Урман каравылчысы

Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан сугыш чоры балаларының ач-ялангач килеш төрле авыр эшләрдә эшләп җәфаланулары турында күп язалар. Каршы килмим, дөрес хәл. Үзем белән булган бер кызык та, кызганыч та хәл турында язмакчы булам. Нәтиҗәсен үзегез ясарсыз.

Сугыштан соңгы 50нче елларда авылның берничә җирендә зур булмаган силос базлары бар иде. Шуларга якын-тирәдәге үләннәрне чабып тутыралар. Хәзерге 60 яшьлекләрнең күбесе ул базларны белми дә. Ат җигеп, шул базларга мин дә бик күп ташыдым үлән.

Беркөнне ат җигеп, Кашшаф исемле бабай белән базга печән чабып ташырга киттек. Миңа 14 яшь, минем өчен Кашшаф абый бабай булып тоелган инде. Ул чаба, мин җыеп, арбага төйим. Урман буенда эшлибез. Инде йөкне төяп бетердек дигәндә генә урман каравылчысы килеп чыкты. Хатыны белән арбага утырганнар. Безнең янга туктап, сез посадканы чапкансыз бит, дип сүгенә, кычкыра башлады. Әле мин ул вакытта посадканың нинди сүз икәнен дә белмим. Безнең печәнне аударды да, атны тугарып, камыт белән ыңгырчакны үз арбасына салып китеп барды. Мин урман буенда арба кырыенда атка карап басып калдым. Нишләргә? Башта бер генә уй да юк. Җитмәсә, шул арада Кашшаф бабай югалды. Тавышы да юк. Әллә куркып качкан? Ничек итеп ат белән арбаны бригадага кайтарырга? Кайтасы юл 3-4 чакрым булыр. Уйлый торгач, атка атланып, аркалык бауны аллы-артлы үземә бәйләп, юлга чыктым. Юл гел тауга түбән, ат өстеннән арба мине алга этә, үр булса, артка тарта. Шулай көчкә ат ялына ябышып кайтып җиттем. Мине шул вакытта Ходай коткарганмы, атмы? Ат бик әкрен кайтты, Тауга түбән чабып китсә, мин арба астында калган булыр идем. Бригадага кайткач, камыт белән ыңгырчак Әһлидә, дип, ничек булганын сөйләп бирдем.

Шул көннән соң бик күп гомер узды. Мин дә олы кешегә әйләндем. Чама белән 50-60 яшьләр тирәсендә авылга кайткач, колхоз амбарына әби белән бабайга тиешле ашлыкны алырга бардым. Колхоз келәте янына халык җыелган. Бәләкәй генә вагонда да кешеләр бар. Икмәк бирә башлагач, халык вагоннан чыкты. Карасам, без өчәү генә калганбыз. Берсе Фәүзия исемле хатын. Ул телгә бик усал иде. Элеккеге урман каравылчысы Әһли карт һәм мин. Фәүзия миңа күз кысты да: «Мансаф, әйдә, бу Әһлине үтерәбез. Ул бит бик күп кешене җәфалады, юньсез булды. Үтерсәк, бер кеше дә белмәс, чыгарбыз да китәрбез», – диде. Әһли карт «һе-һе» дип көләргә маташты. Без дә кычкырып көлдек тә, чыгып киттек.

Бу язган сүзләремне дәлилләүчеләр юк инде, барысы да вафатлар. Минем үземә дә 81 яшь тулды.

Тумышым белән мин Актаныш районы Яңа Кормаш авылыннан. Шул авыр, ачлык елларны язмыш әни белән безне Ютазы районы Иске Уруссу авылына китереп чыгарды. Шул чордан мин Уруссу малаена әйләндем. 1958нче елларга кадәр төрле эшләрдә эшләп, 1958нче елны шоферлыкка укып чыктым. Шофер булып бераз колхозда эшләүгә, мине шул ук елны армиягә алдылар. Өч ел ярым Ташкент шәһәрендә хезмәт иттем. Армиядән кайткач, күрше кызына өйләнеп, Октябрьск шәһәрендә 27 ел пассажирлар йөртү оешмасында автобус шоферы булып эшләдем. Соңгы ун елын профком рәисе булдым. 80нче елны Олимпиада кунакларын, ә 1982нче елны «Игры доброй воли»га килгән чит ил кунакларын йөрттем. Бик күп шәһәрләр, бик күп кешеләр күрдем, дөньяның матурлыгын белдем. Ул елларда әле юллар да барлы-юклы гына иде. Аллага шөкер, мин йөрткән пассажирларга да, эшләгән автобусыма да бернинди зыян китермәдем. 90нчы елларда, пенсиягә чыгар алдыннан, авылда йорт-кура төзедем. 80 яшемә кадәр икешәр сыер, үгезләр асрадым. Әле һаман да рульдә йөрим.

Мансаф СӘЛАХОВ,

Ютазы районы, Иске Уруссу авылы

Комментарии