Халык табибы һәм сулган гөл

42 яшьлек туганым үлеп китте. Кайгыртучан сизгер йөрәкле, һәрвакыт ачык йөзле, киң күңелле пар канатлары – ире белән улы янәшәсендә сөекле әнкә кош булып яшәде ул һәм аларга һәрчак чиксез рәхмәтен белдереп торды. Үзенең дә кояш кебек нурлы йөзен беркайчан да, хәтта гомеренең соңгы көннәренә кадәр болыт әсәре капламады: елмайды да елмайды, авыруы көчәйгән минутларда да яшәүгә өметен сүндермәде.

Хәзер шушы бәхетле бер чите кителгән бизәкле нәфис чынаякка охшап калды һәм бу китекне кабат ябыштыру яки аны алмаштыру мөмкин түгел сыман.

Кеше язмышы шундый чуар һәм төрле ки, берәүнең дә кайгы-хәсрәтсез генә шатлыклы рәхәт тормышта ахыргача гомер кичергәнен күрмәссең. Әмма кайберәүләргә ул катлаулы гомер озын авыр сынаулар белән бирелсә, икенчеләрнең, кинәт килеп яуган гарасатлы яшенле яңгыр кебек, иң кирәкле дип саналган кадерлеләрен дә юып алып китә. 42 яшендә мин, мәсәлән, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән авыр имгәнүләрдән исән кала алдым (Ходаема чиксез рәхмәтлемен), ә туганым, күңелләребезгә авыр җәрәхәтләр ясап, безнең арабыздан мәңгегә китеп барды.

Табиблар телендә дәвалануга бирелми торган яман чир аның тәнендә моннан 4 ел элек тамыр җибәрә башлаган иде. Бөтен кешелек тарихында барлык күзәнәкләрне зарарларга сәләтле булган, чирнең өч хәрефле сүзен ишетү белән үк, безнең котны очыра торган бу рәхимсез авыру белән бик аяусыз көрәште ул. Башта табиблар ярдәме белән барлык дәвалау курсларын узды, химиятерапия аша үтеп, тышкы кыяфәте дә танымаслык хәлгә килде. Ахырда, табиблар гына җиңә алмагач, кайсыдыр бер танышы киңәшен тотып, халык арасында абруй казанган экстрасенска йөри башлады. Аңа түккән акчаның күпме китүен, 4 ел буе атнага ике тапкыр йөрүен исәпкә алып санасаң, бер Ходай гына беләдер. Ә сеанска килгән кешеләр күпме! Мисал өчен, бер сеанска 30-50 кеше генә килсә дә, һәрберсеннән 300әр сум алганда да, 9000-15000 сум җыела. Әгәр кеше шул ук көнне ике сеанс алырга теләсә, чыгым-керем икеләтә арта дигән сүз. Нәтиҗәсе бармы соң инде мондый корбаннарның? Башта ниндидер уңай үзгәрешләр була шикелле, ләкин ул чебеннәр ауларга куелган бер алдавыч кебек кенә тоела. Алдавычка чебеннәр эләгә, әлбәттә, әмма аның баллы исен сизеп, алар тагын да күбрәк җыела һәм бөтен яхшы сыйфатлы продукцияне сарып ала башлыйлар. Биредә инде алдавычны алмаштырырга яки агу сиптерергә кирәк була. Сеансларның барлык кешеләр өчен бертөрле алдавычка охшавын искәртсәк, нәтиҗә ясавы кыен булмас иде. Аннан соң, барлык төрле авыруларның дәвасы бертөсле генә була алмый торгандыр бит инде. Янәсе, табибның “Сеанска килгән барлык кешеләр дә сәламәтләнеп кайтып китсен”, – диюе белән генә авыру юкка чыга микәнни?

Әгәр шулай булса, 4 ел дәвамында янында үз кешегә әйләнеп беткән туганым нигә бик яшь килеш җир куенына кереп ятты икән? Сеанска барган саен, аны “тереләсең, дәвалау процессы бара”, – дип алдаларга ярый идеме? Гомеренең соңгы көннәре алдыннан һәм бик начарайганга, хастаханәгә барып тикшеренгәч, яман шешнең метастазалар җибәргәнен аңлатканнар, яңадан химия алырга чакырганнар. Ә ул шул хәлдә дә яраткан халык табибының ярдәменә өметләнеп ятты, химиядән баш тартты. “Әллә химиягә барып карыйсыңмы, туганым”, – дигәч тә ул: “Юк, мине фәлән абый терелтә, химиягә барырга кушмый”, – дип ышандыра иде. Күрәсең, халык табиблары да үз пациентларын психологик алымнар кулланып инандыра, үзләрен Аллаһы урынына куеп табындыралар һәм корбаннарын ычкындырырга теләмәгән ерткыч кошлар кебек үзләре янында саклап тоталар. Ул бит туганымның терелә алмавын белгән. Ни өчен хастаханәдә яңадан дәваланып карарга үгетләмәгән? Ни өчен чын дөреслекне әйтеп, аннан баш тартмаган? Ни өчен халык бу кадәр томана булып, үз тормышларын үзләре кебек үк гади кеше кулына тапшыра икән? Кемнең әле гасырлар буе яшәп, Аллаһы дәрәҗәсенә күтәрелгәне бар? Нигә халык моны аңламый?

Кайчандыр авылга килеп дәвалаган бер экстрасенска ышанып, 50 яшендә үлеп киткән хезмәттәшем исемә төште. Ул да “дәвалау”чының биокорылмалы календарьдыр, портреттыр, китаптыр кебек әйберләрен күпләп сатып алып, өендә шуларга карап утырып кына тереләм, дип уйлаган иде. Бар да юкка булган.

Әйе, авыруның көчсезләнгән психикасын яулап алган көчле гипнозчыны авыру күңеленнән тиз генә куып җибәрү дә, оныттыру да мөмкин түгел, чөнки авыруның якыннары да моңа ышана башлый, авыру аларны үзе моңа ышанырга мәҗбүр итә. Димәк, авыру аша аның якыннарына да гипноз тәэсир итә башлый.

Я Раббым, мин үзем дә ничә ел буена туганым янында, шушы гипноз тәэсирен сизмичә, аның савыгуына ышанып йөргәнмен ләбаса. Хәтта аның соңгы көннәренә кадәр тереләчәгенә ниндидер өмет яшәде сыман. Шулай да эчке тоемлавым нәрсәнеңдер дөрес түгеллеген исбатларга маташты: “Туганым, ул абыйны Аллаһы урынына куеп табынма әле. Аллаһы Тәгаләне берәү дә алмаштыра алмый. Бер Аллаһыга сыен да үзеңә-үзең ышан. Кеше бары тик үзенә генә ярдәм итә ала, хастаханәгә бар. Табибларга күрен” , – дидем.

Сеанска барган саен дәва түгел, көчле гипноз ятьмәсенә уралып кайткан туганым хастаханәдә дәваланудан катгый рәвештә баш тартты: “Юк, фәлән абый барырга кушмый, мин тереләм, мин яшим”, – диде һәм табиб белән индивидуаль сеанска 6 мең сум табу хәстәренә керешә башлады. Әлбәттә, сөекле кешеләр аны да табып бирде. Бу иң соңгы өмет иде. Шуннан кайткач, туганым бөтенләй бетәште, сулганнан сула барды, күзләрендә нур калмады. Яман авыру күзәнәкләренең гипноз белән көрәшкән мәлендәге халәтендә туганым тән һәм җан газаплары кичерә иде. Мин боларның барысын да ул үлеп киткәч кенә аңладым. Аның үлеме гүя мине шушы гипноздан айнытып җибәрде һәм мин, барысын да өр-яңа баштан күңелемнән үткәреп, тиешле нәтиҗә ясарга өйрәндем. Ә нәтиҗәсе, күргәнебезчә, күз алдында менә.

Мин беләм: әгәр халык табибы Аллаһы Тәгалә кушуы буенча дәваласа, 6 мең сум түгел, 6 тиен дә акча алмый. Аллаһы Тәгалә моны рөхсәт итми. Әгәр акча ала икән, аның дәвалау сәләте юкка чыга.

6 мең сум! Бу акча безнең кебек гади халык өчен бик зур сумма бит! Туганымның ул акчаны бик зур авырлык белән эзләгәнен беләм. Хәтта үзем табып бирергә дә риза булган идем… “Үзем бирәм”, – дигәч, ул: “Уйлаган идем синнән сорарга, кыенсындым”, – дип җавап бирде. Инде кулына китереп тоттырырга җыенганда гына, акчаны гомер юлдашы алып кайтканын хәбәр итте.

Халыкка әйтергә теләгән фикерем шул: әгәр авырып китәсез икән, авыруыгыз бер дә юктан гына барлыкка килмәгән, димәк, аның, фәнчә әйтсәк, объектив һәм субъектив сәбәпләре бар. Авыру барлык очракта да кешенең үз гөнаһлары, үз гаебе аркасында килеп чыга, җәза итеп җибәрелә. Аны мөмкин кадәр тыныч халәттә шулай тиеш дип кабул итәргә, сәбәпләрен ачыкларга (психологик, эмоциональ һәм рухи җирлектәге сәбәпләрен) тырышырга кирәк, ягъни үткән тормышыңа бәя бирергә, анализлап карарга, гомер юлыңдагы кытыршылыкларны ачыкларга. Аннан соң туры юлга басып, Аллаһы Тәгалә тыйганнардан тыелып, тәүбә итәргә бурычлы. Туганым моны эшләде, аның өчен күңелем тыныч.

Бу гына җитми, авыруны озак вакытлар дәваларга да кирәк. Ләкин халык табибына да, күрәзәчегә дә түгел, әүвәл Гиппократ анты биргән чын профессиональ табибларга күренергә, авыруны ахыргача шунда дәваларга. Савыга башлагач яки дәвалау барышында ук авыру үз өстендә эшләргә тиеш. Ягъни аның, акылын, уй-фикерләрен сәламәтләндерүгә юнәлдерергә, өметне сүндермәскә. Рухны канатландырып торырга. Һәр ясаган адым өчен Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән һәрдаим рәхмәт әйтергә (“Чиксез рәхмәтлемен сиңа, Ходаем!”), һәрдаим үзеңнең яратуыңны белдерергә (“Мин яратам сине, Ходаем” – чын күңелдән) Аллаһыга сыенып, үзеңнең сәламәтләнеп бетүеңә чын күңелдән ышанырга (“Ходаем, мин синең ярдәмеңә ышанам, мин сәламәтләнәм”). Нәкъ менә үз телеңдә әйтергә, аңлаешсыз чит телдә түгел. Аллаһы Тәгалә безнең үз телебездә инануыбызны ярата.

Үз-үзеңне теләгән нәрсәңә ышандыру гипнозчы чит бабайлар ышандыруына караганда көчлерәк. Туганым моны өйрәтә торып, эшли белмәде. Күрәсең, моның өчен дә кешенең рухы өлгереп җиткән булу кирәктер (эшләргә тырышып карады ул, ләкин чын күңелдән барып чыкмады. Болар барысы да чын күңелдән инанып, ышанып эшләгәндә генә чынга аша һәм көчле теләк булу кирәк).

Туганым күбрәк чит кеше ярдәменә таянды. Аның ялгышы әнә шунда. Ә дәвалаучыга авыруның акчасы гына кирәк булды.

Туганым 42 яшендә япь-яшь килеш гүр газапларына дучар ителде. Үзенең физик гәүдәсен дөнья пычрагыннан саклый алмады: ул яман чир тарафыннан яраксызга әверелде. Әмма рухи җаны, яңа туган баладай чистарынып, Аллаһы Тәгаләнең якты хозурына таба очты. Күңелем сизә: ул анда үзенә тынычлык табар.

P.S.: Мәкаләдә язылган кайбер фикерләрем белән килешмәвегезне беләм. Сездә зур ризасызлык тудыручы бу каршылыклы фикерләр, дөресрәге, үзенчәлекле фикер сөрешем мине рәхимсез үлем тырнагыннан тартып алды һәм дөньяда яшәү серләренә өйрәтте. Юлын Аллаһы Тәгалә үзе күрсәтте. Ерак гасырлардан килгән фәлсәфә ияләренең канатлы фикерләрен асылына төшенеп аңлавым белән бәхетлемен һәм Ходаема чиксез рәхмәтлемен.

Бик күп фәлсәфәчеләрнең сүзләренә, хәтта мәкаль-әйтемнәргә дә мәгънә яшеренгән. Сезгә кызык өчен генә ике мисал китерәм. 1. “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән мәкальне сәламәт акыллы (рухлы) кешенең генә тәне сау була, дип үзгәртергә вакыт (фәлсәфәчеләр фикере). 2. “Аллаһы сакланганны саклармын”, дигән әйтем турында да аңлатма бирәсем килә. Кеше беркайчан да үзен-үзе саклап бетерә алмый, чөнки безнең өстән күзәтеп торалар һәм нәрсә эшләтергә кирәген дә алар билгели. Әгәр кеше яхшы эш-гамәлл әр генә кылып яшәсә, аңа саклаучы фәрештәләрне билгелиләр һәм кеше фәрештәләр тарафыннан саклана. Димәк, Аллаһы нәкъ менә шундый кешеләрне саклый. Аллаһы Тәгалә позитив фикер ияләрен ярата, шуңа күрә теләсә нинди негатив күренешләр, вакыйгалар кешенең кылган гамәлләренә җәза буларак бирелә. Кеше җир йөзендә яшәү дәверендә хаталарын төзәтү, фикерләрен уңайга үзгәртү хәстәренә керешсен иде.

Фәридә НУРУЛЛИНА.

Яшел Үзән, Мулла Иле.

Әрвахлар безне кызгана

Без барыбыз да исән, таза-сау булганда, борчылуның нәрсә икәнен белмибез. Берәр якын кешебезне югалта башлагач кына юксынабыз, алар өчен борчылабыз, жәлләп елыйбыз. Хәтта төштә аның ялгыз йөргәнен күрсәк тә күңелсезләнәбез. Хәзер, олыгайгач, борчылулар башкача. Элек якты дөньядан китүчеләр өчен борчыла идек, хәзер теге дөньяга китүчеләр безнең өчен кайгыра.

Әрвахлар җаны үлми, диелгән Коръән китабында. Күрәсең, шулайдыр.

8 сентябрьдән 9 сентябрьгә каршы төндә әти-әни һәм үлгән барлык туганнар төшкә керде. Барысы да түм-түгәрәк, бик матур яшел газон тирәли утырган. Мин дә шул газон читенә утырмакчы булам. Урын күзәтәм.

Шулчак әти: “Кайда йөрисең? Кайчаннан бирле сине көтәбез. Син анда берәүгә дә кирәк түгел. Газапланып йөрмә, кал, күрмисеңмени, монда нинди матур”, – ди.

“Кая, монда утырырга урын да юк бит”, – дим. Шулчак 20 ел элек үлгән сеңелкәш күчеп утырды да миңа урын бирде. “Әйдә, урын да бар, монда гына кал”, – диде.

“Сезнең янда калырга минем бит 1600 сум акчам Сбербанктан алмаган”, – дип уянып киттем.

Чыннан да, Сбербанк минем 1600 сум акчаны кайчан түләр икән?

72 яшьлек Мансур ФАЗЛЫЕВ.

Балтач районы.

Комментарии