Мәгариф хәлләре уйланырлык

Мәгариф хәлләре уйланырлык

«Безнең гәҗит»нең 10нчы һәм 17нче август саннарында (№31, № 32, 2022 ел) ветеран укытучы Фәрит Вафинның «Гарип мәгариф» һәм «Гарип мәгариф-2» баш исемнәре куелган язмалары басылу бик тә зур әһәмияткә ия. Шунысы гына уйландыра, бу язмаларны урысчага тәрҗемә итеп илебезнең мәгариф министрлыгына җибәрүче табылыр микән? Хәер, урысча текстны Фәрит Вафин үзе дә бик матур итеп яза алыр иде, тик аны илебезнең мәгариф министрлыгында аңларга теләүләре генә икеле. Үзебезнең Татарстан мәгариф министрлыгында исә татарча текстларны болай да яхшы аңлыйлардыр дип беләм. Әмма үзәккә буйсынып эшләү сәбәпле, республикабызның мәгариф министрлыгы югарыдагыларның рөхсәтеннән башка нәрсәнедер үзгәртергә җөрьәт итмәячәк.

Мәктәпләрдә белем бирү дәрәҗәсе чыннан да бик түбән. Хәзер урта белем турында аттестат алып чыгучыларның шактые мәктәп диварларыннан тапкырлау таблицасын да ныклап белмичә чыга бит. Шул ук вакытта алтын медаль алып чыгучылар саны да шактый. Бер елны үзебезнең мәхәлләдәге мәктәпне тәмамлаучы бер сыйныфта гына да 13 укучыга алтын медаль тапшырганнарын күреп, бик нык гаҗәпләнгән идем. Узган гасырның алтмышынчы елларында бөтен районына булса шул бер укучы алтын медальгә лаек булыр иде. Чөнки укытучылар бик таләпчән иделәр, укучыларына ныклы белем бирергә тырыштылар. Шуңа да шушы татар мәктәпләрен тәмамлаган егет-кызлар арасыннан бик күпләр галимнәр, фән эшлеклеләре, җитәкчеләр, хәрбиләр буларак зур дәрәҗәләргә ирештеләр.

Дәүләт янгын күзәтчелегендә эшләгәндә дә, ирекле янгынчылар җәмгыяте инструкторы вазыйфаларын башкарганда да мин мәктәпләрдә еш булдым. Шуңа күрә дә мәктәпләр тормышыннан яхшы хәбәрдар. Мәктәп директорлары да, укытучылар да дәрес үткәрү методикаларының камил булмавына, үзләренә бернинди әһәмияте булмаган гамәлләр йөкләнүенә, кәгазь эшенең күплегенә зарланалар иде. Хәзер исә укытучыларга тагын да авыррак дип беләм, чөнки еш кына укучыларны өйдә торып кына укырга тараталар бит. Чыннан да һәр укучы белән интернет аша бәйләнештә булу җиңел эш түгел. Әле татарча төзелгән дәрес планнарын урысчага да тәрҗемә итәргә кирәк диләр. Дәрес планы төзүнең нәрсә икәнен мин яхшы беләм, чөнки үзем дә заманында профессионал-техник училищеда ике ел ярым дәресләр алып бардым.

Фәрит Вафинның рус балаларына татар телен өйрәтү проблемасы буенча әйткән фикере дә игътибарга лаек. Бергә эшләгән хезмәттәшләр балаларының татар теленнән бирелгән өй эшләрен аңламагач, еш кына миңа да шалтыраталар иде. Татар телен өйрәтүнең авыр методика нигезендә алып барылуын мин шул вакытта ук аңладым. Кайбер мәктәп директорлары белән бу турыда сүз алып барганым булды. Әйтә идем, әгәр миңа өстән төшерелгән бернинди методикасыз, дәрес плансыз гына укытырга кушсалар, рус балаларын татарчага бик җиңел өйрәтер идем, дим. Көнкүрештә кулланыла торган сүзләрне, җөмләләрне тактада язып аңлатып, кабатлата-кабатлата, үзара сөйләштереп, дәресләрне җиңел итеп алып барганда балаларның берсе дә татар телен өйрәнүгә тискәре карашта булмас иде, ә бәлки дәресләргә теләп йөрерләр иде. Чыннан да татар теле кагыйдәләрен өйрәтергә маташып, ник аларның башын катырырга иде. Кагыйдәләрне үзебезнең татар балалары да теләп үзләштерми әле. Әнә интернеттагы язмаларны укып карагыз, анда хәтта «да» белән «дә» кушымчаларын да дөрес кулланмыйлар. Безнең татар теле укытучысы Миңкамал апа «да», «дә» кушымчалары сүз «кайда», «кемдә» дигән сорауга җавап бирсә, кушылып, башка очракларда аерым языла дип, бер дәресендә яхшылап аңлатты. Менә гомер буе онытылмый бит укытучының аңлатканы. Әнә шул кушымчалар дөрес язылмаган язмаларны укыйм да, боларның укытучысы начар укытучы булган икән, дип уйлап куям.

Фәрит Вафинның БДИ турындагы фикерләре бик дөрес тә соң, мәгариф җитәкчеләре һаман да бу проблеманы хәл итәргә җыенмыйлар. Гаҗәп инде, гади бер укытучы БДИга җентекле анализ ясап, төпле фикер әйтә белә, ә өстәгеләр бу турыда уйламыйлар да.

БДИ бирү урысча булгач, мәктәпләрдә татар теленә игътибар бик нык кимеде. Татар теле бетмәячәк дип, үзебезне үзебез алдамыйк, бетәргә барабыз. Татарча аңлаган, әмма урысча сөйләшкән кечкенә балалар буынына калдык бит. Аларның балалары инде татар телен бөтенләй белмәячәк. Карап йөрим, милләттәшләребезнең әбиләре, әниләре, хәтта яулыкка төренгән дин тотучы ханымнары кечкенә балалар белән урысча сөйләшәләр. Тирә-якта яшәеш урыс телендә булгач, башкача булмый да торгандыр инде. Үземнең дә ике оныгым минем татарчага урысча җавап бирәләр. Югыйсә өйдә әти-әниләре гел татарча сөйләшә. Без әби-бабайлар да татарча гына сөйләшәбез. Әйтеп-әйтеп карыйм, кайчан татарча сөйләшә башлыйсыз инде, диеп, 8 яшьлек кыз онык елмаеп кына куя, ә 5 яшьлек онык бервакыт: «Ты чье, бабай, мин татарча хорошо понимаю, но ведь на татарском только старые люди разговаривают», – дип ушымны алды. Менә шул балаларны мәктәптә ничек укытырлар инде?

Өч телдә белем бирүче мәктәпләрдә дә татар телен яхшы укыта торганнардыр дип ышанып бетәсе килми. Аларда инглиз телен өйрәнүгә ныграк игътибар бирәләр диләр. Ата-аналар балаларын шул инглиз телен әйбәт өйрәнерләр дигән өмет белән бирәләр бит андый мәктәпләргә. Физика, математика, химия фәннәреннән дә яхшы белем бирми калмаслар анысы. Тик менә тиешле белем алгач илебездән чыгып ычкынмаслармы алар, чит илдә яшәү модада бит хәзер.

Элек бик тырыш, талантлы кешеләр генә урта мәктәптән соң ике югары уку йортын тәмамлый ала иделәр. Хәзер исә ике, өч дипломнары булу белән мактанучы яшьләр күбәйде. Чөнки техникум, училище тәмамлаучыларны югары уку йортларына өченче курска ук алалар. Югары белем алу турындагы дипломнары булганнар да ике-өч ел киләп сарып йөриләр дә тагын бер диплом алалар. Мин аларны бик белемлеләр дә димәс идем, чөнки мәктәптәге кебек, югары уку йортларында да студентларга карата таләпчәнлек кимеде. Мәктәпләргә дә килә бит андый берничә дипломлы белемсезләр, алар укыткан укучылар ничек тиешле белем алсыннар, ди.

Кыскасы, Фәрит Вафинның язмалары буенча әйтәсе килгән кыскача фикерем шушы иде. Әлеге язманы мәгариф министрлыгында фикерләми калмаслар дип ышанып каласы килә. Хаталарны төзәтергә вакыт.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии