- 01.02.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №4 (29 гыйнвар)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Кеше күңеле – төпсез диңгез. Гомер буе бергә аралашып йөргән кешеләрне дә бик белеп бетермисең әле.
Роза белән без яшьтән таныш. Бергә университетка укырга кердек, кайчакларда ул яшәгән яңа бистәгә барып та йөрдем. Үз авыл егетенә кияүгә яшьли чыккан Розаның ул иреннән баласы булмады. Ире дә бик төпле кеше түгел иде – берничә елдан аерылыштылар. Соңыннан мин аның тол ике балалы иргә кияүгә чыкканын ишеттем.
Мин дә кияүгә чыктым һәм берничә ел бер-беребез белән хәбәрләшми тордык.
Берничә елдан, алган фатирларыбыз бер якка туры килеп, яңадан очраштык.
Роза ул чагында балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, бер кызы мәктәптә укый, икенчесе үзе янында бакчага йөри иде. Ул кызы мәктәптә укый башлагач, үзе дә мәктәпкә укытырга күчте. Кызларын кияүгә бирде, оныкларга куанып, аларның мәшәкатьләре белән яши башлады.
– Кеше бер бала табарга да курыккан чагында, ничек итеп курыкмыйча ике балалы кешегә кияүгә чыктың? – дип сорадым мин соңгы очрашуыбызда.
– Ничек чыкканымны үзем дә белми калдым, – диде ул. – Беренче ирем белән яшәгәндә, әтиләрдән бурычка алып, Брикетный дип аталган урында йорт салган идек, аның белән аерылгач, сатып, Мәскәүгә туганнарым янына китәргә җыендым. Уйлавым булды, ике кеше йорт карарга килделәр. Ары карадылар, бире карадылар, мин куйган бәягә килешкән дә булдылар, үзләре китмиләр дә китмиләр. «Бу җитди эшне аяк өсте генә сөйләшеп булмый», – дип чәй әзерләттеләр. Аларның кыланышы ачуымны китерде. Үзем завод тулай торагында тәрбияче булып эшләгәч, бүлмә биргәннәр иде.
– Мин монда яшәмим. Кайтып караштырып кына китәм, сатасы булгач, cуыткычка хәтле саттым, күмәч, вареньедан башка бернәрсәм дә юк, – дим.
– Алар булгач, әйбәт бит инде, – ди минем белән сөйләшкәне. Икенчесе бер сүз дәшми, сөйләшкәнне тыңлап кына тора.
Минем башта – йорт сату кайгысы, ә аларның башка кайгы икән.
– Без бүтән эш белән килгән идек, – ди минем белән сөйләшкәне. Менә безнең егетебез белән шундыйрак хәл. Хатыны үлде, баласы белән ялгыз калды. Начар кеше түгел, прораб булып эшли. Аңа өйләнергә кирәк.
– Ах, – мин әйтәм, – берсеннән яңа гына котылдым, тагын икенче элмәккә керергәме? Чәегезне эчегез дә тизрәк китегез. Минем кияүгә чыгарга җыенганым юк.
– Алай да тагын бер кат ныклап уйлагыз әле.
Кияү буласы егет бер сүз дәшми, мин дә аңа карамыйм. Алар чыгып киткәч, иркенләп тын алдым да, ишекләрне бикләп, үземнең тулай торагыма кайтып киттем.
Икенче көнне ул минем эшкә килде. Мин һаман үземнекен сөйлим. Ул исә миңа каршы бер сүз дә әйтми.
– Минем көндез кибеткә йөрергә вакытым юк. Базардан яшелчәләр аласы иде. Менә мин кирәкле әйберләрнең исемлеген яздым, зинһар алыгыз инде, сорар кешем юк, – диде дә, әйберләр исемлеге язылган кәгазьне һәм акча калдырып чыгып та китте.
Әбәт вакытында барып алып кайттым инде. Әйберләрне алгач, ул мине кызы янына җәйге лагерьга барырга чакырды.
Барасым килмәсә дә бардым .
Балалар ишегалдында уйнап йөриләр, куак төбендә бер кызчык уйнап утыра, башын кашып-кашып ала.
– Әнә, минеке, – диде ул.
Бала безне күргәч, йөгереп чыкты. Җәймә җәеп, алып килгән ризыкларны куйдык. Баланы алдыма утыртып, чәчен карап, бетләрен-серкәләрен үтердем. Башы тулы серкә, бет . «Гөлнара, кемең килгән», – ди тәрбияче.
– Бу минем әнием, – ди ул.
Башы кычытуы басылгач, тынычланып минем алдымда йоклап ук китте.
Кайтыр вакыт җиткәч, кереп кенә китәсе килми бит.
– Әнием, син тагын килерсең бит? – ди. – Кил, яме?
– Белмим шул. Эшләрем күп. Килә алырмын микән? – дим.
«Килмим», – дип кырт кистереп әйтә алмадым. Бала бит. Күзләрен мөлдерәтеп карап калды. Бүтән барып тормадым. Мәктәпкә барыр вакыт җитте. Тагын әтисе миңа килде.
– Беренче тапкыр мәктәпкә бара бит. Ни алырга да белмим. Булышмассыз микән? – ди. – Тагын акча калдырып китте.
Кибеттә белгән хатыным эшли иде. Аңа бардым. Ул кызның размерларын сорады, тик мин кайдан белим?! Соңрак, кызның үзен алып килергә килештек. Баланы җитәкләп килдем. Иң кечкенә үлчәмдәге күлмәккә дә кереп чума.
– Аңа нулевой үлчәм кирәк. Аларны аерым текмиләр, шулай да арасында килеп чыга. Мин сезне складка кертәм, шуннан үзегезгә ярардаен карагыз, – ди.
Кирәкле әйберләрне җыйдык. Аягына түфли алып кидердек.
Ул нулевой дигәннәре дә аяк йөзеннән. Өйдә аны биленнән кыскарттым.
– Мәктәпкә син дә илтерсең бит? – ди баланың әтисе Фирдәвес. – Синнән башка бармыйм!
Бармыйм дип тагын әйтә алмадым.
Иртә белән зур чәчәк бәйләме тотып аларга киттем. Звонокка кагылырга да өлгермәдем, аяк тавышын ишетеп, йөгереп каршыма чыкты.
– Әнием, килдеңме? – ди.
– Сәгать дүрттән сине көтә инде, – ди әтисе.
Таксига утырып, баланы мәктәпкә озата киттек. Ә ул мәктәп-интернат булып чыкты. Монда өйгә кайтмыйча яшәп укыйсын белгәч, ду куптарып, ишеккә сумкасы белән бәрә-бәрә еларга тотынды бу. Тагын алып кайттык һәм үзләре янындагы мәктәпкә килдек. Анда дәресләр башланган иде инде. Әтисе:
– Миңа эшкә соңга калырга ярамый, сез җайлагыз инде. Менә ачкыч, мәктәптән кайткач, бикләп китәрсез. Минем үземдә дә ачкыч бар, – дип китте дә барды.
– Нишләп соңладыгыз? Сез кеме соң? – диләр миннән.
– Бу минем әни, – ди бала.
Мин тагын берни дә әйтә алмадым.
Шулай итеп, баланы мәктәптән алып кайттым. Суыткычны ачып карасам, каткан сырдан башка берни дә юк, нәрсә ашаганнардыр.
– Мин китәм, син берәүгә дә ишек ачма, – дим.
– Мине дә үзең белән ал, мин үзем генә калмыйм, – дип елый бала.
Җитәкләп тулай торагыма алып кайттым.
Соң гына эштән кайткач, без өйдә булмагач, әтисе дә кайгырмаган инде. Минем белән икәнне белә бит. Иртә белән килеп алып, мәктәпкә илтте.
Ул көнне мәктәптән кайткач, мин яшәгән тулай торакка эзләп мине үзе килгән.
– Мин әни янына килдем, – ди икән.
Барыбер әни булырга исәбемдә юк.
Җитмәсә, Фирдәвеснең тагын икенче кызы булуы беленде. Ул аны алып килгәч, тагын минем янга килде.
– Туганыбыз өйләнә. Безнең яктан баручы бер кеше дә юк, миңа бармый калырга ярамый. Ике генә көн балалар белән калып тормассызмы? – ди.
Каласым килмәсә дә калдым.
Сабый бертуктаусыз астына сия-сия йөткерә. Минем кулда үлә бит бу, дип куркам. Төн кунгач, күршеләренә кердем.
– Апа, шундый-шундый хәл, нишлим икән, – дим.
– Якында гына поликлиника, шунда бар. Бүген шимбә, кабул итәләр микән? – ди.
Баланы күтәреп киттем.
– Бүген ял көне, берәүне дә кабул итмиләр, – ди регистратурада утыручы.
– Табыгыз табиб. Булмый калмас, мөдирне чакырыгыз, – дим.
– Ул да юк.
Тагын кайтып киттем. Баланы күкрәгемә кыстым. Нишләргә дә белмим. Үземнең балам булмагач, әллә нишләдем. Шулчак өстән бер тавыш ишетәм. Калын, ирләр тавышы.
– Кире бар!
Артыма карыйм, беркем юк.
Тагын ишетәм.
– Кире бар!
Өйгә кереп баланың юеш штаннарын алыштырдым да кире киттем.
Өстәлгә куйдым да:
– Теләсәгез нишләтегез, баланы калдырам да кайтып китәм. Үзегез җавап бирерсез, – дим.
Курыктылар. Китмәсен дип, ишекне бикләп куйдылар. Мөдире дә, тагын берничә табиб йөгереп чыкты. Сөйләшүләре үк икенче.
– Сез кеме буласыз? – диләр.
– Беркеме дә түгел.
Адресны сорап, баланың карточкасын таптылар. Әйбәтләп карадылар.
– Сез хәзер өйгә кайтыгыз. Балада – коклюш. Биш минуттан ашыгыч ярдәм машинасы килеп, сезне хастаханәгә алып китәр, – диләр.
Кайтып, аласы әйберләрне җыеп, үзем алып килгән пачкалы сыр, печеньены тыгып, ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә киттек.
Баланың миннән каласы килми. Дарулар биргәч, йөткерүе бераз басылды.
– Сез кеме? – дип сорыйлар тагын.
– Мин беркеме дә түгел, – дим, хәлне аңлатам.
50 көн ятты. Бер көн дә калмыйча янына барып йөрдем. Ике көнгә генә дип киткән әтисе 5 көннән соң гына кайтты.
Соңыннан:
– Үлә инде бу бала, минем күз алдымда үлмәсен, дип кайтып киттем, – дигән иде.
Хастаханәдән кайткач, тагын тиз генә ташлап китә алмадым. Әтиләре белән ике арада әле берни дә юк. «Кияүгә чык» дими инде, алай дисә дә, чыгармын дигән уй да юк, күземә карап торган сабыйларны ташлап та китә алмадым. Бала терелгәч, өч-дүрт көн дә яшәмәдек, миңа кайтып йөрергә якынрак булсын дип, икенче фатирга күчендек. Анда минем әле беркем түгеллегемне белмәделәр дә. Ә ир белән хатын булып, ике айдан соң гына яши башладык. Язылышуын да бергә яшәгәнгә 8 ел үткәч кенә барып язылыштык. Шуннан соң балаларны үземнең кызларым итеп рәсмиләштердем.
Хәзер Гөлнара:
– Сезне мин өйләндердем бит, – ди. Ә элек алар янында булмавымны ул бик каты авырганга киткән дип белә иде. Шуңа да:
– Әнием, син бүтән авырма, яме? – ди торган иде. Ул мине авырып, тагын юкка чыгар, дип бик озак куркып йөрде әле.
Фирдәвес балаларны миңа ташлады да, аларны тәрбияләү эшенә кысылмады. Балаларның әнисе ягыннан туганнарын кыстырмады. Мин дә:
– Әгәр таяк тыгып йөрсәләр, кайтам да китәм, – дидем.
Үлгән әниләренең әнисе дә:
– Ул хатын балалар өстеннән йөреп килмәде, кысылмагыз, – дип тыйды.
Роза шуларны сөйләде дә көрсенеп куйды.
– Менә шулай. Кемнең кадерлеләре кем кулларына гына калмый. 28 яшеңдә җир астына кереп ят әле. Әниләренә бала табу түгел, кияүгә дә чыгарга ярамаган. Күрәчәктер, әйткәнне тыңламаганнар. Икенче балага узганын да соңга калып кына белгәннәр, берәүгә дә сиздермәгән. Фирдәвес үзе дә әүлия булмады, салырга да яратты, акчага да артык рәхәтләндермәде. Үзе начар да түгел иде, гомер буе эшчеләр арасында йөрсә дә сүгенә белмәде, мине мыскыл итеп, өстемнән йөрмәде. Теге йортымны сүткәч, бер бүлмәле фатир биргәннәр иде, шуны арендага биреп, акчасын шушы балаларны кеше итәргә тоттым, икесенә дә югары белем алдырып, туйлап кияүләргә бирдем. Гөлнарамның улы – инде җиткән егет, Фәридәмнең дә улы беренче сыйныфны тәмамлады, икенчесе дә мәктәпкә барырга җыена, – диде. – Әтиләре генә юк инде…
Бәхет күктән төшми. Һәркем аны үзе ясый. Туры сүзле, игелекле, кеше өчен җанын бирә торган беренче карашка кырысрак тоелган дустым Роза Гавариева үзе бик нечкә күңелле, кешелекле. Балаларын ныклап аякка бастырды, үзе соңгы елларда Казан шәһәренең 34нче мәктәбендә балалар укытты. Хәзер пенсиядә булуына карамастан, укучылары аның белән аралашып, кадер-хөрмәттә яши.
Ә балалар? Алар аның үз әниләре түгел икәнен җиткән кыз булгач кына белделәр һәм шуны белгәч, аңарга ихтирамнары тагын да ныграк артты гына.
Сәмига СӘҮБАНОВА.
Комментарии