МӘДРӘСӘЛӘРДӘ КИТАП КИШТӘСЕ…

МӘДРӘСӘЛӘРДӘ КИТАП КИШТӘСЕ…

Кайчагында инде башка дәшмим, теманы ябам дип үз-үземә сүз бирәм, әмма аны тота гына алмыйм. Чөнки дәшми кала алмастай гамәлләр кылына. Әйтик, чит илләрдә белем алып кайткан имамнарны дин өлкәсеннән читләштерү, кайберләренә махсус имтиханнар оештыру мәсьәләсе ТР Дәүләт Советында ук күтәрелде. Имеш, чит идеология алып киләләр… Ә ул идеологиянең ят икәнен кем белә? «Коръән» һәм пәйгамбәребезнең (с.г.в.с.) сөннәте нигезендә яшәүгә өндәү ят идеология буламы икән? Әллә соң бүген пәйгамбәрләр, әүлияләр каберләреннән бәрәкәт алырга өндәүчеләр, кесәләрендә суфый мөршидләренең (укытучыларының) портретларын йөртүчеләр ят идеология таратамы? Әллә соң бүгенге көндә татар кешесенең үзен мөселманга саный-саный хәмер эчүе, дуңгыз үрчетүе дөрес идеологияме? Әнә бит, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та, район хакимнәре, агрофирма җитәкчеләре дә дуңгызчылыктагы уңышлары белән еш мактаналар. Беркөнне телевизордан бер җитәкчене сөйләткәннәрен карап тордым: «Аллага шөкер, дуңгыз «прибыль» бирә башлады», – ди. Дуңгызның «прибыль» бирә башлавы өчен Аллаһы Раббыбызга рәхмәт әйтә белүен, мөгаен, мин аның диндарлыгы итеп бәяләргә тиешмендер.

Яки Резеда Шәрәфиеваның бик шәп җырын диндарлыгыбыз гимны итеп кабул итимме: «Һәр яңа ел бокал күтәргәндә, Ходаемнан сорыйм бер теләк», – ди ул. Аллаһыдан бокал күтәреп сорагач, шәп дога инде ул! Безнең халыкның догасы да «тост»ка әйләнде бугай шул. Шушымы «традицион Ислам» дигән нәрсә? Шушыңа каршы көрәшкән өчен «чит идеология таратучы» буларак мөнбәрдән сөреләме чит илләрдә укып кайткан имамнар? Шуның өчен «ваһһабчы» вә «сәләфит» ярлыкларына дучар булалар. Әле шуның өстенә, гарәпнең иң мәртәбәле университетларында җидешәр, тугызар ел укып кайткан имамнар монда ике-өч ел мәдрәсәдә селкенеп йөрүчеләргә имтихан бирергә тиеш булып чыга. Шәп! Үтә дә гадел күренеш, бер дигән «традицион Ислам»!

***

Бүген күп авылларда мәчет бар, аны ачып җомга намазы уздырырлык, кешеләргә аз-маз дин сабагы бирерлек имамнар юк. Мәчет инде үзенең булуы белән үк татар авылына ямь өстәп торса да, аның функциясе башка – кешеләргә иман нуры тарату, халыкны тәрбия кылу. Әгәр без чит илләрдә укып кайткан имамнарны мәчеттән читкә этәрәбез, аларны укытудан читләштерәбез икән, кадрлар кытлыгын ничек җиңәрбез соң! Юньле-рәтле укытучы калмагач, шәкертләр мәдрәсәләрне ташлап китмәсме?

Әйдәгез, Түбән Кама каласының әле кайчан гына гөрләп торган «Рисәлә» мәдрәсәсенә күз салыйк. Анда быел укуны беренче сентябрьдән башлый алмадылар, чөнки нибары 2 шәкертләре бар иде. Башта уку елы башын 15 сентябрьгә, хәзер 1 октябрьгә күчерделәр. Инде теге ике шәкертнең дә берсенең атасы килеп, улын алып кайтып китәргә йөри, имеш. Ә бит элек, Рамил хәзрәт Юныс ректор чакта биредә ел саен 30дан артык җыела иде. Хәзер укымышлы укытучылар куып таратылып бетерелгәннән соң, ректор итеп Рәфик Исламгалиев билгеләнгәч, үлеп бара. Инде ничәмә-ничә шәкерт укуын ташлады, чит илләргә китәргә йөри.

Миндә 34 шәкерт имзалаган хат бар. Анда укучылар мәдрәсәдә гыйлем бирү дәрәҗәсе төшүне Фатыйх һәм Габделкәрим хәзрәтләрнең куылуыннан, ректор итеп Р.Исламгалиевны билгеләүдән күрәләр. Аларның инде бу мәдрәсәдә укыйсылары килми. Ә без «чит идеология» дип лаф орабыз! Монда әле булган шәкертләрне укытып чыгара алырдай кадрлар юк, булганнарын куалар.

Чаллы кебек зур калада бүген бер мәдрәсә юк. Ак мәчеттә генә дистәгә дә тулмаган шәкерт бар дип беләм. Ишетүемчә, Мамадыш мәдрәсәсенә бүгенге көнгә нибары 6 шәкерт килгән икән. Нурлатта мәдрәсә ябылды, Буада бетеп бара… Әлегә бер Әлмәт мәдрәсәсе хакында авыз тутырып әйтергә мөмкин, әмма анысы да озакка булмаска мөмкин. Чөнки анда да ректор итеп Рәфыйк Миннәхмәтов билгеләнде. Ул исә ни халыкта, ни шәкертләр арасында популяр түгел дип беләм. Нәтиҗәсе күренә, быел шәкертләр саны узган елгыдан дистәгә якын кимрәк. Әгәр элеккеге ректордан калган укытучылар коллективын куып таратсалар, тагын да кимергә мөмкин.

Казанның «Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы» мәдрәсәсе укытучыларын аттестация уздырмый җәфаладылар. Имеш, ваһһабчылар тәрбиялиләр. Соңрак, акыллары җитеп уздырдылар бугай үзе. Әмма анда да быел шәкертләр алу кимрәк.

Хәер, әгәр мөфти теләгәнчә Татарстан мәдрәсәләренә бары тик татар шәкертләре генә ала башласалар, укучылар саны ун тапкыр кимергә мөмкин. Әлегә безнең дини уку йортлары Кавказ, Урта Азиядән килгән шәкертләр хисабына яши, әгәр алар булмаса нишләргә? Ябып куяргамы?

Гомумән, Татарстан мәдрәсәләренә татарларны гына алырга дигән сүз РФ Конституциясенә каршы килә – милли дискриминация дип бәяләнергә мөмкин. Шул ук вакытта бу татарның Ислам дөньясындагы дәрәҗәсен дә төшерә. Элек-электән башкорт, казах, кыргыз, уйгыр, калмык ише төрки кавемнәрне безнең бабаларыбыз укыткан. Әгәр без аларны мәдрәсәләребезгә алудан туктыйбыз икән – бу халыклар өчен остаз булудан туктыйбыз, өстенлегебезне югалтабыз. Бәлки, аларга квота билгеләү кирәктер, билгеле бер күләмнән артмасыннар. Ләкин бөтенләй укытуны тыю дөрес түгел дип саныйм. Шул ук вакытта татар балалары өчен аерым төркемнәр булдыру кирәктер.

Гомумән, соңгы араларда бездә ниндидер «кызу канлы» сәясәт бара: имамнарны тыярга; чит-ят кавемнәрне укытмаска…

Бәлки, башта утырып уйлап алырга кирәктер?

Искәндәр СИРАҖИ.

МӘДРӘСӘЛӘРДӘ КИТАП КИШТӘСЕ..., 3.5 out of 5 based on 8 ratings

Комментарии