Беренче уңыш

Беренче уңыш

Укытучыларның август киңәшмәсе уңаеннан үткәрелә торган, район мәктәпләре арасында – «Иң яхшы авыл хуҗалыгы продукциясе» – номинациясендә без бик теләп катнашабыз. Аңа зур әзерлек белән киләбез. Барлык яшелчә, җиләк-җимешне үзебез, балалар белән бергәләп, мәктәп тәҗрибә участокларында үстерәбез. Капчыгы белән суган, чиләге белән бәрәңге, кәбестә, кыяр, кишер барысы да үзебезнеке.

Сату урыныбызның бизәлеше һәркемне таң калдырды. Көз ае булуга карамастан, анда сандугач сайрый, күлдә балыклар йөзә, тирә-як яшеллек, бәбкәләре белән күлгә чумарга әзерләнеп торучы үрдәк, бал алып кайтып килүче кортлар дисеңме – барысы да җәйне хәтерләтә, күргәзмәне карарга килгән бала-чага, өлкән яшьтәге апа-абыйлар бу матурлыктан аерыла алмыйча хозурланып карап тордылар. Кем генә килмәсен, барысы да сокланып:

– «Мин сезгә беренче урынны бирәм», – дип, йөрәккә сары май ягып киттеләр. Әйе, алар ялгышмады, Балтач мәктәбе беренче урынны алды. Мәктәпнең яңа уку елына хәзерлеген бәяләү буенча мәктәбебездә республика комиссиясе дә булып китте, алар да югары бәя бирделәр. «Белем көне» уңаеннан Балык Бистәсе районы Балтач авылы мәктәбе укытучылар коллективын, укучылар һәм әти-әниләрне чын күңелдән шушы олуг бәйрәм белән тәбрик итәм. Бу уку елында яхшы билгеләр, яңа җиңүләр күп булсын. Һәркемгә ныклы сәламәтлек, иминлек телим!

Балык бистәсе районы, Балтач авылы мәктәбе директоры

Нияз ГАРИПОВ.

Комментарии