Исәннәргә – фатир, үлгәннәргә – такта

Сугыш чоры балаларының язмышы мине бик борчый торган мәсьәләләрнең берсе. Минем әткәй 1942нче елның 22нче гыйнварында Ленинград фронтында һәлак була. Мин исә өченче бала булып, 1942нче елның 8нче февралендә туганмын. Шулай итеп, без бер әнкәйгә 3 бала калганбыз. «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!» дип, үзе ачлы-туклы килеш әни колхозга бил бөгеп безне ялгызы үстерде. Күп еллар колхозның терлек фермасында эшләде.

Сугыш елларындагы авырлыкны язып та, сөйләп тә бетерә торган түгел. Хөкүмәт безнең өчебезгә 72 сум ярдәм итеп торды. Сугыштан исән-сау кайткан ветераннарның балалары башка төрле тәрбия алды. Хөкүмәт тә аларга зур ярдәм күрсәтте: акчалата, фатирлата, машиналата да бирде. Ирләре исән кайткан хатыннар тормыш авырлыгын урталай бүлеп тартты, ә безнең әнкәйләр төнлә яшь түкте.

Мин ветераннарга каршы бер сүз дә әйтә алмыйм, алар безгә азатлык яулады, дан һәм хөрмәт аларга. Безнең әткәй дә илнең азатлыгы өчен сугыш кырында ятып калды. Безгә хөкүмәттән туган авылыбызда урнаштырылган мемориаль такта гына булды. Бәлки, Җиңү бәйрәменең 75 еллыгын үткәрергә әзерләнгәндә әтиләре сугышта һәлак булган балалар турында да закон кабул итәрләр?

Ансар САБИРОВ,

Ульяновск шәһәре

Комментарии