора. Матур, тыныч кына яшәп ятканда, уллары авырып китә, больницага алып бармый мөмкин түгел. Гайшә Барый артыннан мәдәният йортына килгәндә, концертка әзерлек бара торган була. Талия Барыйның бүлмәгә якынлашып килүен күргәч, кофтасын салып ташлый һәм ирне кысып кочаклап үбәргә тотына. Көтелмәгән хәлдән Барый шок хәлендә торганда, бүлмәгә Гайшә килеп керә һәм ул да ир хәлендә кала. Бераз аңына килгәч, икесен дә яңаклый да чыгып йөгерә. Кызулык белән елый-елый баласын, әйберләрен алып, туган йортына кайтып китә. Күпме генә ялваруларга, аңлатуларга карамастан, Гайшә тыңларга да, сөйләшергә дә теләми. Бераз рәтләнгәч, улы Инсарны алып, шәһәргә үк китеп бара, эшкә урнаша. Барый никадәр ялварып йөрсә дә, яңадан бергә булырга ризалашмый, ә соңыннан аерылышалар, горурлыгы аркасында ирне гафу итә алмый, ә үзе сагынып, йөрәге әрнеп яши. Инсарны ялгыз үстерә, ә баланың әти дип әйтергә тилмергән вакытлары бик күп була. Үсеп җитеп, юрфакны тәмамлый, аннары әйбәт кенә эшләп китә. Гайшә белән тормыш корырга теләп йөрүчеләр булса да, ул барына да гел кире җавап бирә. Барый анда-монда сугылып йөргәннән соң, каты авырый башлый. Бу хәбәрне Гайшә авыр кичерә. Больницага килеп хәлен белеп йөриләр, уңайланып, терелеп китсә, гафу итеп үз өенә алып кайтып, бергәләп яшәү уе да хатынның күңелендә чагылып китә, ләкин соң була шул, соң. Барыйда яман шеш була. Шул чирдән мәңгегә китеп бара.
Зиратта яңа кабер, йөрәкне әрнетә торган шомлы тынлык. Гайшә күзеннән елга булып яшь ага да ага. Үкенүләр, үкенүләр… гафу итәргә мөмкинлекләр дә бар иде бит. Гайшә белән шәһәрдә яшәргә риза иде бит ире. Барыйның кулыннан килмәгән эш юк иде. Гомерне кире кайтарып төзәтеп яшәргә тагын бер мөмкинлек булса иде икән ул. Кирәгеннән артык горур булды шул Гайшә. Тормышта вакыты белән кирәк урында горурлык та кирәк, билгеле, ләкин һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш, шул ук горурлыкның да.
Фәризә ГАЛӘҮТДИНОВА.
Чирмешән районы, Керкәле авылы.
Комментарии