«Оркестр да, алкышлар да, чәчәк бәйләме дә мәрхүмгә файда китерми»

Халык арасында «кешенең үлеме дә кыйммәткә төшә хәзер» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Мәетне ярдыру, кайбер зиратларда урыннарны сатып алу, зур таш куйдыру кебек нәрсәләрне исәпләп шулай әйтелә ул. Бу дөрес фикерме? «Билал» мәчете имамы Җәлил хәзрәт Шәвәлиев ачыклык кертте.

– Җәлил хәзрәт, җеназа намазы өчен кайбер дин әһелләренең аерым акча соравы дөресме?

– Җеназа намазы өчен сәдака каралмаган. Без бу төр намазларны акча өчен түгел, Аллаһ Тәгаләнең ризалыгы өчен укыйбыз. Гадәттә, һәр кеше үз хәленнән чыгып түли ала. Коръән, җеназа укыган өчен дип, дини вазыйфаларга тариф кую һәм акча алу дөрес әйбер түгел. Шулай ук мәет өйдә юылган очракта да акча алынмый. Бу Аллаһ ризалыгы өчен эшләнергә тиеш. Дөрес, кешегә бүләк буларак сәдака бирергә була. Ул исә һәр кешенең мөмкинлегеннән һәм теләгеннән чыгып тәкъдим ителә. Ә инде мәет юу бүлмәләрен куллану, аны машинага алып чыгышу кебек хезмәтләр өчен акча сорауның гаебе юк.

– Мәрхүмгә иң кирәкле әйбер дога, дибез. Ә аны кемнән укыттыру хәерлерәк?

– Бала кеше үзенең әти-әнисенә, әби-бабасына дога кылса, моннан да саваплырак гамәл була алмый. Бала үзенең ата-анасына дога кылганда, мәрхүм ата-ананың рухы шатлануына сәбәп булу белән бергә, үз гамәл дәфтәренә дә савап языла. Әлбәттә, без гади кешенеңме, имамныңмы – Аллаһ каршында кайсының догасы кабул буласын белмибез. Әмма Аллаһ Раббыбыз Коръән-Кәрим китабында: «Ике кешедән хәерлерәк шул ки, кем Аллаһыдан курка һәм аңа гыйбадәт итә. Ул кеше Раббыбызга якынрак», – дигән. Шуңа күрә мулла, хәзрәтләргә сәдака биреп, алардан дога кылдыру да хәерле.

– Ә менә танылган артистларны алкышлап күмү гадәте кайдан килгән?

– Алкышлар белән озатуның кайдан килгәне аңлашыла инде. Тере чакта артистларның төп максаты менә шул алкышларга ирешү бит. Мәрхүм артистыбызга һаман тере кешегә караган сыман карый халык.

– Хәзер хәрби бурычын үтәгәндә вафат булган затларны оркестр музыкасы һәм мылтык тавышы астында күмәләр. «Хәрби гадәтләр» дигән аерым төшенчә дә бар. Мөселман кешесенә бу рөхсәт ителгәнме?

– Ислам дине безгә болай ди: алкышлап озатасызмы, оркестр белән озатасызмы, чәчәкләр беләнме – болар аңа файда китерми. Ә менә дога кылсагыз, Аллаһтан гафу үтенсәгез, бу аңа файда китерә.

– Кабергә таш кую мәҗбүри гамәлме?

– Кабер ташы исраф зур булырга тиеш түгел. Кирәк булган кадәр генә ясатырга ярый. Кабер ташы зуррак булган саен, мәрхүм кешегә күбрәк файда килер, дигән сүз юк. Болай дип катгый рәвештә хәтта уйлау да тыелган.

– Зиратта үзенә алдан җир алып куючылар бар. Кайберәүләр бу гомерне озынайта, диләр. Килешәсезме?

– Зиратта алдан урын алу, алдан ләхет такталары әзерләү, кәфенлек әзерләп кую да рөхсәт ителә. Кайберәүләрнең бу гомерне озынайта дигән сүзләренә җавап итеп шуны әйтәсе килә: һәр нәрсә Аллаһ Тәгаләнең тәкъдире белән эшләнә. Күпме язылган булса, шул кадәр яшәрбез.

– Җиргә иңдерелгәнче, мөселман кешесе бу дөньяда нәрсәләр эшләп калырга тиеш?

– Адәм баласының төп максаты – Аллаһка гыйбадәт кылу. Аларны үтәү өчен аңа төрле йөкләмәләр йөкләнде: Аллаһка иман китерү, намаз уку, ураза тоту, зәкят бирү, мөмкинлеге булса, хаҗга бару.

Комментарии