Балалар дисәң дөресме, ятимнәрме?

«Безнең гәҗит»нең 36нчы санында (7 сентябрь, 2016) Яшел Үзән районы Зур Җәке авылыннан Юныс Закировның «Алар бер язмышлы түгел шул» мәкаләсен укыгач, башыма бу кеше дөрес уйламый икән дигән уй төште. Янәсе, канунны ничек язарга икәнен өйрәткән: «Сугыш чоры балалары дип түгел, ә сугыш чоры ятимнәре дип языгыз», – дигән. Иптәш Юныс Закиров, мин үзебезнең гаиләне мисалга китерәм. 1938нче елның ноябрь аенда туганмын. Әти олы яшьтә иде. Сугышка алмаганнар. Сугыш вакытында атлар караган, кышларын кырдагы эскерттән атларга ашатырга салам ташыган. Салкын кышның бер көнендә аягын өшетеп кайтты ул. 1945нче елда аягын кистеләр. Ел ярым сызланып, үлем түшәгендә ятты. 1946нчы елны вафат булды. Өстәвенә, әниемнең әнисе биш улын сугышка озаткач, әни әбине безгә алып кайтты. Әби ике ел урын өстендә ятты. Ул чорда сугыштан исән килеш кайтучы әтиләр булдымы икән соң? Кайтканнары да гарип-гораба булып кайтты бит. Апамның ире офицер иде, бот төбеннән аягын өздереп кайтты. Аның энесе кулсыз кайтты. Ул әтиләрне, абыйларны шул сугыш чоры балалары бакты бит. Ашарга юк, ягарга юк, әниләр эштә. Ә сез канунны «сугыш чоры ятимнәре» дип кенә кабул итәргә өйрәтеп язгансыз. Авылыгызда ничә кеше исән кайтты соң? Бирсәләр, 500 сум акча бирерләр, әле анысы да суга сәнәк белән язылган. Фәрит Хайрулловичка Аллаһның рәхмәте булсын. Ул сугыш чоры балаларының хәлен аңлый икән. Бу канун кабул ителер дип өметләнәм.

Кадрия ЗАҺИРОВА,

Казан шәһәре

Комментарии