ОДН капкагызны какмасын!

ОДН капкагызны какмасын!

Без дөньяны җыр-моңга төреп, авырлыклар килсә дә, шатлыклы мизгелләребез булса да, күңелебезне юатып, дәва табып яшәргә тиешбез. Кайвакыт дөньяның кайбер кануннары бернинди кысаларга сыймавына рәнҗибез, үзебезне яклаучысыз итеп тоеп, хокук яклаучыларның бары тик түрәләр файдасына карар чыгаруын һәрдаим күреп яшибез.

«Онытасым юк үлгәндә дә, гүрләргә кергәндә дә… », «үпкәләсәң, әйдә үпкәлә, тик кайгылар белән түләмә…» дип җырларда җырлана, халык телендә «үткән эшкә салават» дип тә еш әйтелә.

Боларны юкка гына язмадым. Әлеге тема һәрберебезнең булмаса да, күпләребезнең көн кадагына туры килердәй четерекле сорауларының берсе. Сүзем коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисабындагы өстәмә ОДН дигән мәгънәсез, халыкны талауга, ТКХ (торак коммуналь хуҗалыгы) хезмәткәрләренең кесәсен калынайтуга корылган, законсыз акча карагы турында. Әле 28нче гыйнвар көнне ТКХга кагылышлы атналык нәтиҗә ясау тапшыруында Илшат Әминовның ОДН турындагы сүзләре ачык яңгырады: «Кемдер түләмичә яшәгәндә, аның бурычларын каплау өчен башкалардан акча каеру – гаделсезлек! Моңа чик куелырга тиеш», – диде ул. Бу тема «1 канал» тапшыруларында да, «Русия» каналындагы «Свобода и справедливость» тапшыруында да гел күтәрелеп тора. Әмма закон һаман гади халыкны якламый.

Мин ОДН белән 6-7 ел көрәштем. Ул беренче пәйда булган чордан ук очрашмаган түрә, язмаган дәгъва калмады. Йортта җыелыш җыеп, аңлату эшләрен өстемә алып, кулымнан килгәнне эшләп, ОДНны булдырмау сәбәпләрен эзләп көрәштем. Боларны үзем өчен генә түгел, ә башкалар өчен дә хакыйкатьне яклап, дөреслеккә омтылып эшләдем, шуларны дәлилләргә тырышу иде максатым. Әмма тора-бара үземне судка бирделәр. ОДН өчен генә түгел, суд чыгымнары, төрле күчермәләр, документлар җыю өчен тотылган чыгымнарым бихисап иде. Биш тапкыр суд булды – җиңелдем. Матди чыгым өчен генә кимсенмәдем, ә бөтен рухым рәнҗеде, дөреслегем, хакыйкатем тапталды. Бу эшкә алынганда, халкым өчен дөреслек яулыйм дип, соңыннан (җиңсәм) матбугат аша башкаларны да тынычландырырмын дип, өметләнеп алынган идем. Әмма хокук яклаучылары – судьялар карар чыгарып куйды, миңа түләргә калды. Дөреслек юклыгына җан рәнҗи.

Күпме гади халык көрәшү түгел, каршы сүз әйтергә дә сәләтсез бит. Күбесе аңламый, дәгъва да белдерми.

Электр энергиясе буенча ОДН юлында йөргәндә уннан артык җитәкче кабинетына әңгәмәгә килдем. «Менә ярты халык бөтенләй түләми, ә бездә чыгымнар күп, зыянга эшләп утырабыз. Безгә нишләргә? Шулай булгач, кем үз вакытында түләп килә, шулардан түләмәүчеләр өчен дә каерып алырга мәҗбүрбез», – диде элеккеге директор Анисимов. Шул сүзләрне хәзерге директор Касыймовка әйткән идем: «Шулай булмый хәлебез юк, ул дөрес әйткән. Күршеләрегез белән көрәшегез, урлаучылар, түләмәүчеләр белән», – дип ассызыклады. Күп фатирлы йортларда без, Аллаһыга шөкер, аңлашып, аралашып, тату яшибез. Алар кушканча эшләсәк, үзара сугышырга тиеш булабыз түгелме соң? Аннан соң, без ТХШда (торак хуҗалары ширкәте) түгел, ТКХ идарәчелегендә яшибез, бу – ТКХ бурычы. Күршеләребезгә самосуд ясарга безнең бернинди хакыбыз да юк. Шулай эт – эткә, эт койрыкка сылтап, җитәкче ТКХ компаниясе дә, «Энергосбыт» җитәкчелеге дә, участок полициясе дә, прокуратура да берни эшләми. Мин үзем барысына да язмача мөрәҗәгать итеп карадым, әмма кайберсеннән җавап та булмады. Бар мөрәҗәгатьләрем һәм алган җаваплар, суд карарлары роман кадәр калынлыкта.

«Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә, тик кайгылар белән түләмә»се шунннан гыйбәрәт: 500 сум ОДН өчен 5000 сумнан артык түләп (суд аша) күпме кайгы-хәсрәт кичерүләрем акчага бөтенләй саналмый. Шулай булгач, дөреслек, хаклык яклаучы судьялар кайгылар белән түләттеләр.

«Онытасым юк үлгәндә дә, гүрләргә кергәндә дә»… Иске-москы йортларда җылылык күрмичә (өйдә +17Со), калтыранып яшибез, гәрчә пенсияләребезне алу белән, иң беренче чиратта, коммуналь бурычларыбызны түләп барсак та. Бездән калган шушы иске фатир белән балаларыбыз да җәфаланачак бит. ОДН белән аларның да җелекләрен суырырлар инде. Туймас түрәләр югарыдагы көчтән дә курыкмый. Шулай булгач, ничек онытасың бу мәхшәрне?

Әлеге мин күтәргән тема «Үткән эшкә салават» түгел һәм буласы да юк. Депутатларыбыз исә, халыкны яклап бер генә карар да кабул итми, барысы да халыкны талауга корылган. Кая барабыз? Кайда син хаклык, дөреслек, хакыйкать? Кем безне якларга тиеш? Мэр Н.Г. Мәһдиев чорында пенсионер, инвалидлар игътибар үзәгендә, кадер-хөрмәттә иде, сагынабыз аны.

Әгәр мин президент булсам, ОДН каеручы «Татэнергосбыт» түрәсенә закон чыгарыр идем: «Түли алмаучы гражданнарның бурычларын миллионлы хезмәт хакы алып утыручы депутатларның хезмәт хакыннан тотып калырга мәҗбүрбез», дип. Алар өчен диңгезнең бер тамчысы гына бит ул. Шул чагында депутатлар бу бурычны пенсионерлар кесәсеннән түләтмәс иде.

Вәсилә АРСЛАНОВА.

Бөгелмә шәһәре.

Комментарии