Әни

Әни

Тәмле генә йоклап ятканда, кызыйны чебен тешләп уятты. Гадәттәгечә, ул күңеле белән әнисен эзләде, минем кызым торган икән диюен, иркә сүзләрне ишетәсе һәм әнисенең йомшак куллары белән үзенең башыннан сыйпап, артыннан шап-шап итеп сөйгәнен көтеп шактый ятты сабый. Әнисенә эндәшеп тә карады, ә әнисе күренми; тышта йөри микән, күршеләргә кереп киткәнме? Бераз яткач, болай яту килешми дигәндәй, өч яше тулып килә торган Гөлнар, ятагыннан торды да, көзге янына килде. Көзгедә зур зәңгәр күзле, көдрә чәчле, тулган айдай түгәрәк йөзле бер кыз еларга җитешеп карап тора иде аңа.

Әнисе аның көдрә чәчләрен турайтып, каты итеп тарттырып үреп куя, шундый каты итеп үрә, кабат сүтелмәсен, янәсе, хәтта зур күзләре дә кытайларныкы кебек кысылып кала. Әнә шундый кыяфәттә көзгедән карап, үз-үзеннән көләргә, үчекләргә ярата ул. Көзге янына урындыкны өстерәп алып килде дә менеп басты һәм, әнисен искә төшереп, кычкырып елап җибәрде. Әнисе һаман керми дә керми, ярсудан кинәт сикереп алдымы, урындыктан егылып төшкәнен дә сизмәде, йөгереп барып ишеккә төртелде. Ә ишектә бик иде.

Ялгызымны калдырып, өстән бикләп, каядыр чыгып киткән, мин хәзер берүзем нишлим инде, дигән уй белән ярсыды да ярсыды кызый. Әнисеннән бер генә тотам да калганы юк иде бит аның. Менә ничек авыр икән ул ялгыз калу! Кызый ятагына барып ятты да ярсуын дәвам итте, бәлки берәрсе ишетер дигәндәй, тагын да катырак итеп: «Ә-н-и!» – дип сузды ул.

Шулай ята торгач, тәрәзәгә күзе төште: зәп-зәңгәр күктә ак болытлар узыша. Әтисе алар белән яшәгән вакыт исенә төште аның, җәй көне ат арбасына ятып, күктә бер-берләрен узышып аккан ак болытларга карап, хыялланып ятарга ярата иде ул. Ул болытлар йә казлар кебек канатларын җилпеп оча, йә әтисенең атына ияреп йөрүче колын кебек койрыкны өскә күтәреп чабып уйнаклыйлар иде. Әтисе юк шул аның, үлде, болытларга карап ятарга ат арбасы да юк хәзер. Ул болытлар еракка-еракка, Гөлнар булмаган рәхәт җирләргә алып китәрләр төсле иде.

Яткан җиреннән кинәт кенә сикереп торды да тәрәзәгә килде ул. Тиз генә сикереп менәр иде, буе җитми шул, кечкенәрәк… мич өстеннән әйбер алырга кирәксә дә, киемен элгечтән аласы булса да, әтисе ясаган теге урындыкны идән буйлап өстерәп йөртә ул, идән буявы кырыла дип куркасы юк, ул буялмаган. Әнисе көлләп идәнне юганнан соң, беләсезме, шундый тәмле булып өйгә урман исләре чыга, ул вакытта идәнгә ятып рәхәтләнеп урман исен исни Гөлнар.

Теге урындыкны җәһәт кенә өстерәп алып килеп тәрәзә төбенә менеп баскач, күз төбендәге кибәргә өлгермәгән яшьләрен сөртә-сөртә, әнисен искә төшереп тагын үкси башлады ул. Ике кулы белән тәрәзәгә тотынып, маңгаен тәрәзә пыяласына терәп тышкы якка таба ныгытып этә-этә, тагын кычкырып елап җибәрде: «Ә-ә-ни-и-и!»

Шулай үкси-үкси, башына килгән уен тормышка ашырырга уйлап, диван аша тәрәзә төбеннән төште дә аяк киемнәре торган җиргә йөгереп килде, арадан иң олы, авыр, инде ничә еллар әтисенең төсе итеп саклап, әнисе ишегалдында өстери торган иске ботинканы ике куллап алды да, көчкә күтәреп, тәрәзә янына китте. Тәрәзә төбенә менгән вакытта, аның күзе чатнаган пыялага төште. Аны әнисе нәзек кенә итеп пластилин белән сылап, суык кермәсен дип ябыштырып куйган булган икән. Гөлнар үзе генә өйдә калудан куркыпмы, әллә үз-үзен жәлләпме, өзгәләнеп елап җибәрүдән аңа көч кереп этенүе булды, тәрәзәнең теге чатнаган җире аерылып китте дә, «эһ!» дигәнче, бакча якка барып та төште. Кулына тоткан әтисенең иске ботинкасы белән шап иттереп җиргә килеп төшкәч, елаудан туктады. Яшьле күзләре берни күрмәгәнлектән, авызын зур итеп ачып, борын төбенә терәлеп торган вак яфраклы кытай кычытканына карап бераз ятып торды. Хәлнең ничек булуын аңлагач, үзен гаепле сизеп: тәрәзә ватыклыгы да, кычыткан чагудан битенең януы да, сул як беләгеннән ургылып кан агуы да аны куркытып куйды, ул яңадан теге авыр ботинканы кочаклап, авызын зур итеп ачып, акырып елап, урамга атылды. Аның тавышын танып: «Йа Алла, Ходаем, нәрсә булды?» – дип, күрше Маһирә апасы йөгереп чыкты. Аны өйләренә алып кереп, болай да авырткан беләген тагы да катырак кысып бәйләп куйды. Гөлнар сүз әйтерлек хәлдә түгел иде, апасы әйткәндәй, үкерә дә үкерә иде. Бераз тынычлангач, Маһирә апасының сөтле, тәмле чәйләрен эчкәч, авырткан җирне гел авырттырырга гына тора бу Маһирә апай, дип уйлап, аңа үпкәләп, әнисе кайтканчы, аларда утырып торды.

Ишектә әнисен күрүгә, Гөлнар такмаклый-такмаклый еларга тотынды: «Син кайда идең, үзем генә калдым, әни-и-и!» Әнисенең йомшак җылы куллары аның башыннан, җилкәсеннән сыйпады, матур, тәмле сүзләрен әйтә-әйтә, кысып-кысып кочаклады аны.

Әнисе ул көнне Гөлнарны үзеннән беркая да калдырмады: сарайга сыер саварга чыкса да, чишмәгә суга барса да, күршеләргә йомыш белән керсә дә гел үзе белән ияртеп йөрде. Кичке якта әнисе белән бергәләп, сарайга тавык йомыркасына чыкты алар, кергәндә ике йомырканы Гөлнар әнисеннән үзе сорап алды да күлмәк итәгенә салып, өйгә алып керергә уйлады, янәсе, ул зур үскән, әнисенә булыша. Авырткан кулы белән итәген йомарлап тоткан, ә икенчесе белән ишек ачарга булды, әллә ишек тыгызланган, яңгыр явасынадыр бәлки, дип уйлады; тарта-тарта – ишек ачылмый гына бит, «Әй!» – дип ике куллап ишекне ачуы булды, күлмәк итәгендәге йомыркалар сап-сары булып баскыч төбенә таралдылар. Гөлнар, гаепле күзләрен тутырып, әнисенә карап торды да, әнисе эндәшмәгәч, еларга җитешеп, әнисенең муенына сарылды.

Гөлнар шундый ярата әнисен, шундый ярата, ничек итеп яратканын әйтеп тә бетерә алмый. Юк, йомыркаларны ватып та ачуланмаганы өчен түгел, үзе… болай ярата… Әнисе булганы өчен ярата… күршесе Маһирә апай шикелле әни түгел, ә Гөлнарның үз әнисе булганы өчен ярата ул әнисен.

Әнисе Гөлнарга кич белән йокларга ятар алдыннан төрле-төрле истәлекләр сөйли. Гөлнар тәпи китеп, теле ачыла башлагач, ничек итеп күршеләргә мунча юынырга керүләре турында сөйләде. Әниләренең мунчалары булса да, күрше Маһирә апайларга ягып, балаларны бергәләп юындырганнар алар. Маһирә апай үзенекеләрен дә, Гөлнарның туганнарын да мунчада юындырып бирә торган булган, ә әнисе балаларны юрган белән генә өйгә ташыган, өйдә Маһирә апайның олы кызы Мәйсәрә апай киендереп, чәйләр эчертеп юатып торган. Менә чират Гөлнарга да җиткән, әле теле ачылып килә торган баланың сүзләрен бары тик ана гына аңлый бит. Гөлнар чәчен юганнан соң, «бәт-тә» дип әйтә-әйтә елый икән, һаман да елаудан туктамагач, Маһирә апай күзенә шампунь әчесе кергәндер дип уйлаган. Әнисе аның нинди сүз икәнен аңлатып биргәч: «Әле син шулаймыни?» – дип, бөтен җирен: битен, күзләрен сабынлы мунчала белән ышкый-ышкый юып чыгарган. Ә Гөлнар инде зур үссә дә, әлеге кечкенә Гөлнарны жәлләп, еламсырап, Маһирә апасына ачуы килеп: «Мин аларга кермим дә», – дип, әнисенә үпкәсен белдерә.

Күрше Маһирә апасы да, башка әниләр дә Гөлнарның әнисен алмаштыра алмас, бары тик әнисе аны ялгызы гына калдырмасын. Гөлнарның бик тә зур хыялы бар: үскәч, әнисе шикелле акыллы, бөтенесен дә белеп торучы, яхшы киңәшләр генә бирүче, бөтен эшне дә дөрес итеп эшли белүче һәм кызын бик тә каты итеп ярата белүче әни буласы килә аның.

Әнә күрше Фәниянең әнисе Сания апай кызын гел ачуланып кына тора, гел кыйный. Әй… Фәниясе дә әнисенең сүзен тыңламый, минем әни әйткәндәй, «әнә шуңа күрә кыен ашый инде ул». Ә Гөлнарның әнисе бер дә ачуланмый: «Әй кызым, ярамый бит!» – дип кенә куя да күзгә тутырып карый, аннан соң ничек инде оялмыйсың? Ничек итеп әнине тыңламаска була? Гөлнар оятыннан нишләргә дә белми, кып-кызыл була, әнисенең муенына килеп сарыла да кысып-кысып кочаклый: «Әни, мин бүтән алай эшләмим», – ди. Вакытлар үткәч, уйламаганда гына киресе эшләнә дә куя шул, Гөлнарның әнисен үпкәләтәсе килми, нигәдер эшләнә шул, ә әнисе: «И-и, бу баланың нигә чагасы булды икән соң?» – дип, Гөлнар аңламый торган сүз әйтә. Бераз торгач, «Кызым, кил әле, кил!» – дип чакырып алып ярата да башлый.

Әнә шулай матур гына язга чыкканда, әнисе бер елак малай алып кайтты да, бөтен тормышлар үзгәрде. Шулай булса да, әнисе Гөлнарны: «Кызым, кил әле!» – дип чакырып алып алдына утыртып сөюеннән туктамады.

Барыбер ярата ул әнисен. Гөлнарның әнисе кебек әни бүтән беркайда да юк. Теге елак бәләкәй малайны да ярата инде шунда, әнисе яратырга кушты бит, әнисен үпкәләтәсе килми, ярата инде, кая барсын. Әнисен бигрәкләр дә каты ярата ул, чөнки ул бер генә бит.

Гөлнур ВАСЫЙЛОВА.

Мамадыш шәһәре.

Комментарии