ТҮРӘЛӘР ТИЛЕЛЕГЕ –2

ТҮРӘЛӘР ТИЛЕЛЕГЕ –2

Универсиадага бер ай вакыт калып бара, ә әле кунак каршыларга әзер түгел. Эшнең ничек оештырылуын күргәч, аның тәмам әзер булачагына ышана да алмыйм. Бәлки, тыштан, күз алдындагы сукмакларны ялтыратып куеп өлгерерләр, ләкин проблемалар үтү белән башланыр кебек.

Бу беренче чиратта эшнең ничек башкарылуыннан тора. Мин «алдым-бәрдем» генә сылаштырып куелган, ясалма кыяфәт кенә кертелгән урыннарга игътибар итәм, ә аларны өйдән чыгуга күрәм. Халыкара ярышлар өчен «матурлап» куелган тротуарларга, газоннарга карап йөрәк әрни: акча түләнгән бит инде моңа, ә ничек кенә эшлиләр. Хәтта, кызып китеп җәмәгать транспорты тукталышларына да балчык сибеп газон ясап китәләр. Тротуарларда яңгырлардан соң дәрья булып су җыелып кала һәм агып китә алмый, газонны шул ук яңгыр суы шул ук тротуарга юып төшерә… Кыскасы, Глушко урамының 41нче йорты янына гына килсәң дә, казна акчасын исраф итүнең гүзәл үрнәкләрен күрәсең…

***

Хәер, аның Универсиадасы да беренче чиратта акча эшләү өчен уйлап чыгарылды бит. Мәскәү Кремле Татарстаннан килгән акчаның бер өлешен, Казандагы төзелешләр өчен дип, кайтарып бирә, җирле түрәләр шул акчага спорт объектлары «төзи»… Ә төзелешнең ни икәнен беләбез – анда эте дә, бете дә майлы калҗа эләктереп өлгерә ала. Миңа калса, хакимият шул «майлы калҗа» белән артык мавыгып китеп, төзелешләрнең үзләрен дә оныта башлады. Эшенең ата-анасы юк, оештырылмаганлыгы күренеп тора. Инде кар эри башлаганчы ук эшләнә башлаган Көньяк Трассада әле дә асфальт салып бетерә алмыйлар. Ял көннәре узып китә – беркем эшләми, ә менә эш көннәрендә көндез бөтен техника шунда җыела һәм бөкеләр хасил итә – асфальт салалар. Аны транспорт аз чакта төннәрен һәм ял көннәрендә эшләү дөресрәк булмас идеме икән? Бер урында эш башлыйлар да, ташлап икенче җиргә китеп баралар, юлда чокыр-чакырлар ыржаеп кала. Әлбәттә, аларны безнең машиналарның көпчәкләре «тота»… Ник бер башлаган эшне шунда ук ясап бетермәскә? Барыбер янә кайтып эшлиләр бит. Ничек шул кадәр үз шәһәрең халкына махсус зыян салырга була икән ул? Ә мин моны бары тик махсус салынган зыян дип кенә бәяли алам. Әллә соң ялгышаммы? Әллә безнең шәһәр хакимияте ниндидер эшне эзлекле рәвештә генә эшләргә сәләтсезме? Монысы да бик мөмкин хәл… Гәрчә, бүгенгәчә Казан хакимияте алып барган сәясәт аның үтә сәләтсезлеген генә дәлилли кебек. Хәер, монысын Универсиада һәм аннан соң туган проблемалар күрсәтер.

Изображение удалено.

***

Әлегә исә Казан хакимияте Универсиадага үзенә үзе проблема әзерләү белән мәшгуль. Юк, төзелеш өлкәсендә генә түгел, безнең шәһәр башлыклары Казанны социаль яктан да шактый начар итеп күрсәтүгә җирлек ясап куйдылар. Газетабызда «ТҮРӘЛӘР ТИЛЕЛЕГЕМЕ, әллә мәнфәгатеме?» (№20, 22 май, 2013 ел) дигән мәкаләмнән укыгансыздыр: Казанда һәм якын тирәләрдә бүгенге көндә 82 таунхаус – өч катлы, аз фатирлы йорт бар. Шәһәр хакимияте шул йортларны сүтәргә тели. Башкаланың Киров районы, Кызыл Химиклар урамындагы ике йортны инде сүтә дә башлаганнар иде, берничә тапкыр хуҗалар, матбугат вәкилләре, профсоюзлар җыелып килгәч, тими китеп бардылар. Ләкин узган җомгада, ягъни 31нче май көнне иртәнге алтыдан ук Соцпроф профсоюзы рәисе Сергей Ромадановский шалтырата: «Искәндәр, Кызыл Химиклар урамындагы йортларны сүтәргә килгәннәр», – ди. Шунда ук машинама утырып чаптым, юлда таныш-белеш журналистларга шалтыраткаладым…

***

Мин килеп җиткәндә инде гауга чыккан, суд приставлары белән төрткәләшү булып алган, кемнәргәдер электрошокер белән ток суктырганнар, каршылык күрсәтү хакында беркетмәләр төзеп өлгергәннәр иде. Шул исәптән профсоюз рәисе Сергей Ромадановскийга да ток та, беркетмә дә тәтегән… Соңыннан видеокамерага төшкән кадрларны карадык – ул үзенә карата көч кулланырлык һәм беркетмә төзерлек бер гамәл дә кылмаган, приставларга кулы белән дә кагылмаган, бары аңлату эше генә алып барган. Чөнки алар бу иртәне дә бик үк законлы эшләмәгәннәр, әле суд эшләре төгәлләнмәгән. Нәкъ шул көнне Киров районы судында бу йортлар буенча ике эш каралырга тиеш иде. Ләкин приставлар өйләгә кадәр көтеп тормаска булалар, ә аңлатырга теләүчеләрне нишләткәннәрен әйттем инде…

Бу вәзгыятьтә фатир хуҗаларының күпчелегенең битарафлыгын күреп аптырадым. Бик азлары гына милекләрен яклап сүз әйтте, калганнары дәшми генә экскаваторның йорт диварларын чүмече белән актаруын карап торды. «Нишләргә уйлыйсыз?» дигән сорауга: «Универсиада вакытында урамга чыгып палаткаларда яши башларбыз», – ди берсе. Икенчесе: «Мин инде шушы йорт хәрәбәләре янына чатыр корырга мәҗбүр булачакмын – башка барыр җирем юк», – диде… Әмма берсе дә үзен йортына богаулап куймады, экскаватор астына сузылып ятмады. Югыйсә мин бу эшкә теләктәшлек күрсәтүгә әзер идем. Кешеләр бит мондагы фатирларын алу өчен иске бүлмәләрен сатып, кредитлар алып әҗәтләргә батып беткәннәр. Кайберәүләр дачаларына, машиналарына кадәр сатарга мәҗбүр булганнар… Кыскасы, шәһәр хакимияте бик шикле эш башкарды.

Ник шиклеме? Бу очракта закон шактый киң мәгънәгә ия. Әгәр дә җир шәхси милектә икән, аңа өч катлы шәхси йорт төзү ярый, моның өчен рөхсәт тә кирәкми. Ә инде ул йортны уналты өлешкә бүлгәләп сатуны закон тыймый. Димәк, закон буенча һәр тыелмаган гамәлнең рөхсәт ителгән булуын искә алсаң, бу очракта төзүче бары тик кануни мөмкинлеген генә файдаланган, ә сатып алучы «добросовестный приобретатель» булып чыга. Кайда закон бозу? Юк! Әмма икенче яктан да карап була: бу җир бары тик шәхси йорт салу өчен генә каралган һәм хуҗаның бүлгәләү хокукы исәпкә алынмый. Бусы инде хуҗаның үз милкенә карата булган хокукларын боза… Ничек кенә карама, бу очракта да гади кеше мәнфәгате бозылды. Әгәр Казан шәһәре хакимияте халкын кайгыртса, бу йортларга бәйләнмәс иде…

Юк, хакимият үз файдасын гына уйлады һәм кешеләрне урамда калдыру юлына басты. Чөнки мондый йортлар күп төзелә, аларда фатирлар ике тапкыр арзанрак, торак бәяләре төшә, ә бу төзүче ширкәтләрнең, торак базарында эшләүче риэлторларның табышын югалтуга китерә. Хакимият моңа юл куямы? Үз мәнфәгатьләрен кайгыртканда ниндидер вак-төяк кешене кайгыртып торамы, закон турында уйлыймы? Юк, табыш кирәк аңа, табыш…

Казан тирәсендәге бу ыгы-зыгының зур акчалар белән бәйле булуына шикләнүчеләр дә бардыр. Әмма йортларны төзүче ширкәтнең директоры Ольга Варисова 31нче май көнне, биш-алты телекамера һәм дистәләгән журналистлар алдында әйтте: «Миннән бу йортларны рәсмиләштерү өчен бер миллион ярым доллар (45 миллион сум) акча сорадылар, әмма түләрлегем юк иде, баш тарттым. Шуның өчен сүтәләр», – ди ул. Аның сүзләренә караганда, акчаны аннан Капиталь төзелеш идарәсенең зур бер түрәсе сораган. Ришвәт таләп итү хакында ул полициянең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлегенә дә хәбәр иткән, имеш. Шуннан соң аны микрофоннар асып түрәнең кабинетына кертеп җибәрәләр, акча таләп итү раслана, барысы да язылып алына. Ләкин Казан шәһәренең капиталь төзелеш бүлегеннән андый-мондый хәбәрләр ишетелүен мин хәтерләмим, белүемчә, бер урынбасар гына алмашынмады. Шуңа күрә журналистлар Ольга Варисовнаның бу сүзләренә бик игътибар итмәделәр кебек. Ә ул үзе бу язмаларның барлыгын һәм икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлегендә сакланырга тиешлеген әйтә.

«Ник соң үзегезгә бер күчермә дә алып калмадыгыз?» – дигән сорауга ул: «Мине микрофоннар белән керттеләр дә, чыгу белән бөтен аппаратларны салдырып алдылар, андый мөмкинлегем булмады», – дип җавап бирде. Ә инде ник эшне зурга җибәрмәүләрен үзе дә аңламый икән…

«Саранланмаса, шул 45 миллион сумны бирсә, кешеләр болай азапланмас та иде», – дип куйды тыңлап торучылардан берәү. Әмма ул саранланмаса, бу йорттан гади кешеләр фатир ала да алмас иде. Чөнки бу очракта һәр фатир чама белән бер миллион ярым сумга арта һәм квадрат метрның хакы шәһәр буенча уртача бәя белән тәңгәлләшә. Таунхаусларның кыйммәте дә аларның бәясе арзанлыкта. Күп очракта алар дәүләтнең социаль ипотекасыннан да очсызракка төшә. Димәк, Торак фондына да көндәш булып тора, кешеләрнең тормышын җиңеләйтә. Әмма хакимият органнарына халыкка игелек кылучылар кирәк түгел, алар үзләренең ипотекаларын зур һимая итеп күрсәтергә омтыла. Янәсе, табыш алмый гына халыкка яхшылык эшлиләр, ә арзанлы таунхауслар бу сүзләрнең әкият булуын раслый. Әгәр 16 һәм 12 фатирлы ике йортны рәсмиләштерү өчен 45 миллион сум сорыйлар икән, фатир бәяләренең күпме өлеше ришвәткә киткәне аңлашыладыр. Әгәр бүген Казан тирәсендә 82 шундый йорт торуын, тагын иллеләбенә нигез салып куелуын истә тотсаң, кайберәүләрнең күпме табыштан мәхрүм калуы аңлашыладыр. Алар бу акчаларын теш-тырнаклары белән яклаячаклар, теләсә-нинди закон бозуга барачаклар. «Капитализмның безнеңчә ыржаюы» шушы буладыр инде, мөгаен…

Ул көнне ике суд та кешеләргә каршы карарлар чыгарды, моны ишеткәч Ольга Варисованың йөрәге тотты, аны инфаркт белән хастаханәгә алып киттеләр. Әгәр җаваплы як чирләп китсә, суд карарын үтәү кичектереп торыла. Монысы гади кеше файдасына булыр, ул арада Президентка чыгу җае табылыр иде. Юк, суд приставлары кешеләргә бу шансны бирмәде…

Әмма бит «гади генә Котбытдиннәр, Сәйфетдиннәр» дә үз мәнфәгатьләрен якларга телиләр. Моның өчен иң кулай вакыт Универсиада чоры – бөтен дөнья матбугаты биредә була. Мин узган мәкаләмдә шәһәр хакимиятенең бу эшләре Президент Миңнехановка барып җитәр һәм ул чик куяр, кешеләрне яклар дип өметләнгән идем, булмады. Менә Русия һәм дөнья матбугаты чаң сукса, ул да ишетми калмас…

Иң кызыгы, Казан хакимияте һәм хакимияткә якын ширкәтләр тырышлыгы белән урамда калучылар саны көннән-көн арта бара. Әле узган елны гына «Метроэлекторанс» тулай торагыннан никадәр халыкны урамга куып чыгарганнар иделәр, хәзер утызлап гаиләнең таунхауслары ишелде, әле Салмачы бистәсендәгеләре чиратта тора… Шул ук вакытта Казанның «Горводзеленхоз» оешмасыннан 20ләп гаиләне куарга маташалар дип беләм… (Бу хакта киләсе саннарның берсендә укырсыз.) Шактый саллы гына «бомжлар» төркеме җыела бит әле монда. Мөгаен, болар урамнарга чатырлар корса, шәһәр мэры Илсур Метшинга Түбән Камага кадәр билет алып бирәсе дә булмас – Универсиададан соң җай гына алып ташларлар. Төзелештәге җитешсезлекләр, кешеләр мәнфәгатенә төкереп карау, эшмәкәрлек… Әле шуңа биографик таплар өстәлә… Кыскасы, монда матбугатка да, сәясәткә дә, хокукчыларга да «чәйнәрлек» әйбер булыр кебек. Бер генә хаксызлык та бу дөньяда җәзасыз калмый. Аның нинди булуын исә вакыт күрсәтер. Ләкин тизрәк күрәсе иде…

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии