Тәме әле дә истә

Тәме әле дә истә

Татарның иң халыкчан әдипләренең берсе Мөхәммәт Мәһдиевнең студентлар белән узган бер очрашуда: «Мин хәзерге авылны аңламыйм», – дип ачынып сөйләгәне истә калган иде.

Дөрес тә шул, шәһәр генә түгел авыл да үзгәрә. Әйтик, авыл өйләренең кайсында гына утын белән яга торган мич калды?.. Бетте ул. Сүтеп бетереп, өйне «культурный» ясадылар. Әле безнең якларда «путтовка» дип йөрткән, плитәле, кечкенә мичләр дә бар иде. Нигә алай дип йөрткәннәрдер, белмим. Дөрес исемен дә әйтә алмыйм. Менә шул кечкенә мич плитәсендә пешкән ашның тәмлелеге! Бернинди чит ил ашларына бирешми, әллә нинди оста пешекчеләр пешергән, әллә нинди деликатеслар белән беррәттән торырлык! Ә мичтә, чуенда пешкән аш диюгә авызыгызга сулар килдеме? Килер дә шул! Без бит авыл балалары, ул ашның тәмен әле дә тоябыз. Пешерер идек тә, әлеге дә баягы мич юк.

Теге, мич турында сүз башлаган идем бит. Кыш көне авылда көнгә ике тапкыр мич ягалар. Иртән мичкә ягып җибәрәләр дә, ул яна торганчы мал карарга чыгалар. Көн суык, һәр өйнең морҗасыннан төтен чыга. Тамаша инде, менә! Әни чыккач та, күршедәге әбиләрнең морҗасына күз сала – төтен чыкса, яхшы, әбиләр ялгызы, аларга күз-колак кирәк! Ашны кич ягылган мичкә тыксалар, иртән мичкә урталай ярып, туң май салып, кыздырырга бәрәңге тыгалар. Анысын «Сталин коймагы» дип атыйлар. Яки безнең якларда «төш» дип аталган төче күмәч пешерәләр. Кетердәп торган бәрәңге хәзерге чипсы ише химикатларны бер якка бәреп ега. Өстенә кыргый укроп – әнис орлыгын да сибеп җибәрсәңме!

Ә бәлеш, ә коймак! Эх, тәмнәре дә, исләре дә аларның башкача, үзгә. Урамнан узганда кемнең мичендә нәрсә пешкәнен сизеп, иснәп, аппетитны котыртып барасың инде. Иртән авылның икенче башындагы мәктәпкә төшкәндә болар барысы да баштан үтә.

Ә ипи, күпереп пешкән, әни пешергән ипи! Ул кетердәвек француз булкасын мактаучы рус шагыйрьләренең татар хатын-кызлары пешергән ипине тәмләп караганнары булмагандыр. Әгәр ашап карасалар, шул ипинең тәме өчен генә булса да татар кызларына өйләнерләр иде.

Әле тагын, һәр авылдагы кебек, безнең якларда да маллар суелгач, елга бер мәртәбә аш уздыру кебек матур гадәт бар иде. Хәзерге кебек, телефоннан гына әйтеп чыкмыйсың. Һәркайсының өенә кереп, чакырып йөрисең. Авыл зур әле ул вакытта. Әбиләр күп. Шуңа күрә берничә көн алдан исемлек барлыйсың. Иртәгә аш дигән көнне аны бер кәгазьгә язып, эшсезрәк кешегә тоттырып чыгарып җибәрәләр. Мин иң булдыксызы булганмындыр инде, ашка әйтү гел минем өскә төшә иде. Бу бик җаваплы эш, берәрсе килмәсә – әни иң беренче мине дапруслый, әйбәтләп чакырдыммы, әбинең үзенә әйттемме, вакытын дөрес әйттемме – җавап бирәсе була. Шуңа күрә, олы кеше кыяфәте чыгарып: «Килегез, әбизәтелне, яме. Килмәсәгез, үпкәлибез. Фәлән-фәлән вакытта», –дип, кат-кат кабатлап, әбинең ризалыгын алып кайтасың.

Ашка чакырганда тагын бер кыенлыгы бар, һәр ишегалдында диярлек йөргән эт – ул иң куркынычы. Ул балтырыңнан эләктергәнче өйалдына кереп өлгерергә кирәк. Чыкканда куркыныч түгел, хуҗалар озата чыга.

Әбиләр җыелды, матур итеп Коръән укылды, хәер өләшенде. Туган-тумача без бала-чаганы да онытмый – кулга 10, 15 яки 20 тиен көмеш акча суза. Кабат инде ашыкмый гына сыйлану башлана. Без дә кече якта аш көтәбез. Зур табыннан соң, чират бала-чагага җитә. Иртәнге биштән бирле кайнаган аш телне йотарлык. Аның артыннан ук итле бәрәңге, һәм иң тәмлесе – берничә төрле җимеш салып пешергән дөге бәлеше! Күпме борчуларын салып, ут йотып пешергән бәлеш ничек инде тәмле булмасын. Ул бит хуҗабикәнең йөзе! Бәлешеңнең ярмасы терерәк калса яки, киресенчә, изелеп бетсә – җир тишегенә кереп китәрлек буласың инде менә!

Монысын инде әбиләр ашый алмый, пакетка салып яки гәҗиткә төреп, өйгә алып кайталар. Гадәт шундый. Кунаклар таралгач, өстәл җыя башлаганчы утырып чәй эчәсең, күп итеп җимеш салып!

Әле үсеп җиткәч тә әни аштан алып кайткан бәлешне көтеп утыра идек. Әни аны өйдәге бала-чагага да, олы чагага да тигезләп бүлеп бирә, үзе ашамый. Ана кеше өчен бала һәрчак бала булып кала шул. Моны үзебез ана булгач кына аңладык!

Бәлеш ашау процессына әти генә катышмый. «Мин Вәләкә Мостые түгел», дип кенә җиффәрә. Бу кеше без үскәндә инде юк. Аны искә алуым рухына дога булып ирешсен, баллы, тәмле ашарга яраткан булса кирәк.

Әйе, әйткәнемчә, ашка телефоннан гына әйтәләр хәзер. Бәлеш тә газ духовкасында гына пешә. Өстәлдә ниләр генә юк! Тик элекке табыннар сагындыра, сезне белмим, ничектер. Әллә ниләр кыландырып пешергән пироглар безнең балачактагы балан пирогын алыштыра алмый.

Хәзер соңгы елларда өйдә дә җыймыйлар, мәчеттә генә уздыралар ашларны. Заманча булабыздыр диптер, мөнәҗәтләр җырлыйлар, бәет әйтәләр. Концерт кебек булып китә.

Ә сабыр, аз сүзле, шундый матур итеп Коръән сүрәләрен укыган Хафаса апа, тәмле телле Фәйзекамәр апа, беркайчан, беркемгә авыр сүз әйтмәгән Камилә әби, безгә иң яхшы теләкләрен тели торган күрше Хәлимә апалар әле без исән чакта безнең хатирәләрдә сакланыр.

Илһамия ГАФФАРОВА,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии