«Мин бүрене дә, бөкрене дә, сәламәт кешене дә уйнарга тиеш»

«Мин бүрене дә, бөкрене дә, сәламәт кешене дә уйнарга тиеш»

Спектакль тәмам... Сәхнә пәрдәсе инде ябылып өлгергән булса да, халык тамаша залыннан китәргә ашыкмый, алкышлавын дәвам итә. Гүя алар әлеге пьесаны тагын бер кабат карарга әзер. Хәер, спектакльне түгел, аның яңа йолдызын көтә алар. Ә ул озак көттерми. Әнә, микрофоннан ишетелгән авазлар театр бинасын тагын да ныграк алкышка күмәргә этәрә: «Каршы алыгыз, сәхнәдә спектакльнең төп герое – Анель Имамиев!»...

Бала чагыннан ук артист булам, дип янып йөргән Анельнең хыялы чынбарлыкка әйләнгән чак әнә шундый булып күз алдына килә. Юк, ул һичшиксез шундый булачак та! Әлеге егет бүген хыялына таба ныклы адымнарын ясый. Юлында туган киртәләргә, тормышның усал җиленә карамыйча, алга атлавын дәвам итә. Ә бит 15 ел элек бу егетнең аякка басачагы сорау астында була.

«ИКЕБЕЗГӘ БЕР ЙӨРӘК»

– Анель бик тырыш, уңган, Аллаһка шөкер. Бик иҗади да. Әйткән сүзендә тора. Бу ата-ана тәрбиясеннән дә киләдер. Мин үзем дә иҗатка гашыйк кеше, музыканы яратам, баянда уйныйм. Анельдә дә музыкага, сәнгатькә мәхәббәт уяттым, – дип башлады сүзен Анельнең әнисе Ландыш. – Аның белән икебезгә бер йөрәк безнең. Шулай шикелле. Ул шуның кадәр миңа охшаган. Һәрбер күзәнәге, уйлары, карашы, сыйфатлары – барысы да минеке сыман. Аның бер сыйфаты бар: ул ялганнан курка. Кечерәк чагында мине борчырга теләмичә, берәр нәрсәне яшерергә тырышса да, читенсенә, аның күңелендәгесе йөзенә чыга иде. Ахырдан уртага салып сөйләшә идек, хәзер дә шулай. Ул барысын да аңлый. Барлык серләрен миңа сөйли. Без аның белән якын дуслар кебек серләшеп утырабыз.

Анель үзенең олы тормышта кем булачагын яхшы белә. Хыялланып һәм максатларына ирешеп яшәүне дә үз итә. Җырчы, нәфис сүз остасы, артист, хоккейчы... Бу исемлекне озак дәвам итеп булыр, әмма боларның барысын да үзенә туплаган 16 яшьлек Анель Имамиевка 10 ай булганда ДЦП диагнозы куялар. Ул тиешле вакытта мүкәләми, тиешле вакытта тәпи китә алмый. Бу мизгелләрне Ландыш куркыныч төш итеп искә төшерә:

– Һәркемнең үз язмышы, билгеле. Әмма берәү дә үзенә шундый сынау килер дип уйламый. Анель – минем беренче балам. Табиблар аның диагнозы турында хәбәр иткәч, ни тойганымны үзем генә беләм. Шул көнне өйгә кайтып үксеп елаганымны да хәтерлим. Юк, үземне кызганып түгел. Баланың ни гөнаһы бар соң, дип өзгәләндем. Шул көнне үземә сүз бирдем: «Мин бу баланы аякка бастырырга тиеш», – дидем. Бүгенгәчә сүземдә торам.

Анель бирешә торган егетләрдән түгел. Бу сыйфатын сабый чагында ук күрсәтә ул. 16 яшенә кадәр өч операция кичерә. Өч айдан өч айга больница бусагасын таптый, тернәкләндерү үзәкләренә йөри. Аның сызлауларыннан акырып елаган тавышы әле дә колагында яңгырый ананың:

– Ул вакытта машинабыз юк иде. Дәвалау үзәгенә троллейбуста йөрдек. Ирем эштә. Мин иртән эшкә барган сыман аны күтәреп больницага чыгып китәм, кич кенә кайтам. Табиб нокталы массаж ясарга өйрәтте. Көненә дүрт тапкыр ясарга кирәк булгач, табиблар күзәтүе астында массаж ясарга өйрәндем. Аннары имтихан тапшырып, өйдә дә Анельгә үзем массаж ясый башладым. Табиблар көненә дүрт тапкыр ясарсың, дисәләр дә, мин улымны тизрәк аякка бастырам дип, күбрәк ясый торган идем. Тәнендәге аерым нокталарына баскач, Анель авыртудан акырып елый иде. Кайнана: «Баланы елатма инде», – дип кереп әйтсә дә, «Мин бит аның өчен тырышам», – ди торган идем. Үземнең үҗәтлегем аркасында без Анельне аякка бастырдык. Бер яшь ярым дигәндә йөреп китте. Үзе хәрәкәтләнә, йөри ала.

Теле дә бик иртә ачыла Анельнең. Бер яшендә 40 сүз белә, җөмләләр төзи башлый. Ике яшендә «Шүрәле» һәм «Су анасы»н яттан сөйли. Өстәвенә, бик кызыксынучан бала булып җитлегә. «Бер минутка йөз сорау бирә иде», – дип искә ала Ландыш.

– Кечкенәдән шигырь сөйләргә, җырларга яратты. 6 яшендә беренче тапкыр түләүле балалар бакчасына барды. Анда үзенең сәләтен күрсәтте. Шуңа бакчада узган бәйрәмнәр аның чыгышыннан башка үтмәде.

Имамиевлар гаиләсендә бер көн дә концертсыз үтми. Анель көн саен әти-әнисен һәм ике энекәшен үзенең җыр һәм шигырьләре белән сөендерә. Иң яраткан артистлары да бар егетнең – Салават Фәтхетдинов, Данир Сабиров, Айдар Галимов, Рифат Зарипов. Данир Сабировның пародияләрен яттан белә. Шуңа ияреп, үзе дә пародияләр күрсәтә. Ә 2018нче елда әнисе һәм берничә җырчы белән берлектә хәйрия концерты да оештырганнар. Анель – кичәнең иң көтеп алынган кунагы булган. Әлеге концертның тагын бер сезонын кую теләге белән янып йөри иҗади гаилә.

Хоккейда да сынатмый

– Җыр, биюдән тыш, следж-хоккей түгәрәгенә дә йөри Анель. Бу – мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен бозда кәшәкә уены. Әтисе иртәнге 4тә торып, аны хоккейга илтә. Хоккей иртәнге 6.00да башлана. Сәгать 8гә кадәр шунда шөгыльләнә, аннары мәктәпкә йөгерәләр. Дәресләрдән соң театр түгәрәгенә йөри. Аның буш вакыты юк, – дип көлә Ландыш. – Иң мөһиме: ул моның барысын да үзе теләп һәм яратып башкара. Моннан тыш, Кәрим Тинчурин театры канаты астында оешкан «Могҗиза» театр студиясенә һәм Казанның 78нче лицеендагы «Зеленая шуба» театр түгәрәгенә йөри. Соңгысында үзен режиссер буларак сыный. Аның язган әсәрләренең күбесе сәхнәләштерелде инде. Театрны үлеп ярата. Аның театрга булган мәхәббәтен аңлатып булмый, үлеп бетеп йөри. Рольләрдән курыкмый. «Могҗиза» театр студиясендә укытучыларның берсе – Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Ул балаларга рольләр бүлеп биргәндә дә, Анель: «Мин бүрене дә, бөкрене дә, сәламәт кешене дә уйнарга тиеш», – ди.

4нче декабрь көнне Кәрим Тинчурин театры тамашачыларын «Могҗиза» укучылары катнашында «Миһербанлык» спектакле белән сөендерде. Аның төп герое – Анель. Биредә ул үз-үзен уйнады. Хәер, уйнады дип кенә әйтү дөрес булмас, чөнки әлеге егет сәхнәдә яши, сулый. Юкка гына: «Театр – минем тормышым», – дими ул.

«ЯКЛАУЧЫЛАРЫ КҮП»

Анель – гаиләдә беренче бала. Ике энесе бар. Ландыш ир-атлар назына күмелеп, гаиләдә бердәнбер чәчкә булып яши бирүенә куана. «Кыз бала алып кайтырга теләсәм дә, Аллаһ Тәгалә Анельне яклар өчен ике малай бүләк итте, шөкер», – ди ана.

– Энеләре абыйларын бик ярата. Анель дә алар өчен үлеп тора. Үзара бик дуслар. Беркайчан да авыр сүз әйтмиләр, миңа ярдәм итәләр. Абыйларына берәр әйбер кирәк булса, йөгереп кенә алып килеп бирергә әзер торалар. Кызганыч, тик урамда аксаклап йөргән Анельне күреп, бармак төртеп көлеп китүче балалар очрый. Андый чакта: «Улым, ул аңламый, үскәч аңлаячак», – дип әйтәм. Бервакыт ул энесе белән кибеткә чыгып керде. Бу хәлләр турында миңа ярты еллап вакыт үткәч кенә сөйләделәр. Кыш көне булган бу. Бер малай Анельне карга төртеп еккан. Энесе аны яклаган. Мондый яклаучылары булганда, нәрсәдән куркырга ди? «Ник элегрәк сөйләмәдегез?» – дигәч, «Юк, әни, без – ир-егетләр, без үзебез хәл итәргә тиеш», – диделәр. Дуслары да күп аның, аралашырга бик ярата бит. Автобуста барганда да үзенә иптәш табарга мөмкин ул. Һәркем белән дә уртак тел таба.

Анельнең исеме дә үзенчәлекле. Исем – кешенең тормыш көзгесе, дип юкка гына әйтмиләр. Ә бу егетнең исеме үзенә туры килеп тора. Исемендә зур мәгънә ята: Ватан, туган як дигәнне аңлата. Казак теленнән тәрҗемә иткәндә, «ан» – җыр, ә «ел» – халык дигәнне белдерә икән.

– Ул – сәләтле бала. Аның киләчәге дә өметле. Бар хыяллары чынга ашар дип уйлыйм. Төшенкелеккә бирелми, моңаеп утырырга яратмый, тик кайчак уйга калдыра торган сораулар биреп куя. Әйткәнемчә, аңа 16 яшь. Борынга кызлар исе кергән чак бит. Социаль челтәрләр аша кызлар язгалый. Үзе дә: «Әни, төрле кызлар бар. Кайберләре әйбәт аралаша, әмма минем начар йөрүем турында белгәч, тиз генә югалалар», – ди. «Мин гаилә кора алырмынмы икән?» – дигән сораулар да бирә. Менә күрерсең, сине бик ярата һәм хөрмәт итә торган кешеңне очратырсың әле, дим аңа.

Ә беркөнне укый торган мәктәбенә бер инвалид апа килгән. Үзе креслода гына хәрәкәтләнә. Моңа да карамастан, ире, балалары бар. Анель аңа: «Сез гаилә коргансыз, мин дә шундый бәхеткә ирешә алырмынмы икән?» – дип сорау биргән. «Әй, энем, син шундый чибәр, акыллы. Алда сине матур киләчәк көтә. Бар да яхшы булачак», – дигән бу апа. Шул көнне өйгә куанып кайткан иде.

«АРТИСТ БУЛАСЫ КИЛӘ»

Үз яшьтәшләреннән аермалы буларак, Анель бик сабыр егет. Бу сыйфат аңа каян килгән дип аптырыйсы юк. Кечкенәдән үк авыртуны тоеп, аңа түзәргә өйрәнеп үскән ул. 16 яшендә олылар шикелле уйлый, алар сыман фикер йөртә.

– Анель «инвалид» дигән сүзне ишетә алмый. Поликлиникага кергәндә шлагбаум аркылы үткәндә: «Ачыгыз, мин инвалид бала белән», – дип ычкындырсам, «Әни, зинһар, алай дип әйтмә. Мин инвалид түгел. Мин дә шундый ук бала», – ди ул. Чират торганда да, чиратсыз кертәбез дисәләр, «Кирәкми, мин авыру түгел, мин көтеп торам», – ди. Ул барысын аңлый. Без аның шул сыйфатын яратабыз да. Әгәр дә ул үз эченә бикләнеп, мин авыру, дип яшәсә, безгә дә, үзенә дә бик авыр булыр иде.

Анель киләчәккә планнар да төзеп куйган инде. Хыяллары театр сәхнәсенә илтә. Артист булу – аның зур теләге. Тик 9нчы класстан соң театр училищесына керәсе килү теләге белән янып йөргән егетнең канатларын сындыручылар да очрый.

– Училище директоры янына кердек. Күрегез, аңлагыз, дип булса кирәк, студентларның ничек укыганнарын күрсәтте. Аннары үз бүлмәсенә алып керде: «Сезнең кебек балалар өчен мөмкинлекләр юк бездә. Сау-сәламәт балалар да ярты ел укыганнан соң, училищены ташлап чыгып китәләр», – диде. Мин аны аңлыйм: ул дөреслек белән очраштырды. Училище бинасы иске, анда лифт та юк. Хәзер йөргән театр түгәрәкләрендә арып китсәләр, утырып ял итеп алу мөмкинлеге бар, монда ул тудырылмаячак. Анель инде хыялларының чынга ашачагына өметен өзмичә: «Мин тырышырмын, «бишле»гә генә укырмын, алыгыз укырга», – ди. Директор: «Конкурс та зур бит. Ярар, беренче турдан үтәрсең, икенчесеннән дә. Ә бию туры бар, анда нишләрсең?» – диде. Училищедан чыгып, машинага утыргач, бер-беребезне кочаклап еладык. Шунда мин: «Булды! Елама! Төшенкелеккә бирелмә! Кайчан икәнен белмим, бәлки, үзем картаеп бетәрмен, әмма синең хыялларыңны тормышка ашырачакмын», – дидем.

Хәзер Анель 10нчы класста укый. 11дән соң Казан Мәдәният һәм сәнгать институтына керергә әзерләнә. Инде институт кысаларында оешкан түгәрәккә дәресләр алырга да йөри.

Анель кебек сәләтле балалар бихисап, тик аларның мөмкинлекләре чикле. Юк, йөри алмау, күз күреме начар булуга бәйле чикләүләр түгел бу. Үз хыялларын тормышка ашыра алмауда килеп туган чикләүләр. Ландыш та укырга ашкынып торган сәләтле балаларга дип училище яки институт кысаларында Анель кебекләр өчен аерым төркем җыя башлауларына ышана.

– Ишетми калмаслар дип өметләнәм, – ди ул.

Анельның тагын бер хыялы бар. Үсеп җиткәч, үзе акча эшли башлагач, студия ачарга тели ул. Шунда мөмкинлекләре чикләнгән балаларны театр серләренә төшендерәчәк. Хыяллан, булачак артист! Өмет кешене яшәтә ул. Хыялланырга кирәк, шул очракта гына хыяллар тормышка ашачак.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии