Мәктәпкә форма кирәкме?

Мәктәпкә форма кирәкме?

1992нче елда «Мәгариф турындагы» закон кабул ителгәннән соң күп кенә ата-аналарның күңеленә хуш килмәгән көрән-зәңгәр формаларын киеп йөрү гамәлдән чыккан иде. Бу исә уку биналарында һәркем үзе теләгәнчә киенә ала дигәнне аңлатты. Хәзер исә, 20 елдан артык вакыт узгач, әлеге мәсьәлә кабат актуальләште. РФның Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән социологик сораштырулардан күренгәнчә, 97% олы буын вәкиле формаларын сагынып искә ала. Әлеге формалар белән бергә үткәннәр турындагы истәлекләр, үзенә күрә бер җылылык югалды, ди алар. Ә балалар арасында бары 37% кеше формаларның кабат әйләнеп кайтуын тели. Аңлашыла да, чөнки һәрбер кеше үзенең стандарт булмаган кием рәвеше белән аерылып торырга, үзен күрсәтергә тели. Җитмәсә, бердәм формаларын бетерү белән күп кенә кыенлыклар килеп туды. Балаларның өс киеменә карап, кайсысы нинди катлау вәкиле булганын аермачык әйтеп була башлады. Иң яманы – балалар өчен сынау мәйданына әверелде. Аз керемле гаиләләрдән булган укучылар көн саен ярышып киенгән акчалы иптәшләрен күреп кызыга, кимсенә иде. Шуңа да бүгенге көндә укытучылар, психологлар гына түгел, ата-аналар да бердәм формасына кайтуны хуплый. Ул дигәндә, совет чорындагы укучылар кигән бер төрле көрән күлмәк, ак алъяпкычларны гына күзаллау хата булыр. турында сүз кузгатучылар мәсьәләнең әлеге ягын да карап куйган. Бүгенге көндә дизайнерлар бик тә зәвыклы, матур, уңайлы формаларның бик күп төрләрен уйлап чыгара. Бик күп укучы кызлар үзләренең мәктәп формаларын – сарафаннарны яратып киюләрен, алар белән бик тә уңайлы булуы хакында әйтә. Күпләр бердәм форманы теге яисә бу мәктәпнең визит карточкасы, дия. Биредә укучы балаларның өс киеменә карап, мәктәпкә, андагы тәртип, укыту дәрәҗәсенә бәя биреп булганлыгын искәртә. Әлеге форманы киюче үзен мәктәп тарихына, заманында монда белем алган танылган шәхесләргә бәйле итеп тоюын ассызыклый. укучыларда үзләрен бердәм команда итеп хис итәргә өйрәтә.

Ә хәзер форма мәҗбүри булмаган мәктәпләргә күз салыйк. Әлеге күренешнең тискәре ягын мөстәкыйльлеккә ияләшкән яшүсмерләргә карап бәяләп була. Кыска итәк, ачык түшле блузкалар киеп йөрүче яшь кызларга укытучылар һәрдаим кисәтү ясап торса да, нәтиҗәсе күренми. Үз киеменең торышы, төс-кыяфәтен генә кайгырткан укучы билгеле инде уку турындагы уйларыннан читкә китә.

Әлбәттә, бер махсус форма – эшләр өчен уйлап табылган кием ул. Рәсми кием мәктәптә рәсми атмосфера тудыра, укучыларны укуга ныграк җәлеп итеп, чит-ят, укуга зыян итә торган гамәлләрдән тыя. Мәктәп формасы укучыларны алдагы тормышка әзерләүдә зур роль уйный. Алар үзләрендә җаваплылык тоя башлый. Аның кечкенәдән урынына һәм вакытына карап кием кия белү гадәте формалаша. Мәктәп ул – теләсә кайсы җәмгыятьнең көзгесе. Ә уку йорты ул үзенә күрә бер кечкенә дәүләт. Анда тәртип һәм хезмәткә хөрмәт булырга тиеш.

Тулаем мәктәп формасына күчү яисә ирекле киенү турында төрле фикерләр яши. Тик шулай да, бала хокуклары турындагы конвенцияне искә төшерсәк, анда һәр бала үзе теләгәнчә индивидуальлеген чагылдыра ала, диелә. Моның белән форма кешене берникадәр кыса дип карап булыр иде. Икенчедән, мәктәпләрдә мәҗбүри рәвештә форма кертү күпләр тарафыннан ризасызлыклар китереп чыгарырга мөмкин. Өченчедән, кайбер ярлы гаиләләр өчен бүген яңа стильдә тегелгән формаларны сатып алу да кыйммәт.

Белүебезчә, узган елның уку елы башында уку учреждениеләрендә бердәм мәктәп формасын кертүгә кагылышлы фикерләр туган иде. Хәтерегезгә төшерик, беренчеләрдән булып аны ЛДПР фракциясе депутаты Михаил Дегтяров тәкъдим итте. Депутат фикеренчә, бердәм мәктәп формасы балалар һәм яшьләр арасында социаль тигезсезлекне бетерәчәк, укучыларда белем алуга җитдилек арттырып, дисциплинаны ныгытачак. Ул шулай ук илебездә күп милләтләр булуына басым ясап, кайбер төбәкләрдә киемнең бизәлешенә кагылышлы булган бәхәсләрнең дә килеп чыгу мөмкинлеген әйтә. Шуңа да проблеманы чишү юлларын карау бик тә әһәмиятле булганын искәртә.

Бердәм форма кертү турындагы фикер Ставропольда мәктәп директоры яулыклы кызларга мәктәпкә керүне тыйганнан соң килеп чыкты. Берникадәр вакыттан әлеге мәсьәлә белән РФ Президенты Владимир Путин да кызыксынды.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Думаның Мәгариф буенча комитеты әгъзасы Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, мәктәп формасы һичшиксез, булырга тиеш. Ләкин форманың төбәкләр, уку йортларының күзаллавын, традицияләрен исәпкә алып кертелүе мөһим.

Гомумән алганда, мәктәп формасы турында әле кичә-бүгенле генә сүз башланмады. Таныш-белешләрем сүзләренчә, алар укыган мәктәпләр, гимназияләрдә инде бердәм форма күптәннән кертелгән.

Шулай да кайбер мәктәпләр әле яңалыкны тулысынча кабул итеп бетермәде. Кызлар 1нче сентябрьгә, гадәттәгечә, ак блузка, кара итәк, ә егетләр костюм-чалбар киеп килсә дә, алга таба аларны да стандарт кием рәвешенә кайту урап узмас дип уйлыйлар.

Җир йөзендә күпме кеше булса, шулхәтле фикер. Һәм берәүне дә моның өчен гаепләп булмый. Шуңа да мәктәп формалары хакында төрле яшь, һөнәр кешеләренең ни уйлаганнарын белергә теләп сораштырулар үткәрдем.

Әлфия Зәкиева, 60 яшь, лаеклы ялдагы укытучы.

– Без мәктәп формасы киеп үскән буын. Шуңа да бүгенге көндә укучыларга аны кайтаруларын шатланып кабул итәм. Бердәм форма укучыларда бердәмлек артуга китерә. Ул социаль тигезсезлекне бетерә. Һәрбер бала үзенең мәктәп бусагасын бары белем алыр өчен генә атлап кергәнлеген һәрдаим исендә тота. Аз керемле гаиләләрдән булган балалар шәбрәк киенгән иптәшләренә карап кимсенми, хурланмый торган була.

Карина Даутова, 5 сыйныф укучысы.

– Мин үземнең мәктәп формасын бик тә яратып киям. Мәктәп ул уйнарга, вакыт үткәрергә йөри торган урын түгел. Әнием: «Мәктәп – ул уку бинасы, анда килгән һәркем үзенең төп максатын истә тотарга, аның тәртипләрен хөрмәт итәргә һәм үзен тиешенчә тотарга тиеш», – ди. Аннары бүгенге мәктәп формаларының да нинди генә матурлары юк. Әгәр акчаң җитсә, стандарт киемнең дә җаныңа теләгәнне сайлап була бит.

Ләйсән Рәхмәтуллина, юрист.

– Шәхсән үземнең мәктәп формасына карата тискәре фикерем юк. Шулай да 11нче сыйныфның икенче яртысында безгә дә аны кию мәҗбүри рәвештә кертелгән иде. Ул вакытта формаларның бертөрле генә вакыты. Яз көне ул көрән күлмәкләр белән эссе, уңайсыз иде. Ә бүгенге көндә урамда бик матур формалар кигән балаларны күрәм. Шуңа да вакыт үтү белән бер төрле генә булган киемнәргә алмашка яңача тегелгән, зәвыклы формалар чыгуына мин бик шат.

Елена Сафонова, укытучы.

– Формаларның өстенлеген барлык кеше бер киемнән йөрүдә, берәүнең дә башкалардан аерылып тормавында, бөтенесе бер статуста булуда күрәм. Моның белән тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне дә саклап калабыз. Ә минус якларына килгәндә, балалар һаман бертөрле кием киеп йөрүдән туялар, ел саен яңаны әзерләргә кирәк. Ә бу артык мәшәкать һәм акча туздыру дигән сүз.

Зәйнәп Кәримуллина, 1 курс студенты.

– Миңа калса, бердәм форма кертү – бик дөрес күренеш. Чөнки ул булмаса, кем ничек тели шулай киенә. Бигрәк тә малайларның спорт костюмы киеп йөрүе ачуны китерә. Кара костюм, ак күлмәктән киенү бик килешә үзләренә. Кызларга да ни теләсә шуны киеп йөргәнче, форма белән алъяпкыч кию матуррак булыр иде.

Ильмира Галимуллина, журналист.

– Мин мәктәп формасы кертүгә уңай фикердә. Уңай ягы шунда: балалар бар да бертигез. Аз керемле гаиләләрдәгеләр дә кимсенми. Тискәре ягы: мәктәп формасын бертөсле итеп тектерергә кушалар һәм ул бер фабрикада гына тегелә. Фабрикада тегелгәч, бәясе дә шактый кесә ягына «суга» торган була. Менә башлангычта укучылар өчен бер сарафан тектерү 1900 сумга төште дип беләм. Әле аны сыйфатсыз тегелгән дип, ательега алып барып төзәттерүчеләр дә бар. Бертөрле форма кертелгәч, тора-бара хиджаб киюче кызларга да яулык салдыру сәясәте кертелмәс микән?

Айгөл Бәдретдинова, журналист.

– Әгәр дә әти-әниләрне ул форма белән тәэмин итсәләр, әйбәт күренеш, дип саныйм. Тәэмин итмиләр икән, кирәге юк. Һәрбер ата-ананың да билгеле стандартка туры килгән кием эзләп йөреп, аны сатып алыр өчен, күп акча түләргә мөмкинлеге юк. Бер генә баланы укыту өчен дә күпме акча кирәк бит! Берсен мәктәпкә әзерлисе, икенчесен уку йортына кертәсе… Ә хезмәт хакы әлләни зур булмаганнарга нишләргә? Тагын форма да алырга кушсалар аларга кыен булмасмы?

Фирая Садыйкова, 10 сыйныф укучысы.

– Әйе, тыйнак һәм матур форма булырга тиеш. Гимназиядә бар да дөрес: тырнак үстермәсеннәр, үкчәле туфлиләр кимәсеннәр дип тикшерәләр. Анда кара юбка һәм жилет киясе. Шунысы ошамый: һәр мәктәптә үзенең төрле формасы бугай… Бер мәктәптә зәңгәр төстәге кием булсын, бүтәнендә кара… Безнең илдә форма бердәм булырга тиештер инде. Бу минем фикерем. Форма мәҗбүри булмаган мәктәпләрдә аңлашыла инде: кызлар бер-берсеннән көнләшә, егетләр кызлар куа. Уку түгел бу.

Зәмирә Сәмигуллина, журналист.

– Фабрикада тегелгән формаларның, базардагыларга караганда, бәясе кыйммәтрәк. Әмма базардан сатып алганы ел дәвамында бик тиз таушала, ямьсезләнә. Икенче елны барыбер яңаны алырга туры киләчәк. Ә фабрикада тегелгән сыйфатлы формаларны өч-дүрт ел кияргә мөмкин. Безнең Саба гимназиясендә берничә ел инде моның матур үрнәге яшәп килә. Кукмара тегү фабрикасында тегелгән шотланд формасын кызлар бик яратып кия. Ике ел дәвамында киеп, кечерәя калса да куркыныч юк. Материалы сыйфатлы булгач кечерәк сыйныф кызларына да яхшы хәлдә сакланып кала.

Айсылу ЮЛДАШЕВА.

Комментарии