НИК ЯТИМ ҮРЧЕТӘСЕЗ?

НИК ЯТИМ ҮРЧЕТӘСЕЗ?

кабул итеп, кайбер коррупция вә законсызлыкларда гаепләнүче Русия чиновникларын үз илләренә кертмәячәген белдерде. Моңа каршы Мәскәү Кремле «Дима Яковлев кануны»н кабул итеп, АКШка уллыкка балалар бирмәскә булды. Белмим, моның белән ул кемгә күбрәк зыян салгандыр: АКШның баласыз гаиләләренәме, әллә Русиянең чирле балаларынамы? Чөнки чит илгә уллыкка бары чирле балалар гына тапшырылды. Андагы көчле медицина исә бу балаларны дәвалау мөмкинлеген бирде. Хәзер инде Русия балалар йортларындагы чирле туган балаларын үзе дә дәвалый алмый, АКШка да бирми… Кыскасы, бу сабыйларның сәламәт вә ата-аналы, бәхетле тормышка булган соңгы өметләре өзелде.

Хәер, хәзер Кремль агайлары бу балаларны үз илебез гражданнарына бирмәкче була. Моның әмәлен дә уйлап таптылар: ятимне уллыкка алсаң, аны тәрбияләү өчен түләүләрне арттырып маташалар. Әгәр бик чирле бала алсаң, бу акча бермә-бер артачак имеш… Элек гади генә хәл ителгән проблема, хәзер ил өчен, салым түләүчеләр өчен зур чыгымнарга әверелә. Русия хакимияте, «Дима Яковлев кануны»н кабул итеп, каш ясыйм, дип, күз генә чыгарды. Беткә үч итеп, тун яктылар, дию дә урынлы булыр…

Хәзер ил буйлап акчага кызыгып күпләр ятим балалар ала башлаячак. Ләкин аларга ата-ана назы бирә алырлармы соң? Миңа калса, чит-ят баланы ярата алырдай гаиләләр инде күптән уллыкка балалар алып бетерде, «бәя артканын» көтеп ятмадылар. Ә монда күбрәк түләү хакында сүз генә чыкты, Рязань өлкәсендә ике балалар йорты бушап та калган! Нәрсә, бала җанлы булган өчен алганнармы? Ышанмыйм! Алайса ник узган ел бу ике балалар йорты тулы торган? Гади генә әйткәндә, Русия хакимияте «яңа бизнес» ачты – бала алып тәрбияләү бизнесы. Бу кешелеклелекме? Юк, цинизмның иң югары дәрәҗәсе! Әгәр соңгы 10 елда АКШта Русиядән 21 бала үлсә, Русиянең үзендә уллыкка алынган бер мең бала үтерелгән. Әгәр акча өчен кызыгып алучылар саны артса, үтерелүче балалар саны да бермә-бер артыр дип фаразлыйм…

***

Ә сез Русия Федерациясендә елына ничә бала ата-анасы була торып та ятим калганын беләсезме? Статистика 150 мең бала ди! Ягъни, шуның кадәр балаларның ата-аналарын хокукларыннан мәхрүм итәләр һәм ятимнәр санын арттыралар. Әгәр ул юл белән барсак, бу илдә ятимнәр саны беркайчан да кимемәс, ә «асрамага бала алу бизнесы» чәчәк атар. Әле үзенең коррупцион өлеше дә барлыкка килер кебек. Хәер, анысы инде бар да бугай. Әгәр ялган мәгълүмат булмаса, сәламәтрәк бала алу өчен кемгәдер акча төртү лазем, имеш. Әгәр гарип балаларга түләүләр арттырылса, катырак чирлене алу өчен ришвәт бирә башларлармы? Русия бу, монда «майсыз кашык авызны ерта» тәгълиматы буенча яшиләр. Биредә, бер яктан, коррупция белән көрәшәләр, икенче яктан, шул көрәш нәтиҗәсендә коррупция өчен яңа мөмкинлекләр ачыла.

Менә, илдә ятимнәр санын киметү хакында иң югары мөнбәрләрдән сөйләнә башлады. Русия Федерациясе президенты В. Путин гаиләдән баланы бары тик читкә генә алу хакында әйтеп тора, үзебезнең Р. Миңнеханов бу хакта әйтә: «Бала гаиләдә үсәргә тиеш»… Кем дә булса моны ишеттеме? Юк бугай…

***

Һәрхәлдә, Кукмара районы хакимиятендә ни Путинны, ни Миңнехановны ишетмәгәннәр кебек. Югыйсә, Югары Шәмәрдән авылының мөхтәрәм кешеләре булган җирле мәхәлләнең имамы Гаяз хәзрәт белән Фәния абыстайның өеннән 15 яшьлек Айнурны, 13 яшьлек Райнурны һәм 11 яшьлек Айгөлне алып китеп бармаслар иде. Бу балалар Гаяз хәзрәт белән Фәния абыстайның кызлары Әлмирәнекеләр. Аларны 7нче март көнне районның социаль яклау бүлегеннән килеп алып китеп баралар.

– Бер кәгазь күрсәтмәделәр, бер гаебемне әйтмәделәр. «Синең өстән аноним шикаять бар, эчеп ятасың икән, балаларыңны карамыйсың», – диделәр дә, төяп алып киттеләр. Балаларның елавына да карап тормадылар, – ди Әлмирә.

Сүзгә Гаяз хәзрәт тә кушыла:

– Мин дә әйтеп карадым, алмауларын үтендем. Чөнки бу балалар караучысыз түгел. Юк, тыңламадылар, – ди ул.

– Ә сәбәбе нәрсәдә булырга мөмкин соң? – дим мин.

– Минемчә, Ильфир кияүдәдер. Чөнки ул беркайда да эшләмәде, эчеп ятты. Әгәр 1985 нче елда Пермь өлкәсенә чыгып китеп, күз уңыннан ычкынмасалар, алай булмас та иде ул. Минем анда ике бертуган энем яши, алар: «Ильфир эчә, тормышлары начар», – дип хәбәр иттеләр. Шулай дигәч, үзебезгә чакыртып кайтардым. 3 бала белән 1998нче елда кайтып төштеләр, монда кайткач, тагын өч балалары туды инде. Ләкин кияүгә акыл кермәде, гел эчүдә булды. Йорттан куып та чыгарып карадым, ләкин тәүбә иткәч, тагын керттем. Менә тагын кудым әле. Чөнки соңгы көннәрдә бүлмәсеннән чыкмый эчеп ятты. Мөгаен, районның опека бүлеге хезмәткәрләренә шушы барып ирешкәндер. Әмма, ул эчкәнгә карап, балаларны алып китәрлек түгел иде. Чөнки алар каручысыз булмады. Мин дә, әниләре дә өйдә, тамаклары тук, өсләре бөтен. Ник тияргә иде ул балаларга? – ди Гаяз бабай.

– Моңа кадәр бер тапкыр участковый Айдар белән социаль яклау бүлегеннән Гөлирә төнге сәгать унда ишек шакыдылар. Аларга кемдер мине эчеп ята, балаларын карамый, дип хәбәр салган икән. Чыктым, аек икәнемне күреп киттеләр. Гомумән, минем баш ташлап, эшкә чыкмыйча эчеп йөргәнем юк, – ди Әлмирә.

– Кыз хакында алай яман сүз әйтә алмыйм, гел эшләде, гаиләсен алып барды, исерек ир көен дә көйләде. Хәтта бер баласын да, декретка чыгып тормый гына, өйдә тапты, – ди Фәния әби.

Әмма, ничек кенә булса да, исерек ир янында яшәгән Әлмирә бөтенләй үк шешәдән читтә тора алмаган икән:

– Бераз капкалаганым да булды инде. Ләкин балаларымны алып чыгып китәрлек эш майтарырдай итеп түгел, – ди хатын.

Редакциягә зарланып шалтыраткач, мин бу гаиләне инде бөтенләй тормыш төпкеленә төшкән, дип күзаллаган идем. Шулай да, балалар хакына, барысын да үз күзләрем белән күреп кайтырга булдым. Баксаң, гади генә, ачык йөзле кешеләр икән. Гаяз бабай кайчандыр шактый гына коры куллы булса да, инде 77 яше белән барганда, гаилә башы буларак, бөтенесен җиңеп тә бетерә алмыйдыр. Әмма үз оныкларын карау гына әле хәленнән килә.

– Гомумән, Кукмара районында хакимият хәл итәргә тиешле проблемалар буа буарлык, ә алар гаиләдән балаларны тартып алу белән шөгыльләнә. Нигезле, кичекмәстән кирәкле гамәл булса икән, юк бит – тик торганчы, тун итәген уа тор дигән кебек кенә. Бу илдә уң кул ни эшләгәнен сул кул белми шул. Путин белән Миңнеханов бер төрле сөйли, җирле хакимият икенче төрле эшли. Нәрсә аңа Путин сүзе дә, кем аңа Миңнеханов?! Мөгаен, Кукмара районы хакиме Равил Шәйдәүләт улы Рәхмәтуллин дөньяда илбашлары һәм алар алып барган сәясәт барын ук онытып җибәргәндер. Югыйсә, яраннарына бу сәясәтнең ятимнәр арттыруга түгел, ә аларны киметүгә, гаиләдә тәрбияләүгә юнәлтелгәнен аңлатыр иде… Әллә соң ул моны үзе дә аңлап бетермиме? Алайса, кәнәфиен аңлырак кешегә калдырып китүе хәерлерәк булыр кебек…

Ярар, 4 апрель көнне Кукмара районының опека бүлегендә комиссия утырышы була икән. Шунда Әлмирәнең балалары мәсьәләсе дә каралачак. Әгәр көне-сәгате белән балаларны кайтармасалар, бу эшнең тәмам төбенә төшәрбез, һәм гамәлләре өчен җавап таләп итәрбез, Аллаһы боерса. Бер нәрсә дә аңлатып тормый гына гаиләләрдәге балаларны төяп алып китү җиңел ул, ә сез бу эшегезне нигезләп карагыз, түрә ханым вә әфәнделәр!

***

Югары Шәмәрдәнгә балаларыннан аерылган ананың күз яшьләрен истә тотып ашыгыч рәвештә, буран дип тә тормыйча, ял көне чыгып киткән идем. Бу авылга керү дә, аннан кире чыгып китү дә шактый матавыклы эш булып чыкты. Кергәндә авылның исеме язылган элмә такта да күренмәде, ә чыкканда исә, юлны кар басып киткән иде. Авыл башына өч-дүрт машина тезелешкән, тау менә алмый торалар. Берәрсе менеп китсә дә, ярты юлдан кире чигенеп төшәргә мәҗбүр була.

– Кышын кар сала, юл бозлана – менеп булмый, язын-көзен пычрак – тау менүләре мең газап, җәен яңгыр яуса, менә шулай тезелешеп басабыз. Бу тау астындагы елгага соңгы 20 елда 60-70 машина төшеп китте инде. Әле Алла саклады – беркем үлмәде. Бу юлны ясатырга дип хакимияткә ничә мөрәҗәгать иттек – нәтиҗәсе юк. Гел вәгъдәләр генә биреп киләләр, – ди авыл кешеләре. Ярый әле авылның Илгиз исемле агаенда УАЗ машинасы бар икән, ул машиналарны бау белән тагып, таудан тарттыра торгач, юл тапталды һәм мин дә үз җаем белән менеп китә алдым. Илгиз абый инде иртәдән ике баланы ашыгыч ярдәм машинасына каршы чыгарган икән. Чөнки авылдан УАЗ дан башка машинада чыгып китү мөмкин түгел. Авыл балалары исә көн саен Ядегәр мәктәбенә 3-4 чакрым укырга йөри. Оптимизация дигән булып күп мәктәпләрне япканда, бөтен республика авылларына булачак дип вәгъдә ителгән «мәктәп автобусы» да бу балаларга тәтемәгән.

– Безнең балаларыбыз чит-ят машиналарга утырып йөрергә мәҗбүр. Дөнья тулы маньяк, әледән-әле балаларны көчлиләр, үтерәләр, ә без нарасыйларыбызны чыгарып җибәрәбез. Район хакимиятеннән автобус сорадык: «Акча каралмаган», – диде глава. Әле соңгы араларда хуҗалык автобусы йөртә башлады, Аллага шөкер, – диләр, авыл башына машиналарны озата чыккан кешеләр.

Алар туганнарының, кунакка кайткан балаларының буран туздырып тау башына менеп киткәнен карап калалар. Ә инде машина ярты юлдан кире чигенергә мәҗбүр булса, елгага чумуыннан куркып кан калтырап торалар. Бу тау Югары Шәмәрдән халкы өчен Аллаһының зур сынавы бугай. Хакимият аны белә, ләкин бернәрсә дә эшләми. Кукмара хакимияте кычытмаган җирне кашып, үз мәнфәгатен кайгыртып кына йөри, кешеләрнең зарын ишетми бугай.

Хаким Рауил Рәхмәтуллин алай бик «балалар өчен кайгыручы» булгач, башта Югары Шәмәрдән балаларын куркынычсыз юл, җылы автобус белән тәэмин итсә, дөресрәк булыр! Ә ул һәм аның хакимияте бүген авылның мөхтәрәм гаиләсеннән балалар алып китү, ятимнәр үрчетү белән шөгыльләнә. Кычытмаганны кашу бит бу! Башка кайгыгыз юкмы әллә?

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии