Гарип мәгариф

Гарип мәгариф

Безнең укыту системасы бөтенләй дөрес корылмаган. Аның нигезе юк. Ул нигез, фундамент мәгариф фәне булырга тиеш. Менә шул фәнни нигез булмаганга күрә мәгариф әле бер якка, әле икенче якка ташлана. Бәргәләнә, бертуктаусыз реформалар үткәреп азаплана. Әмма файдасыз. Чөнки илнең мәгарифе булсын өчен хакимият, мәгариф, фән һәм бизнесның бергәләп эшләве кирәк. Белем бирүнең бердәм дәүләт программасы юк, тезислар, лозунглар гына бар. Мәгариф министрлыгындагы мәктәп күрмәгән абзыйлар укыту-тәрбия эшенә җитәкчелек итә алмыйлар. Безнең илдәге кебек мәгариф чиновниклары бүтән бер илдә дә юк. Мәктәпне тикшерү органнары артканнан-арта, ә мәктәпләр беткәннән-бетә. Менә шундый парадокс.

Карагыз безнең күрше дәүләт Финляндиягә. Алар укытучыны күзәтеп торучы оешмаларны – мәгариф бүлекләрен юк иткәннәр! Бернинди тикшерү һәм инспекция юк. Мәктәпләрнең урынын билгеләүче бернинди рейтинглар юк. Димәк, мәктәпләрендә ялган, күз буяу, ришвәткә урын калмаган. Укытучы иҗади эшли, бары белем бирү белән генә шөгыльләнә, безнең шикелле тикшерүчеләр өчен эшләми. Русия укытучысының ялган күрсәткечләр өчен эшләве мәгарифне тәмам тар-мар итте.

Финляндиядән мисал китергәч, тагын берничәсен әйтик инде. Укытучы һөнәре – Финляндиядә иң абруйлы һәм иң акчалы эшләрнең берсе (башлангыч сыйныфлар укытучысы – 3340 евро, урта мәктәпнеке 4156 евро ала). Югары уку йортларында укытучы һөнәренә конкурс – бер урынга 12 кеше. Иң квалификацияле укытучылар мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү тармагында эшлиләр. Башлангыч сыйныфларда ятлату, мәҗбүри укыту дигән нәрсә бөтенләй юк. Балалар күбрәк тегү-чигү, кулдан төрле әйберләр ясау белән шөгыльләнә. Укучыларга 7нче сыйныфка кадәр билгеләр куелмый, өй эшләре бирелми, имтиханнар алынмый. Көндәлекләр бөтенләй юк. 16 яшькә җиткәч кенә бердәм тестлар тапшыралар. Укучы имтиханга китаплар, төрле ярдәмлекләр алып килә, интернеттан файдалана ала. Имтиханда төп игътибар укучының сорауга җавап бирү өчен тиешле мәгълүматны дөрес таба белүенә бирелә. Финляндиядә мәктәпкә хөкүмәт 100 процент ышаныч белән карый. Йә, кайсыларыгыз балаларыгызны шушындый мәктәптә укытырга теләмәс иде?

Безнең мәгариф беркайчан финнәр тәҗрибәсен илгә кертмәячәк. Русиядәге административ-вертикаль хакимият кешене куркытып, җелегенә үткәнче тикшереп эшләтүгә көйләнгән. Мондый җәмгыятьтә иҗади шәхес үсә алмый, шәхес деградацияләнә. Башлангыч сыйныфларда укытучының авызына карап торган, уку белән кызыксынган бала, үсә-үсә, югары сыйныфларда мәктәпне күрәлмас хәлгә килә. Моңа бит бары укытуны дөрес оештыра алмаган мәктәп гаепле.

Сез әйтерсез: нишләп алай булсын, безнең укучыларыбыз олимпиадаларда, күп төрле конкурсларда катнашалар, җиңеп чыгалар диярсез. Әйе, җиңәләр, әмма нәрсә хисабына? Бүтән балаларны укытмау хисабына. Район олимпиадаларында кайсы мәктәпнең җиңәсе инде алдан ук билгеләп куелган була. Грантлар оту өчен компьютер тестлары үткәрелгән бүлмәдә нинди комедия уйналуын укытучылар шулай ук бик әйбәт белә. Ялганга корылган җәмгыятьнең яхшы мәктәбе, белемле балалары була алмый.

«Фин феномены»ның барлыгын белә торып, безнекеләр Сингапур укытуына килеп ябыштылар. Берәр файдасы булып, шул метод белән укыган Татарстан укучылары кайлардадыр танылдылармы, халыкара бәйгеләрдә җиңеп чыктылармы? Башта Сингапурдагыча тормыш корырга, андагыча яшәргә кирәк, аннан үз ана телеңдә, үз җирлегеңдә булган педагогик кыйммәтләрне туплап, белем-тәрбия бирергә кирәк. Менә шул вакытта гына чын укыту-тәрбия эше, мәгариф фәне барлыкка килә ала.

Мәгариф фәненең булмавы илне тоташ наданлыкка алып бара. Шуңа сәяси бер мисал. Әле Путин халык арасына чыккан елларда, төгәлрәге, 2000нче елның 1нче сентябрендә, Самара өлкәсенең Кузькино авылы мәктәбенә керә. Һәм парта өстендә яткан биология китабын ачып укый башлый. «Яңгыр суалчанының нерв системасы белән ланцетникныкы арасындагы 10 аерманы күрсәтегез», – дип язылган була анда. Путин үзе белмәгәч, мәгариф министрына, губернаторга ым ясап карый, әмма берсе дә 7нче сыйныф укучысы белергә тиешле шушы аермаларны әйтә алмыйлар. Наданлыкка китерүче төп сәбәпләрнең берсе һәм иң аянычы – әнә шундый дөрес төзелмәгән укыту программаларында, дәреслекләрдә.

Дистә еллар буе Русия укучылары Халыкара математик олимпиадада беренче урыннарны (2007нче ел) алып килделәр. 2015нче елда – 8нче урын, 2017дә – 11 урын. Ә хәзер – 14нче урынга төшеп калдык.

Мин укыта башлаган елларда укучылар Бөек Ватан сугышының башланган һәм тәмамланган елларын җиде төн уртасында уятып сорасаң да чатнатып әйтеп бирә алалар иде. Бүген хәтта югары уку йортларында укучы студентлар да бу сугышның нинди сугыш икәнен әйтә алмыйлар. Үзәк телеканалдан генерал Власовның хыянәтче булуын расларга тырышкан тапшыру булуын хәтерлим. Студентларга «Власов кем? Карбышев кем?» дигән сораулар биреп карадылар. Берсе дә белмәде!

Укыту чаралары яхшырганга карап, белем-тәрбия бирү яхшырмады. Ни өчен? Укытучы буларак, бүген миңа менә шушы сорау тынгылык бирми. Ни өчен укучылар белемне дәрестә алып бетермиләр, ә әти-әниләренең акчаларын туздырып репетиторларга йөриләр? Белем, дөрестән дә, бик сай бирелә. Халыкара рейтингларда Русия югары уку йортлары тоткан урын хурланып үләрлек. Илдән бердәнбер уку йорты – Мәскәү дәүләт университетының беренче йөзлеккә эләгүе коры куаныч. Урта һөнәри белем бирү тагын да аянычрак. PISA тикшеренүләре буенча, безнең укучылар елдан-ел уртачадан түбән тәгәри.

Русия мәгарифенә ВВПның 3,4–3,7%ы гына бирелә. РФ бу өлкәдә илләр арасындагы рейтингта Ангола һәм Конго белән янәшә – 120нче урында тора! Сугыштан соңгы хәрәбәләрне торгызу елларында да мәгарифкә ВВПның 10%ы бирелгән. Менә шуннан нәтиҗә ясагыз инде... Халыкара күрсәткечләр Русия мәгариф системасында барган реформаларның алга түгел, ә артка алып киткәнлеген раслый. Эш нәрсәдә?

44 ел балалар каршына басып дәрес биргән укытучы буларак, артка борылып карыйм да, моның сәбәпләрен табарга тырышам. Сентябрь, октябрь айлары буе бәрәңге, чөгендер басуыннан кайтып кермәдек, май буе колхоз базларыннан бәрәңге чыгардык, фермага сыер саварга йөрдек. Башлангычта бер бүлмәдә ике сыйныф утырып укыдык. Шуңа карамастан, бернинди таныш-белешсез, ришвәтсез университетына да, институтларына да барып кердек. Димәк, гап-гади авыл мәктәбе дә университетка керерлек белемне биргән дигән сүз. Бүген гимназияләр, колледжлар, лицейлар, тагын әллә нәрсәләр ачып бетерделәр.

Ә нәтиҗә? Нәтиҗә – ноль. Чөнки белемне бүген бала түгел, ә әти-әни мәктәптән сатып ала. Мәктәпләрнең хезмәтен БДИ баллары белән бәяләү алга таба да дәвам итсә, мәгариф тулысынча җан-тәслим кылачак. БДИ мәктәпкә ялган, ришвәт, караклык алып килде. БДИ баллары елдан-ел яхшыра, күтәрелә, чөнки түрәләргә шулай кирәк. Бүген безнең укытучылар балалар өчен түгел, баллар өчен, мәгариф чиновникларына, түрәләргә ярау өчен укыта.

Алдынгы карашлы галимнәр тестлаштыруның балаларны наданлыкка чыгаруын гел кабатлап-искәртеп торалар. Ә шул вакытта безнең мәктәпләр тестлар диңгезенә чумып бара. Тестлар нигезендә үткәрелгән бердәм дәүләт имтиханнары – мәктәпләрдә үткәрелгән күзгә күренмәс бик нечкә сәясәт ул. Аның максаты – бердәй уйлаучы-фикерләүче түбән интеллектлы роботлар ясап чыгару. Милли компонентларны, җирле үзенчәлекләрне исәпкә алмыйча төзегән сорауларга Мәскәүдәге Иванов та, Арчадагы Вәлиев тә бердәй җавап ятларга тиешләр. «Бүленмәс, бербөтен Русия»гә нигез әнә шулай мәктәптә салына. Милләтләрне урыслаштыру сәясәте шулай тормышка ашырыла.

Әгәр бүген балаларга: «Иртәгә мәктәпкә килеп тормагыз. Бернинди ачулану булмаячак, – дисәң, алар класслары белән «Ура!» кычкырачаклар. Чөнки балалар ни өчен, нәрсә өчен укуларын белми. Алар укытучы укытканга күрә генә, укытучыга кирәк дип кенә укыйлар. Уку, белем алуның киләчәк тормыш өчен кирәклеген аңламыйлар. Шушы гади хакыйкатьне бала күңеленә сеңдермичә, белем бирүнең, белем алуның кыйммәтенә төшендермичә, укуга теләк булмаячак. Ә теләмәгән нәрсәне яратырга мөмкинме? Теләмәгән фән, теләмәгән дәрес мәктәпне күрә алмас дәрәҗәгә җиткерә. Хәтта укытучыны дошманга әйләндерә.

6-7 дәрес буена һәр фән укытучысы бала башына үз фәнен көчләп, дыңгычлап тутыра. Кирәкме ул балага, кирәк түгелме, укытучының анда эше юк. Чөнки аның кулында үзләре мәктәптә бер сәгать дәрес укытып карамаган «методистлар» төзегән укыту программасы бар. Аннан бер адым уңга-сулга тайпылу җинаять санала.

Бүген мәктәптән кемнәр чыга? Бизнес серләрен белгән, базар икътисады шартларында югалып калмый торган мөстәкыйль кешеме, әллә паспорт алганда гариза яза белмичә аңгыраеп торучы наданмы? Сер түгел, бүгенге авыл балаларының күбесе үзләренең йорт-җире һәм бәрәңге бакчаларының ничә сутый икәнлеген исәпләп бирә алмый. Урманнарыбызда нинди үсемлекләр үсүен, җәнлекләр яшәвен белми. Ярар, фәннәрне белмәсен дә инде. Ләкин сөйләшә белмәүләре аяныч. Өч сүздән торган җөмләнең яртысы сүгенү сүзеннән тора.

Соңгы вакытта балаларның сөйләү дәрәҗәсен тестлар белән мавыгу чире дә шактый киметте. Физика, математика кебек фәннәрдән тестлаштыруны аңлап була әле, ә менә тел-әдәбият дәресләрендә укытучының, бала белән матур итеп сөйләшәсе, аралашасы урынга, 3-4 варианттан торган җавапның берсен сайлатып утыруын һичничек аңлап булмый. Сүз байлыгын, сөйләмнең матурлыгын, җөмләләрнең аһәңен ишетәсе урынга укучы өйдә ятлап килгән җавапларны эзләү белән шөгыльләнә.

Мин, кызыксынып, татар теленнән «Бердәм республика имтиханы»на әзерләнү тестларын карап чыктым. 90 битлек китапка тупланган сораулар «Кем миллионер булырга тели?» уенын хәтерләтте. Мин үзем коррекцион мәктәптә эшлим. Юри генә 5нче класс укучыларыннан шул китаптагы бер-ике сорауга җавап таптырып карадым. Алар «уң» сүзенең антонимын табу, калын әйтелешле сүзне, артык сүзне табыгыз дигән биремнәрне бик җиңел эшләде. 11нче сыйныф укучысы акылга сай бала дәрәҗәсендә имтихан бирергә тиеш микәнни? Менә шуннан килеп чыга инде үзенең автобиографиясен дә яза белмәгән укучылар.

Бала мәктәптә укырга һәм язарга өйрәнергә тиеш. Ә алар китап укымый. Китап укымаган баланың хисләре, уй-хыяллары, образлы фикерләү сәләте булмый, дөньяны күзаллавы чикләнгән, теле ярлы була. Язу кагыйдәләрен белүне тикшерү өчен 90 битлек тест сораулары нигә кирәк? Ул кагыйдәләр 11 ел уку барышында укучының канына сеңгән, калыплашкан булырга тиеш. Абстракт сораулар түгел, ә тормышка кирәк булган, практик язу ихтыяҗларын үтәү өчен кирәк булган белем кыйммәтрәк.

Ә сез беләсезме, ни өчен бездә рус балаларына татар телен өйрәтү барып чыкмады? Чөнки татарча сөйләшә белмәгән килеш аларга татар теленең грамматикасын өйрәтергә керештеләр. Кирәк идеме Ивановларга татар телендәге 6 килеш, аның сораулары, кушымчалары? Аларны белмәсә дә бик әйбәт яши ул. Әле өстәвенә диктантлар, иншалар яздыра башладылар. Өйрәтергә иде үзара сөйләшкәндә кулланыла торган 50-60 сүзне матур итеп әйтергә. 4-5 сүздән торган 40-50 җөмлә җитә мәктәп укучысына үз иптәше белән татарча сөйләшү өчен. Алып барырга иде музейларга татар халкының бөтен рухи-матди байлыгын күрсәтергә. Таныштырырга иде татар спектакльләре, китаплары, язучылары-шагыйрьләре белән. Инде соңга калынды. Татар телен прокурор итекләре белән таптап-сытып үткәннән соң, аның дәрәҗәсе бөтенләй төште. Мәктәпләрдәге 2 сәгать татар теле дәресләре 6 сәгать булган рус теле белән ярыша алмый. Рус ата-аналары үз максатларына иреште. Милләтнең үз мәгариф системасы булмау менә шундый аяныч нәтиҗәләргә, хәтта телнең бөтенләй бетүенә үк китерергә мөмкин.

Мәгарифтәге кризисның асылы гади – мәктәп бүген тормышка кирәкне өйрәтми, киләчәк заман кешесен тәрбияләми. Тормыш кешеләрнең бергәләп эшләүгә сәләтле, үзара аралаша, сөйләшә белүче кешеләр булуын, уйлый-фикерли белүен таләп итә, ә мәктәптәге укучыларның күбесе көннәр буе авыз ачып бер сүз эндәшми. Тормышта кешегә үз хокукларын белү һәм үзен яклый алуы торган саен әһәмиятлерәк, кирәгрәк була бара. Ә мәктәп тормышы, идарә итү, киресенчә, астагыларның өстәгеләргә берсүзсез буйсынуын таләп итә. Буйсыну булган җирдә курку барлыкка килә. Курку исә коллык психологиясен тудыра.

Бала үз теләге белән шатланып мәктәпкә килсә, үзе теләгән, яраткан фәннәрне өйрәнсә, үзе теләгән, хөрмәт иткән укытучы белән аралашса гына үзен чын шәхес итеп тоярга мөмкин. Мәктәптә балалар белән идарә итү системасы эшләнмәгән. Балалар белән идарә итә алмау – дәүләт белән идарә итә алмауга алып килә. Ришвәтчелеккә баткан, җинаятьчелек каны сеңгән, буш сүзләргә, ялган вәгъдәләргә корылган идарә системасы җәмгыятьнең череп-таркалып баруын күрсәтә. Җәмгыяте нинди – мәктәбенең дә шундый булмый хәле юк.

Безнең укучылар – күп санлы экспериментлар корбаны. Һәр чор баласында нинди дә булса тәҗрибә үткәрелә. Мәгарифтәге шикелле реформалар бүтән беркайда юк. Укучы мәктәптә сәламәтлеген ныгытса, туйганчы тамагын туйдырса, начар гадәтләрдән котылса, үзе яратмаган фәннәрне укымаса, ә укытучыга уртача яшәрлек хезмәт хакы түләнсә уңай якка үзгәреш бара дип әйтергә булыр иде. Мәктәп үлеп бара – берәү дә күрми. Артык эмоцияләргә бирелмичә гади һәм кыскача гына санап чыкканда алар түбәндәгеләр:

– Урта белем белән югары белем арасында бәйләнеш юк. Социологик тикшеренүләр ата-аналарның 3/2се һәм югары уку йорты укытучылары урта мәктәп тәмамлап килгән укучыларның белем дәрәҗәсе канәгатьләнерлек булмавыннан зарланалар. Алар югары уку йортына керүче абитуриентлар өчен махсус әзерлек курслары оештырырга мәҗбүр булалар.

Алга таба эшләр тагын да хөрти булачак. Мәгариф министрының беренче урынбасары С.Глушко һөнәри уку йортларында булачак сенсацион реформа турында чыгыш ясады. Урта һөнәри белем бирү мәктәпләрендә белгечлекләр ике тапкыр кыскарачак! Нәрсә хисабына? Мәсәлән, өч һөнәр төрен берләштерәчәкләр – төзелеш мастеры, арматурщик һәм слесарь – бер киң квалификацияле һөнәр булып «эреләнәчәк». Димәк, укыту сәгатьләре кыскарачак, уку йортлары ябылачак. Кызыкмы сезгә шундый нәтиҗә?..

– Югары белем бирүнең сыйфаты түбәнәйде. «Безнең югары белем системасы гадәттән тыш күп әзер уку материалын истә калдыру һәм үзләштерүгә корылган, – ди профессор С. Мясоедов (Русия бизнес белем бирү ассоциациясе вице-президенты). Европа һәм Америка системасы кирәкле материалны мөстәкыйль рәвештә үзлектән табарга, анализ ясарга, гомумиләштерергә һәм куелган проблеманы үзенә чишәргә өйрәтә.

– Югары белем бирүче уку йортлары елдан-ел хәерчелеккә тәгәри. Финанслау рейтингы буенча Русия кайдадыр 100нче урында тирбәлә. Белем бирүнең шундый хәлгә төшүе глобаль конкуренция шартларында үтә куркыныч нәтиҗәләргә китерәчәк. Фәннең башка илләрдән артка калуы – мөстәкыйльлекне югалту белән тәмамланырга мөмкин.

Мәсәлән, Кытайда соңгы бишьеллык план буенча фәнгә чыгымнар 17,5 тапкыр артачак! Бүген анда галимнәр саны Русиягә караганда 6 тапкыр, АКШка караганда 3 тапкыр күбрәк. Ышанасызмы, бер Кытай югары уку йортының бюджеты бөтен Русия мәгарифе бюджетыннан артыграк. Безнең илдән ел саен 10 мең иң яхшы белемле кешеләр чит илләргә китә.

– Бүген югары уку йортларында укучылар белем бирүне көтеп утыралар. Үзләре эзләнмиләр, үзбелем күтәрү белән шөгыльләнмиләр. Бакалавриат дигән нәрсә укытуның сыйфатын төшерде.

– Педагогика уку йортларына иң начар укыганнар гына бара. Аларның да 30-40%ы укытучы булырга хыялланмый, диплом кирәк булганга гына укырга керә. Укып бетергәннәренең 60-70%ы мәктәпләргә килми, башка эш урыннарын эзли.

– Югары уку йортларын тәмамлаучылар эш таба алмый интегә. Уку йортлары белән хезмәт базары арасында бернинди бәйләнеш юк. Бүгенге белем бирү системасы «профессиональ эшсезләр» әзерли.

– Урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында коррупция моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә үсте. Телим икән, фән кандидаты яки докторлык диссертациясен сатып ала алам. Интернетта дистәләгән сайт бу өлкәдә «хезмәт» күрсәтә. Югары уку йортларын җитәкләргә гыйлемле кешеләр түгел, ә бюджет бүләргә оста булган карьеристлар килә.

– Сәләтле балаларны үстерү өчен махсус мәктәпләр юк. Дәрестән тыш вакытта балалар иҗатын үстерү белән шөгыльләнү тулысынча түләүлегә әйләнде.

– Авыл мәктәпләрен ябу авылны бетерүгә алып бара. Аерым кешеләр кулында миллиардлар тупланган заманда мең сумнарга җан асрап ятучы мәктәпләрне ябу – илгә, халыкка каршы үткәрелгән әхлаксыз чара ул. Аз баланы укыту наданлыкка китерә дигән сүзләр чеп-чи ялган.

Алга таба берәр төрле уңай үзгәрешләр күрербезме икән соң? Минем үземә мәгариф арбасы һаман шулай юлсыз җирдән, түмгәкләргә бәрелә-сугыла тәгәрәр кебек тоела. Чөнки тормыш шуны күрсәтә. Бәлки, кемнәрдер хәтерли торгандыр. Президентның укытучыларның хезмәт хакларын арттыру турында май Указы (2012,7 май) бар иде. Чаллы укытучысы судлар аша йөреп, ала алды бугай бу акчаны. Шуннан бер ай безгә дә түләп алдылар. Һәм шуның белән, вәссаләм! Бүтән күргән юк.

Гыйнвар вакыйгаларыннан соң, мәктәпләргә директор киңәшчесе вазифасын кертәсе булдылар. Ул укучыларны урамнарга митингларга чыгармаска тиеш кеше булачак, имеш. Имеш дими хәлем юк. Әле хөкүмәт һаман да хакимияткә ышанмаган яңа буын үсеп җиткәнен аңламый. Алар телевизордагы Соловьев, Норкин, Шейн ише Кремль әнчекләренең чыгышларын карамый. Алар интернетта чынбарлыкны сөйләүче блогерларны тыңлый. Бернинди директорның яңа ярдәмчесе дә аларны урамга чыгудан туктата алмаячак.

15нче мартта Президент указы белән Президент каршында фән һәм мәгариф Советы төзелде. Советның рәисе итеп, билгеле инде, Путин үзен куйды. (Аннан башка кем мондый җаваплы эшне башкарып чыга алсын?). Үзенең урынбасары урындыгына Д.А. Медведевны утыртты. Ярдәмчесе итеп, А.А. Фурсенконы билгеләде. Заманында «илгә талантлар кирәкми, илгә кулланучылар кирәк» дип белдергән кеше була инде ул. Иң гаҗәбе шул: Советта мәгариф министры С.С. Кравцов юк! Димәк, мәгариф тармагы тулысынча Медведев кулында булачак. Ул башкалар шикелле «булыр, ярдәм итәрбез» дип алдашып маташмас, «үз көнегезне үзегез күрегез» дип әйтеп ташлар кебек тоела миңа. Мәгариф министрларының Русиядә «халыкка хезмәт итүләре» ике елдан артыкка бармый торган иде. Монысын тагын да тизрәк сызып ташларга җыеналар ахрысы.

Ветеран укытучы Фәрит ВАФИН,

Арча районы, Яңа Кенәр авылы

Комментарии