ЗӘЙГӘ ЧИРАТ КАЙЧАН ҖИТӘ?

ЗӘЙГӘ ЧИРАТ КАЙЧАН ҖИТӘ?

Матбугат шаулый торгач, ниһаять, районы хакимен эшеннән азат иттеләр. Элеккеге глава Әгъләм Садретдинов, Экология министры булып киткәндә, вакытлыча гына куеп торганнар иде, бу вакытлылык 6 елга сузылды. Ә бит Әбүзәровны алай озак тотмасалар, республикабыз чираттагы тапкыр бөтен Русия алдында хурлыкка калмый, Мәскәү Кремле Татарстанга басым ясардай тагын бер «сәяси сөял»гә ия булмый иде. Карап торышка колхоз рәиседәй генә главаның комсызлыгы үзенә күрә генә булып чыкмады бугай шул – сасысы бөтен илгә чыкты. Дөрес булса, аны күптән алып ташламавы өчен Президент Р.Миңнеханов бик үкенгән ди…

Ярар, үткән эшкә – салават, соң булса да, уң булсын – Буа хакиме эшеннән азат ителде. Шунда ук халкы активлашты: «Тырыша торгач Буаныкын кудылар, безнең Воропаевага кайчан чират җитә икән?» – дип шалтыратучылар күбәйде. «Безнеке турында бер сүз дә ишетелмиме?» – дип зәйлеләр главаларының хәлен белешеп кенә торалар. Мин инде: «Иншалла, аны да куарлар, мәңге глава итеп тотмаслар», – дип җавап бирә торам. Әмма Татьяна Васильевна кебек «мөхтәрәм вә уңган» хакимәнең әле дә булса кәнәфи биләп утыруына үзем дә халкыннан ким аптырамыйм. Ник асрыйлар аны?

Югыйсә, ул идарә иткән чорда Зәй «депрессив» регионга әверелде дияргә була. Соңгы елларда гына да ике меңгә якын эш урыны югалткан район бит ул. Ә яңалар булдырылмый, булдырырга теләүчеләргә аяк чалына. Хәтта эшләп торган, стратегик әһәмияткә ия булган икмәк заводын да ябылу дәрәҗәсенә җиткереп, хуҗаларын сатып качарга мәҗбүр иттеләр. Кемгә сатканнарын әйтеп тору кирәк түгелдер дә инде: хакимият белән үтә дустанә мөгамәләдәге эшмәкәргә дип беләм…

– Икмәк заводы җитәкчелегенең үз эшмәкәрлеген сатып китмичә башка чарасы калмаган иде инде. Алар башта кредитларга батып заводны яхшырттылар, яңа җирләр алып куйдылар, ләкин хакимият читләрне үз итте, башка шәһәр һәм районнарның икмәк пешерүчеләренә чикләрне ачты. Нәтиҗәдә, Зәй үзенең икмәгеннән коры калды, – ди Соцпроф профсоюзларының Зәй бүлеге җитәкчесе Валерий Алейкинов.

Әле кайчан гына аның үзенә дә шәхси эшен ачуда хакимият шактый аяк чалган иде. Хәтта, Зәй районы хакимияте каршына пикетка да чыгарга туры килде. Бары бу төбәккә Соцпрофсоюзлары килү генә эшне җайга салды. Әмма профсоюзлар гына бөтен районны тәртипкә салып бетерә алмый, хакимиятнең кешеләр өчен эшләргә, аларның тормышын җиңеләйтергә, бюджет акчасын мөмкин кадәр халыкка файдалырак максатларда исраф итәргә отылышы булу лазем. Ләкин мин Зәйдә боларның берсен дә күрмим.

Әгәр районның халыкны социаль яклау бүлеге мөдире үз әнисенә суд карары нигезендә алимент түләп тора, үз кредитын да түләүдән качып, аны поручительләрдән түләтә икән, бу төбәктә халыкка игелек эшләрдәй хакимият хакында сүз йөртеп буламы? Юк! Шуңа да, районда эш урыннары еллап түгел, айлап кими, кешеләр күрше район-шәһәрләргә йөреп эшләргә мәҗбүрләр, ә яңа эш урыннары булдыру белән мәшгуль кеше күренми генә түгел, хакимият бу хакта сүз дә алып бара алмый. Чөнки ниндидер позитив үзгәрешләр кертүгә бу хакимият сәләтсез. Моны аңлап районнан үз теләге белән инде ике башкарма комитет рәисе качты. Дүрт ел эчендә күбрәк түгелме?! Башта Рөстәм Сәләхетдинов китеп барды. Шушы көннәрдә генә Альберт Газизҗанов вазыйфаларыннан баш тартты. Бу хакимә Воропаеваның начарлыгы хакында сөйләүче фалмы, әллә качучыларның булдыксызлыгын күрсәтүчеме? Миңа калса егетләрнең гаебе юк. Чөнки Рөстәм Сәләхетдиновны Зәй халкы әле дә сагынып искә ала, аны үзләренә глава итеп җибәрүләрен теләүчеләр дә бар. Татьяна Воропаева калса ярар иде, диючеләрне генә күргәнем юк, әмма андыйлар да бардыр дип беләм. Ул бит үзенә тугрылык саклаучыларның гөнаһларын «күрми», әле хуплап ук тормыймы икән?

Әйтик, Зәй үзәк хастаханәсе баш табибы Владимир Гуровка ни кыланса да килешә бугай. Ул инде узган ел бер гаепсез табиб Илдар Харисовны эшеннән куып, эш судка барып җитеп бер кат үзен күрсәтеп алган иде. Нәтиҗәдә, суд Илдар Мисхәт улын эшенә кире кайтарды, әмма аңа һәм аны яклап чыккан табип Наил Әюповка карата бүген дә хаксызлык кылына икән.

– Безне бүген бары тик коры окладта гына тоталар, өстәмә кизүләр, өйдә кизү торулар бирмиләр. Гаризалар да язып кертеп карадык, баш табиб әйтте: «Сезнең кизү торуыгызда ихтыяҗ юк». Шуңа күрә хәзер Наил Әюпов Чаллыдагы бер хастаханәгә барып эшләп йөрергә мәҗбүр, ә мин рөхсәт ителгән кадәр генә эшлим. Табибның кизүләрсез генә хезмәт хакы исә, тормыш алып барырга җитәрдәй түгел, – ди Илдар Харисов.

– Мин Чаллыда эшләп йөрим, ә биредә бер табибыбыз укырга киткәч эшләргә кеше җитми башлады. Баш табиб Гуровка бу эшне бүлеп бирү дөрес булыр иде дә бит, юк – Әлмәттән анестезиолог чакыртты. Аны машина барып ала, илтеп куя. Күпме бензин ягыла, күпме машина куыла, ә мин читтә эшләп йөрим. Монда мантыйк кайда? – ди Наил Әюпов.

Әйтергә кирәк, Илдар Харисов та, Наил Әюпов та – 25 еллап эшләгән тәҗрибәле табиблар. Әмма бу кешеләр хастаханә җитәкчелегенә каршы чыктылар, район хакимиятенә каршы сөйләделәр, шикаятьләр яздылар, судлаштылар, димәк, боларны изәргә, эшләтмәскә, аз хезмәт хакына йөртергә кирәк. Мөгаен, бусы Зәй төбәгенең үзенчәлегедер. Ләкин мин салым түләүче буларак үземнең сәламәтлек саклауга түләгән акчаларымның авырулар файдасына тотылуын телим, ә Әлмәттән Зәйгә табиб ташып, бензин ягып, машина куып йөреп Гуровның үч алуы өчен түгел.

Хәтта шушы кечкенә генә мисал да, районда казна акчасының ничек әрәм-шәрәм ителүе хакында сөйли. Ә бит шул ук сәламәтлек саклау өлкәсендә генә дә бу акчаны тиешенчә кулланыр урыннар җитәрлек.

– Миңа бер «ашыгыч ярдәм» машинасы шоферы килде. «Воропаевага әйт әле, баш табиб Гуров минем машинага «ступица подшипниклары» алсын. Алайса никадәр әйтеп тә үзе алмый, ә подшипник тузды. Көн саен чакыручылар янына чабабыз, көннәрнең берендә бөтен экипажыбыз һәм авыру белән һәлакәткә юлыгуыбыз да бар», – дип сөйләде ул. Безнең район «ашыгыч ярдәм» машиналары кышын да җәйге көпчәкләр белән йөриләр. Авырулар ташый торган машина өчен бу куркыныч дип уйлыйм, – ди Валерий Алейников.

Кыскасы, Зәйнең бүгенге көне бер дә өметле түгел диярлек. Кемгә генә килеп кагылма – барысы зарлана. Районны бу депрессиягә кем китереп җиткерде? Хакимә Татьяна Воропаева дип уйлыйм. Димәк, кемне матур итеп пенсиягә озату кирәк? Тагын шул ук Воропаева ханымны! Югыйсә ул районны бөтенләй үк таратып бетерергә мөмкин. Шулай ук тагын Татарстанны хурлыкка калдыру куркынычы да бар. Әгәр Зәй халкы федераль матбугатка мөрәҗәгать итсә, нишләрбез? Әлбәттә, Татьяна Васильевнаны эшеннән алырлар, әмма республиканың имиджы инде бозылыр. Моңа юл куймаска иде. Бу районның түрәләре белән инде федераль матбугат кызыксына. Бигрәк тә, үз анасына алимент түләүче, үз кредитын кешегә түләтүче социаль яклау бүлеге мөдире (!) Эльмира ханым Хуҗина һәм үз табибларына эш бирмичә, чит шәһәрдән табиб ташып йөрүче баш табиб Владимир Гуров белән федераль телеканаллар кызыксына. Әгәр якын араларда район хакимияте үзе тәртип урнаштырмый икән, аңа киңәшләрне федераль матбугат аша бирербез дип торам. Аннан соң инде хөрмәтле вә гыйззәтле хакимәбез Татьяна Воропаева президентка ничек җавап бирәсен үзе чамалар. Мөгаен, «аның чираты җитү» шушыдыр…

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии