Телебезгә куркыныч яныймы?

Телебезгә куркыныч яныймы?

Беренче карашка бу сорау сәер тоелырга мөмкин: янәсе, телебезгә нинди куркыныч яный алсын? Әле бит, шөкер, мәктәпләрдә татар телен укыталар, бу телдә китаплар бастырыла, газета-журналлар чыга, радио-телевидение тапшырулары әзерләнә, спектакльләр куела… Димәк, телебез өчен хәвеф-хәтәр күренми кебек.

Мәсьәләгә читтән караганда, соңгы елларда татар телен кысрыклау, аны укытуны чикләү, кулланылышындагы тәртипсезлек, кимчелекләрне, ата-аналарның балаларын татарча укытуга мөнәсәбәтен һәм башка җитди проблемаларны исәпкә алмаганда, телебез өчен борчылмаска да мөмкин кебек. Бигрәк тә рәсми кешеләр, хакимият вәкилләре телебезнең язмышы хакында тәнкыйть сүзләре ишетергә теләмәс. Тормышның уңай якларын гына күрергә тырышкан кешеләр яшәешебездәге җитешсезлекләр турында ишетергә яратмый. Кимчелекләрне танысаң, моның өчен кемнәргәдер җавап бирергә туры килергә мөмкин бит. Әмма халыкның «Чирен яшергән – үлгән» дигән тапкыр сүзе бар. Җитешсезлекләрне күрмәмешкә салынып йөрсәң, алар, күбәя барып, зуррак кыенлыклар, ныграк күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Безнең тормышта еш кына шулай була да. Туган телебезнең хәзерге хәле, язмышы, аны өйрәнү-өйрәтү, саклау, аннан акыл белән, дөрес файдалану һәм башка мәсьәләләрдә, ваемсыз булып, кыенлыкларны күрмәскә тырышып яшәсәк, бу мәсьәләгә караган проблемалар да көннән-көн арта барып, туган телебез авыр һәм хәтта фаҗигале хәлдә калырга мөмкин. Шунлыктан без телебезнең бүгенге хәленә, андагы үзгәрешләргә игътибар белән карап, объектив анализ һәм нәтиҗәләр ясап, тиешле чаралар күреп торырга тиеш. Тел, үзенең ияләре булган кешеләр аны кадерләп саклаганда гына, ул кешеләргә бөтен куәте, матурлыгы белән игелекле хезмәт күрсәтә ала.

Менә шушы кереш сүздән соң, телебезнең бүгенге халәтенә кагылышлы проблемалар, дөресрәге, аның язмышы хакында кайбер фикерләребезне әйтеп китик.

Борынгы дәүләтле, югары культуралы, миллионлап исәпләнгән татар халкының зур үсешкә ия, камил теленә нинди куркыныч яный, нәтиҗәле кулланылышына, уңышлы үсешенә нәрсәләр комачаулый соң?

Беренчедән, аны балаларга өйрәтү, укыту системасы какшый һәм таркала бару. Үзәк хакимиятнең «тырышлыгы» белән, кайбер җитәкчеләрнең, депутатларның милли мәгариф, мәдәният мәсьәләләренә тиешле игътибар күрсәтмәүләре, ата-аналарның күбесенең балаларының туган телләрен белмәүләренә, аны начар өйрәнүләренә битараф булулары, мәгариф органнарының, мәктәп җитәкчеләренең, туган тел укытучыларының татар телен укыту мәсьәләләре белән нәтиҗәле шөгыльләнмәүләре аркасында, үткән чирек гасырда татар телен укытуның сыйфаты һәм нәтиҗәлелеге түбәнәйде, ә соңгы елларда бу эш һәлакәткә дучар була язды. Татар телен өйрәтүгә атнасына икешәр сәгать кенә вакыт бирелү һәм татар теле дәресләрен ата-аналар теләге булганда гына үткәрү тәртибе кертелү һәм башка төрле кырыс яңалыклар балаларны туган телләрендә тәрбияләү мөмкинлекләрен нык чикләүгә һәм бетерә баруга китерә.

Мәгълүм булганча, соңгы ун елда гына да дистәләрчә-йөзләрчә татар мәктәпләре ябылды. Бүгенге көндә эшләп килгәннәре дә русча укытуга күчерелә бара.

Мәскәүнең руслардан башка халыкларның туган телләрен өйрәнүгә һәм үстерүгә куйган киртәләре болар белән генә чикләнми. Мәсәлән, бер бик зарарлы яңалык: татар теле дәреслекләрен бары тик Мәскәү лицензиясе белән һәм моның өчен Татарстан үзәккә зур суммада акча күчергәндә генә бастырып чыгарырга мөмкин. Шуның аркасында хәзер мәктәпләрне татар теленнән яңа дәреслекләр белән тәэмин итү проблемасы килеп чыккан.

Шуны искәртеп китү зарур: соңгы елларда татар телен өйрәтүне һәм татарча укытуны чикләүгә юнәлтелгән гамәлләр Русия һәм Татарстан Конституцияләренә, шулай ук туган телләрне өйрәтүгә-өйрәнүгә ирек бирүне күздә тоткан башка законнарга каршы килә: милләтләр үсеше өчен хәлиткеч законнар тупас бозыла.

Әмма нинди генә кыенлыклар тудырмасыннар, халыкларның туган телләрендә аралашу, балаларын үз телләрендә тәрбияләү хокукын беркем дә бетерә алмый. Туган телдә сөйләү-сөйләшүне, балаларны шул телдә өйрәтүне беркем дә тыя алмый.

Хәзер мәгариф органнары, мәктәпләр, ата-аналар, бердәм рәвештә рөхсәт ителгән атнасына ике-өч сәгать тел-әдәбият дәресләреннән мөмкин булганча нәтиҗәле файдаланып, балаларына туган телләреннән белем бирүне дөрес нык уйлап оештырырга тиешләр. Югыйсә, рус мәктәпләрендә татар телен укытудагы булдыксызлык кебек, бу ике-өч сәгать вакытны да, әрәм-шәрәм итеп бетереп, нәтиҗәсез уздырырга мөмкин.

Җитәрлек белеме булган педагог, тырышып эшләгәндә, укучыны 9 ел буена атнасына икешәр сәгать укытып та, татарча дөрес, иркен, матур итеп сөйләргә һәм язарга өйрәтә алырга тиештер, ләбаса.

Татар теленең сыйфатына да җитди зыян килә. Бу хәл хәзер мәгълүмат чараларында, радио-телевидение тапшыруларында телебезнең бик нык бозылуыннан гыйбарәт. Күп санлы тупас хаталар, көннән-көн арта барып, хәтта телебезнең табигый төзелешен, лексик, фразеологик, грамматик, фонетик системасын какшата, боза баралар.

Телебезне саклауда комачау тудыра торган бер җитди проблема барлыгына күз йомып калырга һич кенә дә ярамый. Бу соңгы елларда шактый күп ата-аналарның балаларын укытырга татар мәктәпләренә бирергә һәм татар теле дәресләренә йөртергә теләмәүләре. Мәсьәләгә объектив карасаң, татар ата-анасының баласын туган телен укытырга теләмәве – татар телен бетерүгә китерә торган иң зур куркыныч, татар халкы өстенә ябырылып килгән афәт. Балалар мәктәптә әдәби телне үзләштермәсәләр, татар әдәби теле бетүгә йөз тотачак, аның киләчәге булмаячак.

Димәк, бу уңайдан Татарстан җитәкчеләре, тел, әдәбият, сәнгать, мәгариф өлкәләрендә хезмәт итүчеләр, иҗат кешеләре, татар халкының күренекле шәхесләре, зыялылары чаң сугарга, педагог, психолог, социологлар һәм башка төрле белгечләр бу гаҗәп катлаулы һәм четерекле проблеманы хәл итү юлларын эзләп табарга тиеш.

Әлеге мәсьәләне административ чаралар күрү, тыю, мәҗбүр итү ысулы белән генә хәл итеп булмый: баласын нинди телдә тәрбияләү, укыту, кайсы телне өйрәтү – ата-ананың иреге. Димәк, чара бер генә – туган телеңне үзең дә белү, балаңа да өйрәтү изге гамәл, һәркемнең гражданлык, милли бурычы икәнлеген ата-анага педагогик такт, әдәп белән аңлату, аны, туган телең бетсә, халкың да, милләтең дә яшәүдән туктаячагына инандыру.

Татар ата-аналарына балаларын татар мәктәбенә укырга бирергә, һәм татар теле дәресләренә йөртергә күндерү гамәле аларда гомумән халкыңа, туган телеңә уңай, хөрмәтле караш тәрбияләү сәясәте белән үрелеп барырга тиеш. Әйтергә кирәк, мондый изге хисләр безнең милләттәшләрнең күбесендә җитәрлектер дип әйтеп булмый әле. Мәгълүм ки, мондый сыйфатлардан башка чын милләтпәрвәр булу мөмкин түгел, әлбәттә.

Шунлыктан безнең милли хисле педагогларыбыз, идеология өчен җаваплы кешеләребез алдында торган бик җаваплы бурыч ул – халыкта, бигрәк тә яшьләрдә милли горурлык, милләтеңнең лаеклы улы, кызы булу хисләре тәрбияләү. Бу – халкыбызны алдынгы милләт буларак саклауның бик әһәмиятле чарасы. Борынгы тарихлы, дәүләтле, югары культуралы татар халкының тормышның бөтен өлкәләрендә дә – мәдәният, әдәбият, сәнгатьтә, фәндә, спортта һәм башка төрле тармакларында күп меңләгән күренекле вәкилләре, бөек шәхесләре, сугышта һәм хезмәт фронтында тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән күркәм уллары һәм кызлары бихисап. Менә шулар үрнәгендә яшь буында милли горурлык, лаеклы халык вәкилләре булу сыйфатлары тәрбияләргә кирәк тә инде.

Милләттәшләребезне – олысын да, кечесен дә – милли горурлыкка ия булырга күнектерү гамәлләре дәүләт органнары тарафыннан, бөтен җәмәгатьчелекне катнаштырып, һәрьяклы тәрбия программасы кысаларында башкарылырга тиеш.

Безгә мөмкин булганча тизрәк, буыннан-буынга күчеп килеп, күпчелек татар кешеләренең күңел түрендә яткан бер авыр хистән – руслар алдында үзеңне түбәнсетеп күрү хисеннән арынырга кирәк. Татар халкына күп йөз еллар патша режимында, империячел милли сәясәт үткәрелгән дәүләттә яшәү аркасында руслар алдында үзләрен икенче дәрәҗәдәге кешеләр итеп карау, рус халкын исә башка барлык халыклардан өстенрәк итеп күрү психологиясе сеңдерелеп килгән. Шуннан «бөек рус халкы», «бөек рус теле» һ. б. дигән төшенчәләр кулланылышка кергән. Бик аяныч хәл: рус халкын өстен кую сәясәте хәзер, безнең көннәрдә дә яңадан көчәя бара. Демократиягә каршы килә торган мондый карашның Русиядә яшәүче халыкларның туган телләренә зур зыяны тиде һәм тия. Русия җитәкчеләренең «рус телен барлык халыклар да белергә тиеш, ә милли телләрне өйрәнү ирекле эш, мәктәпләрдә аларны укыту атнасына 2-3 сәгатьтән артмаска тиеш» дигән күрсәтмәсе аркасында безнең татар телен укытуның вакыты нык киметелде. Шуңа өстәп, башка төрле чикләүләр дә кертелде.

Бүгенге көндә күп татар ата-аналарының һәм башка кайбер кешеләрнең дә, рус теленә өстенлек биреп, үзләренең туган телләренә илтифатсыз каравы да – Русиядә гомер-гомергә үткәрелеп килгән әнә шул милләтләрнең ирекле үсүен тоткарлап килгән сәясәтнең нәтиҗәсе һәм чагылышы инде.

Әле әйтелгәннәр татарларны русларга каршы кую булып аңлашылмасын. Бу акылсызлык булыр иде. Татарлар элек-электән башка халыклар белән аңлашып, якыннан аралашып, дус булып яшәгән һәм яши. Безнең республикада барлык милләт кешеләре дә рус телен дә бик яхшы белә. Бу уңай күренеш, әлбәттә.

Бурыч – рус теле белән бергә үз телеңне дә яхшы белү. Бездә укучылар татар, рус һәм инглиз телләрен югары дәрәҗәдә үзләштерә торган алдынгы мәктәпләр булырга тиеш.

Хәзерге катлаулы шартларда хөкүмәт милли мәсьәләләрне, беренче чиратта татар телен укыту, аны, бозмыйча, дөрес куллану мәсьәләләрен уңышлы хәл итүне һәм, тиешле чаралар күреп, туган телебезне саклау вазыйфаларын үтәүне иң әһәмиятле бурычлар итеп санасын иде.

Рүзәл ЮСУПОВ,

Академик-профессор

Комментарии