КУЛЫҢ БЕЛӘН БИРГӘННЕ…

КУЛЫҢ БЕЛӘН БИРГӘННЕ…

«Кулың белән бирәсең, аягың белән йөреп аласың», – диләр әҗәткә биреп торучылар. Чынлап та, никтер шулайрак килеп чыга, үземнең сынап караганым бар: беркайчан да әҗәтне билгеләнгән вакытында кайтармыйлар. Иң кызыгы, бу күп очракта юклыктан да булмый. Кайчакта ялгыш кына очрашкан җирдән искә төшерәсең, кесәсеннән ала да бирә! Акчасы булгач, ник еллар буе сузып йөрткән соң? Менә монысын аңлый да, аңлата да алмыйм.

Түбәндә сөйләнәчәк вакыйгаларда да сүз әҗәтләр хакында барыр. Вакыйгаларның каһарманнары барысы да якташларым – Биектау районы кешеләре. Монысы бераз кәефне кыра, әлбәттә…

«ПРАВА» БӘЯСЕ

Динар кичтән шашлыкка барып, бераз эчеп кайткан булса да, иртән рульгә утырырга мәҗбүр була. Әтисе Альфред абзый өйдән куып диярлек чыгарып җибәрә: «Мин кешеләргә сүз бирдем, аларда бүген Коръән ашы – Казаннан кунакларын алып кайтырга кирәк», – дип, перегар исе килеп торган улына машина ачкычларын тоттыра ул.

Югыйсә начар юлда да йөрми бит инде егет – ашка кунаклар алып кайта. Юк, гөнаһ шомлыгына, юлына ЮХИДИ хезмәткәрләре очрый. Малайдан килеп торган «затлы» исне алар да сизеп алалар… Бу очрашуның нәтиҗәсен чамалыйсыз инде – ел ярым машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә Динар. «Юк, эчмәдем, кефир гына эчкән идем», ише сүзләр белән акланып, ялганлап маташмавы истә тотылгандыр, шуңа өч елга ук алып куймаганнардыр.

Ләкин Динарның әнисе Әлфия ханымның гына Казанның бер шәхси ширкәтендә шофер булып эшләүче улының өйдә ятуы белән килешәсе килми. Ул кичекмәстән малаеның правасын кайтару әмәленә керешә. Дус-иш, туган-тумачадан сораштыра торгач, күрше Өнсә авылында «барысын да булдыра торган» кеше барлыгы мәгълүм була. Аның фәлән кешеләргә правасын алып бирүе, төгән кешене коткарып калуы хакында риваятьләр дә сөйләп алалар. Ничек итсә итә, Әлфия ханым уртак танышлар аша бу кешенең кесә телефонын кулына төшерә, шул ук көнне шалтыратып хәлне аңлатып бирә.

– Иртәгә үк 200 мең сум акча китер, малаеңның правасын алып бирәм, – ди «булдыклы кеше».

Хәер, нәрсә тел яшереп маташам соң – Илдус Абдулла улы Лотфуллин дигән кеше ул. Менә шуңа кешеләрдән бурычка алып 200 мең сумны илтә дә инде Әлфия ханым. Тик малайның машина йөртү таныклыгы гына кайтмый. Судлар була, аларның карарлары белән килешмәүләр була, адвокатларга түләнә… Әле, җитмәсә, Илдус Лотфуллинга биреп торганда алган әҗәтне дә «Хоум Кредит» банкыннан кредитка алып түлиләр – процентлар үсә… Кыскасы, права да юк, әҗәткә дә баталар. Бары шунда гына Әлфия ханым малаеның ел ярым җәяү йөреп торуы арзангарак төшкәнен аңлый – соң була. Шуңа да ул Илдус Абдулла улыннан акчасын кире таләп итә.

– Мин аны судка бирү белән янадым. «Тавыш чыгарып йөрмә, мин сиңа ул акчаны машинаны сатып булса да түлим», – диде. Ышанып тагын көтеп карадым – түләми. Тагын сөйләштем: «Ярар, кредитыңны үзем түләп барырмын, хәзер сиңа бирердәй акчам барыбер юк», – диде. Кредитны түләү хакында расписка да язып бирде. Ләкин ике ай гына түләгән дә, соңыннан туктаган. Әле моны белми дә йөри идем, өйне яңартырга тагын кредит сорап баргач әйттеләр: «Сезгә кредит бирә алмыйбыз, түләнми яткан искесе бар», – диләр. Пенялары үсеп беткәнче дип, өйдә булган бар акчаны җыеп ул кредитны түләп кайтырга туры килде. Болай булгач, өйне тиз генә яңартып булмый инде», – дип сөйли Әлфия ханым.

Илдус әфәнде язган расписканы карыйм – кредит түләргә вәгъдәсе бар. Телефонын сорап алып шалтыратып карыйм – сүндерелгән.

– Күптәннән алмый башлады инде ул аны. Шуңа күрә сезгә килергә булдым да, – ди алданган ханым.

Уртак танышларының телефонына шалтырату да, адресы буенча торган урынындагы телефонын табып шалтырату да нәтиҗә бирмәде. Баксаң, ул аерылып өеннән чыгып киткән, имеш. Распискасында күрсәтелгән адрестагы телефоннан мөлаем гына хатын-кыз тавышы аның инде күптән килеп күренгәне дә булмавын хәбәр итте. Эш урынын да белми булып чыкты. Шуңа күрә Әлфия ханым белән уйлаштык та, Илдус Абдулла улы Лотфуллинга «Безнең гәҗит» аша мөрәҗәгать итәргә булдык: Ау, кайда сез? Сезнең 200 мең сум алып килүегезне Әлфия ханым көтә! Әгәр тиз арада китермәсәгез, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәчәкбез. Бүгенге көндә бу тема актуаль, «права сатучылар эше» бөтен Русиядә гөрләп тора – коры чыга алмавыгыз да бар. Әлфия ханымга исә судка мөрәҗәгать итмәскә киңәш бирәм. Чөнки бу эшне суд карый башласа, хокук сакчылары җинаять эше ачмаячак. Бу очракта 200 меңгә дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән әҗер-саваплар сорарга гына кала… Шуңа да, аферистлар үз корбаннарына: «Судка бир!» – дип кенә җибәрәләр. Чөнки беләләр: судка бирә икән, җәзадан котылалар. Тик менә газета битләрендә яманатың чыгу хурлыгыннан, ә инде түләми йөрсә, хокук сакчылары тырнагыннан безнең каһарманыбызны беркем дә саклап калмаячактыр, Аллаһы боерса…

«АФЕРИЗМ» БЕЗГӘ ЯТ ТҮГЕЛ

Бу мәкаләмнең тагын бер персонажы Илнар Хуҗиев дигәне дә якташым – Биектау районының Мүлмә авылыныкы. Ләкин бу бәндә белән бер төбәкнең суын эчкәнем өчен һич кенә дә горурлана алмыйм, киресенчә – хурланырга туры килә. Чөнки кеше алдап көн күрү юлына баскан дигән шигем бар.

Бу көннәрдә генә миңа Сергей Ворохобин мөрәҗәгать итте һәм 2011 елның 29 сентябрендә үк язылган расписка күрсәтте. Анда язылганнарга караганда, Илнар Хуҗин С.Ворохобиннан 45 мең 500 сум акча алып торган һәм бурычын 7нче октябрьгә кадәр үк түләргә сүз биргән. Әгәр түли алмаса, «Нива» машинасын Сергейга калдырырга ниятләгән. Килешү ышанычлырак булсын өчен Илнар «Нива» һәм «Ока» машиналарының документларын калдырып китә. Тик менә ул машиналар икесе дә аның исемендә түгеллегенә Сергей үзенең ышанучанлыгы белән игътибар да итеп тормый шул. Әле, җитмәсә, күпмедер вакыттан Илнар Хуҗиев килеп «Нива» документларын алып китә. Бу хакта аның язып калдырган, имзасын салган кәгазе бар. «Нива»га сатып алучы бар, сиңа акчалата бирермен», – дип сорагач, биреп җибәрдем инде. Мин аны башта гади, хәйләсез авыл малае дип уйлаган идем, ялганлар дип башыма да килмәде. Соңыннан гына кемлеген аңладым. Ул Җинаятьләр Кодексының 159нчы маддәсе (аферизм) буенча инде утырган икән. Моны соңрак үзе мактанып сөйләде. Чөнки бу акчаларны сорап аның белән еш очрашырга туры килде. Баштарак гел сәбәп таба, «иртәгә-берсекөнгә» түләргә, «экскаваторын саткач» түләргә сүз бирә иде, соңрак телефонын да сүндереп куйды. Минем кулда чит кеше «Ока»сының документы гына калды. Әле ул «Ока» 10 мең сум торамы икән? Мин бүген ул машинаның кайдалыгын да белмим.

Үзенең элек «Мазда 6» машинасы бар иде, «Тойота-Камри»да йөргәнен күрдем, берсендә ак «Мерседес» джипта иде… Ул миңа бу «Мерседес»ның рамын бөгеп авария ясарга кирәклеген әйтте. Янәсе, шулай эшләсәк, әҗәтемне шунда ук бирәчәк. Чөнки машинаның юл һәлакәтендә рамы бөгелсә, иминиятләүче компания аның тулы бәясен түли. Мин риза булмадым, бу – афера. Соңрак уртак танышларыбыз аның хакында шактый сөйләделәр. Имеш, ул шулай машиналарын махсус бәрдереп, страховка акчасы алып йөри. «Мерседес» бәрдерергә тәкъдим иткәндә үзе дә ычкындырды: «Миңа ярамый, шикләнә башлаулары бар», – диде. Ул чакта нәрсә әйтергә теләгәнен аңламаган идем. Аннан соң, мин аның белән Карьер бистәсендәге бер йортта очраштым. Ул анда үзеннән өлкәнрәк бер ханым белән яшәп ята иде. Уртак танышларыбыз монысын да аңлаттылар: баксаң, ул шулай өлкәнрәк хатын-кызлар белән чуалырга, алар хисабына көн күрергә ярата икән. Монысының ни дәрәҗәдә дөреслеген әйтә алмыйм, кеше сүзе генә булырга да, ачудан чыгарылган гайбәт булырга да мөмкин. Ул бит аларны да алдаган. Ә алар үзләренчә үч алырга да мөмкин: имеш, ул «30 яшьтән өлкәнрәкләр өчен» дискотекаларга йөреп, үзенә шунда байрак хатыннар таба… Бәлки дөрестер дә, кем белә? Кешене аңламассың, әнә бит, карап торышка ышанычлы гына күренгән иде, алдады, – ди Сергей.

Мин Сергейны 20 еллап беләм, эчкерсез, ярымтатар, ярымукраин егете ул. Әтисе Совет армиясе полковнигы, Сергей үзе офицер-танкист иде… Хәзер аның башында5 сантиметртирәсе сөяге юк, инвалид. Хатыны да нык чирләп эштән китәргә мәҗбүр булды, ә балаларын үстерергә, кеше итәргә кирәк. Шуңа да Сергей иске машиналарны арзан бәягә алып, аларны бик яхшылап төзәттереп сату белән шөгыльләнә, гаиләсен алып барырдай акча эшли.

– Мин инде ничә еллар башымдагы тишеккә пластина куйдырырга телим – акчам җитми. Аны хәзер түләүле генә куялар. Заманында хәрби госпитальдә куйдыру мөмкинлеге бар иде. Кереп ятканнан соң, операция ясатасы килмичә кире чыгып киттем, хәзер үкенәм, әмма соң, – ди ул.

Менә шундый гаиләне алдаган бу Илнар Хуҗиев дигән бәндә. Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә аңа әҗерен бирер. Ләкин мин ахирәткә кадәр көтеп тормаска булдым, бу адәмне хокук саклау органнарына тапшыруны мәгъкуль күрәм. Шулай ук әгәр әҗәтен түләмәсә, тагын кайбер «гөнаһларын» да фаш итү ниятем юк түгел, Аллаһы боерса. Үзе белән исә ике тапкыр сөйләшеп карадым, берсендә аты-юлы белән акырды гына, Сергейны да, мине дә тыңлап тормады. Икенчесендә сөйләшергә дә теләмәде. Яхшы, үзенә карасын… Тик әнисе һәм энесе кызганыч – бик яхшы кешеләр. Инде әнисе әҗәтне үзе түләргә дә риза иде. Юк, кем алдаган, шул түләсен. Ә инде кеше алдап акча эшләүне кәсеп иткән икән, закон буенча җавап тотсын!

P.S. Хөрмәтле укучылар! Бәлки сез, яки танышларыгыз югарыда телгә алынган бәндәләрдән зыян күргәнсездер? Тайчынып тормагыз, «Безнең гәҗит» редакциясенә мөрәҗәгать итегез. Ә инде аларны фаш итүне һәм җавапка тартуны без оештырырбыз, иншаллаһ…

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии