Күңелдән һич китмәс хатирәләр

Без бала вакытта була торган кырыс салкыннар килеп җитте. Гомер иткән карчыгым белән чәй эчеп утырганда шул вакытларны искә төшердек. Күңелдә балачак хатирәләре яңарды. Бала вакытта бернинди дә салкыннар куркытмый иде безне. Карда тәгәрәп уйный идек. 
Каравай бистәсендә яшибез. Җылы, кояшлы, матур җәй. Койма буйларында яшел үлән. Бакчалар яшеллеккә күмелгән. Үзебезнең урам балалары дус булып, шау-гөр килеп уйнашалар. Олы кызыбыз Эльзага 5-6 яшьләр чамасы. Урамнан йөгереп кайтты да әнисеннән су сорый. Бер аягы өйдә, икенчесе өй алды ягында. Әнисе, өйгә кереп эч, дигәч: «Юк, мин шулай гына эчәм. Ату син ишекне ябып куясың да мине йокларга саласың. Әле мин уйнап бетермәдем», – дип, суын эчте дә урамдагы иптәшләре янына йөгерде. 
Миңа да 5-6 яшьләр чамасы булгандыр. Шулай ук җәй айлары. Печән хәзерләү чоры. Әни көндез болыннан кайтты да печән җыйган болында түмгәкләр арасында бөрлегән барлыгын сөйләде. Сания апам иптәш кызлары белән, мине дә җитәкләп, шул болынга барырга булдылар. Болын авылга бер чакрым ераклыкта, инешнең икенче ягында, Күлле Киме басулары ягында. Инешебез ул вакытларда мул сулы. Мине печән чүмәләсенә утырттылар да үзләре бөрлегән җыярга киттеләр. Йомшак печән чүмәләсендә йоклап киткәнмен. Мине апалар онытып, кайтып киткәннәр. Караңгы төшкәч, уянып киттем. Кычкыра-кычкыра апам мине эзли. Мин дә аңа каршы елап тавыш бирдем. 
Тагын бер мизгел. Мин һаман да шул Сания апам карамагында. Олырак туганнар колхоз эшендә. Апа янына иптәш кызлары килә. Безне калдырып, апа ерак китә алмый. Берсендә апаның Кадрия исемле иптәш кызы мине этеп җибәрде дә башым белән сукмактагы кирпеч өстенә егылдым. Баш тишелеп, шыбырдап кан китте. Апа бер тишек бишмәттән мамык алып, кан аккан ярага тыгып куйды. Акрынлык белән булса да яра төзәлде. 
Өченче онытылмаслык мизгел март айларында булды. Ашарга ашны казанда пешерәләр иде. Чәйне самавырда кайнаталар. Күп вакыт кисмәктән чишмә суы эчәбез. Казанда пешкән кайнар ашны тәлинкәләргә бүлеп, Сания апа өстәлгә ташый. Мин, тиктормас малай, апага килеп бәрелдем дә бер тәлинкә кайнар аш өстемә түгелде. Күкрәктән алып тезгә кадәр тәнем пеште. Апам пешкән тәнемне салкын су белән юды. Пешкән урындагы җәрәхәтләр тагын да тирәнәйде. 
Тагын бер шуклыгымны языйм әле. Урамның икенче ягында ташландык җимеш бакчасы. Анда колхозның умарталары урнашкан. Бал аерткан көн булган. Мин урамга чыгуга, бал кортлары сырып алды. Кортлардан качып, тыкрык буйлап инешкә таба йөгерәм. Тыкрыкка тимер-томырлар, кирпеч ватыклары ташлаганнар. Кирпечкә абынып, аягымның берничә бармагын сындырдым, егылып, тәнемне җәрәхәтләдем. Бал кортлары да үз эшләрен эшләде. Бу җәрәхәтләргә дә иске бишмәттән мамык табылды. Яшәсен иске бишмәт! 
Ул елларда каз көтүләре бар иде. Казларны болында чиратлашып саклыйбыз. Якында гына колхозның тайлары. Өйлә вакытында бер акыллы гына тайга атланып өйгә кайтырга булдым. Казларым инештә су коенып калды. Әбәт ашагач, тайга атланып, кабаттан казлар янына киттем. Бер кулымда чалгы. Кечкенә Үртәмгә чалгы кайратырга алып барам. Мине үзенең эш атына атланган авылдашым Харис куып җитте. Каядыр бара. «Әйдә, чабышабыз!» – ди. Кояш кыздыра. Чабышабыз. Минем акыллы таем берзаман үземне чөеп җибәрмәсенме?! Телефон баганасы төбендә яткан ташка килеп төштем. Башым баганага бәрелде. Күкрәк читлегем кысылды, тын алып булмый. Әле ярый чалгы миннән ераграк очкан. Тай мине көтеп тормады, койрыгын болгый-болгый, болынга иптәшләре янына чапты. 
Язмамны тәмамлыйм дигәндә, Күлле Киме урта мәктәбендә алтынчы сыйныфта укыганда Рәхим исемле укытучы абыйның колак төбемә сукканы искә төште. Парта астында аңга килә алмыйча шактый яткан идем ул вакытта. Югыйсә балалар шаярырга, уйнарга тиешләр. Бер генә урында утырып торган бала авыру була бит ул. Рәхим абый Зур Җогып авылы кешесе иде. Күлле Киме мәктәбендә балалар укытты. Мин үзем дә күп еллар 19нчы училищеда һәм 5нче гимназиядә эшләдем. Хәзер балаларга кул түгел, тавыш күтәрергә дә ярамый. Яклаучылары бар. Безне, сугыш чоры балаларын, яклаучы кеше булмады. 
Рафаил БӘЙРӘМОВ,
Әтнә районы, Казак Үртәме авылы
 

Комментарии