Хәрәм акча – дуңгыз каны

Авылларны карап-төзекләндерү өчен «кыргый капитализм» вакытында авыл җирлекләрендә референдум үткәреп, үзара салым җыю шаукымы башланды. Демократиягә күчкәч тә бу салым бетмәде. 1 сумга 4 сум бирү «МММ» пирамидасын хәтерләтә. Нәтиҗәдә, халык ике категориягә бүленде. Бюджет хисабына комфортта яшәүче эшле шәһәр халкына һәм үзсалымлы эшсез авыл халкына. Нигә соң ул салым шәһәр халкына кагылмый? Нигә шәһәр урамнары бюджет хисабына төзелә дә, авыл кешесе үз юлларын үзе карарга тиеш? Ә бит әле авыл кешесе үзе төзеп чыккан каралты-курасына бюджеттан алынган фатирда яшәүче шәһәр кешесе белән рәттән милек салымын да түли. Авыл өйләре һәм шәһәр фатирлары бер үк тариф белән хосусыйлаштырылды. Ул документлар артыннан йөрер өчен авыл халкы район юлларын байтак таптады. Суларыбызны тартып алып, район коммуналь хуҗалыгына тапшырып, хәзер шул үз суыбызны үзебезгә кыйммәт бәядән лицензиясез сатып яталар. Транспорт салымын түләп барсак та, юлларыбыз бик начар. Пенсияләре «минималка»га да тулмаганнардан тагын нәрсәсен алырга була? Ә бу гаделсезлек «күгәрек» башлардан килә. Башта тиешлесен бир, ә аннан соң сора. Бездә хакимият сорауны гына белә. Алар халыкның эшсезлегеннән, ярлылыгыннан бик оста файдалана. Авыл халкы башка шартларда яшәгәнгә күрә, коллыктан чыгып бетмәгән әле. Бездә түрә бөтенесен хәл итә – бу система каныбызга сеңгән. Алар алдында күпме «лезгинка» биергә була? Шундый гаделсезлекләр булганга күрә, хакимияткә ышаныч бетә, күңелләрдә тискәре хис уяна.

«Авыл – безнең нигезебез» дигән сүзләр дә бик тиз онытылды. Чөнки һәркем үзе өчен эшли: кемдер акча өчен, кемдер власть, кемдер дәрәҗә өчен. «Семнадцать мгновений весны» фильмындагы Борманның: «Мин беркемгә дә ышанмыйм. Хак Тәгаләгә һәм үземә генә ышанам. Кайчагында үземә дә ышанып бетмим», – дигәне искә төшә.

Авыл җыенына халык аз килде. Кворум юк. Алай да 17нче ноябрьдә үзара салым җыю буенча референдумны тавышка куйган булдылар. Мин, авыл халык контроле вәкиле буларак, бу закон бозуга каршы чыктым. Авыл җирлеге башлыгы: «Халык җыенга килмәгәч, ни эшлим соң инде?» – дип мескенләнергә тотынды. Халыкның җыенга ник килмәгәнен аңларга була. Үзара салым акчасына авыл урамнарына таштан юллар җәелде. Гравий таш урынына карьердан алынган известьле таш түшәделәр. Тиздән ул юллар эреп шиңә башлады. Ә бит бу ташның бәясендә аерма байтак.

Үзара салым акчасына зиратларыбызның коймаларын төзекләндерү, андагы карт агачларны кистерү, кабер казу коралларын һәм җеназа җыю җиһазларын саклау өчен бина төзү эше каралган иде. Авыл җирлеге җитәкчесе зираттагы зур агачларны кисү өчен махсус техника һәм тәҗрибәле белгечләр киләчәген әйтте. Килделәр. Тик махсус техникасыз, махмырлап аптырап йөрүче урыслар иде алар. Агачлар киселеп, кабер ташлары, чардуганнар өстенә аударылды, зират коймалары каерылды. Киселеп бетмәгән карт агачлар да байтак калды. Ул «специалистлар»ның зират өстендә нәрсә кыланганнарын күз алдына китереп була. Анда сүгенү дисеңме, тәмәке тарту, йомышларын шунда үтәү дисеңме… Кыскасы, үз акчабызга ук үзебезнең мәңгелек йортыбызны мәсхәрә итүгә юл куелды.

Зират коймаларын төзекләндерергә күрше авылдан чуашларны ялладылар. Аларның салмыш баштан эшләгән эшләре тупас, килбәтсез чыкты. Зираттагы эшләрне күзәтеп торучы булмады. Мәчеткә йөрүчеләр дә дәшмәде. Әрвахлар бу хәлгә түзмәсләр, вакыты җиткәч, нәрсә булса да әйтерләр әле. Бу эшләрне авылдашларыбыз да кырт иттереп башкара ала иде. Читтән килүчеләр хезмәт хакына эшли, ә килешенгән сумманың аермасы кулны җылыта. Үзара салым җыю бизнеска әйләнеп китте. Янәсе, үзсалым акчаларын «обналичить» итү дә проблема икән. Шуңа күрә авылдашларга бу эшләр бирелмәгән булып чыкты. Берничә ел элек пай җирләрен нефтьчеләр таптаган өчен 230 мең сум «потрава» акчасының ничек җиңел генә «обналичивать» итеп бирелүен рәиснең исенә төшерергә туры килде. Ул ел саен алына торган «потрава» акчалары турында нигәдер хисап бирергә оныталар. Халык сукыр түгел, барысын да күрә. Шуңа күрә авыл халкы бу салымга карата салкыная башлады. Сиңа ышаныч бетсә, авторитетың булмаса, кайтаваз булып үзеңә кайтасын көт тә тор.

Бер айдан соң яңадан гражданнар җыенын җыярга булдылар. Белдерүләр таратылды. Паспортлар белән килүне сорадылар. Ул кенәгәләргә тикшерү үткәрәчәкләр икән имеш. Авыл халкы әлеге хәйләле «трюк»ка да «чиртмәде». Җыенга тагын халык аз килде. Кворум юклыгы хакында кабат-кабат әйтелсә дә, түрдәгеләр, бирешмичә, үзара салым җыярга кыстый башладылар. Әгәр дә акча җыелмаса, кышын юлларны кардан чистартырга средстволар булмаячагын авыл җирлеге башлыгы аеруча басым ясап әйтте. Яңа таләпләр буенча, референдум үткәрмичә генә, этаплы җыеннар уздырып, халыкка аңлату эшләре алып барып, бу мәсьәләне яңадан чишү мөмкинлеген искәртеп үтте. Тик тавыш биргәндә җирлектә теркәлгән халыкның 51 проценты катнашу кирәклеген генә әйтеп тормады. Халыкны җәфалап, интектереп, аның чын ризалыгын алып булмас. Залдан түләнгән салымнарның кайсысы яңадан кайтуы һәм аның күләме турында сорау булса да, түрдәгеләр моңа җавап бирмәде, төрлечә боргаладылар. Авыл җирлегенә кире кайткан җир салымы һәм «потрава» акчалары кышын юлларны кардан чистартырга артыгы белән җитә.

Утыз Имән халкы бай яшәргә тиеш. Авылыбыз нефть чокыры өстендә утыра. Зур булмаган кырларыбызда 350гә якын нефть суырткычлар көне-төне эшләп тора, ә бит бу кечкенә генә Кувейт. Тик нефтьчеләрдән файда күрмибез, ә зыяннары байтак. Алар килгәч, эчә торган суларның сыйфаты шактый начарланды, скважиналардан чыккан агулы күкерт газларын сулыйбыз. Аңа өстәп, инвесторлар самолетлардан өстебезгә агулы агрохимикатлар сиптерә. Гади халыкның башын бутап, аңа яхшылык эшләгән булып кыланып, алдап-йолдап, кеше өлешенә, кеше хакына кереп, гел савып торсаң, борчыган сораулар еллар буена чишелмәсә, аның да карашын үзгәртергә хокукы бар.

Нәтиҗәдә, Утыз Имән халкы үзара салымны түләмәскә булды, үзенчә байкот ясады. Җыенга бераз җитдилек салу өчен һәм үзсалымга өмет баглап килгән район башкарма комитеты җитәкчесе дә буш кул белән кайтып китте.

Бездә күңеле пычрак булганнарга «пакыч» диләр. Пакычларга комсызлык чире бик тиз йога. Элек кайсыбер гарәп илләрендә каракларның кулларын кисә торган булганнар. Хәзер ул вакытлар кире кайтса, урам тулы кулсыз чиновниклар йөрер иде.

Главабыз район белән җитәкчелек иткән биш ел эчендә районыбыз үсешенә 9 миллиард инвестиция җәлеп ителгән. Бу зур күләмле суммалар эффектлы кулланылмаганга охшый, чөнки бер тармакта да үсеш сизелми. Чирмешән гел койрыкта сөйрәлә. Ә Утыз Имәнгә ул суммадан бер тиен дә тәтемәде.

Авылларны югалту куркыныч хәл. Аларны бюджетка утыртып, төгәл эшләр алып барылса гына саклап калырга була. Авыл халкы тырмаша, кешечә яшәргә тели. Ул шәһәрне ашата, өстәвенә аны көзге ярминкәләрдә сыйфатлы, арзан азык-төлек белән шатландыра. Кунак ашы кара-каршы булса күңелле була. Бәлки, шәһәргә дә, үзара салымнар җыеп, авылга җитди ярдәм итәргә вакыт җиткәндер.

Самат РИЗВАНОВ,

Чирмешән районы, Утыз Имән авылы

Комментарии