- 01.02.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №4 (29 гыйнвар)
- Рубрика: Дөнья бу
Хөрмәтле Татарстан мөфтие Камил хәзрәт!
Сезгә ихтирам белән Минзәлә шәһәре мәчетенә йөрүчеләр мөрәҗәгать итә. Имамыбыз Р.Гыймадиевны мәчеттә үз урынына кайтаруыгызны сорыйбыз. Ул Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган. 1997нче елдан бирле ихластан үз эшен эшли иде. Р.Р. Гимадиев килгәннән соң мәчет гөрләп эшли башлады. Ул вакытын кызганмыйча ирләргә дә, хатын-кызларга да атнага икешәр тапкыр, ә балаларга якшәмбе көнне дәресләр үткәрә башлаган иде. Ифтар кичәләре оештырылды. Мәчет эчтән ничек пөхтә булса, тыштан да тәртиптә иде. Ләкин 2012нче елның сентябрендә, бернинди сәбәпсез, кешеләрнең каршы килүенә карамастан, аны эшеннән алдылар. Яңа мөхтәсиб һәм имам килгәч төрле проблемалар чыга башлады, мәчеткә килүчеләрне түбәнсеттеләр, азан яңгырамый башлады. Ишектә амбар йозагы эленеп тора, мөселманнар намазларын мәчет ишек алдында укый башладылар, күбесе мәчеткә йөрүдән туктады. 30 ел буе дин гыйлеме өйрәтеп, ярты гомерен Исламга багышлаган кешене ямьсез кушаматлар тагып мәчеттән этеп диярлек чыгардылар. Яңа мөхтәсиб Җәүдәт мәчеткә имам итеп үз кешесе Салихны куйды. Мәчеткә ремонтка дип җыелган хәер акчаларын Салих үзенә шәхси бизнес типография ачар өчен туздыра диләр, ни дәрәҗәдә хактыр. Тәгаенен үзегез тикшерсәгез иде. Типография төзелгән бүлмәдә исә уку өчен класслар булырга тиеш иде. Мәчеттә имам Салих үз эшен эшләми, мөселманнар арасында начар сүзләр сөйләп йөри. Шушы факторлар аркасында Минзәлә мөселманнарының мәчет тормышы җимерелеп бара.
Зарыбызга колак салуыгызга өметләнеп,
Минзәлә каласы мөселманнары.
Мөфтигә ачык хат,
Комментарии