МЫСКЫЛЛЫЙЛАР МӘКТӘПЛӘРДӘ, МӘКТӘПЛӘРДӘ…

МЫСКЫЛЛЫЙЛАР МӘКТӘПЛӘРДӘ, МӘКТӘПЛӘРДӘ…

Һәр уку елы башланган саен, редакциягә мәктәп проблемалары белән шалтыратучылар да күбәя. Быел, мәсәлән, укучы кызларга яулык бәйләүне тыю буенча күп мөрәҗәгать иттеләр. Гәрчә, республикада бу проблема хәл ителсә дә, кайбер мәктәп директорлары моны аңлап бетермәгән ахры. Әйтик, Казанның 12нче татар кызлар гимназиясендә, никтер, косынка гына бәйләргә рөхсәт бирмәкчеләр икән дигән сүз чыкты. Соңрак әле бәләкәй мөслимәләребезгә күлмәк итәкләрен дә тез тиңеннән генә калдырып кыскартырга кирәге мәгълүм булды. Тәпи йөрергә өйрәнгәннән бирле озын итәк кигән балалар өйләренә елап кайталар. Чөнки косынка белән кыска итәк киюне алар үзләренә зур хурлык саный, алай йөрергә оялалар. Мондый кием, ата-ана рөхсәт иткән очракта, башлангыч классларда укучы бәләкәй кызларга гына ярый, ә буй җиткән 10-11нче класс кызларын чит-ят күздән капларга җитми. Гомумән, бу мәктәп формасы проблемасы каян килеп чыкты соң әле? Әнә бит, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин матбугатка биргән аңлатмасында әйтеп тора: «Законда укучыларның баш киеменә кагылышлы чикләүләр юк», – ди. Әгәр чикләү юк икән, димәк, рөхсәт ителгән дигән сүз. Нәрсәгә монда велосипед уйлап чыгарып маташырга?! Һәр ата-ана үз кызы нәрсә кияргә тиешлеген үзе хәл итәргә тиеш!

Гомумән, бу гимназия әле яңа гына ачылган булса да, инде бәләкәй мөслимәләребезне кыерсытуы белән телгә кереп өлгерде. Былтыр, мәсәлән, кайбер кыз балаларны яулыклы булганнары өчен гимназиягә алырга бик теләмәүләрен, төрле сәбәпләр уйлап табуларын әйтүчеләр булды. Хәтта, бер таныш имамым директор белән сөйләшергә килгән җиреннән кире уйлап, балаларын бирми китеп барды. Шулай ук, узган уку елында, телевидение килгәч яулыклы кызларны җыеп, аерым класс кабинетына бикләп яшереп торулары хакында да хәбәрләр килеп ирешкән иде. Ата-аналар гына чүпне читкә чыгармады, бу хакта язмавымны үтенүчеләр булды. Янәсе, мондый хәлдән соң директор барысын аңлар һәм башбаштаклык кылырга җөрьәт итмәс. Югыйсә, бу гамәлләре өчен гимназия җитәкчелеген ким дигәндә дини дискриминациядә гаепләп була иде. Менә тагын юк җирдән гауга чыгарып мөселманнарны кыерсыттылар, мәгариф идарәсе җитәкчесе сүзенә дә колак салмадылар. Моны ничек бәяләргә?

Бу сорауны мин Казан мәгариф идарәсенең милли бүлеге мөдире Рәйхана Баһавиевага бирдем. Аны милли җанлы кеше, конфликтларны җайлый белүче җитәкче буларак беләм. Бу юлы да ул барысын хәл итәргә, гимназия директоры Илһамия Тимеркәева белән сөйләшергә сүз бирде, мондый хәлләрнең башкача кабатланмасына ышандырды. Газета битләрендә гауга чыгармауны, киресенчә, яңа милли мәгариф учагына ярдәм итүемне үтенде. Аның белән сөйләшкәннән соң тынычланып калдым, инде языла башлаган мәкаләмне дә чыгармаска карар кылдым. Ләкин шул ук көнне бик тәкъва мөселманнар, икесе дә фәннәр кандидатлары булган танышларымның ике кызларын да бу гимназиядән алып китүләрен белдем. Биредә кайчан да булса татар-мөселман мохите булачагына ышанмыйча, Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясенә күченде. Алардан кызларының класс җитәкчесе марҗа булганын ишеткәч, бөтенләй үк аптырап калдым. Бу гимназиядә болай да тулаем татар телендә укытмыйлар, бары тәрбия эшләре генә татар телендә бара диләр. Әгәр класс җитәкчесе татарча белми икән, нинди милли тәрбия хакында сүз була ала? Гомумән, нәрсә соң ул ТАТАРЧА ТӘРБИЯ дигән нәмәстә? Балаларга мәктәп коридорларында татарча сөйләшергә рөхсәт итүме? Әллә класс сәгатьләре татарча узамы? Хезмәт дәресе татарныкымы?

Миңа калса бу термин татарны алдау, милли мәгарифен бетерү өчен уйлап табылган уйдырма гына. Бары тик төп фәннәрне татар телендә укыту гына уку йортын татарныкы итә ала. Кызганыч ки, 12нче татар кызлар гимназиясе исемендә генә түгел, җисемендә дә татарныкы була алмады. Ә бит мәрхүм Туфан Миңнуллин аны милли мәгариф учагы булыр дип өметләнгән иде. Әгәр эшләр болай барса, көннәрнең берендә бу гимназиядән ТАТАР сүзен алып атып кызлар гимназиясе генә ясап куймаслармы соң? Миңа калса, бу рәвешле укыту, мөселман балаларын кыерсыту барганда милләт өчен зур югалту булмаячак… Кызганыч, бик кызганыч…

Иң аянычы шунда ки, бу гимназиянең кайчан да булса чын милли уку йорты буласына ышаныч та юк икән. Монысын мин директор Илһамия Тимеркәева белән сөйләшкәч аңладым. Ул үзен барча гаепләүләрдән дә өстен саный бугай, һәр сүзгә җавабы әзер. Әйтик, татар гимназиясендә татарча белмәүче марҗа класс җитәкчесе дөрес күренеш икән – ул бит урыс теленнән укыта! Гомумән, бөтен фәннәрдән дә татарча белүче укытучылар кайдан алсын ул?! Бу җавапны ишеткәч биредәге татарлыкның кайдалыгын беләсе килде, әлбәттә, әмма сорамыйча түздем. Чөнки бу соравым конфликт чыгарырга, әңгәмәбезгә чик куелырга мөмкин иде. Илһамия ханымның тавышыннан сиздем – мине тотып сүгеп атмый түзеп кенә торды. Олы кеше белән аралашуда дипломат дип булмый икән, үзен балалар белән ничек тотадыр тагын…

Әмма мине таң калдырган фал, гимназия директорының узган уку елында телевидение килгәч мөслимә кызларны класска ябып кую уңаеннан биргән аңлатмасы булды. Баксаң, анда 30лап бала түгел, ә нибары 7 генә кыз ябылган икән! Әле аларының да үз мәнфәгатьләре кайгыртылган икән бит! Чөнки аларга җырларга да, биергә дә ярамый, шуңа күрә дәресләрен әзерли торсыннар дип бер класска ябып торганнар икән!

Моннан да уңышлы аңлатма уйлап таба алмаганмы? Беренчедән, балаларның 30 түгел, ә 7генә булуы беркемне дә аклый алмый. Икенчедән, ул балаларны телевидение күзеннән яшерергә теләмәгән очракта барысын бер кабинетка җыеп азапланмаска, башкаларны карап торырга чакырырга мөмкин иде. Алай эшләгәндә дискриминация хакында сөйләмәс идек. Миңа калса, бу гамәлне бернинди аңлатмалар белән дә аклап булмый, бары тик гафу үтенергә генә мөмкин. Бары шулай иткәндә генә мондый хәлнең кабатланмасына ышанырга була иде, ләкин директор алай эшләмәде.

Аның сүзләренә караганда, косынканы балалар үзләре уйлап чыгарганнар, ул бары тик яулыкларының ак булуын гына таләп иткән, ә косынка киюне түгел… Ә итәкләрне кыскарту куркынычсызлык таләпләрен үтәү өчен кирәк булып чыкты. Балалар баскычлардан йөргәндә итәкләренә басып егылып имгәнергә мөмкин икән. Шушы яшьләренә җиткәнче имгәнмәгәннәр, ә татар кызлар гимназиясенә килеп укый башлагач егылалармы? Косынка мәсьәләсендә кемгә ышанырга да белмим инде – ялганның гөнаһ икәнен белгән мөслимәләргәме, әллә үз гамәлләренә үтә ышандыргыч аңлатмалар бирүче директоргамы?

Әгәр аңлаша алсак, Илһамия ханымның киләчәктә бәләкәй мөслимәләребезне җәберләүгә юл куймасына ышансам, бу мәкаләне язасы түгел идем. Әмма мәктәбенә татар-мөселман ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек укытучылар да туплый алмаган директорга ышанырга мөмкинме? Мин мөселман ата-аналарның зарларын Казан мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Һадиуллинга былтыр ук ирештердем – нинди ир-ат укытучылар ул физкультурада? Бу да Шәригать кануннарына сыймый, кыз бала ир-ат каршында сикереп-чабып йөрергә тиеш түгел. Кызлар гимназиясе булгач, мөселманнарның бу ихтыяҗын да уйлау кирәк. Гомумән, бу кызлар гимназиясендә бер генә ир-ат укытучы да булмаска тиеш дип саныйм. Бары шул очракта гына аның исеме җисеменә туры киләчәк. Ул очракта кызларга косынка гына кисәләр дә мөмкин. Әлегә бу гимназияне директоры тиешле дәрәҗәгә җиткерә алмаганмы, теләмәгәнме…

Минемчә, бу гимназиягә зур игътибар булырга тиеш. Чөнки сүз татарның киләчәге – кыз балаларыбыз хакында бара. Чын татар–мөслимә булып тәрбияләнгән аналар гына, чын татар-мөселман балалар тәрбияләп үстерә ала.

Шулай ук Казан мәгариф идарәсе җитәкчелеге игътибарына 65нче мәктәп дирекциясен дә тәкъдим итәм. Бирегә яулыклы кызларны җитәкләп килгән ата-ананы кире бору очрагы булган. «Безгә проблемалар кирәкми», – дигән директор. Үзенең дингә булган хокукын кулланучы бала хәзер «проблема» булып чыктымы?! Алайса, безгә мондый мәктәп директоры кирәкми! Мин, мөселман кешесе, үзем түләгән салымнар хисабына минем хисләремә төкереп караучы мәктәп директоры асрыйсым килми. Монысын да дини дискриминация дип бәяләп булыр иде, тагын ата-аналарның гауга чыгарасы килми.

Бу мәктәпнең директоры Фирдәвес Хуҗиәхмәтовага бирәсе сорауларым бар иде, ләкин ике көн рәттән урынында тота алмадым, сәркатибенә телефоннарымны калдырсам да, үзе шалтыратып җавап бирүне кирәксенмәде. Икешәр көн табылмый торган нинди директор икән ул?

Әгәр дә һәр мәктәп директоры үзенчә кылана башлый икән, бу илдә закон булырмы? Юк! Ә минем законлы хокукларым бар һәм аларны беркем дә боза алмый. Закон исә миңа баламны үзем теләгән мәктәпкә бирүне, законда тыелмаган кием киертеп йөрүне гарантияли.

Бу нисбәттән Апас мәктәбе җитәкчелеге бөтенләй арттырып җибәргән. «Беренче сентябрьдә мәктәпкә кызларыгыз яулыксыз килсен, президенттан хат бар», – дигәннәр анда кайбер ата-аналарга. Якын араларда Апаска барып бу хатны «укып» кайтам әле. Президент үзе хат язардай булгач Апас мәктәбе нинди җир икән ул? Хәер, район хакиме Рәшит Нәҗип улы бу мәсьәләне газетабызны уку белән хәл итәр, кайберәүләрнең арт сабагын укытыр, миңа барып йөрисе калмас дип өметләнәм…

Хөрмәтле ата-аналар! Күп очракта без мәктәптә балаларыбызны басымчак итсәләр дә дәшмибез. Янәсе, аның әле бу мәктәптә укыйсы бар, әгәр гауга чыгарсак, тагын да мыскылларлар, изәрләр. Шушы карашыбыз белән балабызның психикасын теләсә кемнән җимертәбез. Юк, бу дөрес караш түгел! Балаларның законлы хокуклары бар һәм аны беркем боза алмый. Әгәр бозу очраклары бар икән, безгә мөрәҗәгать итегез, бергәләп көрәшербез.

Ярар, , Башкортстан, Чичән Республикасы кебек мөселманнар күпләп яшәгән төбәкләрдә бәләкәй мөслимәләрнең мәктәпкә яулык белән йөрүен үзара хәл итәрбез дә. Әмма бит без үзенең ахмаклыклары белән бөтен дөньяны таң калдырган Русиядә яшибез. Мәскәү Кремле исә үзе утырган ботакка балта чабарга ярата. Бу юлы ул динара, милләтара тынычлык тармагына кизәнеп маташа. Әйтик, быел, икенче сентябрь көнне яулык вә хиҗаплардан килгән кыз балаларны күп төбәкләрдә мәктәпләргә кертмәгәннәр. Инде Иваново өлкәсеннән, Русиянең башка төбәкләреннән берничә мөселман гаиләсе Татарстанга күчеп килергә теләк белдерде, арендага алып яшәү өчен фатир эзлиләр ди…

Тынычлыкта яшәве белән Татарстаныбызның мөселманнарны үзенә җәлеп итүе өчен сөенәм, әлбәттә. Әмма икенче яктан, бу кешеләрнең таҗик, үзбәк гаиләләре икәнен, арада татарларның юклыгын белеп көенәм дә. Шулай ук имансыз, Мәскәүнең бер әйтүе белән динен сата торган кавеммени соң без? Ник татарлар диннәре өчен тарихи ватаннарына хиҗрәт кылмый? Ник татар үз җөмһүриятендә дә үз теленнән, үз диненнән ваз кичәргә тырыша? Ник без үз җиребездә дә үз динебездән оялып яшибез?

Бу сорауларга мин инде күптән җавап эзләмим, сезгә дә аларны бары уйлану өчен генә бирәм. Бәлки кемдер үзе өчен генә булса да җавабын табар, ачыш ясар…

Искәндәр СИРАҖИ.

 

Комментарии