ҖИТТЕ, ТАЛАШМАГЫЗ!

ҖИТТЕ, ТАЛАШМАГЫЗ!

Быел газетабызның 27 июль санында , Олы Кариле авылындагы җир бүлешү проблемалары турында («Баз – синеке, җире кемнеке??») язган идек. Кыргызстаннан күчеп кайткан Кәүсәрия апа Зиннәтуллина әйтүенчә, күршесе аның җирләрен үзләштереп куйган һәм ул аны кире кайтармакчы. Күршеләрнең мунчасын суд карары белән үз бакчаларыннан алдыртканнар инде, хәзер аларның базы Кәүсәрия апа җире астында утыра икән. Хәер, без бу язманы әзерләр өчен Олы Карилегә барган көнне килгән җир үлчәүче Илгиз Загиров ул базның дөрес урнашуын һәм чит-як җиренә кермәвен раслады. Әйтәм ич, мин җир үлчәүче түгел, шуңа күрә, кемнең хаклы булуын кистереп әйтә алмыйм, тик ике якның да баз өстендәге җирне үзенеке дип санавы, читтән карап торганда кызык та, кызганыч та. Кәүсәрия апага күрше булган Нурия апа Хәйретдинова гомер буе колхозда эшләвен, пенсиясе аз булуын, җир өчен дә акчасы булмавын әйткән иде. Без бу темага йортның варисы саналган Илнар Галиәхмәтов белән дә телефоннан сөйләштек ул чакта. Авыл җирлеге сәркатибе Рәдифә апа да: «Алар монда кайтып тормый, тавышны да кирәкмәгәнгә кубардылар. Гомер буе колхозда эшләгән карт кешеләрне тынычлыкта яшәтмиләр. Бакчаларындагы «галәмәтствоны» күрегез! Барыбер җирдән файдаланмыйлар, һаман җир бүләләр. Акчаны кая куярга белмиләр – дөресе шул. Кермәгән баз алар җиренә, Илгиз күрсәтте бит», – дип Нурия апаны яклады. Ә менә авыл җирлеге башлыгының бу эшкә бөтенләй катнашы булмагандай, ике-өч өй аркылы качып торуын, авыл кешесенә атап «мин алар белән сөйләшеп тә тормыйм», диюен күреп, бөтенләй акылдан язам дип торам. Шул авыл җирлеге башлыгы Фарук Гарифуллин барысын да үз кулына алып, ирләрчә мәсьәләне кабыргасы белән куеп, тиз арада хәл итсә – менә булыр иде кеше! Ә болай бармакка бармак сукмыйча, «минем «представитель» – Рәдифә», диюләре башка сыймаслык хәл!

Кыскасы, менә шушыларны бәян итүче язмам басылгач та, миңа Олы Кариле авылыннан Кәүсәрия апа шалтыратты.

– Сез язуын дөрес язгансыз да бит, әйтеп бетермәгәнсез. Мин ниндидер тиран булып калганмын. Нурияне колхозда эшләде, дигәнсез, мин дә 9 ел колхозда эшләгән кеше, – диде ул. Кышын Канашка кадәр җәяү барып, урман кискән кеше мин! Әтием дә колхозда мактаулы мал табибы булган, әнием дә – мактаулы колхозчы. Ике апам һәм мин дә – сугыш һәм хезмәт ветераны. Бүген минем хокукларым кысыла. Авыл җирлеге башлыгы Фарукка: «Күршем Илсур Хәйретдинов капка төбемдә көмешкә сата», – дигәч, «Синең капка төбең юк», – дип кенә җавап бирде. Бу йорт 100 ел элек минем бабам тарафыннан салынган булса да. Хәйретдиновлар мине моннан куарга тели. Бервакыт төне буе түбәмә таш аттылар. Яшелчәмә агу сипкәннәрен күрдем. Ишегалдымнан бөтен әйберне урлыйлар, йортка кереп газ плитәмне дә алып чыкканнар. Аларның мунчасы безгә якын гына тора. Анда резин әйберләр ягалар, төтене безгә керә. Мине гел күзәтәләр. Ишегалдымда зур тимер баскычларын тоталар. Түбәмә менеп, аны кубардылар. Йортымны яңгыр вакытында су басты. Яңадан түбә ябу миңа 100 меңгә төште. Үз җиремне саклап калу өчен яңа баганалар куеп, койма тотып, шуны рәшәткә белән әйләндереп алган идем. Бер ел элек ул рәшәткәне алдылар, ишегалдымдагы зур агачны корытып кистеләр. Тагын ике метр җирне алмакчы булалар…

Кыскасы, Кәүсәрия апа бик күп әйберләр сөйләде миңа. Боларны мин Олы Карилегә баргач бер ишеткән идем инде. Газетада урын чикләнгән булу сәбәпле, күргәннәрнең күп өлеше язмага керми дә кала. Бу очрактa да шулай булды. Әлеге вакыйгалар турында Нурия апа белән дә сөйләшкән идек. Әлбәттә, алар боларның берсен дә расламый. Әле Нурия апа үзе үк бер вакыйганы сөйләгән иде ул чакта:

– Безнең коймадан аларның ишегалды күренеп тора. Шулай бервакыт чыккач, боларның йорт ишеге ачык булуын күреп алдым. Киткәндә ябарга онытканнардыр, дип уйладым. Керергә батырчылык итмәдем, авыл җирлеге сәркатибе Рәдифәгә шалтыраттым. Аны да безгә сылтап калдырганнар иде, имеш без ачып кергәнбез. Соң, сеңлем, бар гаепне дә бездән күргәч, хәзер нәрсә булса да куркып торабыз инде, ишек ачу түгел, бакчага чыгарга куркабыз алар монда булганда, – диде ул.

Бу вакыйгалар бик ардырды, дөресен генә әйткәндә. Дуслашасы килмәгән, сугышып яшәргә күнеккән халыкны без ничек дуслаштыра алабыз, әйтегез әле?! Үзара килешеп, җирегезне межалатыгыз да, вәссәлам. Коймагызны биегрәк итеп корырга да онытмагыз – бер-берегезне күрмәс өчен!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

  ҖИТТЕ, ТАЛАШМАГЫЗ! , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии