Әтием кыйный…

Әтием кыйный…

Миңа 14 яшь. Үземне белә башлаганнан бирле, әтидән куркам. Сәбәпсез дә түгел: ул мине еш кына кыйный. Билгеләрем начар булса да, күрше хатыны минем турында берәр начар сүз әйтсә дә, сеңлем әләкләсә дә… мине кайчакта яклый, ләкин ул да күп очракта, хатын-кыз ир-егетләр арасына кысылырга тиеш түгел, дип саный һәм әтинең шушы эшен күрмәмешкә салыша. Өйдән чыгып качарга теләгән вакытларым күп була. Әтине ничек үзгәртим? Нәрсә эшлим?

Илнар.

Балык Бистәсе районы.

Сезнең сорауга «Гаилә» гаиләне планлаштыру үзәге психологы Лариса ФРОЛОВА җавап бирә:

– Әгәр син бу хакта язгансың, ярдәм сорагансың икән, димәк, ахыр чиккә килеп җиткәнсең дигән сүз. Шул ук вакытта әлеге ситуациядән чыгу юлын эзләвең дә – куанычлы фал.

Әтиеңнең сиңа карата шундый мөнәсәбәте ике сәбәп аркасында булырга мөмкин. Беренчедән, ул сине һаман да урынына күрә һәм инде буй җиткезгән, кызлар исе кергән егет булуыңны кабул итә алмый. (Алай дисәң, кечкенә балага ниндидер таләпләр дә куела алмый.) Икенчедән, ул сине олы егет, хәтта ки ир кеше урынына күреп, нәкъ менә йодрыкларга күчә. Ләкин ул аңламый: олылар белән сугышырга түгел, ә уртак тел таба белергә, олыларча сөйләшеп ниндидер фикергә килә белергә кирәк. Шуңа күрә дә әтиең белән көрәшмичә, аның белән зурларча сөйләшергә өйрән. Аның белән дус булырга тырыш. Шуңа да аңла: әтиеңне инде үзгәртеп булмаячак. Аны ничек бар – шулай кабул итәргә кирәк. Үзеңнең аңа булган мөнәсәбәтеңне үзгәртү яхшырак булыр. Моның өчен син нишләргә тиеш соң?

Беренчедән, утыр да уйлан: әтиең ни өчен шундый? Бу сорауга җавап табу өчен күзәтүчән булырга кирәк. Яхшылабрак кара әле: ул үз гаиләсе белән нинди мөнәсәбәттә? Үз әтисе, әнисе белән ничек аралаша? Алар аны яратамы, әллә аңа кычкыралармы? Бик күп әйбер нәкъ менә шуннан тора. Әтиеңнең балачагы турында нәрсә беләсең? Бәлки, ул бик зур психологик травма кичергәндер? Бәлки, аны үз әтисе шулай кыйнап үстергәндер? Әгәр үз гаиләсендә аны кагып-сугып үстергәннәр икән, әтиеңнең башка төрле тәрбия чарасын күрмәве, белмәве дә бик мөмкин бит. Әгәр күзәтеп тә берни аңлый алмасаң, әбиең белән утырып сөйләш. Әтиеңнең балачагы турында кызыксынган бул. Шуннан күп нәрсәне аңларсың.

Икенчедән, сиңа инде балигъ булырга да озак калмаган. Шул вакытка кадәр түзсәң, соңрак алар яныннан китеп, аерым яшәү ягын карарга мөмкин. Финанс кыенлыклар килеп тумасын өчен, хәзердән үк аз-маз акча туплый башлый аласың. Үз вакыты җиткәч, -әниең алдына мәсьәләне кабыргасы белән куеп, аерым яшәргә теләвең, ни өчен шулай эшләргә җыенуың турында аңлат.

Өченчедән, инде хәзер үк әти-әниең белән бергәләп, олыларча сөйләшеп карарга кирәк. «Мин инде зур, мин уенчык түгел», дип аңлатырга, үз таләпләрең хакында тавыш күтәрми генә, ләкин алар ишетерлек(!) итеп әйтү зарур.

Дүртенчедән, син интернетны да файдаланасыңдыр, анда балалар хокукын яклаучы «Ышаныч телефоны»ның номерын табарга мөмкин. Анда тәҗрибәле психологлар эшли. Шулар белән сөйләшеп, үз проблемаңны аңлатырга, алардан киңәш сорарга була.

Ә өйдән чыгып качу – ул проблеманы хәл итү түгел. Ул нәкъ менә проблемадан качып, тагын да зуррак проблемалар табу гына. Өйдән качу идеясе ничек синең башыңа килде? Берәр дустыңның шулай качып караганы бармы? Бәлки, син үзеңне аның белән чагыштырасыңдыр? Качып кая барасың? Дусларымның берәрсенә, дип әйтерсең. Син ул дустыңны бик яхшы беләсеңме? Без читтән карап, бер төрле итеп күз алдына китергән тормыш, ахыр чиктә бөтенләй башка ягы белән әйләнеп капланырга мөмкин. Киләчәгең турында уйла. Бәлки, киләчәктә син хәрби кеше булырга теләрсең. Ә йорттан качкан балаларның тарихы шушы бер кыек адымнан соң пычрана да. Әти-әниең сине эзләтү өчен полициягә мөрәҗәгать итәр, соңыннан син табылырсың да, ләкин инде махсус кара исемлеккә керерсең. Андый балаларны кайбер уку йортларына да алмыйлар, чөнки шул бер вакыйгадан соң син инде вак җинаятьче кебек күзалланачаксың. Бер тапкыр сугышып, шартлы рәвештә генә хөкем ителсәң дә, бу шулай ук сиңа файдага түгел.

Ахыр чиктә, өйдән качып син кемгә нәрсә дәлилләргә телисең? Әтиеңне куркытмакчы буласыңмы? Әгәр әтиең курыкмаса, ә син шул арада берәр начар хәлгә юлыксаң? Һәркемнең тормышы үз кулында. Әтиең инде үз тормышын яшәгән, ул инде менә шундый кеше булып җитешкән һәм син аны үзгәртә алмаячаксың.

Әгәр ул сиңа тавыш күтәрә икән, аңа җавап итеп кычкыра күрмә. Тыныч кына калуың мең өлеш артык! Син дә кычкырсаң, ул тагын да агрессиврак булачак. Аннан акыллырак һәм тынычрак бул, ләкин моны әтиеңә: «Менә мин синнән акыллырак», – дип кычкырып әйтмә. Син үзең дә киләчәктә гаилә башлыгы – әти кеше булгач, үз балаларыңа нәрсә диярсең? Менә мине әти кыйнаган иде, мин шул чакта өйдән качтым, диярсеңме? Син үзеңне киләчәктә кем итеп күрәсең? Шул хакта уйла һәм инде хәзер үк шул юнәлештә эшлә.

Ата-ана колагына

Биредә ата-аналар да игътибарлы булырга тиеш. Баланың өйдән качу турындагы сүзләрен, үз-үзенә кул салырга җыену турындагы фикерләрен шунда ук эләктереп алып, алар белән яхшылап сөйләшә белергә кирәк. Сөйләшеп, тыңлап кына калмагыз, аларны ишетегез дә! Хәзер яшүсмерләрнең кыек юлга басуы бер дә озак түгел. Балагызның дусларын, аның аралашу даирәсен белегез. Балагыз нәрсәдер сорый икән, вакытым юк әле, ашарга пешерәсем бар, комачауламый тор, хоккей карыйм, дип борып җибәрмәгез. Балагызны тәрбияләмичә, бер хата кылсагыз, икенчедән, үз картлыгыгыз да тау артында түгел. Алар да киләчәктә сезгә шундый ук мөнәсәбәттә булыр, бәлки, әле тагын да начаррак сүзләр белән үзегезне үк читкә тибәрер.

Баланың ашар ризыгы, киеме турында гына кайгыртасы түгел, ә иң беренче чиратта, аның эчке байлыгы турында уйлыйсы. «Балага ике тапкыр азрак акча, ике тапкыр күбрәк вакыт сарыф итегез», дигән канатлы гыйбарә бар. Бала белән сөйләшкәндә, үзегезнең шул яшьтәге чагыгызны искә төшереп, үзегез белән булган вакыйгаларны мисалга китерегез. Аларга аны бер гыйбрәт итеп сөйләгез, тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз. «Менә мин кечкенә чакта…», «менә мин синең кебек чакта, шундый ук хәлгә очраган идем…», «менә күршедә генә яшәүче фәлән ир кечкенә чагында…» дип сөйли башлаган хикәя үзе үк тәрбияви төсмер генә алып калмый, ә бик үтемле дә була.

Әгәр ата кеше ир балага түгел, ә кыз балага кул күтәрә икән, ул аңларга тиеш: бу балага кияүгә чыгу бик авыр булачак. Кыз кешенең тормышындагы беренче ир – ул әтисе. Ул киләчәктә үз ирен дә әтисенә карап сайлаячак. Әтисе аңа нинди мөнәсәбәттә булса, ул да киләчәктә шундый ирне эзләячәк. Хәтта ки ул булачак иренең атасына охшавын теләмәсә дә, эчке аң белән ул барыбер атасы кебек үк ирне табачак. Димәк, ул күңеле белән нәкъ менә үзен кыйный торган ирне яр итеп сайлаячак. Бу бик куркыныч! Сез аны кыйнаганда, мин аны тудырдым, бу минем балам – ни телим, шуны эшлим дип кыйныйсыздыр. Тик киләчәктә, кыз балагызның үзегез кебек үк кансыз ирдән кыйнатып яшәвен телисезме? Әтиләр, уйлагыз әле, сез үз кызыгызның аны кыйнап яшәүче иргә кияүгә чыгуын теләр идегезме? Кыскасы, гаиләдәге ирнең кул уйнатуы балалар киләчәге өчен генә түгел, сезнең үз киләчәгегез өчен дә бик куркыныч борылыш алмагае. Тормыш – ул бумеранг. Һәр агач җимеш биргән кебек, сезнең һәр гамәлегез дә киләчәктә татлы яки ачы җимеш булып үз «өстәлегезгә» үк менеп кунаклар.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии