- 08.05.2013
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2013, №18 (8 май)
- Рубрика: Дөнья бу
Газетагыз чыга башлаганнан бирле аннан аерылганым юк, чөнки «БГ» – иң гадел газета. Бар газеталар да шундый булса илдә тәртипсезлек кимер иде.
Безнең яшьлек сугыш елларына туры килде. Гәрчә бик күп югалтуларга дучар булсак та, фашизмны җиңеп, миңа җиңү бәйрәмен исән-сау каршыларга насыйп булды. Абыйларым сугыш кырында ятып калдылар.
Без, социализм балалары, ниндидер зур өметләр баглап яшәдек, тормыш авырлыгын ничектер сизмәдек. Социализмнан коммунизмга күчәбез дип тырыштык, тәртип дигәннәре көчле, шикаятьләр вакытында тикшерелеп бара иде, хәзер исә бар да киресенчә. Гади халыкка караш бөтенләй башкача. Түрәләр янына үтеп керү чикләнгән, бик авырлык белән генә бер-ике тапкыр керә алсаң, керәсең. Аннан соң сиңа ишекләр ябык, Менә мин дә шулар рәтендә.
Мин үзем Азнакай районы Мәнәвез бистәсендә 1988нче елда өй салып яши башладым. Районның баш архитекторы өй урынына план биргәндә шуның кырыендагы 4-5 сутый өчпочмаклы җир кишәрлеген (ул җирдә йорт та сала торган түгел, чөнки анда берәр-берәр метрлы калынлыктагы дүрт су торбасы үтә) коймалап куярсың, сатыла торган җир түгел, акча да түләтелми диде. Мин архитектор кушканча эшләп куйдым. Шуннан соң 23 ел вакыт үтеп китте. Тыныч кына яшәп ятканда 2010нчы елның июнь аенда башланды мәхшәрләр. Ул җир минеке диеп, арткы урам күрше (аның да андый җире бар, минекеннән күбрәк тә) капка ясап куйды. «Маяк» газетасына җир бүленә, аукцион үткәрелә диеп белдерү яздылар. Әмма берәүнең дә килеп сораганы булмады.
Бу мәсьәлә буенча бик күп түрәләр ишек төбен таптарга туры килде. Мәскәүгә генә дә 11 тапкыр бардым. Анда бик яхшы кабул итәләр, әмма бу эшне карауны үзебезнең хакимияткә җибәрәләр. Ә хакимияткә керү үлем белән бер. Керә алсаң да, шул күршенең сүзен сөйлиләр, я булмаса, ярар килеп карарбыз дип алдап котылалар. Яңадан барсаң, хакимият ишегеннән дә керә алмыйсың, этеп-төртеп чыгарып җибәрәләр. Минем белән дә шулай булды. 2011нче елның 27нче декабре көнне яңа хакимият башлыгы Шәйдуллинга үз гозеремне әйтергә кергәч, мин аңладым, диеп чыгарды. Җавап озак көттермәде. Аукцион буенча Мөбәрәкшин (арткы урам күрше) җиңеп чыкты диеп хат алдым. Икенче тапкыр приемга язылырга дип баргач: «Сез булдыгыз инде», – диеп язмадылар. Шулай да башка юл белән булса да, керү бәхетенә ирештем. Ул юлы: «Земельный бюрога бар», – диеп җибәрде. Анда да карга карганың күзен чукымый – шул ук сүзне сөйлиләр. Тиешенчә җавап ала алмагач, өченче тапкыр Шайдуллинга көч-хәл белән кергәч: «Иртәгә сәгать 10га үзем сезгә барам», – диеп өметләндереп җибәрде. Көтеп-көтеп тә килмәгәч, киттем тагын администрациягә. Ә анда мине бөтенләй тышкы ишектән үк кертмәделәр. Минем бит яклаучым да, ярдәм итүчем дә юк. Югыйсә, мин дә сугыш ветераны, уналты яшь ярымнан сугышка алындым, сугыштан соң, пенсиягә чыкканчы тир түгеп эшләдем, төзелештә участок начальнигына кадәр күтәрелдем, ә хәзер картайгач, көчем беткәч, мыскыл итеп, тынычлап яшәргә ирек бирмиләр. Миңа нишләргә? Кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә?
Менә шушы сорауларга җавап таба алмаганга күрә, сезгә язарга булдым.
Сәет ГАБДУЛЛИН.
Азнакай районы, Мәнәвез авылы.
Сәет бабайның хаты редакциягә килеп төшкәч, күп тә үтмәде, ветераныбыз редакциягә үзе килеп җитте.
– Минем хатны алдыгызмы? – диде ул. Үзе белән бер өем документлар да алып килгән. Кемнәр белән генә хат алышмаган бу бабай: Азнакай районы хакимияте, Казан һәм Мәскәү Кремльләре… Кыскасы, бу вәзгыятьне бөтен Русия Федерациясе җитәкчелеге белә булып чыкты. Шуңа күрә мин дә озакка сузмый гына Азнакайга килергә, барысын да белешеп, мөмкин эш булса ярдәм итеп китәргә вәгъдә биреп калдым. Шушы җир буенча Мәскәүгә генә дә 11 кат барып зарланып кайткан бабай өчен Азнакай–Казан арасындагы барлы-юклы 350 чакрым ара ерак мени ул – бер атнадан Сәет бабай янә редакция ишеген шакыды.
– Син миңа тәгаен әйт – кайчан киләсең? Алайса көн-төн көтеп торуы авыр, – ди.
Мин инде ветеран бабайның гозерен 9 майга якынлаштырыбрак үтәргә тора идем, шул атнаның шимбәсенә үк барып кайтырга булдым.
***
Азнакайга килеп төшү белән, башта хакимияткә сугыласы иттем. Вәзгыятьне түрәләр ничек шәрехләр икән? Шимбә көн булуга карамастан район хакиме Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин да, бөтен урынбасарлар да урыннарында иде. Иң мөһиме, мине кызыксындырган эшне дә, ветеран Сәет Габдуллинны да яхшы беләләр.
– Ул инде миндә генә дә 2-3 тапкыр булды, урынбасарларга да кергән. Ләкин ул соң килгән иде шул, инде бу җир буенча тендер узган булган һәм аны күршесе сатып алган. Хәзер ул законлы хуҗа. Әмма бу җирне инде 23 ел буе ветеран бабай кулланганын, анда бакча утыртып куйганын белсәк, аны район башкарма комитеты сатуга куймый, ә хуҗа үзенә рәсмиләштереп куя иде. Хәзер инде без бер генә юл күрәбез: башкарма комитетны тендерны дөрес үткәрмәүдә гаепләп судка бирергә туры килә. Бабайга хакимиятнең юристларын ярдәмгә бирдек, алар судка гариза әзерләде. Ничек тә ярдәм итәрбез инде, – ди район хакиме Марсель Шәйдуллин.
– Бу җир ничек шулай 23 ел буе беркемгә кирәк булмаган да, башкарма комитетның, күрше-коланның хәзер генә исенә төшкән соң? – дим.
– Ул җирләрне элек кешегә биреп булмады. Чөнки астыннан югары басымлы дүрт буй торба уза иде. Хәзер ул торбалар инде кулланылмый һәм җирне шәхси кулларга күчерү мөмкинлеге бар. Сәет Габдуллинга да, башка кешеләргә дә, бу җирне элек рәсми бирмәгәннәр, ә бары тик кулланып торуны тыймаганнар гына. Әгәр торбаларга зыян килсә, теләсә кайсы вакытта аларның утырткан бакчаларын казып ташлаулары мөмкин иде, – дип аңлаттылар миңа Сәет Габдулинның өенә барганда главаның урынбасарлары.
Без килгәндә бабай тәрәзәдән карап көтеп тора иде. Миңа йорт-җирне карап, аңа хакимиятнең ярдәм итүен, юкка борчылуын аңлатасы гына калды.
– Судка бирдек, беләм мин. Журналистлар барында алдарлар дип тә курыкмыйм. Минем йорт-җиргә кызыгучылар булды инде. Туган-тумачаларым булмагач, берәүләргә васыять язган идем. Имеш, үземне карап торалар, соңгы юлга озаталар… Ә алар килеп ник монысы болай, ник тегесе алай дип өйрәтеп йөри, яшәргә комачаулый башладылар. Шуннан васыятемне гамәлдән чыгарттым.
Бервакыт матур гына, мөлаем гына бер әби килеп керде. «Әйдә, бергә яшик», – ди. Бик яхшы, акыллы карчык булып тоелды, яши башладык, ЗАГСка барып язылыштык. Ә ул йортны малаена рәсмиләштерергә кереште. Ярты еллап йөреп аерылыштым. Чөнки аңа минем йорт-җирем генә кирәк иде, – дип сөйләнде очрашкач бабай үзе. Миңа сер итеп кенә әйтеп тә куйды:
– Бу җирне алганнары өчен борчылмадым мин, шулай әйтмичә генә басып керүләренә ачуым килде. Әгәр алар минем бакчаны бүлеп алалар икән, иртәгә йортымны да басып алмаслар дип кем әйтә ала? Минем бит яклаучым юк, урамда калдырырга да мөмкиннәр, – ди ул.
Монысына ук юл куймабыз инде, Аллаһы боерса. Әнә, хакимият тә ярдәм итәргә генә тора. Гәрчә шулай вәгъдә бирделәр, ышанып карыйк.
Искәндәр СИРАҖИ.
Казан-Азнакай-Казан.

Комментарии