Өшкерү

«Ий мөэминнәр, Аллаһыдан куркыгыз, Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз вә һәркем ахирәт өчен кылган гамәлләрен тикшереп карасын, ягъни үлем килмәс борын, иманын, динен төзәтсен, вә Аллаһ газабыннан сакланыгыз, бит Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардыр». («Хөшер» сүрәсе, 18нче аять.)

Пәйгамбәребез (г.в.с.) үзенең бер хәдисендә: «Килер шундый заман, Аллаһ тарафыннан яралтылган нәрсәләрне яратырлар, ә Яралтучыны онытырлар», – дигән. Уйлап карасак, әллә шул заман килеп җиттеме? Шундый рәхәт заманда яшибез: илебез тыныч, ашарга ризык бар, кияргә киемнең ниндие генә юк. Җәннәт бакчасында яшәгән кебек, ә сәламәтлек юк. Чөнки замана яхшырды һәм төрле телефоннар килеп керде. Һәр баланың кулында кыйммәтле телефон, олы кешенекен әйтәсе дә юк. Бар да шуның белән уйный. Балалар урамга чыгып уйный белми, әдәби китап укымый. Буш вакыты булса, компьютерда уен уйный. Олы кешеләрдә дә шул ук хәл. Өйдә рәхәтләнеп ачылып сөйләшү, булганга шөкер итеп шатлану, ихласлылык, мәхәббәт бетә бара. Без кайдан килгәнебезне, кем яралтканын, кая барасыбызны уйларлык хәлдә түгел. Дин бетмәде, ә бетү алдында калды. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Мин җир өстенә хәлифә итеп Адәмне кылачакмын», – ди. (Бәкара сүрәсе, 30нчы аять.)

Адәмне яралткач, ул фәрештәләргә аңа сәҗдә кылырга кушты. Фәрештәләр сәҗдә кылды, Иблис кенә баш тартты һәм кяферләрдән булды. Аллаһы Тәгалә Адәмне һәм аның хатынын җәннәттә калдырды, тик бер агачның җимешләрен ашаудан тыйды. Адәм белән Һава җәннәтнең рәхәтлекләреннән тыю турында оныттылар. Иблискә шул гына кирәк тә. «Бу агачның җимешләрен ашасагыз, җәннәттә мәңге калырсыз», – дип, ул аларны котыртты һәм җәннәттән чыгарттырды. Аллаһы Тәгалә: «Ий, Адәм белән Иблис! Бер-берегезгә дошман булган хәлдә җиргә иңегез. Адәмгә Иблистән саклану өчен Минем кануным килер. Канунны укып куллансагыз, җәннәткә керерсез, кулланмасагыз, Иблиснең урыны җәһәннәмдә, сезне дә шуңа ияртермен», – диде.

Бүгенге көндә дилбегә бушады, Иблискә шул гына кирәк тә. Аның осталыгы җитәрлек, начарны яхшы итеп күрсәтә белә.

Хәзер күп кеше чиреннән өшкертеп дәваланмакчы була. Ә үзләре укырга теләми, тәүбә кылмый, гөнаһысы өчен үкенми. Өшкерүче дә кагыйдәләрне белергә тиеш. Дөрес итеп өшкермәсә, Иблис кайда йомшак җир барын белә. Өшкерүченең эченә кереп утыра да, аның белән үзе идарә итә башлый. Башта өшкерүченең кешегә шифасы тигән кебек булыр, ә соңыннан үзен авыр хәлгә калдырыр.

Рәхимә атлы ханым Лениногорскида яши. Аларның нәселе гомер-гомергә кешеләрне өшкереп дәвалый. «Беренче урында ният тора, – ди ул. – Аннары кешенең тәүбәсен әйттерергә кирәк. Чөнки кешенең нинди гөнаһлар кылганын белмисең. Аннары Иман кәлимәсен әйттерәсең. Кеше Аллаһы Тәгаләнең берлеген, барлыгын танырга тиеш. Чирне бирүче дә, алучы да ул. Өшкерүне дә «Әлһәмдүлиллаһ», дип, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен башларга кирәк. Кулыңны савыттагы суга тыгып алып, өшкертүченең башын гына тотып, белгән догаларыңны укыйсың, кулга өрә-өрә өшкерәсең. Өшкереп бетергәч, аның алып килгән суын өшкереп, үзенә эчертәсең. Догалар ятларга кушып җибәрәсең. Кабат килсә, намаз укып, үзенә сорарга кушасың. Аллаһы Тәгаләнең көчлелегенә, чирнең китүе өшкерүчедән түгеллеккә инандырырга тырышасың. Өшкертергә килүче дә тәһарәтле, госелле булырга тиеш. Ихлас күңеле белән, иман кәлимәсен әйтеп утырсын. Чир, дәва һәм шифа бары тик Аллаһы Тәгаләдән генә. Чирен бирә икән, шифасын да бирә. Әҗәлгә тигән чирдән генә дәва юк. Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны кичерсен. Дөрес юлдан тайпылдырмасын.

Өшкерүчегә галәм кагыйдәсен белү дә мөһим. Айның 4, 6, 9нчы көнендә, тулы айда, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә өшкерергә ярамый. Өшкерсә, үзенә авырлык алырга мөмкин. Өшкерүе дә Аллаһы ризалыгы өчен булсын.

Нәгыймә САДЫЙКОВА,

Тукай районы, Иске Теләнче авылы

Комментарии