- 21.08.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №33 (17 август)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Булган, уңган, тәбәнәк буйлы, пөхтә, җиңел гәүдәле, күрер күзгә сөйкемле, шат күңелле, зифа-төз буй-сынлы, җитез, хәрәкәтчән, күзләреннән нурлар сирпеп елмаючы, үзен гади, тыйнак тотучы, кешеләрне тыңлый белүче асыл сыйфатлы, тирән белемле, күп нәрсә белән кызыксынучы, шаян, тапкыр, туры сүзле, яхшы фикердәш-аркадаш, җырга-моңга гашыйк, уй-фикерләрен шигырь юлларына салып сөйләүче шагыйрь җанлы, киң эрудицияле, олы, кайнар йөрәкле, гайрәтле бу ир-атны 1969нчы елдан бирле беләм.
Бала чагы бик авыр чорга: коллык, рәхимсезлек, шәфкатьсезлек, ачлык-хәерчелек, кытлык-мохтаҗлык елларына туры килә. Бик яшьли әтисез кала, кайгы-хәсрәтләрне күп кичерә. Тормышның бөтен авырлыклары аның бәләкәй генә җилкәсенә төшә: басудан бата-чума яланаяк черек бәрәңге җыя, аякларына чыккан «чеби»ләре ярылып җанын көйдерә, сызлавы җелегенә үтә, күзләреннән кайнар яшь ага. «Уфалла»сын тартып, авылыннан өч чакрым ераклыктагы урманнан чыбык-чабык, корыган ботак, печән, агач яфраклары ташый, юкә агачының кабыгын каезлап, чабата үрә, зирек агачыннан урындык-өстәлләр ясый. «Уфалла» тартып үргә менгәндә хәле бетеп, бераз ял итәргә туктагач: «Үскәч, колхоз присидәтеле булам, ат бирәм – минем кебек интекмәсеннәр, икмәк өләшәм – ач булмасыннар», – дип хыяллана. Тик тәкъдиренә «табиб» дип языла. Русиянең атказанган табибы булачаксың, диелә анда.
Табиб Гамир Гариф улы Исмәгыйлев Башкортстанның Мәнү елгасы буена урнашкан Калдар авылында дөньяга килә.
– И-и, туган авыл турында Тукайдан да шәбрәк итеп әйтеп булмый, малай. Тукай теле – моңлы, тәмле! Бәләкәй чакларда әнием мине Тукай әкиятләрен, шигырьләрен сөйләп йоклата иде. Безнең өйдә иң кадерле нәрсә Коръән белән Тукай китабы булды. Тукайның бик күп шигырьләрен яттан өйрәндем. Хәзер дә, күңелем төшкән минутларда, Тукайны кулыма алам. Авылыма еш кайтам. Ул – ата-бабамнарның, әбекәйләремнең тозлы тире, канлы күз яшьләре сеңгән изге нигез! Аларның каберләрен тәрбиялим, белгән догаларымны укыйм. Биек тауга менеп, табигать-рәссам иҗат иткән матурлыкка карап сокланам, хозурланам, ләззәтләнәм, сандугачлар сайравына кушылып, кычкырып җырлыйм, чишмәләренең көмештәй саф, салкын суларын эчеп, җанымны-тәнемне тынычландырам, эчемне бушатам.
Җиде классны Мактау кәгазе белән тәмамлый ул. Авылда бары тик аңа гына эләгә ул кәгазь. Өйдәгеләр бик сөенгән. Әнисенең энесе Усман абый: «Фельдшерлыкка укы. Менә ул профессия, ичмасам! Миңа, мәсәлән, фельдшер булгач, концлагерьда да җиңелрәк булды», – дигән.
Рус теленнән диктантның бер генә сүзен дә дөрес язмый егетебез. Директорга чакыралар. «Өстемдә – әнием сугып теккән киндер ыштан, кырык ямаулы бишмәт, аягымда – чабата; үзем ябык, кыска буйлы. Директор, башын чайкап, озак кына миңа карап торды, кабинеттагылар үзара русча нидер киңәшләшеп алдылар. Берни аңламадым. Мине озата кергән татар апасы, сөен, апаем, сине укырга алдылар, ди», – дип искә ала табиб Исмәгыйлев.
Тырышып укый ул. Авылдан чыгып киткәндә бер сүз дә русча белмәгән егет медицина училищесын кызыл дипломга тәмамлый. Ачлык аны төрле физик хезмәтләрдә дә йөртә. Егетләр белән ташкүмер бушата, җитмешәр килолы он капчыгы ташый…
Кызыл диплом Казан медицина институтына юл ача. Институттан соң аспирантура, гаилә. Бу 1964нче елның 10 июнендә үзе кебек үк табиб хатыны Галина Ивановна белән Түбән Камага эшкә кайта.
Икесе дә гомерләрен медицинага багышлыйлар. Бу өлкәдә бер урында таптану мөмкин түгел, гел алга барырга, укырга, өйрәнергә кирәк. Аларны белмәгән кеше сирәктер. Исмәгыйлев танылган табиб кына түгел, ә шәһәрдә медицина челтәрен үстерүче, ныгытучы кеше буларак та тарихка кереп калыр. Күп каршылыклар, кимсетүләр кичерергә туры килә аңа. Дус дип санап йөргән якын кешеләренең шикаяте белән эшеннән азат итүләрне дә берничә тапкыр йөрәге аша уздырса да, сынмый-сыгылмый. «Шуны аңладым: дусларга караганда, дошманнарым күбрәк икән. Шуңа күрә артыгын сөйләшмәвең, һәр адымны үлчәп атлау хәерле, – ди ул. Аннан соң дәвам итә: – Эшчеләр бистәсендә эшләгән чорда, операциядән соң бер шешә кыстырып, ит-май, бал күтәреп килүчеләр булды. Мин аларны кире бордым, чөнки бер алсаң, гадәткә кереп, чиргә әйләнә бит. Сүз тиз тарала, кешеләр безне дөрес аңлады. Бу яктан бүген дә җаныбыз тыныч, намусыбыз чиста. Шундый бер очрак хәтергә кереп калган. Яныма елый-елый бер хатын керде дә баш өянәгенә зарлана башлады. Ә мин – хирург. Шулай да аны кире борып чыгарырга көчем җитмәде. Әнием, башы авыртса, әрекмән яфрагын ак ягы белән башына каплап бәйли иде. Бу хатынга да шулай эшләргә куштым. Бер елдан соң, кулына чәчәкләр тотып, елмаеп минем янга килеп керде бу. «Рәхмәт, духтыр, ничәмә-ничә еллар интектергән газаплардан коткардыгыз», – ди. Әрекмән яфрагының файдасы булгандырмы – белмим, ә менә җылы сүз, ышаныч ярдәм иткәндер. Чөнки организм үзе дә чиргә каршы көрәшергә тиеш. Моңа бары зур ышаныч һәм этәргеч кенә кирәк».
Табибка буш вакыт бик сирәк эләгә. Шулай да ул тарих белән кызыксына, «безгә ялган тарих укыттылар» дип саный. Сәясәтне дә чит итми. Газета-журналларга күп языла, татар язучыларының әсәрләре белән танышып бара. Милли җанлы егетебез Г.Тукайның Арча районының Кырлай авылындагы Тукай музеенда торган ике һәйкәлен, кисәтүләргә дә карамастан, больница территориясенә урнаштырырга үзендә көч таба. Бу – шәһәр тарихына кереп калырлык вакыйга. Аны героебызның үз авызыннан сөйләтик: «Азат Зыятдинов тырышлыгы белән, аны «КамАЗ» машинасында Түбән Камага алып кайттылар. Тик шәһәр комитетындагылар: «Шәһәребезгә бер Тукай да җиткән», – диде. Тукай һәйкәлен, артык товар шикелле, «Малая механизация»нең чүплек чокырына илтеп аттылар. Моны ишеткәч, әллә нишләп киттем. Тиз арада һәйкәлне чүплектән алып кайтып, поликлиника алдына, кешеләр күп йөри торган җиргә – фонтан белән янәшә, чәчәк түтәлләре арасына урнаштырып та куйдык. Әйтерсең, чирле Тукай больницага килгән дә, табибның кабул итүен көтеп, ял итеп утыра. Мине шәһәр комитетына чакырдылар. «Нинди башбаштаклык бу?! – дип каршы алдылар. – Синең өстән тагын донос язганнар, иптәш Ис-мә-гый-лев, мә, укы!» Укыйм: «Исмәгыйлев усал милләтче, кара эчле, башка халыкларны хөрмәт итми… Нигә ул Пушкинга һәйкәл куймаган?! Ниндидер бер татарга куйган. Бер Исмәгыйлевне авызлыклый алмыйсыз, король кебек үзен хис итә, ни тели – шуны эшли. Халыклар арасында дошманлык тудыра… Әгәр бу хатыбызга да чарасын күрмәсәгез, без Мәскәүгә язачакбыз!» Ә җитәкче ут чәчүен дәвам итә: «Син, Исмәгыйлев, киребеткән, үҗәт, үзсүзле кеше! Дөрес аңла, мин бит сиңа, иптәш Ис-мә-гый-лев, бары яхшылык кына телим! Иртәгә үк Тукаеңны юкка чыгар! Тукай памятнигын анда куярга дип горком карар чыгармады, понимаешь?!»
Исмәгыйлев уйлана кала: адәм балаларына хәтта пәйгамбәрләр дә ярамаган, алар дошманнарыннан, көндәшләреннән күп бәла-казалар күргән. Табигать тарафыннан бирелгән олы җанлы, ярдәмчел, булдыклы, киң күңелле шәхесләр тирәсендә алар кылган яхшылыкларның кадерен белмәүче иләк башлы адәм актыклары һәрвакыт булган.
Эт өреп торган, бүре йөреп торган! Икенче көнне үк Тукай һәйкәлен, кешеләр күзеннән читкәрәк, терапия бинасы алдына, каеннар арасына урнаштырып та куялар. Ак каеннар башларын иеп, аңа сәлам бирде, шаулашып-шатланышып моңаешып алдылар. Саф күңелле кешеләр, түтәлләр ясап, чәчәкләр утыртты, янәшәсенә матур, уңайлы утыргычлар ясап, буяп куйдылар.
Яла ягучылар, эчкечеләр сыман, туктый белмиләр. Исмәгыйлев дошманнарының эшләре алай да, болай да, тегеләй дә барып чыкмагач, тормышыбызда изге саналган «сандугачлар оясы»н туздырырга булдылар.
Көненә берничә мәртәбә эшенә шалтыратып, Галина Ивановнаны әшәке сүзләр белән сүгәләр, төрлечә мыскыл итәләр. Көн саен диярлек өйләренә, эшенә «поганый» сүзен еш кулланып, Исмәгыйлевкә кабахәт, мәнсез кара таплар «сылап», хат артыннан хат яудырдылар. Тамчы тама-тама таш яра: өйдән шатлык чыгып кача, җил-давыл куба, буран котыра, аның салкыны үзәкләрен, бәгырьләрен өшетә. Кеше сүзе кеше үтерә, Галина Ивановна сыгылып төшә, сабыр капчыгы шартлый! Ул аерылышырга гариза яза.
– Галина кадерлем, теләгеңә каршы килә алмыйм, хакым да юк, тик дөрес аңла: син бит дошманнарыбыз тегермәненә су коясың!
Бары тик Галина Ивановнаның миһербанлылыгы, зирәклеге аркасында гына гаилә учагы сүнмичә кала.
Мин табиб Гамир Исмәгыйлевтән фәрештә ясарга җыенмыйм, аның да хаталары, ялгышлары, нахакка кеше рәнҗеткән чаклары булгандыр. Бу дөньяда берәү дә камил түгел. Үзе дә тормыш авырлыкларын, ачы язмыш газапларын аз кичермәде, барысына да түзде, бирешмәде, салкын, ачы җилләрдә дә сыгылмады, сынмады, йөрәгендәге ялкынлы хисләрен сүндермәде! Аның кылган яхшы гамәлләре, изге эшләре чиксез күп. Аның уй-фикерләре, планнары Идел кебек киң, Урал таулары сыман биек!
Килер бер көн: шәһәребезнең бер зур урамын гомере буе армый-талмый халык сәламәтлеге өчен көрәшкән асыл зат – табиб Гамир Исмәгыйлев урамы дип йөртерләр! Мин моңа бөтен барлыгым белән ышанам!
Наил НУРЕТДИНОВ,
режиссер, рәссам, драматург, «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә кергән Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
1989-1996нчы еллар,
автор фотосы.
P.S. Бу язманың авторы инде бу дөнья кешесе түгел. Шулай да аның якты истәлеге милләте өчен янып-көеп башкарганнар эшләре аша, буыннан-буынга күчәргә тиеш. Наил абый Нуретдинов – гомерен татар милләте һәм телен саклап калуга, мәдәният-сәнгатен үстерүгә үзенең барлыгын биргән кеше. Түбән Кама шәһәренең өлкән һәм урта буыны аның эшләре белән таныш, аны җылы хисләр белән искә ала. Язма герое исә, лаеклы ялга чыгып, хатыны белән һөнәрләре буенча үз эшен ачтылар.
Комментарии