Ул Ватанның чын герое иде

Ул Ватанның чын герое иде

Исән булса, ирем, әтиебез, бабабыз Хәнипов Таһир Хантимер улына 72 яшь булыр иде. Мәрхәмәтсез үлем аны арабыздан алып китте. Синең юклыгыңа күңел һаман ышанмый. Без сине яратабыз, сагынабыз. Бер генә минут та сине уйламый торганыбыз юк. Сине һичкайчан онытмабыз, хәтеребездә мәңге сакларбыз. Синең урының оҗмах түрләрендә, җир анабызның туфрагы – йомшак мендәр, караңгы гүрең гел якты булсын. Сиңа диеп атап кылган, укыган догалар гел барып торсын. 
Таһир 1950нче елның 17нче декабрендә Баулы районында туган. Җиденче сыйныфта укыганда ук колхозда эшләгән. Япь-яшь килеш фаҗигагә дучар була ул – ике аягын да печән чапкычта кистерә. Хирургларга рәхмәт, җиде сәгать операция ясап, аякларын коткарып калалар. 
Таһир үзе сорап, 1969нчы елда армия хезмәтенә китә. Уңышлы хезмәт итеп туган авылына кайта һәм колхозда шофер булып эшли. 1988нче елда үзе теләп Чернобыльгә китә. Анда химик-разведчик дозиметрист булып хезмәт итә. «Участник ликвидации подследствий аварии ЧАЭС» медале белән бүләкләнә. 2006нчы елның 8нче февралендә Русия Федерациясе президенты В.В. Путинның указы белән «За спасение погибаюших» медале белән, 2011нче елның 2нче сентябрендә Татарстанның Чернобыль союзы президенты А.А. Барсков тарафыннан «В память о ликвидации катастрофы на ЧАЭС» медале белән, 2022нче елның 25нче апрелендә «35 лет ликвидации аварии на Чернобыльской АЭС» дигән медальләре белән бүләкләнә. Кызганыч, һәйкәл ачылуны гына күрә алмады, биш көн кала арабыздан китте. 
Таһир 43 ел буена шофер булып эшләде. Хезмәтен намус белән башкарды. Хезмәт ветераны исеменә лаек булды...
Китеп бардың еракларга, 
Калдым ялгызым басып. 
Үзәкләрем өзелә минем, 
Синең кайтуны көтеп. 
Бу булган соңгы китүең, 
Соңгы таң атуларың. 
Көтеп калдым кайтуыңны, 
Соңгы озатуларым. 
Син киткән көннәрне санап, 
Гомер юлларын үтәм. 
Кайгыларны җиңә-җиңә, 
Гомер йомгагын сүтәм. 
Тезләндерсә дә язмышым,
Кайгыларны таратып, 
Мин яшәрмен, иркәм, җаным, 
Гомер юлың дәвам итеп. 
Рәхмәтлемен Ходаема –
Бүләк итте икебезгә
Бәхетле гомер елларын, 
Бирде безнең икебезгә. 
Сәрвәр ХӘНИПОВА,
Азнакай шәһәре

Комментарии