ӘНИ, СИН МИНЕ ЯРАТАСЫҢМЫ?!

ӘНИ, СИН МИНЕ ЯРАТАСЫҢМЫ?!

– Автобус Авиатөзелеш районына кадәр барамы? – дип кондуктордан кызыксынды. Уңай хәбәр ишеткәч, кызын яныма утыртты да үзалдына:

– Искитмәле хәл, тукталышта егерме минут басып тордык, бер автобус күренмәде. Аптырагач, такси тотып карадым. Тик алар да әллә кайларга качып таралган, кул күтәреп арып беттем…

– Шулай кая ашыгасыз соң? – дип сорап куйган идем дә, сүз иярә сүз чыгып, ике арадагы әңгәмә шактыйга сузылды.

– Менә йөргән тернәкләндерү үзәгендә бүген бәйрәм. Айсылуыма зур роль биргәннәр иде. Шунда ашыгабыз. Өлгереп буламы инде, юкмы?!

Шулчак сабый бала әнисенә инәлеп:

– Әнием, син мине бик яратасыңмы?! – дип сорап куйды.

, кызым, ! Мин сине үлепләр ! – дип, бәләкәчен алдына утыртты да назлап сөя башлады.

– Кызымны бер дә хафага саласым килми шул, авыpу ул минем. Бәйрәмгә өлгерәсем бик килә, күңеле төшсә, боега, авырый башлый, – дип дәвам итте ханым. Мин кызчыкка күз салдым. Карлыгандай кара күзле, искиткеч мөлаем балакай бер ягы белән дә авыруга охшамаган. Без, олылар, сөйләшкәнне сабыр гына, игътибар белән тыңлап бара.

– Гафу итегез, зинһар, кай җире авырта соң аның? – дип сорадым, кызыксынуымны дәвам итеп.

– Безнең тәпиләребез бик начар йөри, биш минут атлауга, утырып торырга мәҗбүрбез. Яисә миңа кызымны кулга күтәрергә туры килә. Тик өметемне өзмим, аның терелүенә ышанам, менә шуңа да махсус дәвалау курслары узабыз…

– Әнием, син мине бик-бик яратасыңмы?! – дип тагын әнисенең күзләренә инәлде сабый.

– Яратам, кызым, яратам! Син бит – минем бердәнберем, көтеп алган байлыгым, асылташым минем! – дип назлап, нарасыен кочаклады әни кеше.

– Тормышны үлеп яратам мин! Кызым өйрәтә һәр туган көнгә сөенеп, биргәненә шөкер итеп гомер кичерергә. Ә бит яшисе килмәгән, якты дөнья белән бәхилләшергә йөргән вакытларым да еш булды. Олы кайгы, зур фаҗига кичерде минем башкайлар…

БӘХЕТ КӨНЕМ – КАЙГЫ КӨНЕ…

Булачак белән без бер авылда туып – үстек, бер сыйныфта укып белем алдык. Югары уку йортын тәмамлап, икебез дә һөнәрле булдык. Диплом алганнан соң кушылып, бергә яшәргә карар кылдык. Инде күлмәкләр, балдаклар, башка кирәк-яракларны да сатып алдык. Туй көнен билгеләдек, туганнарга, дусларга чакыру кәгазьләре тараттык. Бәхеткә бер адым калды дигәндә генә, мине алырга килгәндә, машина бәрдереп, булачак дөнья белән бәхилләште.

…Минем өчен тормышның яме, тәме бетте, яшәү мәгънәсе калмады. Бәхет китерәчәк көнемне кара кайгыга батырды. Биш ел буена беркемне яныма якын җибәрмәдем. Ялгызак булып картаерга карар кылдым. Тик, күрәсең, бар да язмыш кулындадыр. Казандагы кибетләрнең берсендә беренче мәхәббәтемә ике тамчы судай охшаган кешене күреп, исем китте. Күз карашым, күрәсең, шул кадәрле көчле булгандыр, теге ир дә миңа карап катты. Аннан күземне ала алмыйча, урынымнан кузгалырга куркып, ни шатланырга, ни кайгырырга белми торганда, башым әйләнеп, егыла язып калганда, әлеге ир кеше миңа җиргә аварга ирек бирмәде. Менә шунда мин яңадан гашыйк булдым, булачак ирем белән шул рәвешле таныштык. Бер ел дуслашып йөргәннән соң, уртак тормыш корып яшәргә булдык. Теге хәзерге яшьләр теле белән әйтсәк, «гражданский» дип аталган ысул буенча кушылдык та фатир эзләргә тотындык. Киров районындагы куышта бергәләп яши башладык. Бик озак балабыз булмады. Менә, Аллаһыга шөкер, ниһаять, шушы кызымны таптым. Алты ел бергә торсак та, ирем язылышырга ашыкмый. Ул машина йөртүче булып эшли, командировкаларга еш киткәли. Бала тулысы белән минем өстә. Тәпиләре сау булмагач, аны бакчага да йөртә алмыйм. Ә ирем, квартиранттай, өйдә рәтләп тормый да, гел акча артыннан куа. Кызым да аңа бик үпкәли. Әллә инде читтә башка хатын-кыз тапкан, өйдә бигрәк сирәк була шул. Еш кына авыру бала аңа йөктер сыман тоела миңа. Фатирдан фатирга йөрүләр дә туйдырды инде. Күченгәндә никадәрле әйбер югалттык. Күңелем төшеп, кайгыга баткан чаклар еш була, тик менә шушы сабыем яшәргә көч өсти, тормыш ямен татырга өйрәтә.

Миңа төшәр вакыт җитте, чыгар юлга кузгалдым. Юлдашларым белән саубуллашып, ишектән чыкканда, нәни кызчыкның:

– Әнием, син мине бик-бик, үлеп яратасың, әйеме?! – дигән сүзләре колагымны иркәләде…

ЗАМАНА ПАВЛИК МОРОЗОВЛАРЫ

Күптән түгел бик якын танышым яхшы адвокат эзләве хакында сөйләде. Сәбәпләре белән кызыксынгач, улының тормышында килеп чыккан проблемалар турында бәян итте. Татьяна Николаевнаның улы Юраны мин дә бик яхшы беләм, күз алдында үсте. Математик юнәлештә белем бирүче, элиталы мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлады ул. Мәскәү югары уку йортларының берсендә белем алып, туган шәһәренә эшкә кайтты. Озак та тормый, егет башлы-күзле дә булды. Булачак хатыны белән туган тиешле «чыбык очлары» таныштырды аны. Туйлап, зурлап яшьләрне өйләндереп тә куйдылар. Бәхет җимешләре булып кызлары Оксана дөньяга килде.

– Киленем бик сабыр, тыныч, акыллы, эшчән булып чыкты. Аллага шөкер, тормышлары бөтен, гаиләләрендә тынычлык. Минем өчен дә үлеп тора, – дип шатлыклары белән уртаклаша иде Татьяна ханым очрашкан чакларда.

Аңлашылмаучылык Оксана бишенче сыйныфка күчкәч башлана. Ир белән хатын арасындагы мөгамәләне тикшерергә алынмыйм. Гаеп атта да, тәртәдә дә булгандыр. Тик алар аерылышырга карар кыла. Бу гамәл дә искитәрлек хәл түгел хәзерге заман өчен. Мине шаккатырганы – Оксананың әтисе белән калырга теләк белдерүе булды. Бер көнне Татьяна Николаевнага кунакка баргач, кызый белән гәпләшеп алдык.

– Оксана, әнисез яшәүләре авыр бит бу дөньяда, яхшылап уйлап бетердеңме соң? – дип сорап куйдым.

– Туйдырды инде мыгырдаулары белән. Беркая чыгармый, гел тикшереп кенә тора. Компьютерда да шөгыльләнергә рөхсәт итми ич ул миңа.

Дәфтәрләрне дә дүрт сумлыкларын гына сатып ала, ә әтием миңа иң яхшыларын – кырык-илле сумлыкларын юнәтә. Үзе дә киенә белми, миннән дә мескен ясамакчы, хәерче тәре! Вьетнам базарыннан алган кием-салымнарны авылда да кимиләр хәзер. Ә әтием белән барысын да бутиклардан гына алабыз. Ашарга да пешерә белми ич ул рәтләп, бөтен кайгысы акча җыюда. Имеш, минем хакта кайгырта, югары уку йортына кертү өчен алдан әзерлим, дигән була. Үз акчасын тотмый ул, гел әтинекен туздыра.

Әни ягындагы туганнарның барысы да – хәерче, мескеннәр, пешмәгәннәр. Ә менә әтием ягындагылар бар да бай. Татьяна әбием ел саен чит илләргә диңгездә ял итеп кайта.

– Әтиең еш кына командировкаларга китә бит, ни эшләрсең икән?

– Без әтием белән дәү әнине күндердек: ул бездә торачак әти юкта. Әнине күрәсем дә килми. Әле фатирны бүлешәсе килер, саранның. Менә хәзер, тотсын капчыгын! Мин судта әтиемне яклаячакмын. Катсын шунда берүзе, ялгызлыкта…

Оксанага тиздән 14 яшь тула…

БҮРЕ БАЛАСЫ УРМАНГА КАРЫЙ…

38 яшьлек Маргарита ире ташлап киткәннән соң эчүгә сабыша. Бишенче сыйныфта укучы кызы Регинаны балалар йортына урнаштыралар.

Маргарита ханым – югары белемле юрист. Ире Юрий белән яратышып кавышалар. Ире дә – юридик белемле. Гришиннар гаиләсе балда-майда йөзә. Төрле банкетларда, очрашуларда даими капкалый торгач, Маргарита ханым аракысыз тора алмый башлый. Эшләре уңган клиентлар да күчтәнәчкә аракысын, шәрабын, коньягын ташып кына тора. Ханым баткаклыкка көннән-көн күбрәк чума.

Балалар йортында тәрбияләнүче Регина әтисенә хат яза, үзен моннан килеп алуын үтенеп сорый. Җаен туры китереп, телефоннан да шалтыратып сөйләшә. Яшәгән җирендәге кыерсытулар, җәберләүләр хакында зар елый кызый. Әти кеше баласын бик кызгана. Хатыны Ангелина белән сөйләшеп, кызыйны балалар йортыннан үзләренә алып кайтырга булалар. Казан тирәсендәге коттеджларның берсендә яшәүче әтисенең инде яңа гаиләсе була. Ангелина да юридик хезмәт күрсәтүче фирмаларның берсендә эшли. Аның ике игезәк баласы – улы һәм кызы бар. Яшьтәшләр булгач, ике төрле гаиләдә тәрбияләнеп үскән булсалар да, балалар тиз дуслашып китәләр.

Коттеджның өченче катыннан Регинага бер бүлмә бирәләр. Баштанаяк киендерәләр кызыйны. Ашау байдан, үлем Ходайдан дигәндәй, рәхәтләнеп, тынычлап, җәннәттәй тормышта яшисе дә бит! Тик кызыйны шайтан кытыклый. Ул үги әнисе һәм аның балаларыннан көнләшә, төрле этлекләр эшләргә керешә.

Ниләр генә кыланып карамый кызый: пешкән ашка тоз өстәүләр, кыйбатлы машина буявын кырулар, зиннәтле җиһазларны бозулар, кием-салымнарга махсус тап төшерүләр, йорттагыларның бер-берсен каршы куеп, котыртулар…

Бер көнне кызның әтисе хатыны машинасыннан дәфтәр битенә язылган хат табып ала. Анда бер ир-ат Ангелина ханымга мәхәббәтен белдереп, чираттагы очрашуга чакырып язылган була. Тәртипле, тәрбияле ир, хатынын бик яхшы белгәнгә, беренче мәртәбә бу хәлгә игътибар бирми. Эшләгән фирмалары уртак бит, эшкә иртә-кичен гел бергә йөргәнгә, ирнең бу хәлгә исе китми. Инде шундый запискалар берничәгә җиткәч, Юрий Алексеевич, Регина мәктәптә чакта, ихатага видеокамералар куйдырта. Атна буена җыелган язмаларны өйрәнгәннән соң, эшнең нәрсәдә икәнлеге ачыклана. Кызый белән зурдан кубып аңлашканнан соң, аны яңадан балалар йортына озаталар…

– Менә кызым укуын тәмамлап, үз янымда яши хәзер. Эчүемнән туктадым, дәваланып кайттым. Бәгырь җимешемне башка югалтасым килми! Тиздән әби булам, Регинам малай алып кайтырга җыена. Аборт ясарга эш узган иде инде, шуңа күрә, табарга булдык баланы. Хәзер минем өстә – ике җан, шулар өчен тырышырга туры киләчәк. Хак Тәгалә исәнлектән аермасын, илдә чыпчык үлми, диләр бит! – дип тормышындагы яңалыклар белән таныштырды Маргарита ханым, базарда бер очрашкач.

…Колагымда моңлы бер көй булып, нәни кызчык сүзләре яңгырый:

– Әнием, син мине бик-бик, үлеп яратасың, әйеме?!

Мәдинә НУРУЛЛА.

ӘНИ, СИН МИНЕ ЯРАТАСЫҢМЫ?!, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии