Көтә сезне газиз нигез

Авыл урамыннан үтеп барам. Берсеннән-берсе төзек, матур йортларны күреп, күңелем соклана, авылда яшәп калуларына сөенәм. Төзек йортларга карап, авылның әле җанлы тормыш белән яшәвен күрәм. Авылда төпләнеп калу һәм кешене сокландырырлык итеп яшәү өчен җирне, авыл хезмәтен яратырга кирәк шул. Тырыш, булдыклы хуҗалар яшәгән йорт үзенә ерактан ук чакырып тора. Ләкин авылда үз нигезен саклап калган, шул нигездә нәселен дәвам иткән кешеләр аз хәзер. Төп йортта ир бала төпләнеп калса, нигезнең киләчәге бар дигән сүз. Заманында һәр йортта 6-7 бала үстергән гаиләләрдә ким дигәндә бер уллары өйдә калып, нигезне саклады. Барлы-юклы акчага яшәсәләр дә, җир эшкәртеп, бәрәңгесен, яшелчәсен үстереп, мал-туар асрап, хуҗалыкны торгызып, тормышны алып барды. Нинди авыр вакытларда да сынатмадылар. Шул нигездә читкә киткән туганнарын җыеп, сыен куеп, бәлешен пешереп, туганлык җепләрен өзмәделәр. Шәһәр балалары җәй буе шул йортка кайтып, авыл һавасын сулап, инешендә су коенып, табигать кочагында булды.

Нигез шул ук вакытта туган телне, милли гореф-гадәтләрне дә саклады. Авыл балалары тәрбияле, сау-сәламәт, хезмәт сөючән булып үстеләр. Кечкенәдән әти-әнисеннән үрнәк алып, аларга охшарга тырыштылар. Тәрбия процессы уен-хәрәкәт, үз ишләре белән аралашу, табигать белән элемтәдә булу: печән җыю, урманда себерке, яфрак җыю, су буйларын җыештыру кебек эшләрдә катнашу белән алып барылды. Болар бар да аларда бары тик уңай сыйфатлар гына тәрбияләде. Кечене кече итү, олыны олылау, исәнләшеп йөрү, апа-абый, әби-бабай дип зурлап эндәшү – әти-әниләрнең сабаклары булды. Аларның балаларга аерым тәрбия биреп утырырга вакытлары булмады. Авыл мохите, кешеләрнең үзара мөнәсәбәте, холык-фигыльләре, үз-үзләрен тотышлары балаларга үрнәк иде. Авыл кешесе начар гадәтләргә тартылмады. Әти кеше гомер-гомергә гаилә башлыгы иде, аңа гаиләдә олы хөрмәт булды. Матди яктан тормыш җитеш булмаса да, балалар чиста, пөхтә йөрделәр. Белемгә омтылышлары көчле булды. Ул чорларда үскән авыл балаларының күбесе зур кешеләр, алыштыргысыз белгечләр, җитәкчеләр булып эшләделәр. Республикабыз, илебезнең төрле төбәкләрендә тырышып хезмәт иттеләр. Боларның барысы да авыл тәрбиясе нәтиҗәсе. Равил Фәйзуллин үзенең «Хәлең ничек, авыл?» дигән шигырендә «безне авыл кеше итте» дип яза бит.

Шушы уйларга батып, өйгә кайтып киләм. Урам тып-тын, бер кеше күренми. Әбиләр әйтмешли, «күзгә кырып салырга да беркем юк». Элек урам тулы бала-чага шау-гөр килеп уйный иде. Хәзер урамда балалар сирәк күренә. Һәркем өенә кереп бикләнде, күрше-күләнгә йомышка йөрү юк, чөнки байлык җитәрлек. Теше төшкән тырма кебек, урамнарда да йортлар сирәкләнде. Күбесендә карт-карчык. Күркәм гадәтләр онытыла бара. Үз туганын ничә еллар күрмәгән кешеләр бар, чөнки кунакка йөрешү бетте.

Авыл әкренләп бетеп бара. Күпләрнең буш өйләренә йозак эленгән. Ат җигелми, авылда аның аты да юк. Сабантуйга бүләк җыю өчен атны күрше авылдан алып кайталар. Әлегә сыерлар көтүгә йөри, сөт бәясе төшү баш саны кимүгә китерде. Авылларның ачы язмышы башланды. Клуб сүтелде, китапханә, медпункт бетерелде, бала-чага елдан-ел кими бара. Мәктәбендә 4-5 бала, соңгы өч елда авылда нибары бер бала дөньяга килгән. Авыл зиратында каберләр арта.

Ә нигезләр көтә. Туган җирнең газизләре нигезләрдән бизде, дибез. Кем биздерде, кем авылларны бетерү өчен тырыша? Өметләрне кем өздерә? Ник кайтмыйсыз, бер киткәннәр? Әни ялгыз, әти ялгыз, көтә сезне газиз нигез. Туфрак белән капланмасын туган йортың, туган нигез. Сезгә дәшәм, авылдашлар, таркатмагыз нигезләрне, бетермәгез авылларны. Авылларыбыз яшәсен иде.

Авылның тарту көче әле бетмәгән: челтерәп аккан саф сулы чишмәләре, бөдрә таллары, ак күлмәкле, яшел чуклы каеннары, сайрар сандугачлары, тургайлары, көзе, кышы, җәе, язы!

Әнкәйләрнең бишек җыры,

Әткәйләрнең чалгы чыңы,

Якыннарның каберләре,

Тарта сезне, кайтыгыз!

Авылда яшәү шартлары шәһәрнекенә караганда да уңайлырак. Саф һавасы ни тора! Авыл көтә сезне, кайтыгыз, авылларыбызны яшәтик!

Рузалия ИБРАҺИМ,

Арча районы, Мәмсә авылы

Комментарии