«КОЗГЫННАР ОЯСЫНДА…»

«КОЗГЫННАР ОЯСЫНДА…»

Кичен кибеттән кайтып килеш. Тәмам караңгыланды, сәгать тугызлар тирәсе. Подъезд ишеген ачып эчкә үтүгә, икенче катка үрмәләүче ниндидер шәүлә шәйләнгәндәй булды. Артыннан өскә күтәрелүгә, тырыша-тырыша торбалар артына посарга маташучы ир-атка юлыктым. Качу сәбәпләрен сорагач, ул миңа танышы Григорийның өйдән куып чыгаруы хакында сөйләде. Тегесе артыгын җиффәргән дә бүлмәдәге бар нәрсәне кырып бетергән, ә өйдәшләре кайсы кая качып котылган. Сөйләшә-аралаша торгач, шул аңлашылды: Гариф башкалага республика районнарының берсеннән срогын озынайту максаты белән килгән булып чыкты. Ноябрь аеннан бирле пенсиясе килми башлаган. Дәрвишләр бистәсендә узарга тиешле табиблар комиссиясе бинасына кадәр барып җиткән үзе. Тик, авыру сәбәпле, башы әйләнеп, урамда егылган. Үтеп баручылар “Ашыгыч ярдәм” машинасын чакырткан. Табиблар тиешле беренче ярдәмне күрсәтеп китеп барган. Урамда егылып яткандамы, әллә инде башка җирдәме, Гариф акчасын да югалта. Ярый әле юлында яхшы, мәрхәмәтле кондукторлар очрый, алар ярдәме белән танышына барып җитә ул. Тик анда Григорийның дуслары –шешәдәшләре көн саен җыелышып эчә, тынычлык юк. Өстәвенә, артыгын салса, дустының холкы да үзгәрә: сугыша башлый, кулына эләккән барлык нәрсәне җимереп бетерә. Менә бүген дә Гариф аның холыксыз чагына туры килгән. Гарифның безнең подъездда үзенә төн кунарга урын эзләве икән…

Икенче көнне мин Гарифны тагын безнең подъездда очраттым. Шул чак ул кинәт кенә баскан урынында әйләнергә тотынды да, мин исемә килеп өлгергәнче, идәнгә барып та төште. Тиз генә “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакыртырга туры килде. Шәфкать ияләре Ленар һәм Альбина безне шәһәрнең 7нче хастаханәсенә алып китте. Шунысы куанычлы: Гарифның кирәкле барлык документлары үзе белән булып чыкты.

Беренче кат коридорында бераз көткәннән соң, Гарифны карау бүлмәсенә чакырып алдылар. Мин дә ияреп кермәкче идем дә тик борын төбендә ишекне шап итеп ябып та куйдылар. эчтә нәрсә эшләгәндер, миңа билгесез, тик Гарифны хастаханәгә салмадылар. Сәбәпләрен сорагач, миңа әлеге шифаханәдә мондый авыруларны дәваларлык бүлек һәм тиешле даруларның юклыгы хакында әйттеләр.

Болар белән ботка пешереп булмаганны аңлаганга, баш табибны эзләп киттем. Үзебез сайлап куйган халык депутаты Марат Наил улы Садыйковта бөтен өметләр, мөгаен, ярдәм итми калмас! Тик аның янына мине үткәрмәделәр. Марат әфәндегә әле мин атна дәвамында шалтыратып тордым, тик аның вакыты булмау сәбәпле, хәтта телефоннан сөйләшү дә мөмкин булмады. Сишәмбе кабул итү көне булганга, алдан ук язылып куйдым. Тик көне килеп җиткәч, сәркатиб миңа шалтыратып, депутатыбызның ике утырышка барырга тиешлеге хакында хәбәр итте. Ә мин шатландым да инде шул вакытта кадерле депутатыбыз өчен: ул әле озак еллар урынында утырыр, халыкка “ярдәм” итәр! Чөнки аның сәламәтлеген, нервыларын саклаучы хезмәттәшләре, урынбасарлары, сәркатибе бар! Өстенә тузан да кундырмый саклыйлар, кадерлиләр үзен! Хәтта телефон аша борчырга юл куймыйлар…

Хуҗаның үзен күреп сөйләшер әмәл юклыгын аңлагач, бик үтенеп сорагач, баш табибның урынбасарына – Зөлфия Әнәс кызы Шәйхетдиновага юлладылар. Ханым да миңа һаман да шул бер үк балык башын чәйнәде:

– Бездә эпилепсия авыруын дәваламыйлар, дарулар да юк мондыйлар өчен. Биредә сезгә берни белән дә булыша алмыйбыз. Әгәр алай бик кызгансагыз, бомжыгызны өегезгә алып кайтып дәвалагыз, тәрбияләгез, – дигән җавап ишеттем.

Гарифны ияртеп шифаханәдән чыгып китүдән башка чара калмады… Урамда ул миннән үзен ташламавымны, берәр хастаханәгә урнаштыруымны инәлеп үтенде. Аякларын көчкә өстерәп атлаучы, катырак җил иссә аварга торган, тәмам хәлсезләнгән әлеге адәми затка ярдәмемне ахырынача җиткерергә карар кылдым…

АПТЫРАГАН ҮРДӘКТӘЙ…

Өйгә кайткач, баштагы шөрепләрне әйләндереп, теге бичараны кая урнаштырып булырлыгы хакында уйланырга керештем. Иң беренче Милиция урамындагы йорт-җирсезләр өчен булган приютка шалтыраттым. Санитаркага эләктем, чыбыкның теге очында:

– Дом милосердия слушает! – дигәч, югалып калдым.

– Бер йортсыз-җирсез адәми затны сезгә урнаштырасы иде. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? – дим.

– Гафу итегез, бездә урын юк шул. Барлык бүлмәләр шыгрым тулы, хәтта идәннәрдә дә йоклаучылар бар, – дигән җавап ишеттем. – Инде миңа нишләргә? – дим.

– Әлегә сезгә берни белән дә булыша алмыйбыз… Кышын безгә урнашу бик авыр. Барлык сукбайлар кыш башланыр алдыннан безне камап ала. Шул сәбәпле, безгә бик өметләнмәгез, – дип теге якта трубканы куйдылар.

Икенче көнне тагын шул Милиция урамындагы социаль адаптация үзәгенә шалтыраттым. Минем бәхеткә, телефонны Фәйрүзә Мәлик кызы Шәфигуллина алды. Мин аңа соравымны кабыргасы белән куйдым:

– Бер бомжны сезгә урнаштырасы иде, моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Бу бик мөмкин хәл. Әлегә берничә урын бар. Дөрес, аңа идәндә йокларга туры киләчәк. Чөнки бүген, тиешле 50 урынына 76 кеше яши биредә. Адаптация үзәгендә торыр урыннары булмаган, авыр хәлләргә тарган һәр кешегә булышырга тырышабыз. Беренче айны бездә яшәү бушка. Соңгы ике айда аена 650 сум түләп торырга туры киләчәк. Моның өчен ул бездән флюорография үтү өчен юллама алып китәргә тиеш. Шуның нәтиҗәләре буенча без аны үзебезгә урнаштырырбыз. Тик тизрәк килегез. Әлегә урыннар бар.

Башка юлларны да эзләп, запас вариантлар булдыру хакында да кайгырттым. Гарифның бит төп максаты – пенсия юллау. Сәламәтлек саклау министрлыгында эшләүче зур бер түрәгә шалтыратып, аннан ярдәм сорарга тотындым. Бәхеткә, ул өйдә булып чыкты, чираттагы ялда икән. Танышым турыдан-туры миңа ярдәм итә алмаячагы хакында әйтте. Иртәгәдән ул чит илгә ялга китәчәк икән. Тик мин аннан бик кирәкле мәгълүмат алдым: Гарифның авыруы психик төркемгә карый. Димәк, аны Ершов урамындагы шифаханәгә салу мөмкинчелеге бар! Гариф узган елгы пенсиясен шунда юллаган булып чыкты.

– Эшләт, башкаеңны, ничек итеп әлеге шифаханәгә эләгергә дә теге бичараның пенсиясен ясатырга? – дип, үз-үзем белән киңәшләшеп йөргәндә, әмәле дә табылды. Гариф вакытлыча тукталган фатирга кереп, аңа беркая китмичә, мине көтеп торырга куштым. “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакыртып, аны юләрләр йортына урнаштыру иде исәбем. Без аралашкан арада, Гарифның өянәге кузгалды. Фалның вакытында чыгып торуына сөенеп, тизрәк “03”кә шалтыраттым. 15 минуттан псих-бригада егетләре килеп тә җитте. Авыруны тикшереп, беренче ярдәм күрсәткәннән соң, Ершов урамында урнашкан шифаханәгә кузгалдык… Авыру белән минем ияреп баруым мәҗбүри булып чыкты.

Кичке унда без хастаханәнең авыруларны кабул итү бүлегендә идек. Дежур торучы табиб озак көттермәде, шәфкать туташы да шундук пәйда булды. Гарифка кан басымын үлчәр өчен чишенергә кушты. Курткасын, свитерын салган иде, яшь кенә шәфкать туташының аның беләгендәге кутырларга күзе төште. Кан басымын үлчәүче приборны урнаштыру өчен җиңен өскә күтәрә башлаган кызый көтмәгәндә кычкырып җибәрде. Тавышка әйләнеп карасам, Гариф тәне буйлап сәяхәт итүче бетләрне күреп исем китте. Санитаркалар тиз генә кием-салымнарны махсус капчыкларга җыя башлады. Киемнәрне күтәреп алуга, озын утыргычтагы бетләр төркемен күреп, телсез калдым. Минем аптыраганны күреп, табиб:

– Без мондый хәлләргә күнеккән. хәленә төшкән авыруларны еш кабул итәбез. Әле сезнең белән килгәне әллә ни катлаулы түгел. Бирегә авыруларны “букетлары” белән китерәләр. Корчаңгы, бет, үпкә, төрле тире авырулары ияртүчеләр белән эшлибез.

Гарифны чишендереп, чәчен кырып, бөтен тәнен юып, төрле химик препаратлар белән эшкәртеп, ул ятарга тиешле бүлеккә алып киттеләр. Кан басымын үлчи торган аппаратка күчеп өлгергән бетләрне дә чүпләде санитаркалар. Безнең “Ашыгыч ярдәм” машинасын да эшкәрттеләр. Гариф кагылган бар җирне дә юдылар, чистарттылар.

Эшне төгәлләп, урамга чыкканда, унике тулып киткән иде. Бәхеткә, “03” машинасы мин яшәгән районга чакыру алган булып чыкты. Егетләргә ияреп, өйгә кадәр диярлек кайттым.

“Аллага шөкер, авыруны тиешле урынга урнаштырдым, салкыннан, ачлыктан саклап калдым. Пенсиясен дә шунда ук ясап бирәчәкләр”, – дип шатланып йөргәндә, ишеккә шалтыраттылар. Районның инфекция бүлегеннән дезинфекция ясарга килгәннәр икән: бет, кандалалар үтерергә! “03”кә мөрәҗәгать иткәндә, үз адресымны атаган идем. Шуңа күрә фатирыбызны чистартырга килеп тә җиткәннәр. Ханымнарга эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлатып, аларны Григорий фатирына озатырга туры килде.

ҖАН АВАЗЫ

Дезинфекторларга ияреп килгән шәфкать туташы Зәкия Гарифны күптәннән белә икән. Григорий фатирында эшен бетереп чыкканнан соң, ул минем яныма махсус керде:

– Мать Тереза булдың инде. Шул кабахәт Гарифка нәрсәгә дип булыштың?! Ул оятсызны яшь чагыннан бирле беләм. Кайчандыр ул бик чибәр, хатын-кызларны акылдан яздырырлык иде. Өздереп гармунда уйнады, бик матур җырлый. Алар гаиләсе күрше йортта гына яшәде. Хатыны, ике баласы бар. Ә Гариф алма кебек хатыны өстеннән йөрде, аны ике баласы белән ташлап китте. Хатыны бик авырлык белән күтәрде сабыйларны. Ә менә Гарифны авырый башлагач, мәгъшукасы куалап чыгарды. Яшь, чибәр, көчле чакта, акча эшләгән вакытта кирәк булган бит, нишләп хәзер карамый ул аны?! Шул кирәк аңа, аны хатыны каргышы тоткандыр.

Җәй көне шәһәрдән югалып тора, авылдагы туганнары янында яши дип ишеттем. Ә менә пенсиясе беткәч, алар Гарифны Казанга озата. Ә ул үзе шикеллеләр белән эчеп ята монда. Аны безнең тирәдә октябрь ахырларында ук күрдем. Ә теге Григорий фатиры – безнең шифаханәдә, милициядә танылган урын. Анда төрле бомжлар җыелышып эчеп, сугышып ята. Бүген стена буйлап йөгерүче таракан, бет, кандала күреп исем китте. Бүлмә дип атарга тел әйләнми хәтта, авылдагы сыер сарае аннан чистарак. Бер диваннан гайре җиһаз да юк. Араларында корчаңгы авырулылар да бар. Шунда бер кызны күреп исем китте. Аны да күптән беләм. 28 яшендәге Ираны көчкә таныдым, аңа иллене биреп була. Эчүдән шешенеп беткән, “хуш” исләрдән янына килер хәл юк. Ә бит заманында Ира кияүгә чыкты, бала тапты. Ишетүемчә, яхшы гаиләгә тап булды. Тик ул аның кадерен генә белмәде: эчә башлады, начар компаниягә эләкте…

Григорий үзе дә кайчандыр бәхетле иде: хатыны, яраткан эше, ике бүлмәле фатиры – рәхәтләнеп, кинәнеп яшисе генә дә бит! Тик ул да егылып ятып эчә башлагач, эшеннән кудылар… Инде менә бөтенләй йөри алмаслык хәлгә калган. Шуңа да карамастан, эчүен дәвам итә.

Без кергәндә, бүлмәдә тагын алты кеше бар иде. Шуларның барысы да яшьләр. Кайсы наркоман, кайсы сәрхуш… Аларның берсен дә кызганырга кирәкми, катсыннар шунда!

Зәкия эчендәгесен бушатты да тизрәк эшкә – авырулар кабул итәргә чапты. Үзем генә калгач, русларның: “От сумы и от тюрьмы не зарекайся!” – дигән мәкале баш миләрен бораулады. Никадәр тырышсам да, аңа тәңгәл килерлеген җавапны ана телендә таба алмадым…

Мәдинә НУРУЛЛА

 

Комментарии