Туры Тукаебыз иде…

Туры Тукаебыз иде…

Күңелем нидер сизенеп, 10нчы майда иртәнге якта телефонымны кабыздым. «Безнең Рәис Гыйльметдинов вафат» дигән смс килеп чыкты. Аптырап улыма карыйм: «Бетчи Рәис абыең вафат…»

– Яхшы кеше булган икән, Рамазан аенда киткән, – дигән җавабы мине айнытып җибәрде.

Әле 2 көн элек кенә университеттагы бер сабакташыбыз турында сөйләгәндә: «Бер общежитиедә яшәдек, – дидем дә, төзәтеп куйдым, – Тулай торакта, общежитиедә дигәнне Бетчи Рәис ишетмәсен».

Без 1972-1977нче елларда Казан дәүләт университетында, милли тормыш кайнап торган тарих-филология факультетының журналистика бүлегендә укыдык. Татар төркемендә авылча, бер оя булып яшәдек. Һәрберебезнең, зур гаиләдәге кебек, үзенә килешеп торган «псевдонимы» бар иде. Бүген сабакташлар телефонында Рәис Гыйльметдинов дип түгел, йә «Бетчи», йә «Гыйльми» дип язылганына ышанам. Бер төрле хәрефтән башланган сүзләрдән җөмлә төзергә дигәч, Рәиснең: «Без Бетчи белән бәрәңге базарына барганда багана башындагы бытбылдык балаларына балчык белән бәрә-бәрә бардык», – диюе булды, үзе гомерлеккә безнең Бетчиебез булып калды. Аннан, төркемдә ике Рәис булгач, кайсысы дип аныклап та торасы булмады.

Төркемдәшебез Фәйрүзә Мөслимова аптырауда. Күптән түгел Рәис аңа шалтыратып: «Флорид Әхмәтович (безнең журналистика кафедрасы мөдире – Н.В.) турында истәлекләр китабы басыласы иде, кайчан чыга икән?» – дип сораган.

– Күптән чыкты да, таралып бетте инде, – дигән Фәйрүзә.

– Шул китап кулыма керсә, үлсәм дә үкенмәс идем, – дигән Рәис.

Бардадагы тагын бер егетебез Эльмарт Уразовка 5нче май көнне шалтыратып:

– Флорид Әхмәтович турында истәлекләр китабы кулыма керде, – дигән.

Эльмарт сөйли: «Ул китап турында белми идем. Әлбәттә, ул китап миңа кермәс, Ходай кушып, бер сиңа килгәч, аны бергәләп искә алырбыз», – дидем.

…Рәис тырышып укыды. Без фарсы теле өйрәнгәндә, ул немец теле укыды, ә гарәп графикасын үзлегеннән өйрәнде. Марат абый Мөлеков диссертация язганда, аңа булышу өчен, Китап палатасындагы Питрәч газеталарының гарәп графикасында язылганнарын да, латиницадагысын да иркен укыды. Матди мөмкинлекләре булып, аспирантурада калса, Рәистән чын тукайчы-галим чыгар иде. Әмма безнең Рәискә, без белгән Гыйльми Рәискә Тукай бүләген бирмәсләр иде. Бигрәк туры Тукай иде. Ул Флорид Әхмәтовичны нык хөрмәт итте. Аларның дуслыгының төп сәбәпчесе дә Тукай иҗаты иде бугай. Диплом эшен дә остазыбызда, «Тукай – журналист» темасына яклады. Ул чорда сирәкләрдә генә булган түбәтәйнең дә Тукайныкы төслесен алып киде (фотода). Рәис рус сүзләрен катыштырмый, дәрелфонун, фатир, әлбәттә, фәлсәфә, тулай торак дип сөйләште (узган гасырның 70нче еллары!). Ышанычлы дус иде. Рәиснең вафаты турында хәбәр алгач, Нәҗип Нәккаш шалтырата:

– Наилә, Рәис миңа бик якын кеше иде бит ул. Бүлмә идәнен сабан туе келәме итеп көрәшә идек…

Тулай торакта бер бүлмәдә Рәис хәзерге Тукай премиясе лауреаты Н. Нәккаш, РИУ ректоры Р. Мөхәммәтшин, Пермь крае Барда районы «Таң» гәҗите баш мөхәррире Э. Уразов белән яшәде.

– Рәис әтиебез кебек иде. Ул төп оештыручы, бүлмәне бизәүче. Бик бердәм, тату яшәдек. Җәмәгать эшләрендә актив булдык, үрнәк бүлмә булып, «күчмә» телевизорларга лаек булып яшәдек. Рәис турында әле сөйләп тә булмый, күңел тула. Шулкадәр көтелмәгән үлем, – ди Нәҗип.

Диплом алгач, Рәис Норлат районы «Дуслык» газетасына эшкә юллама алды һәм шунда төпләнеп калды. «Авыл хуҗалыгын, промышленностьны редакциядә иң әйбәт белүче генә түгел, эзләнүчән, кызыксынучан кеше буларак, белгечләрнең үзләрен дә өйрәтте. Колхозларның тәҗрибәсен чагыштырып күрсәтергә ярата иде, – диләр элеккеге хезмәттәшләре. – Туры кеше, принципиаль, холкы үзенчәлекле, әмма кешелекле булды, акчага, матди байлыкка кызыкмады».

Лаеклы ялга киткәч тә Рәис иҗаттан аерылмады. Норлатның данлыклы уллары Ишкинеевлар турында китап чыгарды. Район тарихы буенча өлкәннәр белән бергә әзерли башлаган китабы тәмамланмый калган. Кайбер журналистлардан аермалы буларак, Рәис күп гәҗит-журналлар алдырып укый иде. Һәрберебезнең иҗатына игътибарлы булды. Язмаларым чыккан кичтә хәзер ул инде миңа кинәт шалтыратып: «Битә (бусы – минем «псевдоним» – Н.В.), әйбәт язмаң чыккан, яз, ялкауланма, күбрәк яз!» – дип рухландырып тормас…

Рәиснең вафатын ишеткән сабакташлар шалтырата, аның турында күпме җылы, дөрес сүзләр сөйлибез. Һәрберебезнең иҗатына игътибарлы булган. Үзе район гәҗите конвейерына баскан да… эшләгән дә эшләгән. «Син бит җирдә басып эшлисең, язмаларыңны нигә республика матбугатына җибәрмисең?» – дип соралмаган. Хәер, җирле гәҗитләрдә эшләүчеләрнең мактанырлык бер өстенлекләре бар: кочак тутырып килгән матбугат арасыннан кешеләр иң әүвәл аларның хезмәтен кулына ала. «Ишкинеевлар турындагы китабыңны җибәр әле, Ирек ага Ишкинеев Чаллының мөхтәрәм кешесе, китабың турында Чаллы гәҗитенә языйм», – дип, нигә мин күңелен үстермәгән… Ә бит ул миңа Ишкинеевлар турында язуын әйткән иде… Рәхмәт Эльмартка, старостабыз Равил Исламшинның да соңгы көннәрен җиңеләйтеп, Башкортстаннан бирле барып йөрде, Рәис белән дә тыгыз элемтәдә булды.

Рәиснең үзенә хас холкы бар иде (һәркайсыбызда – үзебезнеке!). 1нче гыйнвар көнне туган көне белән котлап шалтыраткач, телефонны алмаска, йә булмаса, бүген минем туган көн түгел, мине шулай яздырганнар гына дияргә мөмкин. Бервакыт Фәйрүзә сөйли: «Бүген Бетчи Рәисне туган көне белән котламакчы булып шалтыраттым, алмый. Смс язып җибәргән идем, үзе җыйды. Беркайчан телефонны алмыйсың, үзең менә җыйдың, дигән идем, соң, «дустым» дип язгансың бит, ди». Тагын Флорид агабызның сүзләре искә төшә:

– Чын дуслык – студент еллары дуслыгы. Аннары портфель дуслыгы китә…

Без, КДУның 425нче төркем сабакташлары, әнә шундый ЧЫН ДУСТЫБЫЗны югалттык. 9нчы май кичендә хәле кинәт авырайган әтисен улы Руслан дәваханәгә илтеп салган. Ә 10нчы майда җыйнак, төгәл Рәисебез, дөньялыктагы барлык эшләрен төгәлләп, мөселманча озакка сузмыйча, 43 ел элек үзе эшкә дип килгән Норлат җире куенына кереп ятты. Дустыбызның гаиләсенә, гомер буена апалы-энеле берсенә-берсе таяныч-аркадаш булып, туган ягында Балтач районы Борнак авылында гомер итүче Рәшидә апасына, якыннарына төркемдәшләр исеменнән сабырлык телибез. Аны белүчеләр Габделәхәт улы Рәис рухына догада булсыннар иде.

Университеттагы сабакташыбыз, 53 яшендә бакыйлыкка күчкән Нияз Акмалның шигырь юллары исәннәребезне уйландырырга бер сәбәп.

Бу дөньяда якты, җылы барын

Яшәр идем тәмам онытып. –

Йөз яктысы якын юлдашларның

Йөрәгемне йөрде җылытып.

Нишләр иде йөрәк, һәммәгез дә

Очрасагыз миңа берьюлы?

Яшермичә, зинһар, сез әйтегез:

Бирдем микән мин дә бер җылы?

Сезне уйлап, мин Кояшка карыйм,

Кояшта да сезнең җылыгыз.

Чатлар да күп юлда, ятлар да күп…

Очрашмасак – бәхил булыгыз!

«Йөз яктысы»

Наилә ВИЛДАНОВА,

Чаллы шәһәре

Туры Тукаебыз иде..., 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии