Сабан туе кем бәйрәме?

Сабан туе кем бәйрәме?

Менә тагын Сабантуйлары узды. Балаларның күңелен чираттагы тапкыр күреп, мәйдан буйлап йөртү бурычы өстән төште. Алар бит бу бәйрәмне ел буе көтә, нәрсәләр алдырачакларын алдан ук үзара килешеп куялар. Әгәр ел дәвамында берәрсенә сораган уенчыгын алмасаң, икенчесе тынычландыра: «Сабан туенда барыбер алып бирәләр аны, кайгырма…»

Ни өчен Сабан туенда бөтен теләкләр үтәләме? Шуның аша мин үземчә балаларымны милли бәйрәмебезгә тагын да якынайтырга телим. Татар өчен Ураза һәм Корбан гаетләреннән, Сабан туеннан зур юк икәнен белеп үссеннәр. Ләкин балалар үсә, күп күрә һәм аңлый башлыйлар. Аларга Сабан туеның татарның төп бәйрәме булуын аңлату елдан-ел авырлаша бара.

Быел да мин аларны елдагыча Арча районының Үрнәк урман хуҗалыгы Сабан туена алып бардым. Әби-бабайда кунак булып, бәйрәмне тамаша кылып йөрергә яраталар иде. Тик быел алар Сабан туен ошатмый кайтты. Сәбәпләре шактый икән.

– Бу татар авылымы? – диде Йолдыз.

– Әйе, татар авылы, – дим.

– Алайса, нишләп сәхнәдәге хатын марҗача сөйли?

Әйе, урысча димәде – хатын-кыз булгач, «марҗача» дип бәяләде. Чынлап та, авыл һәм урман хуҗалыгы алдынгыларын котлау урысча бара иде. Махсус тыңлап тордым – бер генә урыс фамилиясе ишетелмәде. Соң, алайса, үзебезнең Котбытдинов, Сәйфетдинов вә Шәйхаттаровларга нәрсәгә урысча сөйләп торырга? Моны Сабан туен оештыручы олы агайлар аңламый, ә минем 9 яшьлек кызым Йолдыз чамалап аламы?! Әллә соң ул абзыйларкультуралы, мәгърифәтле булып күренергә тырышалармы?

Минемчә, үз милли бәйрәмеңдә, үз халкың алдында чит кавем телендә чыгыш ясау – үз-үзеңә, милләтеңә, халкыңа хөрмәтсезлек билгесе. Бары милли горурлыгын җуйган халык кына бу адымга бара ала. Тукай якташлары булулары, иң саф татар сөйләм теле белән горурланучы Арча ягы өчен бу бөтенләй кичерелмәслек хата.

Ркаил Зәйдулланың шигъри юллары искә төшә:

«Синең улыңмы мин, мокыт кавем?!»

Әгәр Сабан туеның төп өлешен урысча алып бара башласаң, бу бит үзе үк татар телен икенче сортлыга әверелдерү була. Рәсми сүз, котлаулар теле – урыс теле, шырдый-бордый музыка, зәвыксыз уен-көлкенеке – татар теле… Без бит үзебезне үзебез бетерәбез. Татар бетсен өчен Мәскәү дә кирәкми, үзебезнең мокыт, ялагай, горурлыгын җуйган түрәләребезнең мөнбәрләргә чыгып: «Сабантуй – интернациональный праздник», – дип сафсата сатуы да җитә. Бер җөмлә белән, кемгәдер яраклашырга тырышып, милли бәйрәмебезне «сатып» җибәрә ул. Ә инде аның нотыгының дәвамын барыбыз да беләбез: «Борын-борыннан татар халкы язгы кыр эшләре беткәч, Сабан туйлары уздырган. Хәзер без шул традицияләрне дәвам итәбез», – дип, вата-җимерә булса да, урысча сөйли ул. Дөресме, дөрес түгелме – аның эше юк, сөйләр сүзе һәм үз-үзенә сокланып мөнбәрдә басып тору мөмкинлеге булсын.

Югыйсә бит Сабан туе хакында галимнәребез инде ничәмә-ничә фәнни хезмәтләр язды, китаплар чыгарды. Бәйрәмнең килеп чыгышы, һәр адымы фәнни нигездә тикшерелгән, расланган. Аның беркайчан да язгы кыр эшләреннән соң узмаганы һәм «праздник плуга» дип тәрҗемә итүнең дөрес түгеллеге исбатланган.

Элек, әле Исламга кадәрге чорда, Сабан туйлары чәчүгә төшәр алдыннан, төрле ияләрнең күңелен күрү, корбан биреп хәерхаһлыгын яулау өчен уздырылган. Ислам килгәч, ияләр, табигатьнең өстен көчләренә табыну беткәч, бары тик зур эш алдыннан күңел ачуга гына кайтып калган. Икенче көнне халык кыр эшләренә тотынган. Чәчүдән соң уза торган бәйрәм исә «Җыен» дип аталган һәм ике атналап – печәнгә төшкәнче дәвам иткән. Бүгенге Сабан туйлары исә тулысынча совет чоры клуб мөдирләре уйлап тапкан бәйрәмгә кайтып кала. Шулай да, ул – татарның борынгыдан килгән мирасы һәм безнең аны «интернациональ» дип игълан итеп, кемгәдер бирергә хакыбыз юк.

Сабан туе – милли бәйрәм, әмма аның һич кенә дә дингә катнашы юк. Шуңа да күп җирләрдә бәйрәмне азан белән башлауларына гаҗәпләнәм. Бу нинди наданлык? Азан бит ул намазга чакыру, ә күңел ачарга, аракы эчәргә, дуңгыз шашлыгы ашарга түгел.

Балалар мәйданда ачыктылар һәм шашлык ашап алу ниятләре барлыгын белдерделәр. Киттем эзләп, биш-алты җирдә булдым – дуңгыз ите. Кайберләрендә тавык шашлыгы бар, әмма аның да хәләллеге нәмәгълүм, сатучылар үзләре дә белмиләр. Дуңгыз янәшәсендә, аракы һәм сыра шешәләре арасында хәләл ризык була алмавын аңлаган идем инде. Бер сатучы хатын әле кыстап та маташты:

– Дуңгыз аерым савытта, тавык аерым савытта бит, – ди.

Ничек инде аңа дуңгыз янәшәсендә кыздырылган шашлыкның хәләл була алмавын аңлатасың? Ул бит хәләллекне дуңгыз булмау дип кенә аңлый, ә малны кем суюы, ничек чалуы мөһим түгел. Шуны аңлатып караган идем:

– Алмасагыз, мәҗбүри түгел, – дип куйды апабыз.

Менә шунда аңладым: хәләл ризык сату Сабан туйларында мәҗбүри булырга тиеш. Моны мөфтият хөкүмәт дәрәҗәсенә чыгарса, иллә дә шәп булыр иде. Югыйсә, эшсезлектән ваһһабчылар эзләп интегәләр…

Татар һәм Ислам дине аерылгысыз. Татарның милләт булып формалашуында ук динебез хәлиткеч рольләрнең берсен уйнаган. Димәк, милли бәйрәмебездә дә хәләл ризык, һәркемнең күңеленә хуш килерлек миллилек булу шарт. Татарның елга бер килә торган милли бәйрәмендә дә Кострома марҗалары белән Иваново урысларының тузан туздырып, итәкләрен җилфердәтеп биюен оештыру – интернациональлек түгел, ә милләтеңне талау. Хәләл ризык урынына урыс аракысы, дуңгыз шашлыгы сату да интернациональлекне, толерантлыкны тәэмин итә алмый, бары тик безнең принципсыз, тамырсыз, милли горурлыгыннан ваз кичкән кавем булуыбызны гына раслый. Аракы парлары белән томаланган такыр башыңа чигүле түбәтәйне елга бер тапкыр чәпәп куеп кына чын татар булып булмый ул!

Нинди хурлык – әгәр синең милли бәйрәмеңдә балалар сәхнәгә чыгып урыс телендә җыр җырласа! Нинди мескенлек – әгәр синең Сабан туеңда урыс теле өстенлек итсә! Ә мин инде боларны милләтнең тамыры булган татар авылында күрә башладым. Иң аянычлысы –бу «толерантлык» елдан-ел тирәнрәк керә бара.

Әле яшь чагымны хәтерлим. Өйләнгән генә вакыт, коммуналканың кечкенә бер бүлмәсендә көн күрәбез. Хатын-кызлар уртак кухняда кайнаша, күрше марҗасы өчпочмак пешерә. Шунда минем хатын аның өчпочмакны дуңгыз итеннән ясавын күреп бик гарьләнгән. Мөгаен, милли ризыкны мәсхәрәләүгә тиңләгәндер һәм аңа татар ашының дуңгыз итеннән пешерелмәвен, бу очракта бөтен тәме юкка чыгуын итагатьле генә әйтеп куя. Марҗа өчпочмакның «треугольник» түгеллеген һич кенә дә кабул итә алмый һәм аның урыс милли аш-суы булуын раслый башлый. Аш-су осталыгына өйрәтә торган китаплардан актарып күрсәтә-күрсәтә, өчпочмакны «оккупация»дән күрше Лилия ханым белән көчкә саклап калдылар.

Эшләр болай барса, килер бер көн, Сабан туе да «Сабантуй»лашыр һәм урыс милли бәйрәменә, көмешкә һәм чучка ите тантанасына әверелер. Һәм моның өчен бары тик үзебез генә гаепле булачакбыз. Дөресрәге, «толерант», татарлыгыннан ваз кичкән түрәләр милләтнең киләчәген үтерәләр. Әгәр татар үз бәйрәмен үзенчә бәйрәм итсә, Мәскәү агай якадан тотып селкер идеме? Юк, әмма без артык сак, артык куркак шул. Толерантлык күрсәтү өчен азан әйтеп, дуңгыз ашарга чакырабыз. Тагын кайчанга кадәр шулай барыр?

Бәйрәмнәр мөбарәк булуын теләп, Искәндәр СИРАҖИ.

Сабан туе кем бәйрәме? , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии