Гомер көзе

Шыбыр-шыбыр, шыбыр-шыбыр…

Агачтагы сары яфракларны җил йолыккалап ала да, һавада тибрәндереп очырып туйгач, көзге кырау суккан җиргә түши.

Әйе, Фәгыйлә дә шул көзге сары яфраклар хәлендә бүген. Картлык дигәнең сиздерми генә килә дә җитә икән ул. Югыйсә, җир җимертеп яшәп яткан вакытлар әнә кул сузымы гына арада кебек. Юк икән шул, үткәннәргә юллар ябык, кире кайтыр чара юк икән…

Белгән догаларын укып йокыга киткән Фәгыйлә икенче көнне иртән күзләрен авырлык белән генә ачты. Ул үзенең халәтен аңламыйча, байтак азапланды. Чү, нәрсә бу, уң кулы, уң аягы берни сизми. Ул сул кулы белән уңын хәрәкәтләндермәкче булып карады, ләкин тәне аңа буйсынырга теләми иде. Паралич, дигән уй баш миен яндырып үтте. Фәгыйлә чарасызлыктан үрсәләнеп елап җибәрде. Ишегалдында нидер эшләп йөргән улы ананың тавышын ишетеп, өйгә атылып керде. «Әни ни булды», – диде ул, әле һаман да ятакта яткан әнисен күреп гаҗәпләнүдән. Ана кеше исә, яшь һәм иңрәү аша: «Улым, минем уң ягымны паралич сукты, ахры», – дип җавап бирде. Ленар тиз генә телефоннан табиб чакыртты. Диагноз расланды, чыннан да Фәгыйләнең уң ягы хәрәкәтсез калган иде. Дәваларның да, им-томнарның да файдасы тимәде, хәле көннән-көн начарлана гына барды. Ялгыз гомер кичерүче улы белән кияүдән кайткан кызы чиратлап карадылар авыру ананы. Яшьләрнең түземлеге бик озакка җитмәде. Син кара да, син кара, дип, тарткалаш китте. Бу сүзләрне ишетү ана кешегә бик авыр иде.

Бу хәлләрнең килеп чыгуында үзенең дә гаебе зур булуын чамалый иде Фәгыйлә. Әни дип өзелеп торучы, бар эшне ялт иттереп эшләүче килен берничек тә ярый алмады шул каенанага. Улын үзенеке генә итеп күрергә теләгән ана ничек итсә итте, улы белән килене арасына кара мәче булып ятты. Нахак гаепләүләргә, рәнҗетүләргә түзә алмыйча, инде баласы туар вакыт җиткән килен аерылышырга гариза язды.

Кызының да тормышы шулай ук барып чыкмады. Исерек ирдән көн-төн тукмалып яшәүдән туеп, ул да төп йортка аерылып кайтты. Әнисенең бәйләнүләренә, ул кушкан таләпләргә буйсынырга теләмичә, кире шәһәргә китеп, тулай торакка урнашты.

Туганнары белән дә юк-барга ызгышып яшәде Фәгыйлә. Инде үзе дә гомер көзенә керде, бар туганнары бакыйлыкка күчеп бетте. Шул чакта аңы бераз ачылып киткән кебек булды. Намазга басты, догалар укырга өйрәнде. Эх, бераз соңарды шул, соңарды. Менә шуның сабагын ала түгелме соң ул бүген?

Аның уйларын бүлеп, ишегалдында нәрсәдер гөрселдәп ауды. Ул да булмады, капкадан килеп кергән күрше кызының шелтәле тавышы ишетелде: «Ленар абый, шулай ярыймы инде, әниегез авырып ята, ә сез лыгыр булып эчеп ятасыз». Исерек ирнең беркемдә дә гаме юк, ул гырлап йокыга да китте. Әйе, әнисе ныклап авырый башлагач, тәмам аракы колына әйләнде, башын ташлап эчә башлады шул Ленар.

Фәгыйләнең авыр уйларын таратырга, ашатып, асларын алыштырырга ярый әле күрше кызы Зилә бар. Фәгыйләнең кызы Лидия шәһәрдән бик еш кайта алмагач, аңардан әнисен карап торуны үтенде. Үз әнисе үлгәндә күкрәк баласы гына булып калган Зилә берсүзсез ризалашты.

Зилә чыгып киткәч, Фәгыйлә үзендә ниндидер җиңеллек тоеп, йокыга китте. Төшенә биш ел элек авырып дөнья куйган мәрхүм ире Сәлиме килеп керде. Әнә кулын болгап, хатынын чәчәкле болынга әйди, ә кырында атлар утлап йөри. Фәгыйлә аңа җавап итеп кулын болгый. Бәрәч, авырмый ич ул, куллары да хәрәкәтләнә, аяклары да атлый ала. Фәгыйлә, сөенә-сөенә, Сәлиме каршына йөгерде…

Ә бу вакытта төньяктан искән көзнең әче җиле агачта эленеп калган соңгы яфракны да өзеп, еракка-еракка очыртып алып китте.

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА.

Азнакай шәһәре.

Комментарии