- 20.08.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №33 (21 август)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Мәчет ул мәдәни мәркәз булырга тиеш, ди Балтач мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев.
Соңгы елларда Балтач мәчете зур үзгәрешләр кичерде. Бер-бер артлы югары дини белем алып кайткан дүрт Балтач егете – Рамил Бикбаев, Гомәр Гомәров, Марат Сәйфетдинов, Илшат Сафиннар икенче сулыш өрде аңа. Кайчандыр үзара дуслар, сыйныфташлар, партадашлар булган бу егетләр бер уйда, бер нияттә булулары белән мәчеткә халыкны, иң сөенечлесе – яшьләрне, балаларны күпләп тарта алды (җомга намазына даими йөрүчеләр генә дә 200дән артык һәм аларның абсолют күпчелеге яшьләр). Берничә ел инде аларның үзара бик бердәм, тату булып, аңлашып эшләүләрен сокланып күзәтәм. Мин генә түгел, бик күпләрдән: «Мәчет менә шундыйлар кулында булырга тиеш» дигәнне дә, «Сөбханалла, булдыралар бит» дигәнне дә ишетергә туры килде.
– Мәчеттә менә шушындый коллектив булдырып эшлисе килде безнең, – дип сөйли Рамил хәзрәт. – Әлхәмдүлилләһ, намаз вакытларында гына түгел, мәчетебезнең, гомумән, буш торганы юк. Иртәдән кичкә кадәр халык өзелми, барыбыз да шушында. Мәчет бит ул намаз уку урыны гына түгел, мәдәни мәркәз булырга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең «Һәр мөселманга гыйлем алу фарыз», «Бишектән алып, ләхеткә кадәр гыйлем алыгыз» дигән хәдисләре бар. Бездә дә менә җиденче ел инде ислам дине кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәнең кичке бүлеге эшләп килә. Атнаның өч көнендә төшкә кадәр бер төркем өлкәннәр, төштән соң мәктәп укучылары, кичен тагын икенче төркем өлкәннәр укый. Шимбә-якшәмбе көннәрендә балалар бакчалары балаларына һәм беренче сыйныфта укучыларга белем бирә башладык.
2008нче елда ике-өч бала белән ачылган бу төркемгә – «Әс-сәләм» мәдрәсәсенә бүген утызга якын бала йөри. Иртәнге сигездә киләләр, көндезге бергә кадәр шөгыльләнәләр. Әлеге мәдрәсәне ачу өчен, билгеле, остазларга шактый тырышырга, үзгәрешләр кертергә туры килгән. Әйтик, СанПиН нормаларына туры килә торган ашханә, уен бүлмәсе, югары белемле тәрбиячеләр, хәзерлек төркеменә йөрүчеләр өчен аерым уку бүлмәсе һ.б. әзерләгәннәр. Балалар биредә тәһарәт алырга, догалар, намаз тәртипләрен өйрәнә. Үзләре азан әйтеп, үзләре имам булып, бергә намаз укыйлар. Нәтиҗәләре дә юк түгел – район мөхтәсибәте күләмендә үткәрелгән «Духа-Нәс» бәйгесендә, район авылларыннан килгән 6-7 класста укучы балалар белән ярышып, шушы мәдрәсәгә йөрүче сабыйлар призлы урыннарны алган. Тәрбияче апалары белән бергә балалар дини тәрбиядән тыш математика, табигать белеменнән күнекмәләр алалар, инглиз, татар, рус, гарәп телләрен өйрәнәләр.
– Тагын шунысына игътибар иттек, – дип дәвам итә Рамил хәзрәт, – «Әс-сәләм» мәдрәсәсенә балаларын китерүче әти-әниләрнең 80 проценты үзләре мәчеткә йөрмәүчеләр. Без бу мәдрәсәгә балаларны алганда өлкәннәргә анкеталар тутыртабыз. Анда башка сораулар белән рәттән «Балагызны ни өчен бирегә китерәсез?» дигәне дә бар. Бик күпчелек әхлаклы бала үстерү өчен дип җавап биргән. Димәк, җәмгыятьтә әхлак бирә торган урын мәчет дигән фикер бар.
Тагын бер игътибарны җәлеп иткән әйбер – Балтачта мәчеткә төрле буын кешеләрен җәлеп итә алганнар. Әйтик, нәни сабыйлардан алып, мәктәп укучылары, аннан килеп, дини урта белем алырга сәләте-түземлеге җиткәннәрне укыту-тәрбияләүләре белән таныштык инде. Болардан тыш биредә беренче баскыч белем бирү курслары – башлангыч мәдрәсәләр эшли, инде хәтере какшаган, үзлегеннән генә ятларга, өйрәнергә мөмкинлекләре булмаган өлкән яшьтәге әбиләр бергә коръән хәтем кыла (остазга ияреп, коръәнне укып чыга), яшь ханымнар, туташлар өчен махсус түгәрәк, мөслимәләр өчен тегү курслары эшли. Соңгысын, ике чыгарылыш биргәннән соң, әлегә ихтыяҗ булмаганга, туктатып торганнар, кызыксынучылар булуга, тагын эшләтәбез диләр. Мәчетнең үз китапханәсе бар, шуларга өстәп, район авылларыннан борынгы дини китаплар җыялар, әледән-әле вәгазь кичәләре, төрле конкурслар үткәрәләр, җәйге лагерьлар оештыралар, мәктәпләргә очрашуларга йөриләр, өлкәннәр өчен «Нәсыйхәт», нәниләр өчен «Балаларга нәсыйхәт» исемле бик тирән эчтәлекле, сыйфатлы газеталар чыгаралар. Инде мәчетнең тарихын өйрәнеп, аны китап итеп чыгару эше башланган (бу эшкә Вәсилә апа Фазлыева алынган), мәчет янәшәсенә өр-яңа заманча мәдрәсә төзергә ниятлиләр. Мәдрәсә төзелсә, егетләрнең тагын бер күптәнге хыялы чынга ашачак – биредә ислам балалар бакчасы ачылачак. Билгеле, алар дүртесе генә шушы кадәр колачлы эшне оештырып чыга алмаган булыр иде. Үзләре кебек белемле, райондашлар алдында авторитетлы, зыялы теләктәшләре күп аларның (бу урында район мөслимәләрен берләштерү, укыту, тәрбияләүдә олы хезмәт куйган Рәйсә ханым Зарипованың исемен әйтми калу гөнаһ булыр). Изгелек изгелеккә тартыр, диләр бит.
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА.
Балтач.
Комментарии