- 10.06.2023
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2023, №22 (7 июнь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Умартачылар урамында, ниһаять, бәйрәм: басуларны агулау сәбәпле кортлары кырылган умартачы зур агрофирманы судка биреп, җиңүгә иреште. Бу – соңгы 11 ел эчендә беренче шундый очрак, диләр «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасында.
Кырларны пестицидлар белән эшкәрткәндә аграрчылар тарафыннан тиешле таләпләр үтәлмәү аркасында бал кортларының күпләп агуланып үлү очраклары еш булып тора. Ләкин күпчелек очракта эш журналистлар язудан һәм сөйләүдән, умартачыларның зарланышуыннан узмый. Дүрт ел судта үз хокукларын даулап йөргәннән соң җиңүгә ирешү очрагы 2012нче елда Алабугада булган иде, дип искә төшерде «Татарстан умартачылары» оешмасы. Һәм менә быел кабат җиңү! Арча районы, Шекә авылы умартачысы Нурулла Закиров «Северный» агрофирмасы белән судлашты. 6 утырыштан соң Арча суды умартачы файдасына карар чыгарды: агрофирма агу сибү турында белдерү бирү кагыйдәләрен бозган, җитмәсә, кырларны эшкәрткәндә белдерүдә күрсәтелмәгән химикат кулланган, дип табылды. Хәзер ул зыян күргән якка 348 мең сум компенсация түләргә тиеш. Дөрес, әле карарны югары инстанциягә шикаять итү этабы узмаган. «Северный» агрофирмасы апелляциягә бирү мөмкинлеген кулдан ычкындырмаячак – монысы аңлашыла. Язма газетага әзерләп тапшырылганда, апелляциягә бирү-бирмәүләре мәгълүм түгел иде әле. Ләкин Нурулла Закиров та, аңа ярдәм иткән «Татарстан умартачылары» оешмасы да, бу этапка кадәр җиткәч, бирешергә уйламый. Ахырга кадәр барачакбыз, ди. Һәм намуссыз аграрчылардан зыян күргән башка умартачыларга да, көрәшсәң – гаделлеккә ирешеп була, дип, үрнәк күрсәтергә тели.
Шекә авылында кортларның агуланып үлүе турында «Безнең гәҗит»тә язган идек («Тырма сабын озынайту кирәк әле», 17 август, 2022, №32). Хәлнең ничек булганын кыскача исегезгә төшерәбез. Арча районы, Шекә авылында яшәүче умартачы Нурулла Закиров ике ел рәттән – 2021 һәм 2022нче елларда кырларны агулаудан зур зыян күрде. «Северный» җәмгыяте 2021нче елның 22нче июнендә басуын химик препарат белән эшкәртү сәбәпле, минем 32 ояда эшче кортлар кырылып беткән иде. Бу – кортларның 80 процентка якыны. Көч-хәл белән ул ояларны яңарттык. Әмма быел тагын шул ук хәл кабатланды: без белми дә калдык, янә 22нче июнь көнне агулау булган. Нәкъ Бөек Ватан сугышы башланган көнне бит. Әйтерсең «Северный» җәмгыяте фашистларча бал кортларына каршы сугыш ачкан», – дип ачынып сөйләгән иде былтыр газетабызга җиденче дистәне ваклап баручы Нурулла Закиров.
Хаклык эзләп, умартачының кызы Ләлә Шакирова йөрде. Беренче елны ул комиссияләр чакыртып, үлгән корт һәм агулау булган кырдагы үлән үрнәкләрен алып, Курск һәм Белгород шәһәрләрендәге лабораторияләргә җибәргән иде. Журналистларга да ул хәбәр итте, кырылып үлгән кортларны видеога төшереп, интернетта таратты. Проблемага игътибарны юнәлтте. Ләкин беренче елны тәҗрибәсе җитеп бетмәү сәбәпле, эшне судка ук җиткерә алмады. «Кыенлык шунда: лабораториядә «нинди пестицидларга тикшертәсез?» дип сорыйлар. Ә авыл хуҗалыгында кулланыла торган химикатлар мең төрле. Хуҗалык агрономы безгә дөресен әйтмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә нинди химикатка икәнен каян төгәл беләсең инде? Ә һәр төргә тикшертү – өстәмә акча. Лаборатория белгечләре әйтүенчә, еш кына төрле химикатларны бергә кушып, коктейль ясыйлар икән. Андый очракта нәрсәдер ачыклау тагын да кыенлаша», – дип сөйләгән иде ул вакытта Ләлә Шакирова.
Берәү булса, барыбер җиңеп булмый, дип, кул селтәгән булыр иде. Ләкин Ләлә Шакирова ул юлдан китми, ахырга хәтле барырга була. 2022нче елда да кортларны агулагач, акыллы эш итә. Комиссия белән берлектә алган үрнәкләрне Мәскәүдәге Үзәк фәнни-методик ветеринария лабораториясенә юллый. Башта үлгән кортларны гына тикшертә. Аларда нинди дә булса пестицид бармы икәнлеген ачыкларга куша. Анализ ике төрле химикат булуын күрсәтә. Шуннан соң ул химикатларның яшел масса үрнәгендә, ягъни «Северный» басуыннан алынган рапста булу-булмавын тикшерәләр. Җавапны ике ай тирәсе көтәргә туры килә. Чынлап та лабораториягә тапшырган рапс үрнәгендә агулаучы матдә табыла. Менә шуннан соң инде Ләлә «Северный» агрофирмасын судка бирә. «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы консультация ярдәме күрсәтә, юристлар табарга булыша, экспертиза бәясен һәм суд чыгымнарын капларга акча җыеша. Төрле җирлекләрдән битараф булмаган умартачылардан 135 мең сум матди ярдәм туплана. Шуңа да бу җиңү – Татарстан умартачыларының уртак җиңүе.
Ләлә Шакирова үзләре кебек зыян күргән умартачыларга киңәшләрен бирде. «Умарта кортларыгыз агуланып үлгән икән, аларны экспертизага җибәрергә кирәк. Үзең генә кортларны җыеп алдың да, интернетта эзләп тапкан лабораториягә җибәрдең түгел. Моның өчен махсус комиссия чакырыла, аның составына ветеринар, умартачылык буенча белгеч, Россельхознадзор яки Роспотребнадзор вәкиле, районның авыл хуҗалыгы идарәсе вәкиле, участковый һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе агрономы керә. Документларны дөрес итеп тутырулары кирәк, югыйсә судка барып җиткәч, кире борачаклар. Безгә бу комиссияне өч тапкыр чакыртырга туры килде, өченче тапкырында гына дөрес итеп тутырдылар. Экспертиза ясатканда финанс чыгымнары булачак, һәм нәкъ менә шул күпләрне туктата да инде. Беренче елны мин, тәҗрибәм булмау сәбәпле, үлгән кортларны да, яшел масса үрнәген дә, балны да бер лабораториягә җибәрдем. Бик кыйбатка чыкты – һәр экспертиза өчен 20 мең сумнан күбрәк түләргә туры килде. Болай эшләргә кирәкми. Үлгән кортларны һәм яшел массаны гына экспертизага бирергә кирәк. Кортта да, яшел массада да бер үк төрле агулаучы маддә булуын ачыклау да җитә», – дип уртаклашты ул.
Язманың башында «умартачылар урамында бәйрәм» дип яздык язуын, ләкин чын бәйрәм аграрчылар аларны санга сугып эш итә, кортларын агуламый башлагач булачак. Ләкин моңа ирешү өчен, дәүләтнең һәм авыл хуҗалыгы министрлыгының катгый чаралар күрүе, законнар чыгарылуы, аларны бозучыларны җәзага тартуны оештыру кирәк. Әлегә күпчелек кагыйдәләр закон түгел, киңәш рәвешендә генә бара. Киңәшкә бөтен кеше дә колак салмый. Шуңа да умартачыларның көрәшәселәре алда әле.
Фәнзилә МОСТАФИНА
Комментарии