Әтигә генә тимәсеннәр!

Әтигә генә тимәсеннәр!

Көнләшү дигән хис миңа кечкенәдән таныш. Юк, бу сез уйлаган көнләшү түгел. Бу – әтине көнләшү!

15 яшемә кадәр әтинең алдыннан төшмәдем. Абый-апалар гына: «Төш әтинең алдыннан, син бит инде зур», – дигәч кенә, бераз уңайсыз булып китә иде, әмма әтинең куллары мине беркайчан да читкә этәрмәде. Ул мине беркайчан ачуланмый, теләгән бар нәрсәмне алып бирә, кич йөрүләрдән тыймый… Андый турында күпләр хыялланадыр. Шуңа бик яраттым мин аны! Әллә ничек, артык итеп!

Әнидән яшь вакытларын сөйләтергә яратканга, әнинең дә, әтинең дә элегрәк кемнәр белән йөргәнен белә идем. Бервакыт мин әтинең элек йөргән кызларын күрә алмый башладым.

Шуларның берсе – безнең биология укытучысы иде. Ул үзе дә сыйныфта миңа артык игътибар күрсәтте. Класс җитәкчесе булганга, мине «уң кулы» итеп сайлады. Әнинең сөйләвеннән соң, бу хатынның телендә гел әти булуын аңлап алдым. Дәрестә язып утырганда, әти мәктәп тирәли машинасы белән эшкә киткәндә, мин ул киткән якка карап кала идем. Шул вакыт укытучының да шул тарафка карап калуын сизә башладым. Кая инде ул алга таба эшләп утыру?! Тыңлыйсы да килми иде аны…

Мәктәптә җыелыш вакытларында чиратлап, я әти, я мәктәпкә барды. чиратында берни уйламыйм, ә әти чыгып китсә, күңел борчыла башлый. Очраша бит тегенең белән!

Әти эштән кайткач, кичләрен капка төбендә бераз гына ял итеп, хәл алып утырып керергә ярата иде. Мин шулвакыт капка янына килеп, такта ярыкларыннан әтинең кемнәр белән утыруын карап, нәрсә сөйләшкәннәрен тыңлап йөрергә өйрәнеп киттем. Шунда чит хатыннарның «бот күрсәтеп» утыруын күрсәм, йөгереп әни янына керәм дә: «Ашарга пештеме, әтине чакырыргамы инде?» – дип сорыйм, яисә аларның яннарына чыгып, араларына ук кереп утырам…

Бу кыланмышларымны сизмәделәр түгел. Әни аңлату эшләре дә алып барып карады. Аңлап буламыни ул?! Арттан егетләр дә йөри. Ник берәрсен көнләшим! Алар бит миңа беркем дә түгел. Әтигә генә тимәсеннәр!

Әтине шулай көнләшүем юкка гына түгел иде. Ул – акыллы, чибәр, эчү-тартуны белми, чит хатыннарга үрелми. Иптәш кызымның әти-әнисе аерым торгангамы, мин дә әтинең әнине ташлап чыгып китүеннән курка идем!

Бервакыт әнинең киемнәренә, бизәнү әйберләренә игътибар итә башладым. Бер дә мин теләгәнчә түгел! Әнине күпме матур әйберләр алырга үгетләсәм дә, аның ишегә хирыс түгел иде ул. Бар булганы белән әтине, безне – өч баласын карады. Көн саен безне тәмледән-тәмле ризыклары белән сыйлап торды, гел чиста киемнәрдән йөртте…

Әнинең уңган булуын үсә төшкәч кенә аңладым. Әтине югалтырмын дигән курку 17 яшемә кадәр озата барды. Гомерлек юлдашым, пар канатым – булачак ирем белән танышкач кына, андый көнләшүем сүнде. Әтинең әнигә булган сөюен, хөрмәтен дә аңладым…

Минем әни бигрәк акыллы булган. Нәкъ шундый сыйфатлары белән җәлеп итә икән ул хатын-кызлар ир-ат затын. Мин үзем психолог булмасам да, көчле затларны беркатлы дип әйтер идем. Ә хатын-кызлар бик хәйләкәр. Ул шулай булырга тиеш тә! Акыллы хәйләкәрлек ир-атыңны читкә җибәрмәс өчен хезмәт итәргә тиеш! Акыллы хатын-кызны акыллы ир-ат ташлап китми. Әгәр дә китә икән, димәк, гаеп я сездә, я ул акылсыз…

АЛСУ.

Түбән Кама.

Комментарии