35 балага әни булдым!

35 балага әни булдым!

Ни өчен укытучы буласың килми, дигән сорауга бер генә җавабым бар иде: «Балалардан куркам, алар белән эшли алмыйм». Тик тормыш шундый нәрсә икән: синең теләккә генә карап тормый, әллә нинди хәлләр белән күзгә-күз очраштыра. Укытучылыкка укып азапланган дус-танышларымнан мыек астыннан гына көлеп йөри идем, үзем дә шушы капкынга килеп эләктем. Берьюлы 35 баланың «әнисе» ролен башкарганнан соң, мөгаллимлек һөнәренә дә, үземнекенә дә башка яктан карый башладым.

«Алтын каләм» республикакүләм балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале белән күптән таныш инде мин. Биш ел элек бу казанда катнашучы буларак кайный башлаган булсам, узган ел үземне татар төркеменең кураторы сыйфатында сынап карадым. Узган елгы фестивальдән кайткач, йокысыз үткәргән төннәрне, балалар белән эшләүнең авырлыгын, аларның язмаларын төзәтә-төзәтә җен ачуларым чыгуын мәңге онытмам, бүтән монда ике аягымның берсен дә атламам, дигән идем. Быел май аенда күңел кытыклана башлады. Әһә, мин әйтәм, адреналин җитми, йокысыз төннәр, балалар белән әвәрә килү сагындырган. Быелгы фестивальгә дә куратор итеп чакыргач, теге «бүтән бармыйм» дигән сүзләр каядыр юкка чыкты. Аның урынына «әлбәттә, барам» дигәне тавыш бирде. Димәк, «Алтын каләм»нең унтугызынчысына, яңа шатлык-борчуларны йөге белән төяп кайтырга киттек!

ЖУРНАЛИСТИКА БАЙЫЙ. ТАГЫН КЫЗЛАРГА

Эшләр килеп чыгу сәбәпле, фестиваль уза торган «Волга» яшьләр үзәгенә беренче көнне үк бара алмадым. Шулай да балалар белән телефоннан сөйләшеп, үзем турында бер-ике сүз әйтеп, аларның хәл-әхвәлләрен сорашып алдым. Икенче көнне мин килеп кушылганда, кулдашым – «Ялкын» журналының җаваплы сәркатибе Линар Закиров 35 бала белән танышып, аларны ике төркемгә бүлеп куярга өлгергән иде инде. Линарның командасы газеталарын «#әстәгъфирулла!» дип атаган, минекеләр – «Оекбаш». Әлеге атаманы ишеткәч, бермәлгә йөзем сытылган иде, тик балалар бу исемгә нинди мәгънә салуларын аңлаткач, алар белән бишкуллап килештем. Девизыбыз «Бездә һәрвакыт җылы мохит!» дигән булды. Чыннан да, безнең газетаны кулга алгач, әби бәйләгән җылы оекбаш искә төшеп, тәнне генә түгел, җанны да җылыта иде шул. Хәер, ул «Оекбаш» белән саташулар, күңелле хәлләр байтак булды. Беренче көннәрдә: «Син «Оекбаш»танмы?» – дигән сорауга, аптырап: «Юк, носкидан», – дип җавап бирүчеләр, шулай итеп, үзләре дә сизмәстән безне көлдерүчеләр бар иде. Хәзер, өйләренә кайткач, оекбаш күрсәләр дә газетаны искә алалардыр. Һәрхәлдә, мин шулай.

Хуш, шулай итеп, мин гөжләп торган «Волга»га килеп эләктем. Кураторларның бурычы – шул 35 баланы бер йодрык итеп берләштерү, һәрберсе белән уртак тел табу, мастер-классларга, очрашуларга озатып калу, бер минут та буш вакыты булмаган «каләмче»ләрдән язмалар таләп итү. Менә шунда аңлыйсың да инде мөгаллим булырга әзерләнгән дусларыңның хәлен. Заманында үзем дә катнашучы булгач, кайбер мастер-классларның күңелсез үтүен, аларга барып, йокымсырап утырганчы, язма әзерләп тапшыруның хәерлерәк булуын да беләм. Тик, вазифаң шул булгач, балаларны очрашуларга да җыймый хәлең юк. Кайчакта йодрык, кайчакта перәннек алымын кулланып эш итәргә туры килде. Рәхмәт балаларга, хәлебезгә керделәр, бик күңелсез дигән чараларны да калдырмаска тырыштылар. Үз чиратыбызда без, кураторлар да, качып калып, язма әзерләп утыручыларга артык бәйләнмәдек.

Төркемдәге 35 бала да журналист булырга атлыгып тормый, бөтенесе дә яхшы яза, дию дә күпертү булачак, әлбәттә. «Алтын каләм»гә «ялгыш кына» килеп эләгүчеләр дә бар. Шулай да, мисал өчен, шул 35 баланың унысы гына журналистика юлыннан китәргә уйласа да, татар матбугаты яхшы кадрларга баеячак. Тик һаман да егетләргә кытлык инде. Быел тагын журналистика бүлеген кызлар гына штурмлар, ахры. Ә «Алтын каләм»дә төркемебездә биш егет булу – соңгы еллар өчен бик зур үсеш.

ЙОКЫНЫҢ КИРӘГЕН БИРДЕК! ЙОКЛАМЫЙЧА…

Узган ел фестивальгә беренче тапкыр куратор булып барганда «яшел» идем әле мин, нәрсәнең нәрсә икәнен дә чамалап бетермәдем. Быел тәҗрибә багажым шыплап тулган иде инде. Әйтик, былтыр төнге 3тә йокларга яту турында уйлый башлый идем. Тик әле ул вакытта эшнең яртысы гына беткән була. Быел планнарны бераз үзгәртеп: «Иртәнге 5тә ята алсаң да бик әйбәт булыр иде», – дип йөри башладым. Барыбер чамалап бетермәгәнмен икән, беренче көнне иртәнге 7дә генә йокларга яту насыйп булды. Иртәнге зарядкага чыгып барган балаларга хәерле иртә (ә алар миңа – тыныч йокы!) теләгәнемне генә хәтерлим – бүлмә саен акырып торган радионы да, балаларның шау-гөр килүен дә ишетмәгәнмен. 10да уяттылар тагын үземне, рәхмәт яугырлары, артыгын йоклап ташламасын, дигәннәрдер. Икенче көнне Зөягә бер сәгать йокы белән чыгып киттем. Автобуста йоклармын әле, дигән идем, тик балалар җырлап баруны кулайрак күрде. «Монда йокларга түгел, эшләргә килдегез сез», – дип, мине оялтып алырга да өлгерделәр әле. Барганда сүзләренә колак салсам да, кайтканда барыбер йокы җиңде.

Моңарчы журналист булырга теләп йөргән балаларның кайберләре, фестивальгә килеп, һөнәрнең нечкәлекләре белән таныша башлагач, теләкләреннән баш тарта. Йокысыз төннәр, теләсә нинди халәттә дә язма язу, баш мөхәррирнең кырыкка ярылса да бетми торган эшләре, мәкаләләрнең кабат-кабат кире борылуы яки бөтенләй газетага сыймый калуы… Бөтен кеше дә боларга түзми шул. Шундый авырлыкларга да карамастан, журналистикага тугры калучылар да бар. Мәсәлән, фестивальнең бер көне 9 һәм 11нче сыйныфларның чыгарылыш кичәсе белән бер көнгә туры килде. «Алтын каләм»не ахырына кадәр ерып чыгуны сайлады кызлар.

«Фәнзилә апа, анда бер кыз елый», «Апа, анда фәлән кеше үпкәләгән», «Шул-шул кеше бүген көне буе күренмәде» – көнгә ничә тапкыр шуның ише сүзләр ишетеп, нәрсә булганына ачыклык кертә башлагач, укытучыларга булган хөрмәтем тагын бер баскычка югары күтәрелде. Укытучы гына түгел, психолог та, артист та, табиб та булырсың монда! Дошман гына булырга язмасын! Әле: «Мин Гран-при алырга килдем, шунсыз журналистика бүлегенә керергә шансларым юк», – дигән сүзләрне ишеткәч, күңелгә корт керә. Бер генә кеше түгел, кимендә бишәү әйтә бит бу сүзләрне! Ә «Алтын каләм»нең төп бүләге берәү генә.

Фестиваль дәвамында: «Соңгы көн җитмәсен иде, озаграк көтсәк иде», – дип теләп йөрдем. Чөнки соңгы көнне жюри утырышы була. Ә анда җиңүчеләрне сайларга кирәк. Бүләк бер капчык түгел: кемгәдер эләгә, кемдер, лаеклы булса да, бүләксез кала. 35 баланың берсен дә читкә кагасы килми. Кыскасы, хет 35кә ярыл. Без генә түгел, калган төркемнәрнең кураторлары да шуны ук кичерде, дисәм дә ялган булмас. Ябылу тантанасында да энә өстендә утыргандай утырасың. Җиңүчеләрне игълан итеп, шатлыктан елашканнан, ахырда балаларың кочаклап алып, рәхмәт сүзләре яудырганнан соң гына бераз җиңел булып китә.

Сүз уңаеннан, татар матбугаты төркемендә быел фестивальнең иң зур бүләге Гран-прины Азнакайдан Әдилә Галимова алды. Беренче тапкыр гына катнашуына карамастан, үзен гел яхшы яктан гына күрсәтте ул. Әҗере – үзенә. «Журналистика бүлегенә керәм, анда эләгә алмасам, район газетасына эшкә барам», – дип, беренче көнне үк хыяллары белән уртаклашып куйган иде. Яңа уку елында татар журналистикасы бүлегендә Әдилә исемле үткен кыз барлыкка килер, дип көтеп калабыз.

БЕЗ НИНДИ РЕСПУБЛИКАДА ЯШИБЕЗ?

Балалар, балалар, дип сөйләшсәк тә, араларында олыларча фикер йөртә торганнары да күп. Фестивальгә баруым турында әйткәч, күпләр: «Нәрсә турында язачак соң анда балалар?» – дигән сорау белән башымны катырган иде. «Алтын каләм»гә барганчы да шул ук җавапны бирдем, кайткач та фикерем үзгәрмәде: бөтен нәрсә турында язалар. Нәрсә кызыксындыра, нәрсә күрәләр, ишетәләр – барысы да язмаларда чагылыш таба. Быелгы фестиваль «ТРда яшьләр сәясәте» дигән тема астында узды. Башта, бу темага яза алырлармы икән, дигән шөбһә булса да, ул озакка бармады. Сәясәт хакында да, ватанпәрвәрлек, экстремистлык, дәүләт җитәкчелеге турында да язды «каләмчеләр».

Ике дәүләт теле булган Татарстаныбызда узган «Алтын каләм»дә, башка күп кенә чаралардагы кебек үк, урыс теленә өстенлек бирелде. Чакырылган белгечләр урыс телендә чыгыш ясый, оештыручылар – шулай ук. «Алтын каләм» төркемендәге балалар моңа ризасызлык белдереп, фестиваль газеталарына яза башлагач кына вазгыять бераз үзгәрде. «Без, татар балалары, үзебезне кимсетелгән итеп хис итәбез», – дип язган «каләмчеләр»гә колак салдылар, урыс теле белән бер дәрәҗәдә үк булмаса да, татар теле дә кулланылышка керде. Хәтта кичке чараларны алып баручы Макс Орлов та, вата-җимерә булса да, «малайлар-кызлар» дип эндәшә башлады. Журналистиканы дүртенче хакимият дими кара син моннан соң! Балалар кайвакыт олыларга караганда да нәтиҗәлерәк эшли – инде ничәнче тапкыр шуңа инандым. Нинди республикада яшәвебезне фестивальне оештыручыларның исенә төшерделәр бит тәки.

***

Фестивальдәге соңгы төнне яратмыйм мин. Кайтасы килми, дип мышык-мышык килеп утыручы кызлар күбәя, ни өчен иң зур бүләк миңа эләкмәде, дигән үпкәләр ишетелә башлый, балалар газета чыгару уе белән түгел, чемодан-сумкаларны тутыру кайгысы белән яна башлый. Аннары китә саубуллашулар, елашулар. Электән яратмадым хушлашуны, хәзер дә авыр кичерәм. Ярар, ичмасам, туйганчы йоклармын, биш көн буе йокысыз үткәргән төннәрнең кирәген бирермен, дигән татлы хыял белән кайттым өйгә. Тик кичке 9 тулып китүгә, эчтә нидер безелди, текелди, чыркылдый башлады. Тик… Язма китерүче дә, «Фәнзилә апа-а-а» дип сорау белән килүче дә, хәтта ашарга чакыручы да булмады. Менә шул мизгелдә генә балаларга ничек ияләнгәнеңне аңлыйсың. Үч иткәндәй, ул төнне йокы да ялындырды, фестивальдәге гадәт буенча иртәнге якта гына «ишек какты».

Ә хәзер «Вконтакте»дагы «бит»емдә балалардан «сагынабыз», «яратабыз» кебек хатлар ява. Менә шул ихлас сүзләрне укып елмаер өчен генә булса да барырга кирәк иде «Алтын каләм»гә!

P.S. Бүген «Безнең гәҗит» укучыларына да фестивальдә катнашкан балаларның язмаларын тәкъдим итәбез. «Алтын каләм» мәктәбен үткәч, аларны бүгеннән үк журналистлар сафына кабул итсәк тә була инде.

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии