- 01.06.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №21 (29 май)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Ләйсәннең йөрәгендәге сагыш аның күзләреннән түгелеп, ак каенга тамды. Ак каен, аны юатырга теләгәндәй, тагын да ныграк шаулый башлады. Сөйләшә генә алмый шул, минем хәлемне дә, тормышымны да бик яхшы аңлый ак күлмәкле сылу, дип уйлады кыз, авыр сулап. Ә бит барысы да нинди матур башланган иде. Тәүге очрашу да, бер күрүдә күзне-күздән алмый танышу да… Сөюләрен дә бер-берсенең күз карашыннан аңлашты бит алар.
Булат, әти-әнисе белән, Ләйсәннәрнең күршесенә күченеп килгәч, дөньялар үзгәрде. Алар арасында мәхәббәт җиле исеп китте, яшьләр бер күрүдән гашыйк булдылар. Әкиятләрдәгедәй серле мәхәббәт. Әйтерсең, бу дөньяда алар икәү генә иде, нәкъ менә Адәм белән Һава кебек. Ул көннәрдә Ләйсән хәтта газиз әтисе белән әнисен югалту кайгысын да оныта, ятимлеген дә тоймый башлаган иде. Булат Ләйсәннән бер яшькә олы. Ләйсән 10нчы сыйныфта укыса, сөйгәне – чыгарылыш сыйныф укучысы. Икесенең дә киләчәккә олы планнары бар. Казанга укырга китәргә җыеналар. Ләйсән сабый чактан ук табиб булырга хыялланды.
Аларның мәхәббәтенә кайсыдыр сокланып, кайсыдыр көнләшеп карады. Кызның бар серләрен әнисенә сөйлисе килде. Ул исән булса: «Кызым, менә шушы була инде ул олы сөю, әтиең белән безнең кебек бәхетле бул», – дияр иде. Ә нигә соң алайса, бетмәс әрнү-сагышлар китерә икән ул сөю? Ләйсән шушы уйларыннан арына алмыйча, күк йөзе караңгыланып, кара болытлар куерганын да сизми калды. Аның күз карашы каенга уеп язылган сүзләргә төште. «Ләләм, мин сине яратам!» – диелгән иде анда. Аның әнисе дә Ләлә исемле бит, әллә соң бу сүзләрне аңа әтием яздымы икән? Бик еш килә иде бит ул соңгы вакытта бу ак каен янына. Тик бу гомерлек сер булып калачак, каен серне берәүгә дә чишми.
5 ел элек юл фаҗигасендә һәлак булган әтисе белән әнисе искә төшеп, кызның йөрәге чымырдап куйды. Ләйсән кайтыр юлга кузгалды, ниндидер тынгысызлык битәрли иде аның җанын. Әнә алар яши торган йорт түбәсе дә күренә. Чү, нигә алар турында халык күп җыелган? Ул халыкны ерып, йөгереп өйләренә кереп китте. Ишек төбендәге диванда бабасы хәрәкәтсез ята. Аның йөрәге «жу» итте.
– Кызым, курыкма, бабаң исән, син югында базга бәрәңгегә төшкән, ярый баздан чыгып җитә алган, паралич суккан, – диде күрше Сабира апа, калтыраган иреннәрен көчкә тыеп. Ләйсәнгә бик авыр булды. Авыр булса да түзде, Аллаһыдан ярдәм сорады.
Менә ул өстәлдәге дини китапларны актара башлады. Шул чакта аның күзенә кечкенә генә бер китап чалынды. Аңа татарча хәрефләр белән «Йәгез, бер дога» дип язылган иде. Беренче ачкан доганы ул әкрен генә укый башлады, аннан үзе белгәннәрен укыды. Догалар аңа сабырлык, өмет өстәделәр. Бабасын табиблардай карады ул. Аякларына массаж ясады. Чынлап та, могҗиза булды, көннәрдән бер көнне бабасы йөреп китте.
Булат шәһәргә укырга китә икән, дигән хәбәр Ләйсәннең бар хыялын чәлпәрәмә китерде. Булатның аның белән хушлашмыйча китүенә ул һич кенә дә ышанмый иде. Хат кисәге генә булса да тапшырырга тиеш иде бит ул аңа. «Хуш, кадерлем, бер елдан, син укырга килгәч очрашырбыз», дип булса да язарга тиеш иде.
Дөрес сизенгән кыз күңеле. Булат, хат язып, әнисенә тапшырырга кушкан булган, тик егет аның бәхетенә кем аяк чалганын аңламый иде шул. Сөеклесе белән очрашуга өметләнеп, бабасының ризалыгын алып, Казанга укырга китте Ләйсән. Уңышлы гына укырга кереп, студент еллары башланып китте. Нинди рәхәт, матур чаклар. Иң күңелле вакытлар, студент еллары да үтә барды. Менә инде беренче курс тәмам, хыялында йөрткән очрашу гына насыйп булмады. Аерылышуны авыр кичергән кыз янына бер генә егетне дә якын китермәде. Ләйсәннең кара бөдрә чәчләренә, шомырт күзләренә кызыгучылар күп булса да, ул беркемне дә өзелеп ярата алмады. Ул үз эченә бикләнеп яши бирде. Беркөнне дус кызы аңа сер итеп кенә: «Булат өйләнә икән, дип ишеттем», – диде. Ләйсәннең агарынып киткәнен күреп: «Нәрсә, егетләр беткәнме әллә? Өйләнсен, син башкага чыгарсың», – диеп, болай да янган йөрәген тагын да яндырды. Бу сүзләрне ишеткәч, Ләйсәннең бар хыяллары, яратуы тапталды. Сабан туена, авылга кайтырга йөргәндә, аның башына бер уй керде: «Булатка үч итеп кияүгә чыгам, алар турысыннан ирем белән култыклашып, «бик бәхетле» икәнемне күрсәтеп узарга кирәк», – диде ул үз-үзенә. Озак та үтмәде, үзе артыннан йөргән Азат исемле егет кулыннан ант-вәгъдәләр билгесе – алтын балдак кабул итеп, ак бөркәнчек ябынды кыз. Туйдан соң, Сабан туе бәйрәменә, авылга кайтып төште яшь пар. Бик тә, бик тә күрәсе килде Ләйсәннең Булат сайлаган кәләшне. Ниндирәк икән соң ул Булат күңелен яулаган чибәр?
Кич, йолдызлар калыккач, Ләйсән сердәше – ак каен янына барып кайтасы итте. Каен аны күрүгә тагын да ныграк шаулады. Ләйсән, каенда язылган әнисе исеменә күз ташлауга, аның яңакларын ут ялкыны биләде, күз аллары караңгыланды. Күптән зарыгып көткән сүзләрне бу юлы Булат ак кәгазьгә түгел, ак каенга, әнисе исеме астына мәңгелеккә уеп язган иде. «Ләйсәнем, мин сине мәңгегә яратырмын, Булатың», дигән тылсымлы сүзләр кичке караңгылыкта тагын да серле, ымсындыргыч булып тоелды. Булат, чынлыкта, әллә өйләнмәгән инде?! Уйлар йөрәкне әрнетте. Өйгә кайткач, бабасы чәй эчеп утырганда, Ләйсән аннан сораштырырга булды. «Бабай, Булат чынлап та өйләндеме соң? Аның турында ишеткәнең юкмы?» – диеп сорады ул. Бабасы әкрен генә: «Мин аны күргән идем. Ул өйләнмәгән, укырга да китмәгән, Себергә эшкә генә киткән булган икән, – диде. – Синең турында сораштырды. Әнисенә, сиңа тапшырырга кушып, хат калдырган булган. Хатында көтүеңне сораган, бер ел эшләп, синең укып бетергәнне көтәргә, аннары гына Казанга бергә китәргә карар кылган икән…» – Ләйсән шунда гына аңлады, бәхетләренә Булатның әнисе белән дус кызы каршы булганнар бит. Үзен дә гаепләде ул. Ник ашыгып кияүгә чыгарга иде? Нәрсә эшләде ул? Нигә ашыкты?
Сабантуйлары үтте, Ләйсән белән Азат шәһәргә кайтып киттеләр. Су буендагы ак каен моңсу гына озатып калды. Ләйсәннең йөрәк астында баласы яралганын әле берәү дә белми иде. Улым туа калса, Булат исеме кушармын, дип үз-үзенә сүз бирде ул.
Азат, тиздән әти буласын белгәч, сөенеченнән күкнең җиденче катына менәрдәй булды. Ләйсәнне кулларында гына йөртте. Укуында, диплом алганда да ярдәм итте. Ләйсән генә йөрәгендә уелып калган мәхәббәтен онытмады. Булат алдында үзен гаепле хис итте. Тормышы әкренләп үз көе белән барды. Малаена Булат исеме куштылар. Ләйсән белән Азат бик тату, матур яшәделәр. Авылга кунакка кайтып йөрделәр. Бабалары вафат булгач, төп нигезне югалтмыйбыз, дип, зур йорт салдылар. Улларына18 яшь тулган көнне алар авылга кайтты. Ләйсән су буендагы каен янына төште. Ак каен янына, яшь каеннар үсеп чыккан иде. Каеннар арасында, инде чәче агара башлаган ир-ат басып тора. Ләйсән бер карауда аның Булат икәнен танып алды.
Мәхәббәт газабын кичергән Булат белән Ләйсән бер-берсенә карашып тордылар. Икесе дә Булатның әнисе аркасында бергә-була алмаганнарын аңлый иде. Шул хат аларның тормышын аерды.
Миләүшә ГАЛИЕВА,
КФУ студенты.

Комментарии