«Ватык» кеше язмалары…

«Ватык» кеше язмалары…

Беркайчан да «ватылмам» кебек йөри идем, вакыт һәм 40ка якынлашып килүче яшь үзенекен итә икән. Бу язмамны Республика клиник хастаханәсенең (РКБ) кардиология бүлегендә язарга мәҗбүрмен. Баксаң, йөрәк инфарктка, ә кан басымы инсультка таба бара икән.

Мөгаен, соңгы ярты елда күп эшләү үз эзен салгандыр. Әле исәпләп ятам, мин бит быел гына Әгерҗе районында прокуратура һәм хокук саклау органнары, Кукмара хокук саклау органнары белән «әйткәләшеп» алдым. Нахакка гаепләнүче Зәкәрия Закировны яклаган өчен шактый каза күрдем, хәтта телевидениедән дә китәргә мәҗбүр булдым. ТР Диния нәзарәте, Зәй һәм Лаеш районнары белән әле дә тарткалашабыз, Кукмара районы буенча мәгълүмат туплау бара… Әгәр кем дә булса бу Сираҗи кемнедер «б.клый» да, тыныч кына икенчесенә тотына дип уйласа, нык ялгыша – барысы йөрәк аша уза. Үзең бөтенләй дә белмәгән кешене тотып тәнкыйтьләү, кылган яман гамәлләрен төзәтүне таләп итүләр, барысы юшкын булып утыра барган. Әгәр минем инде 2001нче елдан бирле бер көн дә ял иткәнем булмавын, күп вакыт берьюлы икешәр, өчәр матбугат чарасында эшләвемне искә алсаң, яман кешеләр белән аралашуның юшкыны шактый туплангандыр. Хәзер менә табиблар шуны чистарта, өр-яңа итеп сипләп чыгарырга вәгъдә итә.

Шуңа күрә мине дошман күрүчеләр сөенмәсен, аларга тиз генә минем кабер өстендә бию насыйп булмас.

Монда мине баштанаяк тикшерәләр, чөнки хастаханәгә кереп ятуга моңарчы сәламәт тоелган әгъзаларымның да шактый тузган булуы ачыкланды. Әле кан анализы да бик шәптән түгел дип аңладым – организмда нәрсәдер таркала икән. Шуңа күрә мине хәзер эчтән дә, тыштан да тикшерәләр, күренмәгән табиб калмады бугай инде. Аларның шундый күптөрле булуын моңарчы белми дә идем, «төзек» чакта диюем…

* * *

Мин монда гел ап-актан киенеп йөрим, сакаллы булгач, табибка нык охшап торам. Кайвакыт авырулар килеп «доктор» дип тә мөрәҗәгать итә. Әле бүген иртән урамга тәмәке тартырга чыгып бара идем, бер табиб кул биреп күреште. «Дежуришь, коллега?» – дигән була. «Юк, болеем», – мин әйтәм. Ул мине тикшергән иде, кайда күргәнен хәтерләми булса кирәк. Чөнки ул проктолог һәм авыруларны чырайларыннан түгел, ә башка җиреннән күреп таный…

Монда «безнең брат» күп икән. Коридорда «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалының алып баручысы һәм директоры урынбасары Зөфәр Закиров белән очраштык. Операция ясаткан. Шулай ук телевидение алып баручысы «пәрәнҗәсен» киеп йөри. Аның чиренә микроблар бер дә ярамый икән, табиблар респиратор аша гына суларга кушканнар. Гөлнара ханымны 20 ел беләм, мин «Татарстан» телевидениесенә килгәндә, ул анда әллә кайчан эшли иде инде. Беркайчан да аның шикелле шат күңелле кеше күргәнем булмады. Әле дә чиргә бирешмәгән: авызы – колакта, колагы – еракта дигәндәй йөри. Ул хәтта чиреннән дә көлә, тормышының һәр мизгеленнән тәм таба белә. Мин ышанам, Аллаһы Тәгалә мондый төшенкелеккә бирелмәс халыкка шифасын да бирер һәм әле ул безне тагын да яңа тапшырулары белән сөендереп торыр.

* * *

«Бу дөньяда бөтен бәхетле кешеләр дә бер үк төрле бәхетле, ә кайгы һәркемнең үзенеке генә», – дигән бер акыл иясе. Мин кешеләрне күзәтергә яратам, аларның кайгы-шатлыкларын, тормыш принципларын белергә тырышам. Шул күзәтүләрем нәтиҗәсендә кайчакта чорыбыз өчен шактый сирәк, әмма бик матур күренешләргә дә тап булдым.

ишегалдында мин көн саен бер 18-19 яшьләрендәге егетнең инвалид коляскасында утыручы кызны йөртүен күрәм. Кыз ябык, бер кулы эшләми, күз карашы тонык, дөньяда гаме юк. Кайчандыр үзе бик чибәр, зифа булганга охшаган. Белмим, ник чирләп киткәндер, бәлки, юл һәлакәтенә юлыккандыр, бәлки, башка сәбәптер… Әмма сүзем аның хакында түгел, ә егетнең аңа карата булган мәхәббәте турында. Ул тонык күз карашы белән бер ноктага төбәлеп утыручы кызга нидер сөйли, чәчләреннән, йөзеннән сыйпый, күзләреннән үбеп ала. Кызга җан кертергә, дөньядан ваз кичтермәскә тырыша. Ни гаҗәп, тырышлыгы юкка чыкмый – кызый эшли торган сул кулы белән аны муеныннан кочып ала, күкрәгенә сыена, күзеннән яше тама.

Бу күренешне мин инде атна буе көн дә күрәм, кызда көннән-көн яхшы якка үзгәреш сизәм. Хәзер ул егетнең куенына ешрак омтыла, озаграк кочаклашып утыра. Бәлки, егетнең мәхәббәте аны чынлап та аякка бастырыр һәм алар бик бәхетле булырлар. Гәрчә мин аларга шуны телим. Ә теге егеткә сокланам. Безнең заман бит кешелеклелеккә, мәхәббәткә корылмаган, дөнья белән матди байлыкка омтылу идарә итә. Ул исә авыр хәлдә калган, аягына басасы-юклыгы да мәгълүм булмаган сөеклесен ташламаган. Ул аны мәхәббәте, тугрылыгы белән дәвалый. Мондый кешелеклелеккә сокланмый мөмкинме соң?! Бәлки, кайчан да булса бу сюжетка берәр хикәя дә язармын әле. Гел дөнья белән идарә итүче яманлыкны тәнкыйтьләсәм дә, чынлыкта мин игелеклелеккә сокланам, шуннан көч алып яшим һәм бары тик шул хакта гына язар идем, ләкин үзегез беләсез – гаделсезлек күбрәк.

* * *

Менә без сөйләшеп киткән олы яшьләрдәге бер шәфкать туташы да гаделсезлеккә юлыккан. Булыр-булмас хезмәт хакына күпмедер акча җыеп, кредитлар алып, социаль ипотекага фатир алырга чиратка баскан. Чираты да җиткән, кайсы фатирга күчәчәге дә мәгълүм булган. Ләкин көтмәгәндә аны бу фатирдан мәхрүм итеп куйганнар. Баксаң, аның бүген яшәгән йортында ике квадрат метр артык икән. Ләкин беркем дә йортның иске вә уңайлыклары булмавын исәпкә алмаган.

Иң кызыгы шунда ки, Торак фонды аны салган 160 меңләп сум акчасын өч ел үз әйләнешендә йөрткән, аннан файдаланып табыш алган, ә кире кайтарганда исә мең ярымнан артык акчасын тотып калган. Юк, бу дөрес түгел! Фонд аны чиратка яздырганда бөтен документларны җыйдырган, артык ике квадрат метр хакында белгән. Ник соң, алайса, законсыз булгач, чиратка куйган, ник фатир отарга мөмкинлек биргән? Соңыннан исә шәфкать туташының үзен үк гаепле калдырганнар. Ә бит ул түгел, аны чиратка куючы гаепле. Фатирны да ул законлы чираты нигезендә откан. Әмма Казанның Вахитов районы суды бу фактларга төкереп биргән – шәфкать туташы фатирсыз калган, кредитлары өчен процент түләп акчасын югалткан, әле җитмәсә, фондта акча тотып калган.

Закон буенча исә Торак фонды аңа акчасын кулланган өчен үзе процентлар, чиратка «ялгыш куйганы» өчен рухи зыян өчен түләргә тиеш иде.

Мөгаен, киләчәктә бөтен документларын өйрәнгәч, мин аңа ярдәм итү юлын табармын. Әмма әлегә сүгеп ташларга мәҗбүр булдым. Чөнки ул барысы өчен дә хакимиятне гаепли. Имеш, хөкүмәт халкын кайгыртмый. Моңа каршы сорау бирдем:

– Кайсы партиягә тавыш бирдең?

– «Бердәм Русия»гә.

– Кайсы кандидатны президентлыкка сайладың? – дим.

– Путинны, – ди.

Ник җирле хакимият аның мәнфәгатьләрен кайгыртмаганын апабыз үзе әйтте дә бирде! Регион башлыкларын кем билгели? Путин! Бу законны гамәлгә кем кертте? «Бердәм Русия»! Шулай булгач, ничек ил халкын якласын ул хакимият? Аның Мәскәү кушканны үтисе, властен саклап каласы бар. Ә Мәскәү ветераннарга фатир бирергә кушты. Менә шуның өчен дә шәфкать туташыбызның юк гаебен бар итеп, инде кулына кергән фатирын тартып алдылар. Ул Путин һәм «Бердәм Русия» ди. Аларны бит властька ул үзе китергән, үзе тавыш биргән. Әгәр беркем тавыш бирмәсә, алдау юлы белән, бюллетеньнәрне әвеш-тәвеш китереп кенә үтә алырлар идеме? Юк!

Хәер, мин Путин ике генә тавыш җыеп та, күпчелек белән узган авыл турында ишетеп беләм. Әмма анысы инде сайлауга килмәүчеләрнең бюллетене хисабына эшләнде. Димәк, тагын кем гаепле? Үзебез сайлауга бармадык бит…

* * *

Менә шулай эшсезлектән интегеп, кемнәрнеңдер зарын тыңлап, дөньяны күзәтеп ятам хастаханәдә. Кайчакта әби-бабайлар килеп «тере Сираҗины» тотып карыйлар. Миңа аларның «тере килеш» дигәне кызык тоела. «Әллә инде «үле килеш» тә тотып карарга ниятегез бармы?» – дип шаярткан булам. Кардиология бүлегендә «тере» сүзе шактый актуаль яңгырый бит…

Гомумән, мин хастаханәләр яратмыйм. Миңа моннан берничә ел элек килгән ашыгыч ярдәм йөрәкне дәваларга кирәген әйткән иде, ул чакта, эш күп булу сәбәпле, барып тормадым. Шулай аяк өсте генә узып китте. Әмма бу юлы йөрәккә тотынгалавымны дуслар сизеп алган, хәләл җефетемнән сораштырганнар. Ул исә мине «саткан» – төннәр буе һава җитмичә йөрүләрне, йөрәк чәнчүдән зарлануларны», пачкалап валидол ашауны, ул чакыргач килгән ашыгыч ярдәмне борып җибәрүне сөйләгән.

Икенче көнне Азат хәзрәт минем машинаны алып китеп үз гаражына бикләтте дә, РКБга ятачагымны әйтте. Ә машинаны бикләтергә аңа хатын киңәш иткән икән: «Алайса, кача ул», – дигән. Чынлап та качасы идем – Зәйдә көтеп торалар. «Ул җимерек хастаханәгезгә барып, тагын да чирләп кайтыр хәлем юк. Аллаһы Тәгалә чирне ничек бирсә, шулай ала да ул», – дип күпме тырышсам да, тыңлаучы булмады. Китереп бик чибәр Эльвира Илдусовна дигән табибәгә тапшырып киттеләр. Беләләр алар минем чибәр хатын-кыздан качмаячагымны! Аннан соң хәзер РКБ үзе дә мин белгән җимерек, буяулары кыршылып беткән хастаханә түгел икән. Аны хәзер Европаның иң шәп клиникаларындагы кебек сипләгәннәр, палаталарга душ һәм бәдрәф ясаганнар, уңайлы ятаклар тора…

Кыскасы, бирегә хәзер үләргә түгел, ә чынлап та дәваланырга килеп була икән. Башта монда «ябып куючыларны» эт итеп сүксәм дә, бер урынлы гына матур палатада ике көн туйганчы йоклагач, табибәм хәлемнең бик үк шәп түгеллеген, вакытында килеп өлгерүемне сөйләгәч, эчтән генә Азат хәзрәткә һәм башка дусларыма рәхмәт укыдым, әмма үзләренә әйтмәдем әле, күргән саен сүгәм генә.

Хастаханәгә яткач, кадерең дә арта икән. Әнә, икенче дустым Рөстәм соңгы араларда бераз көйсезләнеп торган «Джип» машинамны сервиска алып барып ясатып, юдырып ишегалдына кайтарып куйган. Югыйсә, үземнең шуны ремонтлатырга бирергә гел вакыт җитми иде.

Кыскасы, дөньяда тагын бер хакыйкать расланды: кешенең кадере үлә башлагач кына арта. Миңа хәтта чирләп яту ошап та китте, тик озак ятсам, тәмам ялкауланырмын дип кенә куркам. Шуңа күрә озакламый чыгармын, әгәр берара язмый торсам, югалтмагыз – «ватылып» торам әле…

Барыгызга саулык-сәламәтлек теләп, «ватык» Искәндәр СИРАҖИ.

«Ватык» кеше язмалары... , 4.3 out of 5 based on 7 ratings

Комментарии