- 01.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №12 (28 март)
- Рубрика: Имәндә икән чикләвек
Бу араларда бәби туйларында йөрдем әле. Кичә Илдус белән Ләйсәннең тәүге сабыйлары Кәрим туу хөрмәтенә Хөсәеновлар Корбан ашы үткәрде. Бүген Рөстәм белән Гөлгенәнең алтынчы уллары Камил хөрмәтенә Корбан ашы уздырдылар. Шунысы кызык: Ләйсәннең әбисе белән Гөлгенәнең әнисе бертуган, ун балалы гаиләдә үскәннәр. Рөстәм үзе биш балалы гаиләдә үскән. Фәһим белән Әминә – Измайловларның өченче улы.
Рөстәм кече яшьтән үк тырыш булды. Армиядән кайтуга туганнары янына Сургутка китеп акча эшләде. Анда бөтенләй калырга да мөмкин иде. Каламы соң инде Рөстәм? Өйләнде, үзебезнең урамда үз тырышлыгы белән зур итеп йорт җиткерде. Тормышлары җитеш Измайловларның. Терлекне күп итеп асрыйлар. Балалары да уңганнар, һәрберсе хәленнән килгән кадәр булыша. Гөлназ инде – 11 сыйныфта, Булат – 8нчедә, Алинә –4нчедә, Илназ 2 сыйныфта укый. Кечкенә Лилиягә 5 яшь, ул Камилне караша.
Рөстәм башта тракторда эшләде, аннан соң бригадир, хәзер ферма мөдире итеп куйдылар. Теләсә нинди эш кулыннан килә, кешеләр белән уртак тел таба белә.
Рөстәм балаларны бик ярата. «Һәр бала үз ризыгы белән туа, бәлки, алар күп булганга Ходай безгә шулай ярдәм итәдер», – ди. Безнең урамда гомер-гомергә балалар күп булды, әле дә шулай. Балалар бергә җыелып үсәләр, бергә уйныйлар. Шоферлар безнең урамны «Кытай урамы» диләр.
Рөстәм белән Гөлгенәнең балалары бик тәртипле, һәрберсенең үз шөгыле бар, үзара татулар. Әле яңа гына Гөлгенәнең сеңлесенең ире үлде. Флера берсеннән-берсе кечкенә өч бала белән калды, кечесенә әле 1 яшь кенә. Үзләренең йортлары булса да, хәсрәтле көннәрендә аларны Рөстәм канаты астына сыендырды. Моны аның кебек олы йөрәкле кеше генә эшли ала.
Мин күршеләремә бәхетле тормыш телим. Балаларын тигезлектә үстерсеннәр.
Динә КАМАЛЕТДИНОВА.
Буа районы, Иске Суыксу авылы.
Комментарии