- 01.06.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №21 (29 май)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Без аның белән социаль яклау үзәгендә очраштык. Шәл астыннан күренеп торган ап-ак чәчләре, битендәге тирән җыерчыклары болай да моңсу зәңгәр күзләрен тагын да сагышлырак итеп күрсәттеләр. Аның өлкәннәрчә ягымлы, сөйкемле карашы, ихласлыгы мине үзенә тартты. Үзенә сиздермичә генә мин аңа сынап та, яратып та карадым. Ниһаять түзмәдем, танышырга уйладым. Ә ул, күңелендәге борчуларын уртаклашырдай кеше тапканга куанган кебек, үзенең гыйбрәтле тормыш юлын сөйләп китте.
– Безнең балачагыбыз да, мәктәп елларыбыз да, яшьлегебез дә бергә узды. Бер үк авылдан һәм хәтта күршеләр идек без. Студент вакытта да гел бергә идек, чөнки бер уку йортында белем алдык. Укып бетергәч, икебезне дә бер авылга эшкә җибәрделәр. Ул – мәктәп директоры, ә мин – гади укытучы. Шактый еллар гел очрашып, яратышып йөргәч, язмышларыбызны бергә бәйләдек. Ике балабыз туды: олысы – малай, кечесе – кыз. Тормыш мәшәкатьләре белән гомер үткәне сизелми дә кала икән. Мәктәпне тәмамлагач, улыбыз Казан дәүләт университетына, кызыбыз медицина университетына укырга керделәр.
Ә бервакыт авылга җиткән кызын ияртеп, Рәисә исемле хатын кайтып төште. Иреннән аерылган, укытучы. Биш-алты ай да узмады бугай, аны авыл советы рәисе итеп билгеләделәр. Менә шуннан башланды инде хикмәтләр. Ачмаган ишеге, кермәгән тишеге юк Рәисәнең. Мәктәпкә дә килә, минем ирем белән сәгатьләр буе сөйләшеп утыралар. Янәсе, планнар коралар. Планны яхшы корганнар икән шул. Тиздән халык арасында бу турыда төрле имеш-мимешләр йөри башлады. Күңелле хәл түгел бит. Мин шикләремә түзә алмадым, балаларым белән Рәисәнең өенә киттем. Барып керсәк, ирем шунда. Барыбыз да телсез калдык. Бераз дәшми торгач, ирем миңа: «Галия, син – акыллы хатын, аңларсың, мин Рәисәне яратам, аның янына күчәм», – диде. Ничек инде мин аларны аңларга тиеш тә, алар мине аңлый алмый?! «Безнең бит ике балабыз бар, алар хакына аерылмыйк!» – дип өзгәләндем. Ләкин юкка гына.
Озакламый, иремне әхлаксызлыкта, ә Рәисәне гаиләне таркатуда гаепләп эшләреннән алдылар. Алар бергәләп башка районга күчеп киттеләр. Бер елдан соң гарип кызлары туган, дип ишеттек.
Ә тормыш бернигә карамый дәвам итә. КДУны тәмамлыйсы елны улым Резеда исемле кызга өйләнергә теләвен әйтте. Сораштыра торгач, ул кызның Рәисәнеке булуы ачыкланды. Билгеле, мин ул никахка каршы булдым, ләкин алар барыбер өйләнештеләр. Хәзер исә мин моңа сөенәм генә, чөнки Резеда миңа «әни» дип өзелеп кенә тора, гел күчтәнәчләрен алып кайта, кайткан саен җиң сызганып эшкә керешә. Мин үземнең аңа караңгы чырай күрсәтергә хакым юклыгын аңладым.
Авылда минем үз йортым, зур гына бакчам бар. Бик авыр чакларда әнә шул бакчамда эшләп, күңелемә юаныч таптым. Бервакыт яныма ирем кайтты. Кыяфәте шәптән түгел: ябыккан, хәлсезләнгән, ак чәчләре дә күренгәли. Аны шундый хәлдә күрү миңа бик авыр булды, чөнки ни генә булса да, ул минем балаларымның әтисе бит. Өйгә кердек, чәй янында ул Рәисәнең бик нык авырып киткәнен һәм мине үз янына чакырганын әйтте. Күңелем теләмәсә дә, авыру хакын хаклап бардым. Бик бетерешкән Рәисә, күп гомере калмаганлыгы күренеп тора. Яшьлек хаталары өчен ул миннән елый-елый гафу үтенде. Гафу итсәм дә, бик авыр тойгылар белән кайтып киттем. Озакламый аның вафат булганын хәбәр иттеләр.
Аннары, күп тә үтмәде, кунакка дип, бөтен балалар һәм оныклар кайтып төштеләр. Алар белән бергә ирем һәм аның яңа никахтан туган сабые да бар иде. Киленем Резеда аягыма егылып әнисен гафу итүемне һәм ирем белән сабыйны үз янына алуымны сорады. Мин гарип сабый хакына каршы килә алмадым. Бүген мин районга сабыйның документлары артыннан килгән идем. Ирем килә алмады, авырып тора.
Апа сүзен әнә шулай төгәлләде. Күзләрендә яшь бөртекләре күренде. Мин бу апаның шәфкатьлелегенә, сабырлыгына, изгелегенә әлегә кадәр сокланып туя алмыйм. Нинди олы йөрәкле кешеләр бар бит безнең арабызда.
Роза ӘХМӘДУЛЛИНА,
Арча районы, Алга-Көек авылы.
Язмышлар кочагында,
Комментарии