Суга сәнәк белән язу Яки «Болонлы» баскычлар нигә кирәк?

Суга сәнәк белән язу Яки «Болонлы» баскычлар нигә кирәк?

Чит илләрдән калышмыйбыз дип, бездә ниләр генә эшләнми. Үзебезнең шартларга кулайрак булган, шул юнәлештә шактый зур уңай тәҗрибә тупланган белем бирү системасын чит илләрнекенә яраклаштыру да күп сораулар тудыра. Аңа карап кына башка илләрдә безнең дипломны санга сугучылар артты дип әйтүе кыен. Ә менә мондый вәзгыятьнең аяныч нәтиҗәләре югары уку йортларында гына түгел, яшь белгечләрнең эш урынында да үзен нык сиздерә.

Европа илләре «Болон декларация»сенә кушылганнан соң, югары уку йортлары 2011нче елда ике баскычлы югары белем бирүгә күчте. Аның беренче баскычы – бакалавр дәрәҗәсе – студент уку йортында 4 ел белем алганнан соң бирелә. Алга таба белем алу мәҗбүри түгел. Бу кадәресе белгечнең үзеннән тора.

– Элек югары уку йортын тәмамлаучы белгечнең дипломында инженер, агроном, икътисадчы яки башка һөнәр иясе булуы языла иде. Хәзер исә дипломда нибары «бакалавр» дип күрсәтелә. Бу бит суга сәнәк белән язган сыман. Белемең һәм белгечлегең күрсәтелмәгәч, нинди диплом инде ул? «Дәүләт хезмәт инспекция»се җаваплы эштә эшләүче белгечләрнең шушы юнәлештә югары белеме булуын таләп итә. Әйтик, аграр университетны тәмамлап, хуҗалыкта баш инженер булып эшләүчеләрне «белгечлегең туры килми» дип җавапка тартырга мөмкиннәр. Яисә дипломында бакалавр дип язылганнарга грант алу программасында катнашу да кыен. Аның бит үз шартлары, үз таләпләре бар. Хуҗалыкта озак еллар эшләгән баш инженерны дәүләт бүләгенә тәкъдим иткәч, «белгечлеге буенча эшләмисең», – дип кире борганнары булды. Закон буенча да җаваплы эшләр башкару өчен тиешле белемең булу шарт. Шулай булмаганда, «Гостехнадзор» яки башка кайбер оешмалар белән аңлашылмаучанлык килеп чыга. Бакалавр – югары белемнең беренче баскычы саналса да, бу турыда дипломда язылмагач, аннан ни файда? – ди Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш инженеры Ришат Нуриев.

Балтач районының «Дуслык» хуҗалыгында баш инженер булып эшләүче Рамил Гарифуллин, «Борнак» хуҗалыгыннан Рәдиф Нәҗипов, «Арбор»дан Рамил Зәйнуллин, «Кызыл юл»дан Ренат Нәбиев, «Тукай» хуҗалыгыннан яңарак кына «бакалавр» дипломына ия булган Владислав Григорьев һәм кайбер башка белгечләргә дә эш барышында шундый проблемалар белән очрашырга туры килгән.

Мондый хәлдән чыгуның юлы бармы? Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник бүлеге җитәкчесе Ришат Булатов әйтүенчә, югары уку йортын тәмамлаган белгеч шул ук юнәлеш буенча магистратурага кереп укый ала. Тик дүрт ел дәвамында көтеп алган белгечне кайсы хуҗалыкның тагын ике елга җибәрәсе килсен?

Әле бит югары белемнең икенче баскычы саналучы магистратурага да имтиханнар биреп керәсе. Ярый ла бюджет исәбенә укый алсаң. Түләүле булса, кыенлык тагын арта. Моның өчен булачак магистр елына 64 мең сум акча түләргә тиеш. Шунысы гаҗәп: магистратура тәмамлаучыларның дипломында да белгечнең тәгаен һөнәр иясе булуы турында язылмый.

Сорау туа: 4 ел университетта укып, гамәлдә югары белемгә ия булганнарга «магистратура» дип исемләнүче фәнни дәрәҗә нигә кирәк? Аларның һәркайсы фәнни юнәлешне сайларга җыенмый бит.

Балтач районында мондый хәлдән чыгуның башка юлын тапканнар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдүс Нәбиуллин әйтүенчә, хуҗалыкларда баш инженер булып эшләүче, дипломында белгечлеге күрсәтелмәгән яисә башка юнәлеш язылган белгечләрне алар «ТИПКА», ягъни «Татарстан Агробизнес кадрлары әзерләү институты» белән килешүләр нигезендә махсус курсларда укыта.

Институтның авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм цифрлаштыру кафедрасы профессоры Ринат Абдрахманов әйтүенчә, быел 26 кешелек беренче чыгарылыш та булган.

Балтач районыннан анда 8 белгеч укып, инженер-механик дипломы алган. Миңа аларның һәркайсы белән күрешеп, аралашырга туры килде. «Укырга кыенрак булса да, эш буенча кирәк бик күп белем бирелә», – диләр. Шуңа дадыр, быел «ТИПКА»да укырга теләк белдерүчеләр тагын да күбрәк булган.

– Хуҗалыкта эшләүче белгечләрне укуның барлык таләпләренә туры китереп төзелгән махсус программа нигезендә әзерлибез. Максатыбыз – белгечләрне төп эшләреннән аермыйча, тиешле белем бирү. Бер атна укыганнан соң, бер атна практика. Уку программасы тулысынча үтәлгәннән соң, һәркайсы дәүләт имтиханнары тапшыра. Аннары инженер-механик белгечлеге күрсәтелгән дипломнар бирелә, – ди Ринат Кадыйр улы.

Кыскасы, Европа илләре үрнәгендә дигән булып, югары белем бирүне нинди генә баскычларга бүлсәләр дә, заманча эшләргә теләге булганнарга җае да, мөмкинлеге дә табыла.

Камил СӘГЪДӘТШИН,

Казан шәһәре

Фотода: «ТИПКА»да укып, яңарак кына инженер-механик дипломына ия булган Балтач районы хуҗалыклары баш белгечләре профессор Ринат Абдрахманов белән һәрдаим киңәшеп яши.

Комментарии