«Яулык бәйләмәгән хатын-кыз янында фәрештә йөрмәс»

Узган атнада редакция телефонына Кукмарадан бер шалтырату килеп иреште. «Кызым, шик керде әле, – дип башлады сүзен телефон артындагы тавыш. – Аш мәҗлесләрендә тик бер генә кешенең булса да муены яулык белән капланмый икән, укыган догаларыбыз кабул булмый, диделәр. Без өлкән яшьтәгеләр тиешенчә киенеп, ябынып йөрибез. Яшьрәк буын да аш өстәле артында утыра, аларның йә муены ачык, йә кул башы. Хәзер укылган догаларыбыз кабул булмасмы?». Телефон артындагы Зөлфия апа Кәримова соравына җавап эзләп, сәхифәнең даими кунагы, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән әңгәмә кордык.

– Рөстәм хәзрәт, беркем өчен дә сер түгел: Казан урамнарында карадан төренеп йөрүче кызлар күренгәли. Бу – мөселманнарга хас киемме?

– Безнең халыкта карадан киенеп йөрү гадәте юк иде. Фәкать карадан гына йөрүчеләр дә сирәк, әмма очрый. Башка төстәге күлмәк кисәләр, хәерлерәк. Күлмәкнең, киемнең максаты бар. Кием хатын-кыз урамнан барганда аңа чит-ятларның күзе төшмәсен, беркем аңа игътибар итмәсен дигән максатны үти. Ә Русиядә карадан киенгән кызларга бөтен урам карый бит. Күлмәк сайлаганда аның максаты турында уйлансак иде. Динебез буенча, мөселман хатын-кызларына җирдән сөйрәлгән итәк кию мәҗбүри түгел. Андый озын итәктән йөрү гарәп илләрендә гадәткә кергән. Ул аларда исламга кадәр дә булган, исламны кабул иткәннән соң да шулай калган. Мөселман хатын-кызларының киеме гаурәт җирләрне ябарга тиеш, динебез буенча безгә тубыкка кадәр аякларны капламау рөхсәт ителә. Төп таләп – мөселман киеме ябык булырга тиеш. Бит һәм беләзек кенә ачык калсын. Бу – иң мөһиме, чөнки Аллаһ Тәгалә Коръәндә дә: «Бөтен зиннәтләрегезне ябыгыз, фәкать шул рөхсәт ителгәннәрдән кала», – дигән. Аннары, хатын-кыз киеме ир-атларныкына охшаш булмасын. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу турыда: «Әгәр дә берәр хатын-кыз ир-ат киеменә охшатып киенә икән, аны ләгънәт көтә», – дигән.

– Киемнең төсе әһәмиятлеме? «Зөләйха күзләрен ача» фильмында да төп героиняның кара яулыгына бәйләнделәр. Имеш, татар халкы кара яулык бәйләми.

– Юк, төс әһәмиятле түгел. Әйткәнемчә, кием күзгә ташланмасын. Рәсүлебез (с.г.в.) хәдис-шәрифләрендә: «Хатын-кыз кызыл төстәге кием кимәсен», – дигән. Димәк, кызыл төстән кала башка һәр төстәге киемне дә кияргә рөхсәт ителә.

– Шәригать кануннары буенча киенмәгән хатын-кызны бакыйлыкта ни көтә?

– Гадәти вакытта яулык бәйләмәгән хатын-кыз, намаз укыганда гаурәтен капласа, аның намазы кабул булачак. Аның намаздан калган вакытта яулык бәйләмәве, намазының дөрес булу-булмавына кагылмый. Ә киресенчә, көндәлек намаз уку барыбер аны кайчан да булса яулык бәйләүгә китерәчәк. Коръәни-Кәримдә әйтелгәнчә, намаз ул кешене яхшылыкка дәртләндерә һәм яманлыктан саклый торган гыйбадәт. Мөслимәгә яулык бәйләү, шәригать кануннары буенча киенү һәм намаз уку фарыз, шуңа да ул әлеге бурычларны тиз арада үти башларга тырышырга тиеш. Аллаһ Раббыбыз төп хөкем чыгаручы, Ул һәркемне хәленә карап хөкем итәчәк. Раббыбыз беркайчан да үзенең колына карата гаделсезлек күрсәтми. Аллаһ Тәгаләгә күбрәк мәгълүмдер.

– Хәзер нинди генә никах күлмәкләре юк. Ләкин күбесе сыланып тора, яулыклар да муенны капламый. Мәчеттә узган никахларда да шундый киемнән булалар. Бу яшь парның никахы кабул буламы соң?

– Никахның кабул булу һәм булмавын без белмибез, белә дә алмыйбыз. Аны кабул итүче дә, итмәүче дә Аллаһ Тәгалә. Без һәр никахның да кабул булуына өметләнәбез. Муены капланмый яки киленнең чәчләре күренеп тора икән, мондый никахның савабы әзәя, чөнки гаурәте ачык булып санала. Мондый кеше янына фәрештәләр килми һәм «әмин» дип әйтми. Хатын-кыз киеме сыланып торырга тиеш түгел. Шулай ук кием үтә күренмәле дә булмасын. Хәзер киемнәре үтә күренмәле булган кызларны күрәбез, ягъни аларның тәннәре, эчтәге киемнәре күренеп тора. Бервакыт Пәйгамбәребез (с.г.в.) хатыны Гайшә янына бер иптәш кызы килгән, аның киеме үтә күренмәле булган һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа болай дип әйткән: «Әгәр дә син мөселман хатын-кызы икән, бу синең өчен дөрес түгел».

– Коръән ашларында бер генә кешенең булса да муены ачык булса, кылган догалар кабул булмый, диләр. Бу дөрес сүзләрме?

– Әйткәнемчә, хөкем чыгаручы без түгел. Изге ашларга шәригать кануннары буенча киенеп килү зарур. Ниндидер бер кеше аркасында, укылган дога кабул булмаска мөмкин. Кемнеңдер гаурәте ачык булу сәбәпле, йортка фәрештәләр килмәс һәм доганы да кабул итмәс.

– Хатын-кызларга карата чикләүләр күп, мөселман ир-атының киеменә карата таләпләр бармы?

– Ир-атлар өчен түбәтәй кию – сөннәт гамәл. Ул мәҗбүри түгел, ләкин кигән очракта савабы зур. Ир-атларга карата ниндидер чикләүләр юк. Әмма хәзерге яшьләр арасында артык сыланып тора торган чалбар киючеләр очрый. Ир-егетләргә килешә торган гамәл түгел, шуңа күрә иркен һәм үзләренә уңайлы булган кием сайласыннар иде.

– Киемнәргә килгәндә, хәзер төрле төстәге киемнәр сатыла. Аларга хайван, кеше рәсемнәре дә төшерелә. Мондый кием кию рөхсәтме?

– Бу – мода. Хәзер рәсемсез кием табу кыен. Ислам динендә сурәт дип җанлы әйберләрне атыйбыз. Агач, биналар сурәт түгел. Әмма кеше йөзе, күзләр, колаклар төшерелгән киемнәр кияргә рөхсәт ителми. 7 яшькә кадәрге балаларга мондый кием киеп йөрергә ярый, ләкин өлкәнрәкләр кимәсеннәр иде. Гомумән, сурәт төшерү зур гөнаһлардан санала. Кемнәр дөньялыкта сурәт ясый, Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә аларга җан бирергә сорар. Алар бирә алмаслар һәм теге сурәтләр җан таләп итеп, артларыннан йөрерләр ди.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии