Азан тавышлары гына тынмасын…

Урып-җыю барган вакытта һәр биш көн саен комбайнчыларның, иген ташучыларның уңышын яктырткан гәҗит (Молния) чыгарабыз. Гәҗитне – Фәһимәгә чыгарырга, миңа шул алдынгы кешегә байракны күтәрергә куштылар. Байракны Фәһимә күтәрергә, мин газета чыгарырга алмаштык.

Фәһимә – икенче катта, мин аста утырам. Бер көнне Фәһимә бүлмәсендә гәҗит чыгарып утырам, чәй кайнап чыкты. Фәһимә кекс алып керде. Икәү чәй эчтек.

– Динә апа, аша, кекс тәмле, – дип кыстый бу. Ярар, үземнекен балаларга алып кайтырмын, моныкын ашыйм, дип ашадым. Төшеп карасам, минекеләрне алып менгән икән байрак күтәреп кергәндә. Гел искә алып көлешәбез хәзер.

Ә хәзер дөнья түп-түгәрәк, телевизор, компьютер, телефоннар – барысы да бер үк сүзне сөйли «утыр өйдә, сиди дома», гәҗитләр дә шул ук – өйдә яхшырак!

Анысы да бар: оныкларым өйдә генә укый, тыныч, тырышалар инде балакайлар. Быелгы уку елы шуның белән бетәр дә инде. Әле бит имтихан бирәселәре дә бар, ничек булыр? Икенче елга уку ничек булыр, анысы да шул он иләп (онлайн) кенә булса?! Алдагын бер Хак Тәгалә генә белә шул, үзе ярдәмен бирсен иде.

Күбрәк сөйләндек бугай, Аллаһ риза да булмагандыр. Мәет өстенә җыелган кешеләрне, аларны искә алып үткәрелгән 3, 7, 40, 51, ел ашларын күпме тәнкыйтьләп яздылар. Рәгаиб, Мигъраҗ, Бәраәт, кичәләренә чаклы, элек булмаган, дип, бетерергә тырыштылар. Дин әһелләре берсен-берсе күрә алмыйча, гел яманлап яздылар. Гомер буе Коръән укып килүчеләрне дөрес укымыйсыз, дип гаепләүләр гәҗит саен булып торды. Илфатка әйткәнем дә булды, бетер әле шул «Иманга юл» сәхифәсен, дип. Язучыларның исем-фамилияләре генә башка бит, язмалары шул ук бер төрле. Үзләрен бик галим итеп, башкаларны надан дип күрсәтү. Менә инде хәзер барысы да бик «әйбәт». Мәчетләр ябык, мәет өстенә кеше җыелмый, мәҗлесләр үткәрелми, сәдакалар өләшенми. Кемнең ничек укыганын берәү дә белми. Һәркем дингә үз юлы белән килә, диндә мәҗбүрилек юк, бу Хак тәгаләнең әмере. Аллаһны күңеленә салган кеше елап-елап укырга өйрәнә, намазын калдырмаска тырыша. Мәгънәсен белмичә Коръән укырга ярамый, диләр артык галимнәр. Без бит гарәп түгел!

Коръән гарәп телендә иңгәч, шул телдә укыгач, Аллаһы Тәгалә аны үзе аңлыйдыр, дип уйлыйм. Иремнең рухына багышлап Коръән хәтем кылган идем, 40 көндә тәмамладым, тиешенчә башладым һәм тәмамлап багышладым. Ул инде кешегә сөйли торган, мактана торган түгел, риядан булмасын, тик бер дустымның, мәгънәсен белмәгәч, кабул түгел, дигән сүзе йөрәгемне әрнетте. Менә шундыйлар аркасында яшьләр дингә килергә курка шул. Минем бер туганым икенде намазыннан башлады. Ул кыска, көндез генә укый торган. Хәзер барысын да укый, Аллага шөкер. «Укы, кызым, – дия иде әбием, – чәчкән әйбер шыта ул, телеңдә гел дога булсын». Балаларыма да шулай, дим. Иман ул адәм баласының калебендә була, чын күңелең белән ниятләнеп укыгач, һичшиксез кабул булыр, фәрештәләр шаһит бит. Мин шулай уйлыйм һәм Хак Тәгаләгә ялварам.

Рамазан килеп җитте. Инде быел мәчетләрдә җыелып укулар да, ифтарлар да булмас. Мәчетләр ябык булса да, азан тавышлары яңгырап тора әле, шөкер. Авылыбызда 6 мәчет. Инде Раббым дөньяларга тынычлык бирсен иде. Бик авыр хәлләрдә калучылар да бар бит. Ул вирусны ясаучылар үзләре картаймаслар микәнни соң? Картларны үтерү өчен генә уйлап табылган, диләр бит. Алдан ук уйланылган булгандыр инде, пенсия яшьләрен дә шуңа арттырып куйганнардыр. Никадәр акча экономияләнде, дип язалар бит хәзер. Эше җайлы кеше шунда үлгәнче эшли инде ул. Авыр эштә эшләүчеләр вируссыз да пенсиягә чыга алмый. Вируслар элек тә булган инде ул, тик бөтен дөньяны чолгап алмаган.

Дөньяларның тынычлануын Аллаһтан сорап, шәриф Рамазаннарны исән-сау тотып чыгарга, Кадер кичләре, гает шатлыкларын күрергә насыйп булсын. Бер-беребездән гаеп хата эзләмик, дөньяда яшәгәндә гафу итешеп, калган гомерләрне гамәл-гыйбадәттә үткәрик. Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп, диләр иде мәктәптә. Сугыштан соңгы буын булсак та, авырлыкларны күп күрергә насыйп булды, без бит сыналырга яратылганнар. Инде 1921нче ел җәфаларын гына күрергә язмасын. Быелның 4 ае үтеп китә инде. Гаетләргә мәчетләр ачылсын иде. Азат тавышлары гына тынмасын!

Динә КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа районы, Иске Суыксу авылы

Комментарии