Гореф-гадәтләребезнең башы кайдан?

Гореф-гадәтләребезнең башы кайдан?

Без кемнәр, нинди кавемнән, борынгы бабаларыбыз кемнәр булган, нинди дин тотканнар? Менә шуларны ачыклау өчен бик борынгы заманнарга, ягъни меңнәрчә елга артка таба сәяхәт итик әле.

Ул чорларда бөтен Евразия дала киңлекләрендә төрки кабиләләр, ыруглар яшәгән, яу чапканнар, ягъни Алтайдан Дунайгача төркиләр хакимлек иткән. Алар Һуннар империясенә берләшеп яшәсәләр дә, 453нче еллар тирәсендә таркалып, Кавказ, Дунай буйларына таралалар. Бер өлеше Идел буенда Болгар дәүләте булып оешып яшәп кала. Язуда борынгы төрки рун язуын, ислам дине кергәч, гарәп алфавитын кулланганнар. Инде тоткан диннәренә килсәк, төркиләрдә борынгыдан калган мәҗүси Тәңре, тотимист мифологик дин тотып яшәгәнлекләрен күрербез. Инде килеп тәңречелек, тотемизмның ни икәнен кыскача карыйк.

Тәңре – бөек күк алласы – нәселнең саклаучысы, иң олы рух. Суның, җирнең, һаваның, утның, агачларның, тауларның, чокырларның үз ияләре – рухлары бар, дип ышанганнар. Рухлар изге, явыз яисә ак, кара дип уйлап, аларның күңелләрен күрергә, ачуларын китермәскә тырышканнар. Үзләренә яхшылык итүләрен, озын гомер, бәрәкәт, ыруларының күбәюен теләгәннәр. Төрле дога ырымнар, хайван-кошларны корбанга чалу, каннарын, итләрен үзләре изге дип санаган агачларга калдыру, башларын элү – барысы да шуның өчен хезмәт иткән. Имеш, Тәңре туасы яралгыга кот һәм тын бирә. Шуннан соң кеше җиргә килә һәм «тын беткән»че яши дигәннәр. Кот белән моң-сагыш бирелгән һәм ул моның белән башка җан ияләреннән аерылып торган, ә күңел дигән хис кешегә алда ни буласын тоемлар өчен бирелгән, имеш. Тәнгә бирелгән шушы өлешләр чыкканнан соң кеше үлгән дип саналган һәм начар рухлардан чистарсын дип яндырылган. Яндырылып пакьләнгән рух күккә Тәңре катына ашкан һәм арадашчы булу мөмкинлеге алган. Күп төрле авыру-зәхмәтләр, бәла-казалар, бәхетсезлекләр килмәсен өчен, балага төрле кош-корт, куак-агач, тау-таш һәм башкаларның исемнәрен куша торган булганнар. Мифик мәҗүси ышанулар буенча бу зәхмәтләр шул исемдәге нәрсәләргә төшәргә тиеш. Хәзер дә Сыртлан, Кондыз, Арыслан, Байбуга, Сандугач, Тавис, Шаһбаз, Сәмүр һ.б. исемнәрне очратабыз. Кошларны изгеләштерү, олылау да киң таралган. Чөнки алар Тәңредән яхшы хәбәр китерүче, бу дөньядан тегесенә күчкәндә юлдаш, элек үлгән кабиләдәшләренең җаннары дип тә кабул ителгән. Суны җанлы итеп күзаллаганнар, чөнки агымсу гел хәрәкәттә, тереклекнең башында тора һәм аның үз хуҗасы бар диеп санаганнар. Ачуын китермәскә, күңелен күрергә, рәхмәтенә ирешергә тырышканнар. Агачлар көч-куәтне Күк-тәңредән һәм Җир-анадан ала, аларда изге рухлар булырга мөмкин дип уйланылган. Мәҗүси чувашлар, имәнгә атап, корбанга терлек чалганнар (әле хәзер дә шулай), ә калган тиреләрен, башларын ботакларга элеп һәм изге рухтан бәрәкәт, иген, җиләк-җимеш бирүен үтенгәннәр һ.б. Халык белән идарә итү, дини мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү белән фалчылар, сихерчеләр, имчеләр, битекчеләр, шаманнар, камнар шөгыльләнгәннәр.

Ярый, шул кадәресе җитеп торыр, калганнарын бүгенге көннәргә килеп ирешкән гореф-йолалар дип уйланылган, исламнан, христианлыктан дип инанылган нәрсәләрдән карыйк. Моны аңлатыр өчен, XIX гасыр ахырында урыс телендә язылган «Керәшен татарларының йолалары» дигән язманы шәрехләргә телим. Анда сүз, нигездә, үлем-китем, күмү һәм искә алу йолалары турында бара. Ә мин ислам динен тотып яшәүче үзебезнең авыл һәм тирә-як авыллардагы йолалар белән чагыштырырмын, чөнки ислам дине тәңречелектән калган йолаларны тыя, шунлыктан халык йолаларыбызны үтәп яшәргә тырышса да, мәгънәсен, чишмә башын оныта бара. Болар бар да исламнан дип уйлый.

  1. «В смертный час, чтобы облегчить выход души из тела, в рот умирающего вливалась ложка воды или смачивались губы. Это делалось и для того, чтобы воду умирающему не подал злой дух». Бездә дә, ягъни ислам динен тотучы татарларда да шулай ук кашык белән су салу, эчә алмаса, иреннәрен юешләтү бар, тиеш санала.
  2. «За душой умершего приходили его предки». Без дә, үлгәннәрнең җаннары мәетне каршыларга кайта дип ышанабыз, төшләребезне шулай юрыйбыз.
  3. «Выйдя из тела, душа продолжала оставаться в доме, поэтому нельзя было оставлять тело усопшего без присмотра. Караулить покойника было нужно еще для того, чтобы в комнату не прокрался убыр и не вселился в его тело». Бездә дә мәет саклап төнозын карчыклар утырып чыга, һәм бу бик кирәкле эш итеп карала. Ни өчен икәнен аңламасалар да, диндә бу эш каралган дип уйлыйлар. Тик исламда бу эш юк, чөнки мәет юылганчы нәҗес санала, юганнан соң гына укылып күмелә.
  4. «С целью оберега дома от проникновения нечистой силы в нем занавешивались все зеркала, закрывались все посуды с водой, чтобы душа умершего не могла в них искупаться». Без дә шулай эшлибез, бездә дә мәетнең җаныннан курку сакланган, тыныч кына күккә ашуын телибез. Мәет турында гел яхшы гына сөйлибез, чөнки рухының безгә начарлыклар эшләвеннән куркабыз.
  5. «Сразу после смерти нужно обмыть покойника, пока оно не остыло. Для этого из ключа или реки приносили несколько ведер воды, которые во время доставки также закрывали полотенцами. Не позволялось пользоваться водой из стоячих источников». Без дә нәкъ шулай эшлибез, чөнки тәңречелектән калган агымсуга табыну, аны бу дөнья белән үлеләр дөньясын тоташтыручы буларак кабул итүебез йола буларак сакланып килә, чөнки агымсу җир асты дөньясы белән өске дөньяны бәйләүче юл буларак карала. Су ияләренә, су хуҗаларына атап сәдакалар бирүебез, догалар кылуларыбыз – бар да шуны күрсәтә. Исламда бу юк, чөнки мөмкин дә түгел. Гарәбстанда бездәгедәй кизләүләр, агымсулар юк диярлек, анда суны кое казып кына табалар. Ә без беркайчан да кое суында мәет юмыйбыз.
  6. «У кряшен Цивильского и Свияжского уездов Казанской губернии (молькеевские кряшены) было принято при омовении класть усопшего на специальный лубок из коры дерева. Использованная вода выливалась на чистое место». Безнең авылда да, мин белгәннән бирле, мәетне юан агачны чокып ясалган киң савытта юалар, һәм юып кәфенләгәннән соң, кабык савытка салалар. Суга хөрмәт, су ияләрен ачуландырмас өчен, юган суны ару җиргә генә түгү – бу да борынгы тәңречелек йолалары.
  7. «Когда отправлялись копать могилу, с собой брали каравай хлеба, который преподносился в жертву «хозяину кладбища», чтобы он разрешил похоронить покойника в своих владениях. Орудия, которыми пользовались при работе, оставляли, чтобы не принести вместе с ними в деревню смерть». Безгә килсәк, шул ук хәл – гүр сәдакасы дип тавык чалу йоласы сакланган. Кабере тыныч булсын, җир хуҗалары бездән риза булсын дип эшләнгән галәмәтләр инде бу. Ни өчен икәнлеген белмәсәк тә эшлибез, тиеш дибез, бу эшләр исламда булмаса да. Каберләрне буярга яки башка эшкә килгәч, бушаган буяу банкаларын, пумалаларны, бияләйләребезне зиратта ташлап калдыруыбыз шул кабер ияләреннән куркуыбыздан, борынгыдан килгән ышануларыбыздан килә, минемчә. Исламда бу юк.
  8. «После прощания всем присутствующим раздавали нечетное количество тонкой нити или кусков ткани, у чувашей было также широко распространено дарение нечетного количества ниток участникам похоронного ритуала». Бездә дә мәет белән саубуллашып, сәдака калдыру өчен барган һәр хатынның түшенә энә белән җеп кадап озату йоласы сакланган. Кызыксынып сорашсам да, берәүдән дә төпле җавап ала алмадым. Җыртыш дип чүпрәк тарату йоласы да яшәп килә. Халык хәтерендә эчтәлеге онытылса да, гамәле яшәп килә торган йолалар мәҗүсилектән.
  9. После похорон обязательно топили баню, в доме проводилась влажная уборка, стиралось грязное белье. Таким образом дом очищался от нечистой силы, связи живых с миром мертвых». Без дә шулай ук эшлибез, бу да күмү йоласы булып сакланган.
  10. «В соответствии с тюркской традицией поминовение умершего проводилось на третий, седьмой и сороковой день. По поверьям, на поминках в образе бабочки или в бестелесной форме присутствовал дух усопшего, поэтому нельзя убивать этих насекомых. На поминки третьего дня приглашали гостей только из трех домов. На сороковой день и в первую годовщину смерти поминки отличались особой торжественностью». Менә ислам динендәге «иң зур проблема»га әйләнгән йола – өчесе, җидесе, кырыгы. Укымышлы дин әһелләре моны тыя, халык карыша, кыскасы, кыямәткәчә бәхәсле мәсьәлә. Безнең авылда да өчесенә өч кеше генә чакыру, шулай ук мәет чыккач, йорт-җирне юу гадәте һаман яшәп килә. Әйе, болар исламда юк, теләсәк-теләмәсәк тә, бу шулай. Димәк, ни эшләгәнебезне аңлап, тәңречелектән калган йолаларны үтәп яшәвебезне белеп яшәргә тиешбез.
  11. «В четверг было принято ходить мыться в баню, и четверг считался «днем мертвых», когда покойники приходили навещать живых». Бездә дә шундый ук ышанулар, атнакич мәетләр рухына догалар кылу, белмәгәннәр сәдака биреп дога кылдыру бар. Мәетләребезнең җаннары кайта, шул көнне догалар көтә дигән ышану яшәп килә.

Тагын берничә шәрехләү: элек һәр кеше бакчасында диярлек казык башына эленгән тәкә мөгезләре, сыер баш сөякләре бар иде. Болар чуашлардагы йоладан аз гына аерыла, ул да ислам дине тыя алган кадәре генә. Рухларны шатландыру, бакча җимешләренә бәрәкәт, зур уңыш булса иде, дип эшләнмәгән димәкчеме сез?! Безнең авылыбыздагы борынгы зиратта 1500нче еллар башында куелган ташта һәм күрше авыл зиратындагы 1900нчы еллар башында куелган ташның түбәсендә ясалма уенты күреп гаҗәпләнгән идем. Дөреслектә бу да борынгыдан, мәҗүсилектән килгән, мифик җан кошы килсә, эчәргә яңгыр суы җыелсын дип эшләнгән икән, чөнки төрки татарларда кошларны изге рухларга тиңләү яшәп килгән. Хәзерге бәхет кошы, оҗмах кошы, мәхәббәт кошы һ.б. әйтемнәр шул чорлардан бирле килә.

Боларны ни өчен язды икән дисезме? Һәр нәрсәнең башлангычы, нигезе булган кебек, йола-горефләребезнең дә чишмә башын хәл кадәренчә күрсәтергә теләдем. Кырт кисеп горефләрне тыярга теләү каршылыкны арттыра гына, минемчә, шуның өчен, «Өчесен, җидесен һ.б.ны үтәмәгез!» – дигәнче, халыкка болардан мәгълүмат бирсәк, хәерле булмасмы дим. Ислам динен танучы, аңлаучы кеше үзе дөрес фикергә килә ул! Аннан соң, Аллаһы Тәгаләдән башка берәүнең дә бер кешене дә хөкем итәргә хакы юк. Инде тагын, иман китергән кешенең шәһадәт кәлимәсен аңлавы, әйтүе – Аллаһыдан башка бүтән төр алиһәләр юклыгына дәлиле бит ул. Горефләр файдагамы йә булмаса зыянгамы, үз кыйблаң ничек дисезме? Рөхсәт итсәгез бер очракны бәян итим әле.

Бер авылга мәет җирләүгә, озатышырга барган идем. Иртәнге унберенчеләргә мәет юылып кәфенләнде, кабере казылган, күммиләр. Сорыйм: «Нигә дәфен кылмыйсыз?» Имамыбыз белән авылның олы агайлары узган мәетнең җидесендә, диләр. Хуш. Аннан соң өйлә намазы вакыты диелде һәм төштән соң икеләргә таба гына куелды. Мәет җирләү фарыз, ә ашта йөрү ни хөкемдә? Мәет куйганнан соң ашасалар, бәлешнең мае ката идеме? Шушы гамәлләрне башта мәетне җирләп, аннары Коръән ашы дип барып, шундагы халыкны дөрес, эчтәлекле, гыйбрәтле вәгазьләр белән вәгазьләсәләр, ничек күркәм буласы иде. Аннан килеп, мәет җирләү фарыз гаен түгел, кифая бит, кем куйса да, авыл өстеннән вазифа төшәр, Аллаһ сүзе өстен булыр иде!

Мөхтәрәм кардәшләрем, акылга таяныйк (акылсыздан гына соралу булмас диелде), шәригатьне өйрәник, һәр гамәлне үз исеме белән атап, бусы исламнан, бусы горефләребез дип, бәхәсләшми генә тынычлап яшик әле!

Алмаз МИНҺАҖ,

Кайбыч районы

Комментарии