- 01.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №12 (28 март)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Яр Чаллыдагы «Тиң ярым» таныштыру хезмәте менә инде 3 ел ялгызларны таныштыра, кавыштыра. Монда эшләү дәверендә бер гыйбрәтле хәл булды һәм аны сезгә дә сөйлисем килә.
Шәһәрдә яшәүче, белемле Галия ханымны 10 ел элек хатыныннан аерылган Рәдис исемле ир бер күрүдә ошатты. Аларның 7 буынын тикшерер чама калмады. Рәдис бер күрүдә гашыйк булуын бәйнә-бәйнә сөйләде. Кышның иң суык вакытлары иде, гыйнвар ае.
Галия очрашуга әзер булмаса да Рәдис бураннан да курыкмыйча, кунакка килеп төште. Инде нишлисең, алар белән бергә, таныштыру хезмәте вәкиле буларак, бик озак кафеда утырдык. Рәдис үзе, гаиләсе турында мактый-мактый сөйләде, үзенең булганлыгын, ике ел намаз укуын искәртте. Ни өчен аерылдыгыз, дигәч тә, хатынын пычрак, шапшак булуда гаепләде. Әлбәттә, шундый юк кына сәбәп аркасында, хатынын бер яшьлек малае белән аерып җибәрүе сәер тоелды. Үзенең матур теленә күрә, 19 ел берүзе яшәгән тол ханымны ул көннән-көн ныграк ышандырды, шәфкатьле һәм кешелекле булуын искәртеп торды. Сөйләшүе, үз-үзен тотышы буенча, шома елан булып чыкты.
Никах укытуны да ашыктырды. Никахтан соң алар авылга кайтып китте. Рәдиснең әтисе юк икән. Әнисе белән күрше карчыгы киленне бик яхшы каршы алган. Ул үзе дә ачык йөзле, бар яктан җитеш булып чыга, беренче көннән үк иренең әнисен булдыра алганча хөрмәтләп торырга тырыша. Галиянең шәһәрдә калган дуслары күп була, гел шалтыратып, хәл белеп торалар. Рәдискә бу ошамый, бер айдан шул сәбәпле тавыш чыгара. Туганнарының, дусларының озак утыруын да яратмый…
Менә озак та үтми, Рәдис төнге 2дә зәп-зәңгәр булып уянып, авызыннан кан китеп, 20-25 минут кычкырып ятмасынмы? Галия бик курка. Шул көнне Рәдис аңа эпилепсия чирле булуын әйтә. Шуңа аны армиягә дә алмаганнар икән. Менә ни өчен хатынын мунча якса да, башка эш эшләсә дә, үзе белән алып чыккан икән ул, әнисенең киленгә сиздерүеннән курыккан. Галия аны жәлләп, дога, дарулар белән дәвалый башлый. Әле ул авырган килеш машина, мотоцикл да йөрткән икән, аларын күптән түгел генә саткан. Шәһәрдә кредитка машина алабыз дип, ир белән хатын банклар да белешеп йөриләр. Ә авылга кайткач, Галиянең шкафтагы документларга күзе төшә, Рәдис психоневрологик диспансерда исәптә тора, 2нче группа инвалид икән. Галия күңеле төшмәсен инде дип, белгертми. Шәһәргә килгәч, Рәдис кабат тавыш чыгара. Без бит бер гаилә, нигә син мине пропискага кертмисең, ди ул. Галия, моңа каршы чыккач, күңеле төшә. Хатын, ничек кенә булмасын, гаиләне саклап калырга тырыша. Рәдис аңа киңәшләре белән ярдәм итә, икесе дә чибәр, ир аны кочаклап кына тора.
Бервакыт авылда бәрәңге утыртып бетергәннән соң, мунча ягалар. Мунчаны кызу итеп яккан булалар. Галиянең тәнен кояш ашаганлыктан, мунча керергә бик ашкынып тормаса да, әнисен юындырырга дип, аның белән бергә керә. Моны белгәч, ник әни белән кердең, дип туганнары янында Рәдис нык ачулана, баһадир куллары белән әллә ничә мәртәбә суга, зур тавыш чыгара. Әнисе куркып икенче улына, Сарманга кунарга китә. Ә ир шул көнне әнисен мунчага керткән өчен, хатынны идәннән сөйрәп йөртеп, төрлечә сугып, күгәрмәгән җирен калдырмый. Әле ничек үтерми, Алла саклаган. Галия иреннән ычкынып, урам телефонына чыгып җитә, ләкин ул эшләми. Күрше Мәрзия әби ишегенә кага, ул ачмый. Ир: «Мин хатамны аңладым, синсез яши алмыйм», дисә дә, хатын төнлә чыгып китәрдәй була, ләкин ул җибәрми. Төне буе, гафу үтенергә кушып, Галияне җәзалап чыга. Нәрсә өчен дисезме? Әнисе белән мунчага кергән өчен.
Галиянең бу кешегә күңеле ката, ул аны күралмас була. Әнисе кайта. Ул да хатынны калырга үгетләп карый, ләкин Галия ризалашмый. Чөнки Сарман газетасында психик кимчеклеләре белән исәптә торган ирнең бер әбине тураклап үтерүе турында укыйлар. Әмма ир хатынны өйдән чыгармый, энесенең машинасына утыртмый. Галия үләннәр җыярга чыгып китә. Рәдиснең сеңлесе кайта. Ул да психик авыруы белән 1нче группа инвалид икән. Әтиләре шул йортта асылынып үлгән. Боларны мунча кергәндә киленгә әнисе сөйли.
Үлән җыйганда, сеңлесе үзләренең гаиләсе, абыйсы турында сөйли. Аерылганнан соң шушы ун ел эчендә атна саен хатын алып кайтып, кыйнап, куып җибәрә икән Рәдис. Шушы гаилә инвалид итте, дип эчен бушата сеңлесе. Абыйсының ике энесен кечкенә вакытта ничек кыйнап җәзалавы, үскәч Рәдискә дә күрсәткәннәре турында бәйнә-бәйнә сөйли. Галия Чаллы мәчетләрендәге таныштыру үзәкләреннән барып сораша. «Рәдисне атна саен таныштырабыз, нишләп тора алмый соң, инде хәзер аның белән таныштырырга куркабыз», диләр.
Ул алдан ук үзен динле дип таныштыра, ә үзе бер тиен акча бирми, Галия ризыгын ашап торалар. Бергә бәрәңге, кишер, чөгендер утыртып, Галиягә бер чиләк бәрәңге дә бирми, ә үзе мин саран түгел, ди.
Алар 10 ай торды, Галия аннан көчкә котылды. Бу безнең таныштыру хезмәтендә булган бердәнбер шундый бәхетсез очрак. Калган танышып-кавышкан 27 гаилә рәхмәт әйтеп яшиләр. Гаилә корганда ашыкмаска, бер-береңнән бернәрсәне дә яшермәскә кирәк шул.
Гүзәл ХӘЙРИ.
Яр Чаллы шәһәре.

Комментарии